Барлык яңалыклар
Файдалы эшләр елы
16 март 2023, 17:52

“Ел укытучысы” конкурсының икенче турына кемнәр үтте?

Бүген татар теле һәм әдәбияты буенча “Ел укытучысы – 2023” республика конкурсының “Укытучы-мастер” этабына үткән 7 бәйгеченең исемнәре билгеле булды. Кемнәр соң алар?

“Ел укытучысы” конкурсының икенче турына кемнәр үтте?
“Ел укытучысы” конкурсының икенче турына кемнәр үтте?

Бүген М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында татар теле һәм әдәбияты буенча “Ел укытучысы – 2023” республика конкурсының беренче нәтиҗәләре игълан ителде. Читтән торып үткәрелгән турда һәм “Укытучы-профи” турында иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән 7 укытучы (бәйге башланганда алар 14 иде) конкурсның “Укытучы-мастер” дип аталган икенче этабына үтте.

Менә аларның исемнәре: Лилия ВӘЛИЕВА (Аскын районы, Кышлау-Елга мәктәбе); Эльза ЗАКИРҖАНОВА (Караидел районы, Яугилде мәктәбе); Зөлфия МАНСУРОВА (Бүздәк районы, Каран мәктәбе); Айгөл МАХИЯНОВА (Миякә районы, Кыргыз-Миякә авылының М. Абдуллин ис. 1 нче мәктәбе); Дамира ХӨСНЕТДИНОВА (Краснокама районы, Яңа Бөртек мәктәбе); Алия ШӘФЫЙКОВА (Нефтекама шәһәренең 2 нче мәктәбе); Зөлфия ЯКУПОВА (Кушнаренко районы, Кушнаренко авылының Советлар Союзы Герое В.Д. Паширов ис. 1 нче урта мәктәбе).

Әлеге укытучылар иртәгә, 17 мартта, Башкортстан Мәгариф үстерү институтында жюри алдында үзләре башкарган мәгариф проекты буенча осталык дәресе (мастер-класс) күрсәтәчәк. Аннары, 20 мартта, Уфа мәктәпләренең берсендә алар тәрбия сәгатен жюри хөкеменә чыгарырга тиеш.

22 мартта узарга тиешле “Укытучы-лидер” дип аталган соңгы турга бәйгечеләрнең бишесе үтәчәк. Алар шунда ук “Татар теле һәм әдәбияты буенча ел укытучысы” конкурсының лауреатлары дип игълан ителәчәк. Ә абсолют җиңүче “Пресс-конференция” сынавыннан соң билгеле булачак. Соңгы сынауда укытучыларга матбугат вәкилләре, укытучылар, хакимият вәкилләре белән мәктәп тормышы мәсьәләләрендә фикер алышырга, хәтта ки бәхәскә керергә туры киләчәк. “Ел укытучысы” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 24 мартта үтәчәк.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ,

жюри әгъзасы.

Автор фотолары.

“Ел укытучысы” конкурсының икенче турына кемнәр үтте?
“Ел укытучысы” конкурсының икенче турына кемнәр үтте?
“Ел укытучысы” конкурсының икенче турына кемнәр үтте?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: