Барлык яңалыклар
Файдалы эшләр елы
15 март 2023, 17:30

“Ел укытучысы” бәйгесе 65 нче Татар гимназиясендә: икенче көн

Конкурс дәвам итә. Бүген янә җиде бәйгече жюри алдында татар теле һәм әдәбиятыннан дәрес күрсәтте.

“Ел укытучысы” бәйгесе 65 нче Татар гимназиясендә: икенче көн
“Ел укытучысы” бәйгесе 65 нче Татар гимназиясендә: икенче көн

Уфада татар теле һәм әдәбияты буенча “Ел укытучысы – 2023” республика конкурсының көндезге этабы дәвам итә. Хәтерегезгә төшерәбез: кичә 14 конкурсантның җидесе көндезге этапның “Укытучы-профи” дип аталган турында дәрес үткәрүдә көч сынашты. Бүген янә җиде бәйгече Уфаның 65 нче Татар гимназиясендә жюри алдында сынау тотты.

Аерым алганда, Лилия ВӘЛИЕВА (Аскын районы, Кышлау-Елга мәктәбе) “Дүрт аяклы дусларыбыз” дигән темага сөйләм телен үстерү дәресен үткәрде; Резеда ГАЯНОВА (Борай районы, Борай авылының 1 нче урта мәктәбе) балаларга җөмләнең баш кисәкләре турында мәгълүмат бирде; Айгөл МАХИЯНОВА (Миякә районы, Кыргыз-Миякә авылының М. Абдуллин ис. 1 нче мәктәбе) укучыларны Роберт Миңнуллинның “Әни мин көчек күрдем” шигыре белән таныштырды; Зөлфия МАНСУРОВА (Бүздәк районы, Каран мәктәбе) үз дәресен Муса Җәлилнең “Вәхшәт” шигыренә багышлады; Гөлнур ТРОФИМОВАның (Бакалы районы, Иске Әҗми мәктәбе) дәресе татар телендә зат алмашлыкларына багышланды; Эльза ЗАКИРҖАНОВА (Караидел районы, Яугилде мәктәбе) Фатих Кәримнең “Бездә яздыр” шигырен бүгенге көн белән бәйләде; Ләйсән ГЫЙЗЕТДИНОВАның билгесезлек алмашлыкларына багышланган дәресе креативлыгы, яшьләрчә динамикалы булуы белән аерылып торды. Бәйгечеләр арасында Лилия ВӘЛИЕВА, Эльза ЗАКИРҖАНОВА кебек инде 20-25 еллык педагогик стажга ия булган тәҗрибәле укытучылар да, Ләйсән ГЫЙЗЕТДИНОВА кебек әле хезмәт юлына яңа аяк баскан яшьләр дә бар иде.

Иртәгә читтән торып үткәрелгән этаптан һәм ачык дәрес этабыннан торган “Укытучы-профи”  турының нәтиҗәләре чыгарылып,  “Укытучы-мастер” дип аталган икенче турга үтүче җиде конкурсантның исемнәре билгеле булачак. 17 мартта жюри алдында үзләре башкарган мәгариф проекты буенча “Мастер-класс”  күрсәткәннән соң, алар 20 мартта ачык тәрбия сәгате күрсәтергә тиеш.

22 мартта узарга тиешле “Укытучы-лидер” дип аталган соңгы турга бәйгечеләрнең бишесе үтәчәк. Алар шунда ук “Татар теле һәм әдәбияты буенча ел укытучысы” конкурсының лауреатлары дип игълан ителәчәк. Ә абсолют җиңүче “Пресс-конференция” сынавыннан соң билгеләнәчәк. Соңгы сынауда укытучыларга матбугат вәкилләре, укытучылар, хакимият вәкилләре белән мәктәп тормышы мәсьәләләрендә фикер алышырга, хәтта ки бәхәскә керергә туры киләчәк. “Ел укытучысы” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 24 мартта үтәчәк.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ,

жюри әгъзасы.

Автор фотолары.

Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: