Барлык яңалыклар
Файдалы эшләр елы
14 март 2023, 16:29

“Ел укытучысы” бәйгесе 65 нче Татар гимназиясендә: беренче көн

Бүген Уфада татар теле һәм әдәбияты буенча “Ел укытучысы – 2023” республика конкурсының көндезге этабы башланды. Хәтерегезгә төшерәбез: 10 мартта бәйгечеләр читтән торып “Методик остаханә” сынавын үтте, үзләренең укыту тәҗрибәсе, кулланылган методик алымнары белән уртаклашты. Бүген исә 14 конкурсантның җидесе көндезге этапның “Укытучы-профи” дип аталган турында дәрес үткәрүдә көч сынашты. Бәйге Уфаның 65 нче Татар гимназиясендә узды.

“Ел укытучысы” бәйгесе 65 нче Татар гимназиясендә: беренче көн
“Ел укытучысы” бәйгесе 65 нче Татар гимназиясендә: беренче көн

Аерым алганда, Диләрә ЙОСЫПОВА (Уфаның 127 нче мәктәбе) Әминә Бикчәнтәеваның “Апрель ае” шигыре буенча “Яз килә” дип аталган дәрес үткәрде; Зөлфия ЯКУПОВА (Кушнаренко районы, Кушнаренко авылының Советлар Союзы Герое В.Д. Паширов ис. 1 нче урта мәктәбе) 1нче сыйныф укучыларын “Җ” хәрефе белән  таныштырды; Дамира ХӨСНЕТДИНОВА ның (Краснокама районы, Яңа Бөртек мәктәбе) дәресе “Сыйфат” темасына багышланды; Алия ШӘФЫЙКОВА (Нефтекама шәһәренең  2 нче мәктәбе) үз дәресен Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт Галиев иҗатына багышлап, балалар белән бергә аның “Җиргә язны кем китерә?” шигырен анализлады; Айгөл ШӘРӘПОВА (Әлшәй районы, Русия Герое Р.Р. Ихсанов ис. Түбән Әврез мәктәбе) үткәргән дәрес сыйфатларның гади һәм чагыштыру дәрәҗәләрен өйрәнүгә багышланган иде; Гөлназ КУНАКБАЕВА (Дүртөйле районы, Иске Баеш мәктәбе) укучыларга Фәнис Яруллинның “Туган ягы кирәк кешегә” шигыре буенча дәрес бирде; конкурсантлар арасында бердәнбер егет Илшат МИҢНЕГАЛИЕВ (Стәрлетамак шәһәренең 20 нче мәктәбе) дәресен сыйфатларның артыклык һәм кимлек дәрәҗәләрен тикшерүгә багышлады. Барлык дәресләр дә оешканлык белән үтте. 65 нче Татар гимназиясе укучылары белән ерак районнардан килгән укытучылар арасында тыгыз бәйләнеш урнашуы күренеп тора иде.

Калган 7 конкурсантны шундый ук сынау иртәгә көтә. Бәйге биредә үк узачак. Уфаның 84 нче Татар гимназиясе быел “Ел укытучысы”н кабул итми.

Читтән торып үткәрелгән этапта һәм “Укытучы-профи” турында иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән укытучылар (аларның саны барлык конкурсантларның 30 процентыннан да кимрәк булмаска тиеш) “Укытучы-мастер” дип аталган икенче турга үтә. Монда алар мастер-класс һәм  балалар алдында тәрбия сәгатен жюри хөкеменә чыгарырга тиеш.

“Укытучы-лидер” дип аталган соңгы тур 20 мартта узарга тиеш. Анда бәйгечеләрнең бишесе үтәчәк. Алар шунда ук “Татар теле һәм әдәбияты буенча ел укытучысы” конкурсының призерлары дип игълан ителәчәк. Ә абсолют җиңүче “Пресс-конференция” сынавыннан соң, 22 мартта билгеләнәчәк. Соңгы сынауда укытучыларга матбугат вәкилләре, укытучылар, хакимият вәкилләре белән мәктәп тормышы мәсьәләләрендә фикер алышырга, хәтта ки бәхәскә керергә туры киләчәк. “Ел укытучысы”ның исеме 24 мартта игълан ителергә тиеш.

“Татар теле һәм әдәбияты буенча ел укытучысы” конкурсының жюри комиссиясен М. Акмулла ис. Башкорт дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Илшат НАСИПОВ һәм Башкортстан мәгарифен үстерү институтының өлкән укытучысы, Башкортстан Язучылар берлегенең Татар әдипләре берләшмәсе җитәкчесе Руслан СӨЛӘЙМАНОВ җитәкли.

Бәйгечеләргә уңышлар телик!

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ,

жюри әгъзасы.

Автор фотолары.

Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: