Барлык яңалыклар
Файдалы эшләр елы
10 март 2023, 12:38

«Ел укытучысы» конкурсында кем җиңүче булыр?

Бүген Башкортстанда татар теле һәм әдәбияты буенча “Ел укытучысы” конкурсы башланды. Анда 14 укытучы көч сынаша. Кемнәр соң алар? Бәйгечеләрне нинди сынаулар көтә? Җавап – сайтта!

«Ел укытучысы» конкурсында кем җиңүче булыр?
«Ел укытучысы» конкурсында кем җиңүче булыр?

Бүген Башкортстанда татар теле һәм әдәбияты буенча “Ел укытучысы” конкурсы башланды. Конкурста катнашучылар онлайн-этапта “Методик остаханә” дип аталган сынауны үтеп, үзләренең укыту тәҗрибәсе, кулланылган методик алымнары белән уртаклаштылар.

Һөнәри бәйгедә 14 укытучы катнаша. Болар: Лилия ВӘЛИЕВА (Аскын районы, Кышлау-Елга мәктәбе), Резеда ГАЯНОВА (Борай районы, Борай авылының 1 нче урта мәктәбе), Ләйсән ГЫЙЗЕТДИНОВА (Уфаның 84 нче Татар гимназиясе), Эльза ЗАКИРҖАНОВА (Караидел районы, Яугилде мәктәбе), Гөлназ КУНАКБАЕВА (Дүртөйле районы, Иске Баеш мәктәбе), Зөлфия МАНСУРОВА (Бүздәк районы, Каран мәктәбе), Айгөл МАХИЯНОВА (Миякә районы, Кыргыз-Миякә авылының М. Абдуллин ис. 1 нче мәктәбе), Илшат МИҢНЕГАЛИЕВ (Стәрлетамак шәһәренең 20 нче мәктәбе), Гөлнур ТРОФИМОВА (Бакалы районы, Иске Әҗми мәктәбе), Дамира ХӨСНЕТДИНОВА (Краснокама районы, Яңа Бөртек мәктәбе), Айгөл ШӘРӘПОВА (Әлшәй районы, Русия Герое Р.Р. Ихсанов ис. Түбән Әврез мәктәбе), Алия ШӘФЫЙКОВА (Нефтекама шәһәренең  2 нче мәктәбе), Диләрә ЙОСЫПОВА (Уфаның 127 нче мәктәбе), Зөлфия ЯКУПОВА (Кушнаренко районы, Кушнаренко авылының Советлар Союзы Герое В.Д. Паширов ис. 1 нче урта мәктәбе).

14 мартта татар теле һәм әдәбияты буенча “Ел укытучысы” конкурсының көндезге этабы башланачак һәм 22 мартка кадәр дәвам итәчәк. Ул Уфаның 84нче һәм 65нче Татар гимназияләре базасында үтәргә тиеш. Икенче этап үз эченә өч турны ала. “Укытучы-профи” дип аталган беренче турда бәйгечеләр гимназия укучылары алдында дәрес өлгесе күрсәтәчәк.

Читтән торып үткәрелгән этапта һәм “Укытучы-профи” турында иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән укытучылар (аларның саны барлык конкурсантларның 30 процентыннан да кимрәк булмаска тиеш) “Укытучы-мастер” дип аталган икенче турга үтә. Монда алар мастер-класс һәм  балалар алдында тәрбия сәгатен жюри хөкеменә чыгарырга тиеш.

“Укытучы-лидер” дип аталган соңгы тур 22 мартта узарга тиеш. Анда бәйгечеләрнең бишесе үтәчәк. Алар шунда ук “Татар теле һәм әдәбияты буенча ел укытучысы” конкурсының призерлары дип игълан ителәчәк. Ә абсолют җиңүче “Пресс-конференция” сынавыннан соң билгеләнәчәк. Соңгы сынауда укытучыларга матбугат вәкилләре, укытучылар, хакимият вәкилләре белән мәктәп тормышы мәсьәләләрендә фикер алышырга, хәтта ки бәхәскә керергә туры киләчәк. “Ел укытучысы”ның исеме 24 мартта игълан ителергә тиеш.

“Татар теле һәм әдәбияты буенча ел укытучысы” конкурсының жюри комиссиясен М. Акмулла ис. Башкорт дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Илшат НАСИПОВ һәм Башкортстан мәгарифен үстерү институтының өлкән укытучысы, Башкортстан Язучылар берлегенең Татар әдипләре берләшмәсе җитәкчесе Руслан СӨЛӘЙМАНОВ җитәкли.

Бәйгечеләргә уңышлар телик!

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ,

жюри әгъзасы.

Автор фотоларында 2022 ел конкурсыннан күренешләр.

«Ел укытучысы» конкурсында кем җиңүче булыр?
«Ел укытучысы» конкурсында кем җиңүче булыр?
«Ел укытучысы» конкурсында кем җиңүче булыр?
«Ел укытучысы» конкурсында кем җиңүче булыр?
«Ел укытучысы» конкурсында кем җиңүче булыр?
«Ел укытучысы» конкурсында кем җиңүче булыр?
«Ел укытучысы» конкурсында кем җиңүче булыр?
«Ел укытучысы» конкурсында кем җиңүче булыр?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: