Барлык яңалыклар
Файдалы эшләр елы
23 февраль 2023, 19:32

Владимир Спиваков Салават шәһәренә чакыра!

Бүген биредә “Владимир Спиваков чакыра” VI Бөтенрусия фестивале тәмамлана.

Владимир Спиваков Салават шәһәренә чакыра!
Владимир Спиваков Салават шәһәренә чакыра!

Дөньядагы иң яхшы иҗат коллективларының берсе – СССРның халык артисты, ЮНЕСКОның дөнья артисты Владимир Спиваков җитәкчелегендәге Русия Милли филармония оркестры бүген Салават шәһәрендә чыгыш ясый. Әлеге минутларда “Нефтехимик” мәдәният сараенда П.И. Чайковскийның «Лебединое озеро», «Спящая красавица», «Щелкунчик» балетларыннан һәм М.Ю. Лермонтовның “Маскарад” драмасына Арам Хачатурян тарафыннан язылган музыкасыннан сюиталар яңгырый.

Проект «Бөтенрусия филармония сезоннары» программасы кысаларында Башкортстан Башлыгы Гранты һәм Русия Федерациясе Мәдәният министрлыгы ярдәме белән тормышка ашырылды. Өч көн дәвамында, тамашачылар симфоник һәм фортепиано музыкасы белән хозурлана алды.

Фестиваль 21 февральдә Уфада, “Башкортостан” концертлар залында ачылды. Бу көнне сәхнәдән Жорж Бизе, Родион Щедрин, Габриэль Форе, Жак Ибер, Морис Равель әсәрләре яңгырады.

22 февральдә дә Владимир Спиваков җитәкчелегендәге Русия Милли филармония оркестры “Башкортостан” дәүләт концерт залында чыгыш ясады. Классик музыка яратучылар яшь талант, Халыкара һәм бөтенрусия конкурслары лауреаты Роман Шерның фортепианода уйнау осталыгына хозурланды. Ул Людвиг ван Бетховен һәм Дмитрий Шостакович әсәрләрен башкарды.

Бүгенге концертның Салават шәһәрендә узуы очраклы түгел, биредә 2014 елдан бирле маэстро Спиваковның яшь талантлар мәктәбе эшләп килә. Шуңа күрә Владимир Спиваков бу шәһәргә барып, үз мәктәбен дә күрде.

Башкортстан – Владимир Спиваковның “кече Ватаны”. Шуңа күрә аның исемендәге фестивальнең республикабызда узуын маэстроның “Кече Ватан өчен файдалы эшләр елы”на керткән саллы өлеше дип бәяләргә кирәк.

Фото: https://www.bashinform.ru

Владимир Спиваков Салават шәһәренә чакыра!
Владимир Спиваков Салават шәһәренә чакыра!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: