Җырлатты да, биетте дә, уйландырды да...

Узган атна азагында Туймазы районының “Бабай утары” тарих-этнография комплексында үзешчән фольклор ансамбльләренең “Җырлыйк әле” IX төбәкара фестиваль-конкурсы узды.

Җырлатты да, биетте дә, уйландырды да...Җырлатты да, биетте дә, уйландырды да...
Җырлатты да, биетте дә, уйландырды да...

Илдәге катлаулы вәзгыятькә, юлларда бензин кытлыгына карамастан, чишмә башында халкыбызның моң сандугачы Фән Вәлиәхмәтов торган фестиваль Башкортстанның һәм Татарстанның төрле районнарыннан килгән дистәдән артык фольклор коллективын үз канаты астына җыйды. Бәйгечеләр ике төркемгә бүленеп көч сынашты. Беренчесендә – моңа кадәр узган тугыз ел эчендә беркайчан да Гран-при яулап карамаган коллективлар сынау тотса, икенчесендә фестиваль-конкурсның узган еллардагы җиңүчеләре үзара ярышып, иң-иңен билгеләде.

Беренче төркемдә сигез төркем чыгыш ясады. Шаран районыннан килгән “Ихлас” төркеме борынгы көнкүрештәге юкә мунчаласын әзерләү йоласын күрсәтте; Илеш районының Карабаш авылының “Сәрбиназ” ансамбле баланың беренче чәчен алу һәм исем кушуны сәхнәләштерде. Нефтекама каласыннан “Талбишек” ансамбле киндер сугуны бөтен нечкәлекләренә кадәр гәүдәләндерә алса, Салават районы Ташлы авылының “Изге ай” төркеме тула басып, киез итек ясау серләре белән уртаклашты. “Ярмәкәй егетләре” белән “Ак калфак кызлары”н берләштергән “Чулпан” ансамбле тамашачыларны кичке уенга чакырды; Кыйгы районыннан килгән “Чибәркая кызлары” улларын хәрби хезмәткә озатты. Бакалы районының Катай мәктәбеннән килгән “Умырзая” ансамбле данлыклы “Карга боткасы”н сәхнәләштерсә, Чишмә районы Калмаш авылы артистларыннан төзелгән “Куштирәк” ансамбле тамашачыларны кияү мунчасы кертеп чыгарды. Менә шундый күңелле һәм бай булды беренче төркем төзегән программа.

Икенче төркемдә конкурста узган елларда Гран-прига лаек булган ике ансамбль һәм Татарстанның Баулы шәһәреннән махсус чакырылган “Инсаният” берләшмәсе мөнәҗәтчеләре ярышты. Дүртөйле шәһәренең “Әллүки” ансамбле тирес басу йоласын сәхнәләштерде, Бишбүләк районының “Ак калфак” төркеме бәрәңге утыртуның борынгы рәвешен искә төшерде.

Татарстан кунагы, фольклор белгече, филология фәннәре кандидаты Кадрия Идрисова җитәкчелегендәге абруйлы жюри озак кына фикер алышканнан соң җиңүчеләрне билгеләде. Фестивальнең махсус бүләгенә  Бакалы районының Катай мәктәбеннән килгән “Умырзая” ансамбле балалары лаек булды. Өченче урынга – Шаран районыннан килгән “Ихлас” төркеме (җитәкчеләре Баһия Шәймәрданова һәм Рифат Хәйруллин); икенчегә – Салават районы Ташлы авылының “Изге ай” ансамбле (җитәкчесе Светлана Хәйретдинова); беренчегә – Чишмә районы Калмаш авылының “Куштирәк” ансамбле (җитәкчесе Альберт Уразмәтов) чыкты. Әйткәндәй, бу – чишмәлеләрнең “Җырлыйк әле” бәйгесендә тәү тапкыр чыгыш ясаулары, шуңа күрә җиңү яулау алар өчен көтелмәгән булды. Ә инде үзэшчән фольклор ансамбльләренең “Җырлыйк әле” IX төбәкара фестиваль-конкурсының абсолют җиңүчесе – Гран-при иясе дип Нефтекама шәһәренең “Талбишек” ансамбле танылды. Аны безнең коллегабыз, Башкортстанның атказанган Матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре, “Кызыл таң” гәзитенең Нефтекама төбәгендәге үз хәбәрчесе, журналыбызның даими авторы Гөлнара Гыйлемханова җитәкләве “Тулпар”чылар өчен аеруча шатлыклы!

Конкурсантларның икенче төркемендә бер генә җиңүче билгеләнде. Беренче урынга Бишбүләк районыннан килгән “Ак калфак” төркеме (җитәкчесе Лилия Мусаева) лаек булды.

Халык иҗаты фестивален оештыру һәм үткәрүгә тиңсез хезмәт салган “Ак калфак” республика татар хатын-кызлары оешмасына, аның җитәкчесе Люция Вафинага, эшкуар һәм меценат, чын милләтпәрвәр Фәнир Галимов җитәкләгән “Төмәнәк” татар-тарихи һәм мәдәни үзәгенә, җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр белән тәэмин иткән Бөтендөнья татар конгрессына, тантананы алып барган  Башкортстанның атказанган аристлары Флорида Исмәгыйлева һәм Альберт Уразмәтовка, фестивальгә тантаналы рәвештә Фән Вәлиәхмәтов портретын бүләк иткән атказанган рәссам Вәкил Шәйхетдиновка олы рәхмәтләребезне җиткерәсе килә!

Киләсе елда, “Җырлыйк әле”нең юбилей – Х конкурс-фестивалендә, очрашканга кадәр, дуслар! 

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ,

фольклорчы, жюри әгъзасы.

Автор фотолары.

Җырлатты да, биетте дә, уйландырды да...
Җырлатты да, биетте дә, уйландырды да...
Җырлатты да, биетте дә, уйландырды да...
Җырлатты да, биетте дә, уйландырды да...
Җырлатты да, биетте дә, уйландырды да...
Җырлатты да, биетте дә, уйландырды да...
Җырлатты да, биетте дә, уйландырды да...
Җырлатты да, биетте дә, уйландырды да...
Җырлатты да, биетте дә, уйландырды да...
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас