

Уфа фән һәм технологияләр университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасында күренекле галим, профессор Алмас Галимҗан улы ШӘЙХУЛОВ калдырган рухи мирасны саклау һәм өйрәнү буенча зур эш башланды. Әлеге эш «Башкортстан Республикасының Татарлар милли-мәдәни мохтарияте» төбәк иҗтимагый оешмасы тормышка ашыра торган «Башкортстан Республикасында татар теле һәм мәдәниятен өйрәнүгә фәнни-методик ярдәм» проекты кысаларында, Башкортстан Башлыгы гранты акчасына гамәлгә ашырыла.
Проектның беренче этабы профессор Алмас Шәйхуловның кафедрага васыять итеп калдырылган шәхси китапханәсен тәртипкә китерүдән башланды. Бу китапханәдә татар тел белеме, әдәбият белеме, төрки филология, фольклор, мәдәният, тарих һәм педагогика буенча дистәләрчә ел дәвамында тупланган сирәк һәм кыйммәтле хезмәтләр саклана.
Хәзерге көндә бу бай мирас белән кафедраның I–II курс студентлары эшли. Алар китапларны барлый, алфавит һәм тематик принцип буенча системага сала, библиографик тасвирламалар әзерли, аеруча әһәмиятле басмаларны цифрлы форматка күчерүдә катнаша. Бу эшнең максаты – галимнең китапханәсен киләчәк буыннар өчен саклап калу белән беррәттән, аны фәнни җәмәгатьчелек һәм студентлар өчен дә мөмкин кадәр уңайлы итү.
Студентларның эшенә кафедра мөдире, проект җитәкчесе Альбина Габит кызы ХӘЛИУЛЛИНА, шулай ук доцентлар Илдус Камил улы ФАЗЛЕТДИНОВ һәм Гөлсинә Өлфәт кызы ГАЙНУЛЛИНА җитәкчелек итә. Алар китап фонды белән эшләүнең фәнни принципларын аңлата, басмаларны тасвирлау, оцифровкалау һәм электрон базага урнаштыру тәртибен өйрәтә.
Проект барышында кимендә ун фундаменталь хезмәткә комплекслы анализ үткәрү, аларны цифрлаштыру һәм шул материаллар нигезендә фәнни мәкаләләр әзерләү дә күздә тотыла. Моннан тыш, кафедраның татар теле һәм әдәбияты кабинеты заманча төс алачак, ул студентлар өчен планшетлар һәм башка цифрлы җиһазлар белән тәэмин ителәчәк.
Бу эш – китапларны гына тәртипкә китерү түгел. Ул татар фәненең күренекле вәкиле калдырган мирасны яңача укырга, аны заманча технологияләр ярдәмендә сакларга һәм яшь буынга җиткерергә мөмкинлек бирә. Шуңа күрә профессор Алмас Шәйхулов китапханәсендә алып барылган бүгенге хезмәт – татар филологиясенең киләчәгенә салынган мөһим нигезләрнең берсе.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотолары.