

Тавыкларына иртəнге җимне салып йөргəн Сафиянең
уйларын күршесе Хафасаның тавышы бүлдерде:
– Күрше, исəн йокладыңмы, хəллəрең ничек?
– Исəн алай, хəллəр бер килеш инде, – диде Сафия,
сорауны җавапсыз калдырмыйм дигəндəй, салмак
кына.
– Фазыл күршең, бүген теге үзебезнең чишмə янына
барып кайтыйк, – ди. – Су савытларыңны əзерли тор, –
диюем иде.
– Соң, минем бер əзерлек тə юк бит.
– Нинди əзерлек инде, чəй кайнатырбыз, карт, ит кыздырам, – дип дəртлəнеп йөри.
– Ярый, алайса.
Менə алар үзлəре ел саен килə торган ямьле урман
аланлыгында. Быел да биредə берни дə үзгəрмəгəн
кебек, шундый сафлык, шундый хозурлык. Кичə биредə
кемнəрдер булып киткəн, ахрысы, яңа учак урыны
күзгə ташлана. Җитмəсə, бер агачка кулъюгыч та элеп
куйганнар, рəхмəт төшкерлəре. Халык матурлыкка,
уңайлыкка омтыла шул хəзер, шартын китерə белə.
Машинадан төшү белəн Сафиянең күңелен серле
тынлык билəп алды, бернигə карамастан аланны уратып алган мəгърур тирəклəргə таба китте. Күршелəре
Хафаса белəн Фазыл аның эчке халəтен аңладылар
булса кирəк, сүзсез генə табын корырга тотындылар.
Əле җəй башы гына булгангамы, аланлыктан аңкыган
төрле үлəн, чəчəк ислəре, кошлар сайравы Сафиянең
күңелен тагын да ныграк җилкетеп җибəрде. Көне дə
нинди бит, үзе кояшлы, үзе тып-тыныч. Кояш нурларына манчылган агач яфраклары ялтырап, дөньяга сафлык, пакьлек бөрки кебек. Шулай хозурланып басып
торган Сафиянең битенə тамчы тамгандай итте. Ул
башын күтəреп югарыга карады, күк йөзе аяз, бер
болыт əсəре дə юк. Каян тама соң тамчылар? Бəй,
тирəклəрнең (зур булып үскəн тал агачлары) җиргə
салынып төшкəн ботакларыннан тама икəн лə алар!
Таллар елый! Аларның елый торган чоры җиткəн икəн
бит! Күңеле кабат тулышып китте Сафиянең, əйтерсең,
аның йөрəк əрнүлəрен сизенгəндəй, таллар да елый!
Сафиянең дə күзлəреннəн яшь бəреп чыкты. “Əй талларым, сез дə минем кайгымны уртаклашасызмы?” – дип
кычкырасы килде, лəкин күршелəреннəн яхшысынмады. Əле күптəн түгел генə яу кырында һəлак булган
улын җирлəгəн ананың күңеле кабат ташыды. Йөрəк
түреннəн ургып чыккан ярсулы югалту хислəрен тыя
алмый иде ул. Шул рəвешле күпме басып торгандыр,
Хафаса күршесе килеп: “Я, тынычлан инде, күршекəем,
күзлəреңне бетерəсең бит! Язмышы шулай булгандыр
улыңның. Ходайдан сабырлык сорарга гына кала инде.
Əйдə, чəй эчик, булмаса”, – дип култыклап алгач кына
исенə килде. “Шулай инде”, – диде Сафия, күзлəрен
кулъяулыгы белəн сөртə-сөртə. Салкын чишмə суы
белəн бит-күзлəрен югач, җиңелрəк булып китте. Аннары гəплəшə-гəплəшə тəмле чишмə суыннан кайнатылган чəйне эчтелəр. Суны өйгə дə алдылар.
Урманнан кайткач та Сафиянең колагында “таллар
да елый” дигəн сүзлəр кабатланды да кабатланды.
Эх, улы исəн булсын да, кара-каршы утырып бер генə
сөйлəшсеннəр иде. Хəлбуки, исəн булса, ул үзе дə
чишмə буена барыр иде. Əнисен машинасына утыртып, табигать кочагына алып чыгарга ярата иде бит ул.
Менə хəзер сагынып сөйлəргə генə калды. Ичмасам,
кече улы Искəндəр дə еракта эшлəп йөри. Вахта арасында кайткан вакытында да юньлəп өйдə тормый, əле
балык тотарга, əле иптəшлəренə ярдəмгə дип чыга да
китə. Гомумəн, ул бик сөйлəшеп бармый. Яшь кешенең
үз тормышы инде, нишлисең. Ə өлкəн улы əнисе белəн
сөйлəшергə ярата иде. Тукта, əрвахларның рухы
күктəн күзəтеп тора дилəр бит, бəлки, шулайдыр. Аңа
үз уйларын хат аша җиткерсə, ничек булыр икəн? Язып
карарга кирəк.
1нче хат
Газиз улым, балакаем, кадерлем, күз нурым! Сиңа
тагын нинди назлы сүзлəр табыйм икəн? Хəзер ни дисəм
дə, күрмисең дə, ишетмисең дə шул. Мəңге кайтмас
җирлəргə ташлап киттең дə безне гомерлек кайгыларга
салдың. Соңгы киткəнеңдə: “Кайтам мин, əнием, кайтам,
бəлки, бер кулым яисə бер аягым булмас, əмма кайтам”, – дигəн идең. Мин дə исəн кайтырыңа нык ышанган
идем, үз-үзеңне сакларсың, дигəн идем. Сугыш сугыш
инде, беркемне дə аямый. Көне-төне син киткəн юлларга чыгып, исəн кайтуыңны телəп көтсəм дə, телəгем
кабул булмады. Кайттың син, лəкин сине тимер табутта кайтардылар. Ул көннəрнең авырлыгын аңлатырга
сүзлəр таба алмыйм, улым. Сине югалту кайгысының
əле дə бер минутка да басылганы юк. Нигə алай булды,
дигəн соравыма да җавап таба алмыйм. Билгеле, илгə
авырлык килгəндə башлап ир-егетлəр иңбашын куярга
тиеш. Ул элек-электəн килгəн гадəти күренеш. Хəзер
исə заман башка. Урам тулы типсə тимер өзəрдəй ирегетлəрнең берни булмагандай машинада җилдерүен
күреп, йөрəгем əрни. Нигə алар сугыш яланында түгел?
Нигə минем улым салкын җир куенында ята? Нигə сугышка китəргə уйлавың турында сорагач: “Мин ир-егет
түгелмени, мин дə качып ятыйммыни?” – дидең. Əйе,
гомер буе үзеңне сугышчы булырга əзерлəдең кебек
шул син. Кече яшьтəн спорт белəн шөгыльлəндең,
күпне белергə, күпне өйрəнергə, үз кулларың белəн
эшлəп карарга омтылдың. Малайлар белəн уйнаганда
яралар алып кайтсаң да елап, җебеп тормадың. Армия
хезмəтенə дə үзең телəп киттең. Гомумəн, нинди авырлыклар кичерсəң дə, зарланмадың, миңа сиздермəдең.
Студент елларында язган көндəлеклəреңне укыйм
да исем-акылым китə, җаным əрни. Юлыңда нинди
генə авырлыклар очраса да, сиздермəгəнсең, мине
хəсрəтлəрдəн курчалагансың, мин генə сине саклап
кала алмаганмын. Кичер мине, балам, гафу ит! Син
минем күңелемдə бары тик иң изге хислəр белəн
генə сакланасың. Энең Искəндəр белəн минем өчен,
əтиегез урынына калган ныклы таяныч идең. Синең
белəн телəсə нинди авырлык ларны җиңеп, проблемаларны хəл итеп була иде. Кылган изгелеклəрең өчен
мең рəхмəт сиңа, балакаем!
Газиз улым, кадерлем, син иҗади шəхес идең. Кече
яшьтəн үк музыкага тартылдың, җырларга да ярата
идең. Сəнгать мəктəбендə укып, рəссам булырга
телəгəн идең, лəкин мин каршы төштем. Бəлки, дөрес
тə эшлəмəгəнмендер. Хəзер ни дисəң дə соң инде.
Мəктəптə укыганда төрле конкурсларга телəп катнаша идең. Əле дə хəтердə: якташ шагыйрь Роберт
Миңнуллин иҗаты буенча инша язып, җиңүче булдың.
Шуның өчен бирелгəн кечкенə шигырь китабы əле дə
саклана. Бергəлəп стена гəзитлəре чыгаруларыбыз да
хəтердə калган. Матур итеп картиналар да төшерə идең.
Класс җитəкчегезне ихтирам иттең. Сабакташларыңны
яраттың, кайберлəре белəн ныклап дуслашкан идең.
“Сугыштан кайткач китап язармын”, – дигəн идең. Язмаган, күрəсең, əмма синең иҗади җаныңның истəлеге
булып, төрле елларда язган шигырьлəрең калды.
Бəлки, соңгы вакытта да язгансыңдыр, лəкин, кызганычка каршы, табутың белəн бары тик кул сəгатең
генə кайтты. Нишлисең, язмышлардан узмыш юк. Инде
урының оҗмахның түрендə булсын, бəхил бул, улым,
кадерлем!
Сине яратып, əниең һəм энең Искəндəр.
* * *
Сафия хатны кадерлəп конвертка салды да шкафка китаплар янына куйды. Җəй җəй инде, бетмəстөкəнмəс мəшəкатьлəр белəн вакыт сизелми дə үтə.
Улы Искəндəр дə вахтасын төгəллəп ялга кайтты.
Ана кеше шунда ук аның ничектер бик моңсу булуына игътибар итте, абыйсының үлемен ул да бик
авыр кичерə, күрəсең. Аннары эшеннəн дə арып
кайткандыр. Беркөнне улы: “Əйдə əле, əни, үткəн
ел өчебез ял иткəн шифаханəгə ял итəргə барыйк”, – дигəч, аптырабрак калды. Йорт-җирне тагын
кемгə калдырып китəргə, күрше-тирəнең үзенең дə эше
күп ич. Əмма улының телəгенə каршы килмəде, юлга
җыендылар. Үзенең дə күңеле дулкынлана башлады,
əйтерсең шифаханəдə аларны Газизе көтеп тора.
Матур табигать кочагына урнашкан шифаханə һаман
үткəн елдагыча, берни дə үзгəрмəгəн кебек. Тик улы
Газиз йөргəн сукмаклардан аның эзлəрен күпме генə
эзлəсə дə, улын таба алмады шул ана кеше, йөрəк яралары гына кабат яңарды. Искəндəр дə эчтəн сыза иде,
абыйсы булмагач, биредə бер ямь дə калмаган кебек.
Бүлмəдəн чыгасы да килми, планшетыннан кино карап
тик ята. Җаны гына түгел, тəне дə сызлый иде аның,
тик əнисенə генə белдермəскə тырыша. Ана күңеле
сизми каламы соң? Белде Сафия улының авыруын.
Шифаханəдəн кайткач дəваханəгə барырга əйдəлəп
караса да, Искəндəр тыңлашмады, авыруын дарулар белəн үтəр, дип уйлады. Лəкин хəле көннəн-көн
җитдилəнə иде. Дəваханəгə мөрəҗəгать иткəндə соң иде инде.
2нче хат
Улым! Сиңа бер хат язгач, бераз тынычланган кебек
булган идем. Əмма... бəлане ялгыз йөрми дилəр, кайгы
да шулай икəн. Һич уйламаганда, каты авырып, апаең
Искəндəр дə синең яныңа күчте! Нилəр генə эшлəп,
ничек итеп аңлатыйм да, ничеклəр генə итеп түзим бу
кайгыларга?! Уйга кергəн, күз алдына китергəн дə хəл
түгел, һич башыма сыймый бу хəл. Нигə алай булды,
нигə Искəндəрем үзен сакламады, нилəр генə уйлады икəн ул? Минем уйлавымча һəм өметлəнүемчə, ул
синең өчен дə яшəргə, синең безгə бүлəк иткəн матур
дөньяны тагын да ямьлерəк итəргə тырышырга тиеш
иде. Уй-хыяллары да бар кебек иде, лəкин кинəт кенə
сынды кебек ул. Сəламəтлеге электəн үк какшый башлаган иде, лəкин кем авырмый инде? Чир белəн көрəшеп
яшəүчелəр əллə күпме, ə ул нигəдер телəмəде кебек,
кинəт кенə үз-үзенə биклəнде. Күпме тырышып карасам
да, аның күңел “йозагы”на ачкыч табалмадым.
Үзем шушы юлларны язам, үземнең күзлəремнəн
туктаусыз яшь ага. Шулкадəр авыр миңа, аңлатырга
сүзлəр таба алмыйм. Əгəр син яу кырында һəлак
булмасаң, ул да исəн булыр иде. Сезне шулай үкенечле
итеп югалтыр өчен генə тудырганмын да, кадерлəп,
яратып, сөеп үстергəнмен икəн. Колак ишетмəгəн, күз
күрмəгəн хəл бит бу! Дөрес тəрбия биреп бетерə алмаганмын, күрəсең, мине ярлыкагыз инде, кадерлелəрем!
Урыннарыгыз оҗмахта булсын! Əгəр анда икенче дөнья
булса, бер-берегезне ташламагыз!
Улым, сез апаең Искəндəр белəн бик тату булып
үстегез. Чөнки аны син энекəш сораганга гына алып
кайткан идек. Син кыз апай көткəн идең, лəкин малай
булды шул. Хəтерлисең микəн, мин бала тудыру йортына берничə көнгə алдарак кереп яттым. Без яшəгəн
йорт дəваханəгə терəлеп тора иде ич. Нəнəең белəн
көн дə минем янга кереп йөрисез. Берсендə син минем
учка ишек аша (бүлекчəгə керү дə, чыгу да рөхсəт ителми иде) берничə тиен акча салдың: “Апайны тизрəк ал
инде”, – дисең. Өйдə сиңа, апаеңны алырга акчасы
җитми тора, дип аңлатканнардыр инде. Искəндəрем
дə яхшы күңелле, тəмле телле, рəхим-шəфкатьле,
һəркемгə ярдəмчел булды. Вахтадан кайткан саен я
чəчəк гөллəмəсе, я булмаса ниндидер бүлəк күтəреп
кайта иде. Хəзер, кадерлəрен белдем микəн, дип
җаным əрни. Кайвакыт əрли дə идем. Нигəлəр əрлəдем
икəн, дип елыйм. Яшəргə дə яшəргə иде бит аңа! Үзен
сакламады, мин, хəле шулкадəр авыр булса да, терелер, дип өметлəнгəн идем. Нигə генə безнең гаилəгə
шулай туры килгəндер инде? Арытаба ничек яшəргə?!
***
Тормыш арбасы, бернигə карамый, тəгəри дə
тəгəри. Сафиягə кара кайгы алып килгəн көздəн соң
ак карлы кыш та җитте. Беркөнне кар тирəнəйгəнче
дип, ахирəтлəре белəн зиратка барырга уйладылар.
Зират, һəрвакыттагыча, гаҗəеп тынлыгы белəн каршы
алды аларны. Чыннан да, бирегə килеп керү белəн
үзеңне башка дөньяда кебек хис итəсең, кычкырып,
күплəп сөйлəшергə дə, артык хəрəкəтлəр ясарга да
ярамый кебек, бары тик хислəр ташкыны гына ургыла.
Эчеңнəн генə телəклəреңне телисең, əрвахлар белəн
сөйлəшəсең, белгəн догаларыңны укыйсың. Сафиянең
биредə картəнисе, үзенең əнисе, балаларының əтилəре
җирлəнгəн. Хəзер ике улы да алар яныннан урын алды.
Берьялгызы калган анага ничек авыр булуын үзе генə
белə, көне-төне Аллаһыдан сабырлык сорап, балаларына изге телəклəрен юллый.
Зираттан кайткач, ташкан хислəрен бераз басар өчен
кулына тагын калəм алды ул...
(Дәвамы бар.)