

Иртәнге ашымны ашадым да ишек алдына чыгып бастым. Көн шәп. Тәәк, эшне нәрсәдән башларга? Кояш нурларына коенып башны кашып тордым да өйалдының түбәсен буяп төшәргә булдым. Җилкә чыланганчы, маңгайдан тир акканчы буяп төшәргә кирәк. Көн эссе, кояш иртүк үзенең көчен күрсәтә. Буяуны атна-ун көн элек алып куйган идем. Баскычны сөйрәп китердем дә стенага сөядем. Буяуларны, башка кирәк-яракларны алып менеп киттем түбәгә. Калай кызган, кәлүш аркылы аякны кыздыра. Табан җылыда, горчишник та кирәкми. Бер атуда ике куян. Тизрәк эш башладым. Төшке аш вакыты җиткәнче эшне бетереп төшү ниятем. Тиргә баттым. Тир ага, буялган калай өстенә тамып бара. Хәтсез генә җирен буядым түбәнең.
Бер мәлне гүләү тавышы ишетелә башлады. Нинди гәләмәт бу? Тавыш каян килә? Тракторлар паркына күз салдым – андый тавыш чыгарырдай техника күренми. Әллә берәрсе урамнан киләме дип, урамны күздән кичердем. Юк һәм юк. Бәрәкалла, тавыш һавадан килә икән, Алланың рәхмә... Ниһаят тавыш хуҗасын күрү бәхетенә ирештем дисәм, бәхетсезлек очып килә. Каһәрең икән. “Тегеләрнең” кешесез оча торган аппараты кайдадыр шартлау тудыру өчен оча. Нишләргә. Икәүләр, аллы-артлы очалар. Якынаеп та өлгерделәр мин авыз ачып торганда. Күзләр баскыч сөялгән якка төште. Түбәдән төшим дисәм, өлгерә алмыйм. Төтен чыга торган торбаны кочакладым да шуңа ышыкланып торам. Алардан яшеренеп торба тирәли әкрен генә күчә барам. Белгән догаларымны кат-кат күңелемнән укыйм. Исән генә калсам ярар иде, түбә калае да буялып бетмәгән. Шулвакыт күзем күрше Сәлиха апаның бәрәңге бакчасына төште. Сәлиха апа бәрәңгесен кәтмәнләгән булгандыр. Кәтмәнен бер якка атып бәрде дә, корт чаккандай, бар көченә өенә таба томырылды. Һавага да карап-карап ала.
Эх, әллә кәскә абынды, әллә эт эчәгесе аягына уралды, суда йөзгәндәй итеп кулларын җәйде дә чәчрәп бәрәңге буразнасына мәтәлде. Сәлиха апа – һиммәт гәүдәле апа, ул егылгач безнең тәрәз пыялалары зыңлады. Ул арада очкычлар минем баш турыннан үтеп киттеләр. Аллаһка шөкер котылдым. Буявымны дәвам иттем. Берүк тагы килеп чыкмасыннар, дөмегеп тә бетмиләр, шайтан кисәүләре.
Икенче көнне урамда очраттым Салиха апаны. Хәлен сораштым. Борын тишекләренә мамык бөтәрләп тутырган.
– Нишләп, мәйтәм, мамык тыктың борын тишекләреңә? – димен.
– Кичә бәрәңге бакчасында чакта “тегеләрнең” очкычлары килеп чыкты. Куркып өемә йөгергәндә балчыкка йөзтүбән егылдым. Бер җирем дә артык авыртмады алай, – ди. – Борынымның ике тишегенә дә туфрак тулды. Авыз белән тын алып йөрдем. Өйгә кергәч чәй калагының сабы белән борынымны тазарттым. Су белән чайкатып та карыйм. Авызга су алдым да борыннан чыгардым. Чокый торгач канап чыкты. Шуңа мамык тыгып куйдым әле. Балчыгы бетмәсә дә, азайды.
– Ярый инде, узгынчысы булсын. Аягың-кулың имгәнмәгәч әйбәт.
Очып барганда да кешегә зыян салып китәләр шул шайтан кисәүләре...
Ясалма фәһем фотосы.