Дөнья бу
13 Октября , 06:27

Илгиз ƏХМƏТОВ. Тормыш очрашулардан тора

Кыска минутлар. Мəңгелеккə тиң мизгеллəр. Шул мизгеллəр үтүгə язмыш безне кабат үз юлларыбыз белəн алга этəрə...

Добавить в предпочтительные источники Google
Илгиз ƏХМƏТОВ. Тормыш очрашулардан тораИлгиз ƏХМƏТОВ. Тормыш очрашулардан тора
Илгиз ƏХМƏТОВ. Тормыш очрашулардан тора

Беренче очрашу. Чечен җире.
“Сугыш” сүзен очраклы ишеткəндə
дə җан əрни, акылга сыймый
торган уйлар өметлəрне өзə, аңны
томалый. Бу өметсезлектəн чыгу
юлы берничə генə. Начарларын
алып ташласак, алар турында
хəтта уйлау да куркыныч, бер генə
юл кала. Бу – җиңү. Кайберəүлəр
җиңүне дошманны тар-мар итеп
тулысынча кырып бетерү, юк итү
дип уйлый. Җир йөзеннəн ул илне
себереп ташлау, эзен дə калдырмау
дип саный. Юк! Мең кат юк! Иң
югары җиңү диңгездəй кан агызып,
мəетлəрдəн таулар өюдə түгел – фаҗига тамырларын юк
итүдə. Сəбəплəрен. Шул фаҗигане,
димəк, сугышны тудырган сəбəп
тамырларын. Сугыш беркайчан
да сəбəпсез башланмый. Гади
халыкка ул сугышның бер кирəге
дə юк. Димəк, шул сəбəплəрне
тудыручылар, сугыш утыннан
табыш алучылар читтəрəк, ут
эчендə түгел. Ə халык кан коя...
Сугыш телəмəгəн, тыныч тормыш
яклы халык... Аңлашылмаучылык
килеп чыга – шулай түгелме?
Ике як та тынычлык тели – ике як
та, каршыларны дошман санап,
кырырга тырыша. Үзлəре кебек үк
тынычлык телəгəннəрне.
Безнең шулай тирəн фəлсəфи
əңгəмə корып утырганнан гына,
əлбəттə, сугыш бетми. Əмма
əңгəмəгə катнашмаса да, моны
ишеткəн яугирлəр күп нəрсəгə инде
башкача караячак.
Чечен сугышы турында сөйлəгəндə, һəрвакыт Грозныйдагы консерв заводын искə алып сөйлибез.
Сүзсез-боерыксыз, кəгазь-күрсəтмəсез. Гади кешелəргə андагы үзəнупкыннарның аталышын, хəрби
корылмаларга əверелдерелгəн
тау-кыяларның исемнəрен белү дə,
хəтердə калдыру да мөмкин түгел,
мөгаен. Өстəвенə, аларның күбесе
хəтта картада да юк. Əлбəттə,
кемнеңдер Аргын үзəнлеге турында
ишеткəне булгандыр, кайсыдыр
Яшен капкалары кыясы турында
фильм карагандыр. Ə үзлəре шунда
булганнар географик атамаларны
искə алудан да тетрəнеп китə!
Бəлки, шуңадыр да, сөйлəргə туры
килсə... Шул консерв заводын искə
алып кына... Вакыйгалар бөтенлəй
башка җирдə булса да.
Шунда очраштык та без. Тауташлар арасында. Яңгыр туктамый
яуганлыктан палаткада вертолет
көтеп утырганда. Ə яңгыр койды
да койды. Вакытны үткəрергə була
сəяси темага башланган əңгəмə
таңга кадəр, яңгыр туктаганчы
сузылды ул чакта. Танышу мөһим
түгел иде безгə – исемнəребез
əһəмияткə ия түгел кебек. Бердəнбер мөһим нəрсə – вакыт иде ул
чакта. Ə ул безгə буйсынмый...


Икенче очрашу. МХОдагы егетлəр янына баргандагы вакыйгалар
Түзə алмадым! Ничек түзим?
Мөмкинмени? Сугыш бара – ə мин
өйдə утырам! Намусым кушмый тик
ятарга! Хəрби хезмəткə алмыйлар
икəн – егетлəргə ярдəм итүдəн мине
тыя алмыйлар да инде? Өстəвенə,
телевизор экраныннан гади халык
җыйган гуманитар йөкнең фронтка
илтелүе турында хəбəрлəр күренеп
кала. Мин нəрсə, бүтəннəрдəн
кимме? Мин дə ярдəм илтə алам,
минем да ил алдында бурычым зур.
Үз телəгем белəн бит, беркем дə
мəҗбүрилəми. Ə инде анда, берəр
комбат белəн уртак тел таба алсам,
бəлки, файдам да тияр... Анда
беркем дə артык түгел!
Нəрсə алып барырга? Үземнең
үткəннəргə, тəҗрибəмə таянып
əйтəм: иң мөһиме – ризык. Димəк,
үзебез җыеп эшкəртеп ясый
торган кырлыган (Иван-чай) бик тə
файдалы булачак. Тагын нəрсə?
Ит ризыклары. Иң уңайлысы –
тушенка. Авылча ясалганы.
Шундый уйлар күңелне күтəрə.
Карар иттем – барам! Тик аркада
кабыргалар арасында гына əллə
нинди сəер төер борчый. Икетуган
абыем киңəше белəн докторга
күренергə булдым. Эшен яхшы
белə, дилəр. Бардым. Туп-туры
кердем, хəтта чират көтеп торырга
туры килмəде.
– Мин, – димен, – шундый-шундый
кеше, алгы сызыкка күчтəнəчлəр
илтергə җыенып йөрим, тик менə
аркада ниндидер төер килеп
чыкты... – дип, ничек бар, шулай
сөйлəп бирдем.
Сөйлəшеп утырган арада
шəфкать туташы инде əзер
анализларны алып та килде. Доктор
бер кəгазьлəргə карый, бер – миңа,
ə үзенең йөзе күмердəй кап-карага
əйлəнде, карашы авырайды.
– Тагын бер карыйк əле аркаңны...
Тегелəй дə тикшерде, болай
да. Тотып та, баскалап та. Төрле
сораулар биргəлəде. Ə аннан инде,
бөтенлəй кəефсез итеп əйтеп салды:
– Син, дускай, ят əле безнең клиникага. Бу төерне болай калдырырга
ярамый. Яман чиргə охшаган бу...
– Нинди яту ди? Миңа юлга – ə
башка мəшакатьлəр – соңыннан!
– Тиз азып китсə, ай, ике ай
дигəндə үлеп китүең дə бар!
– Моңарчы үлмəгəнмен əле. Урап
кайтыйм – аннан күз күрер.
– Сəламəтлегенə шулкадəр
битараф кешене беренче тапкыр күрəм!
Авыру нəтиҗəсен тасвирлап
куркытып та карады, үгетлəп тə
булашты, тере килеш череп үлəчəгем турында да сөйлəде...
Тик мин ишетми идем инде бу
сүзлəрне. Алар бер колагымнан
керсə – икенчесеннəн чыкты.
Чөнки башта бер генə уй, бер генə
бурыч иде: “Өлгерергə! Ничек тə
өлгерергə!” Ə башкалары... Көтеп
тə тора ала.
Менə шулай. Кирəк – димəк, кирəк.
Ə инде тагын бер көннəн мин зур йөк
төялгəн фура кабинасында чиксез
илебезнең озын юлларыннан китеп
бара идем инде. Ике тəүлеклек юл
сизелми дə артта калды. Тəрəзəдə – Мамай Курганы, болытларгача
колачын җəйгəн Ватан-ана һəйкəле,
Курск дугасы-ның монументаль
комплексы, батыр очучы
Маресьевка багышланган стела...
Юл буенда, аеруча авыллар
янында, һəйкəлдəй итеп куелган
“Спаси и Сохрани” дигəн язулы
тəрелəр ешрак очрый. Илаһым,
сакла безнең илебезне! Изге
җиребезне сакла.
Аннан инде – чик-контроль
пункты. Ары – хəрби частьларга.
Минем пунктка кергəн мизгел
яралыларны, андагыча итеп əйтсəк,
“300ле”лəрне “КамАЗ” бортына төяү
белəн бер вакытка туры килде.
Носилкалар... Аларның исəбе дə,
саны да юк кебек... Кая карасаң,
шунда кемдер ыңгыраша. Кемдер
ишетелер-ишетелмəс елый, кемдер
нидер пышылдый. Ярдəм сораган
өмет тулы күзлəр...
– Туктагыз! Монысы һушсыз
бит! – дип кычкырам, – күптəнме? Бу
хəлендə алып барып җитəлмисез...
Кемдер:
– Алып чыкканда шундый иде...
– диебрəк җавап бирде. – Үзең
күрəсең – тоташ чи ит... Китəр инде
ул... Түзə алмас...
Аяклары аркан кисəклəре кебек,
ничек бар, шулай салынган, кием
калдыкларына сеңгəн канны кара
күмер хəленəчə ут өткəн...
– Промедол! Тиз!
– Медик юк...
– Аптечка бардыр?!
– Хəзер...
Сəгать-минутлар түгел, мизгеллəр хəл итə кеше гомерен. Шприц.
Промедол, адреналин, физэретмə...
“Əҗəл ялкыны” катнашмасы əзер.
Əз-əзлəп, кубиклап кына бронежилет астында зыянланмаган
җирлəргə бил тирəли кадыйм. Тəне
кайнар – димəк, өмет бар! Аннан
соң инде – кан тамырына. Калганын – ике белəгенə. Тирəнрəк итеп.
Мускулларга кадалганы акрын
үзлəштерелə. Көчен күп югалткан
организмга шулай яхшырак. Венага
кадалганы таман гына булачак.
– Без... Чечняда əллə?!
Минем колакларыма килеп җиткəн бу ишетелер-ишетелмəс сүзлəр
аңымны айкый. Бу бит ул, инде
күптəн, гүя башка гомердəгедəй,
чечен сугышында без палаткада
сөйлəшеп утырган егет! Без ул
көнне көндез үк кайтып китəргə тиеш
идек, тик көтмəгəндə башланган
яңгыр калырга, көтəргə мəҗбүр
итте. Күрəсең, Ходай үзе безнең
танышуны планында тоткандыр.
Ул чакта без бер-беребезнең
исемен дə, кайсы яклардан икəнен
дə сорашмадык кебек. Сорашсак та, истə калмас иде, мөгаен.
Танымас та идек бер-беребезне.
Тик тавыш... Аның тавышын мин
меңнəр арасыннан да таныр идем,
мөгаен. Ул да минекен таныган бит!
Кыска мизгеллəр үтеп тə китте.
Алексей яткан носилка соңгысы
булып бортка күтəрелде. “КамАЗ”
кыймылдап кузгалып китте.
– Мин табармын сине!
Тавышым колоннадагы машиналар күтəргəн тузан арасында адашып югалды. Бу безнең икенче
очрашу булды. Аны санчастька
алып киттелəр, ə мин батальоннан
батальонга күчə-күчə егетлəргə үз
тəҗрибəмне бирергə тырыштым.
Мине дə бит кайчандыр өйрəттелəр.
Өлкəннəр – яшьлəрне. Менə хəзер
безнең чират. Безнең бурыч. Минем. Шəхсəн мин бурычлы! Мин
түгел икəн – кем соң алайса? Тепловизорны ничек алдарга, ялган
объектларны ничек корырга,
дошман дроны винтларына тимерчыбык кисəклəре белəн ныгытылган
балык ятмəсен ничек ташларга...
Бу сугыш элеккелəренə бөтенлəй
охшамаган. Əфган сугышы хəзер
тау-таш арасына гади сəяхəт кебек
кенə тоела...

Өченче очрашу. Внуково аэропорты
Мəскəү. Февраль азагы. Өйгə
кайтып барам. Үз рейсымның
вакытын көтеп, залда утырам.
Йокымсырап киткəнмен. Кинəт,
төштəге кебек, каяндыр ачыктаначык тавыш ишетелде. Шул ук
кабатланмас тавыш! Ул!
– Алексей!
Канатлангандай очып, зал
уртасына атылганымны сизми дə
калганмын! Инвалид коляскасы
каршына килеп тезлəнгəч кенə
чынбарлыкны аңлый башладым
кебек.
– Исəн... Нинди шатмын сине
кабат күрүемə! Таптым бит сине...
Таптым!
Кыска минутлар. Мəңгелеккə тиң
мизгеллəр. Шул мизгеллəр үтүгə
язмыш безне кабат үз юлларыбыз
белəн алга этəрə. Мине – өйгə,
Уфа рейсы белəн, ə аны Питерга – госпитальгə. Алда катлаулы
операциялəр.
– Мин сине бүтəн беркайчан да
югалтмам!
Аның кулына үземнең “Озын-озак кайту юлы” дигəн китабымны
телефон номерымны язып тоттырдым.
...Ай үтте. Артыннан икенчесе. Ə
шылтырату юк. Кабат очрашканнан
соң гына белдем: аны беренче
операциядан соң ук ясалма комага күчергəннəр. Организм ул авырлыкларны башкача күтəрə алмас
иде. Ə китап... Бөтен госпиталь
буйлап йөреп, битлəре тузганчы
укылган. Бөтен персонал, барлык
авырулар (шулкадəр “яралылар”
дип əйтəсе килми!) укып чыккандыр, мөгаен.
Китап яңадан Алексейга əйлəнеп
кайтмаган. Шулай итеп, элемтə
кабат өметсез өзелде.

Дүртенче очрашу. Мəскəү. Əдəбиятчыларның үзəк йорты
– Сəхнəгə Алексей Преснаков,
хəрби операциялəр яугире, шагыйрь, прозаик, җəмəгать эшлеклесе чакырыла.
Сəхнə баскычлары буйлап бик
зур авырлык белəн хəрби киемдəге
кеше күтəрелə. Култык таяклары,
ике ягыннан ярдəмчелəр...
Менə ул микрофон алдында. Үзəклəргə үтеп керердəй якын тавыш!
Алгы сызыктагы “нулевая линия”
дип аталган урыннарны чагылдырган шигъри юллар тəндəге һəр
күзəнəкне тетрəндереп, залдагы
һəркемне калтыранырга мəҗбүр
иткəндер, мөгаен! Əҗəл салкыны
яңгыраган, сугыш төтене белəн
сугарылган бу юллардан инде күп
буын язучыларны күреп өлгергəн
диварлар да тетрəп сыкрый кебек!
“Солдат хезмəте” шигыренең һəр
сүзе тəнне пулялардай үтəли тишеп
чыга кебек...
Беркемгə дə бүтəн телəмим мин
Күтəргесез шушы хезмəтне!..
Аннан соң инде очрашулар тагын булды, дуслар тирəлəгəн
түгəрəк өстəл янында да, бергəлəп
фотога төшү дə... Анда минем
белəн Алексейдан тыш Колятанкист, Юрий Борисов (аның
ике улы да шушы сугышта ятып
калды), художник Полтавский,
подполковник Помазуев, башкалар... Һəм əлбəттə – Хəтер. Инде
мəңгелеккə күчкəннəр... Безнең
йөрəктəгелəр.
Янə бер очрашу
Монысы – мотлак Аллаһ кушуы
буенча! Телефоныма Туймазы
шəһəрендə булачак əдəби очрашуга чакыру килде. Бу май башы
иде, ə чара шушы ук айның азагына планлаштырылган. Бардым. 29
май. Телефон шылтырады.
– Сез əле кайда? Шəһəр
хакимияте бинасында көтəбез...
Каршы алырбыз...
Килеп, машинаны тукталышка
куйганчы бераз вакыт үтте, əлбəттə.
Ə инде бусаганы атлап эчкə үтүгə
дөнья үзгəрде, вакыт туктады! Бер
адым атладым... икенчесен... Ə
өченче адым атла минем көчем дə
калмады кебек – бөтен галəмне
кочардай булып вак тамчыларга
таркалдым. Каршымда Алексей
балкып тора иде! Таякка таянган
əлбəттə – тик үз аякларында!
– Алексей-й-й! – дип кычкырып
җибəргəнемне сизми дə калдым.
– Менə ул мин! Сине күрүемə
шулкадəр шатмын! Исəн-сау килеш!
Тормыш очрашулардан тора.
Алда тагын булырлар алар.
Алексей, бөтен барлыгы белəн
яугир буларак, тылда озак ята
алмас. Аны да, минем кебек үк,
алгы сызыкта калган иптəшлəр
алдындагы бурычы əйди. Вакыт
анда көннəр белəн түгел –
мизгеллəр белəн исəплəнə.
Менə мин дə... Тиздəн юлга.
Гуманитар йөк əзер, барысын
да алып бара алырмынмы –
белмим. Ничек сыйдырырга? Ике
бензогенератор гына да бөтен
багажникны тутыра... Аннан тыш –
окоп шəмнəре, маскировка чатыры,
челтəре... Тагын сер итеп саклый
торган үзебез ясаган ачышлар –
алар егетлəргə нык ярдəм итəргə тиеш!
Безне яңа юллар, яңа очрашулар
көтə!.. Җиңү көтə!

Илгиз ƏХМƏТОВ. Тормыш очрашулардан тора
Илгиз ƏХМƏТОВ. Тормыш очрашулардан тора
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас