

Үткән ел ике туган апасы Гөлсемнең:
– Икенче елга террасаның эшен бетерергә иде, планга шуны кертеп куй әле, туганым, – дип әйткән сүзе кинәт Ринатның исенә төште. Күп уйлап тормыйча, эш коралларын машинасына төяде дә Кандрага юл тотты. Гөлсем апасы кочагын җәеп, капкаларын ачып, тәмле ашларын пешереп каршы алды туганын. Тамак ялгап алгач, апасы үзенең планнарын сөйли башлады. Нинди материал, күпме кирәген исәпләгәч, апасы улы белән Туймазыга төзелеш материаллары кибетенә юл алды.
Тик утырмыйм әле дип, Ринат эшне башлап җибәрде. Болгаркасын корып, ишек алдының бүрәнәләрен тигезләргә булды. Башта бар да яхшы барды. Инде тәмамлыйм дигәндә, егетнең болгаркасы тимергә эләгеп, кулыннан ычкынып китте, уң кулын ике урыннан сөягенә кадәр кисеп, идәнгә барып төште дә сүнде. Бар да күз ачып йомганчы булды. Бөтен җир: террасаның идәне, түбәсе, диварлар, ирнең киемнәре канга батты. Ринат нәрсә булганын да аңламыйча, берничә секундка катып калды. Бу хәлдә үзенә-үзе ярдәм итә алмаячагын аңлап, утыргычта яткан бик чиста да булмаган тастымал белән кулын кысып тотып, урамга йөгереп чыкты. Юл аша чыгып, күршесенең ишеген какты. Аннан 80 яшьләр тирәсендәге Миңсылу әби ике малае белән килеп чыкты да ни булганын да сорамыйча, аңламыйча:
– Ни эшләп йөрисең монда канга батып? Бар чыгып кит! Монда сиңа бәлнис түгел! – дип кычкыра-кычкыра Ринатны эткәләп чыгарып, капкасын шартлатып бикләп үк куйды.
Ринатның кулыннан кан һаман сиптерә, ул яңадан урамга чыкты. Түбән очтан квадроциклга утырып килүче ирле-хатынлы Мусиннар канга баткан ирне күреп туктап, ашыгыч ярдәм машинасын чакырырга дип телефоннарын алды, тик соңгы вакытта элемтә начар булу сәбәпле, бу эшләре тормышка ашмады. Гөлсем апаның туганы икәнен белгәч, аңа шалтыраттылар. Ринат җирдә яткан электр чыбыгын алып кулын кысып бәйләп куйды, кан агу бераз кимегәндәй булды. Шул арада Гөлсем апасы улы белән кайтып керделәр:
– Скорыйны чакырдыгызмы?
– Көчкә, элемтә начар, – дип кенә әйтә алды Ринат. Ул авыртудан ыңгыраша-ыңгыраша хәлне сөйләп бирде. Илнур йөгереп өйдән чиста чүпрәк алып чыкты, аны ачык ярага салды.
30-40 минут дигәндә ашыгыч ярдәм машинасы килеп җитте. Табибка ни булганын аңлатып торуның кирәге булмады, ирнең кулына жгут салып, тиз генә укол ясап, Ринатны Туймазыга алып киттеләр.
Юл буена шәфкать туташы кан басымын, йөрәк тибешен тикшереп барды. Шулай да Туймазыга җитәрәк Ринатның хәле мөшкелләнде. Табиб каушап калмады, тиз генә тагы бер укол эшләргә кушты, бераздан ир күзен ачты.
Шулай уйламаганда-нитмәгәндә Ринат Туймазы дәваханәсенә барып эләкте. Килеп керү белән операция бүлмәсенә алып кереп киттеләр. Табиб:
– Бүген соңгы тапкыр ничәдә ашаган идегез? Хәмер эчтегезме?– дип сорады.
– Иртәнге 8дә кәһва эчкән идем. Эчтем... төшкә тиклем бер чирек су эчтем, – дип әйтеп өлгерә алмады, наркоз үз эшен эшләде, ир йокыга талды.
Операция ике сәгать барды. Уянып киткәндә, аны палатага күчергәннәр иде.
Ул күзен ачканда, зур, якты бүлмәнең күптән су күрмәгән тәрәзәсеннән кояш елмаеп карап тора иде. Тәрәзәдә чаршау да, жалюзи да юк. Бүлмәнең диварлары ямьсез соргылт төскә буялган. Идәндә аннан-моннан ертылып беткән линолеум. Һәрбер карават янында буяулары кубып беткән тумбочка. Ак төскә буялган түшәмдә 4 лампочка яна. Ачкан-япканда ямьсез тавыш чыгара торган зур ишек. Ачык ишек ярыгыннан коридорның бер өлеше күренеп тора.
Бүлмәдә 4 кеше ята. Тәрәзә төбендә яткан 80 яшь тирәсендәге бабайның хәле бигрәк авыр. Ул бертуктаусыз ыңгыраша, йоклый алмый. Әйләнеп ятарга да бик авыр икәне күренеп тора. Бүлмәдәгеләр сөйләве буенча, бабайны 40 яшьлек исерек улы акча таптырып кыйнаган. Тәнендә, битендә бер генә дә күгәрмәгән җире юк, җитмәсә, 4-5 кабыргасы да сынган ди. Аллаһ сакласын, шундый куркыныч заманнарда яшибез, ата – улны, ул атаны белми... Беркем бернидән курыкмый. Бер банка кыяр урлаган егетне 10 елга төрмәгә ябалар, машинасы белән 4 яшьлек баланы таптап үтергәннәргә условно бирәләр. Шулай булгач, курыкмыйча җинаять артыннан җинаять ясарга күп сорап тормыйлар. “Безнаказанность рождает новое преступление”, – дигән сүзләр колак төбендә тагы бер тапкыр яңгыраган кебек булды Ринатның.
Бабайның уң ягында 27 яшьлек Рөстәм исемле егет ята. Аның кабыргасы сынган, бите, куллары сыдырылып беткән. Ул эчкән килеш руль артына утырып, күрше авылга клубка барырга булган. Җитмәсә, үзе генә түгел, иптәш егетен, яраткан кызын да утырткан. Авыл арасы әллә ни ерак та түгел, белгән булса, җәяү генә барыр иде дә бит, тик хәзер соң инде. Җәйге таңның сызылып аткан мәлендә яңа гына явып киткән яңгыр юешләгән юлда машина уйнаклый башлый, егет куркышыннан рульне әле бер якка, әле икенче якка боргалый. Машина аның саен тыңламый, йокымсырап килгән дуслары кычкырыша башлыйлар. Ни эшләргә белмәгән Рөстәм, уңга борам дип, бар көчен салып рульне уңга борып җибәрә, машина юлдан чыгып оча һәм яр астына таба тәгәри-тәгәри төшеп китә. Бу хәлне арттан җәяүләп авылга кайтып баручылар күреп калып, машина янына йөгерәләр, канга баткан өч авылдашларын сөйрәп алуга, машинага ут каба. Өчесенең арасында Рөстәм генә исән кала. Аны дәваханәгә алып китәләр, егет белән кыз җирдә ятып кала. Бу хәлдән соң Рөстәм нык үзгәрә, ашаудан, йокыдан кала. “Азрак терелсәм, СВОга китәм, монда калырга хакым юк! Минем аркада дустым да, яраткан кызым да җир куенында ята, мин ничек аларның әти-әниләренең, туганнарының күзенә карарга тиеш... Юк, булдыра алмыйм. Миңа бер генә юл”,– дигән сүзләрне үрсәләнеп кабатлады егет.
Бүлмәдәге дүртенче егет күптән түгел махсус хәрби операциядән кайткан икән. “Үземнең акчага квадроцикл сатып алып, шуның белән алгы сызыкта хезмәт иткән егетләргә азык-төлек, кирәк-яраклар ташый идем. Башта бар да уңышлы булды, шәп йөри, юл юк дип тә тормый, чаба гына. Күбрәк әйбер сыйсын дип, егетләр белән арба да тагып җибәрдек. Берчак шулай җырлый-җырлый китеп барганда, кинәт дөньяның асты-өскә килде. Квадроцикл бер якка, мин икенче якка чыгып очтым. Ток суккан кебек булды, минаның ярчыклары ике тезгә эләккән икән, аяклар тыңламый, шуышып бер агач төбенә барып яттым. Шуны гына көткән кебек дошман дроны минем квадроциклга барып бәрелеп, аны юкка чыгарды. Күзләргә яшь тулды, йодрыкларны йомарладым, тешләремне кыстым. Аллам саклады, әгәр дә үземне жәлләп, квадроцикл янында яткан булсам, миннән дә көлләр очкан булыр иде, дип уйлап алдым. Ә аяклар төзәлер, элеккечә үк йөгереп булмаса да, җайлап йөрерлек бит әле, өметне сүндермәскә кирәк беркайчан да”, – дип сүзен тәмамлады Илмир.
Менә шушы егетләр белән бер бүлмәдә башланып китте сызлаулар белән тулган көн-төннәр. Баштарак авыртуны баса торган дарулар биргәндә, әллә ни түгел иде, тик аларга ныклап өйрәнеп китәргә ярамый дип, аларның дозасын киметтеләр. Врач әйтүенчә, Ринатның кул сеңерләре киселгән булып чыкты, операция вакытында мөмкин булганча, аларны теккәннәр. Әл дә гипс салганнар, әтү кул чуклары бигрәк тыңламыйлар, асылынып торалар иде. “Аз-маз бармакларың эшләп китсә, бик әйбәт булыр, әмма мин тылсымчы түгел, бар да үзеңнең кулында”, – дип табиб бөтенләй күңелен төшереп куйды Ринатның. Җитмәсә, уң кулы бит! Оста кешенең уң кулы эшләмәсә, аш та юк, яшәү дә юк дигән сүзне бик яхшы аңлый ул. Тик шулай да бирешмәскә, күңел төшенкелегенә бирелмәскә, яшәргә тырышырга кирәк, – дигән уйлар белән Ринат авылга әнисе янына кайтып китте.
Ясалма фәһем сурәте.