

«Бүген мин сине озата барам, тыпырчынма!» – дип, Рәфил сул кулы белән Вәрисәне тотып алды да караңгы урамга таба алып китте. Вәрисәнең бу хәлне күреп торган иптәш кызлары алар артыннан куркышып карап калды...
Рәфил 1942 елда дөньяга килә. Әтисе бу вакытта сугышка алынган була инде. Бу елларның һәм аннан соңгы чорларның ачысын-төчесен татып үсә ул. Җитмәсә, әнисен дә 1944 елда Караидел районына урман кисәргә җибәрәләр. Өйдә кечкенә Рәфил белән нәнәсе генә калалар. Ул елларда сугыш җимергән авыл-шәһәрләрне кабат аякка бастыру өчен авыл хатыннарын урман кисәргә җибәрәләр иде. Рәфилнең әнисе дә ике ел буе урман кисә. Ә инде авылына кайтканда иренең «хәбәрсез югалган»лыгы туында язу килгән була. Әнисез ике ел яшәү Рәфилгә нык тәэсир итә. Нәнәсе дә, үзе дә авыл Советы идарәсен, колхоз рәисен әнисен урман кисәргә җибәргәннәре өчен гел гаеплиләр һәм Рәфилдә аларга каршы ачу, нәфрәт уяна. Еллар шулай үтә тора. Рәфил дә үсеп егет корына керә. Ә теге ачу онытылу түгел, көчәя генә бара. Ничек тә авыл түрәләреннән үч аласы килә аның. Шул мәкерле уйларыннан арына алмый Рәфил. Түрәләрнең үзләреннән үч ала алмаячагын аңлагач, аларның балаларыннан алырга ниятли ул.
...Ул көнне клубта кино булырга тиеш иде. Рәфил көне буе келәттә пычак ясау белән шөгыльләнде. Ә кичен, шул пычагын кесәсенә яшереп, кинога китте. Клубтан чыкканда уң кулына кесәсендәге пычакны тотып, сул кулы белән Вәрисәне эләктереп алды да: «Бүген мин сине озатам, тыпырчынма!» – дип кисәтте һәм көчләп диярлек караңгы урамга алып китте. Вәрисәнең моны күргән дус кызлары – куркышып, ә авыл егетләре берни дә аңламыйча аптырашып карап калды. Рәфил Вәрисәне ерак булмаган салам эскерте янына алып килде. Төн шундый караңгы иде. Ләкин... егет корбанын җәфаламады да, мыскылламады да, пычагын күрсәтеп тә куркытмады. Ни өчен ниятләгән эшен башкара алмады соң Рәфил? Исәбе Вәрисәне мәсхәрәләп, соңыннан пычак кадап үтерү иде бит. Рәфил курыкты. Аның Вәрисә белән киткәнен кызлар һәм егетләр күрделәр ич! Әгәр кызга бер-бер хәл була калса, Рәфилнең эзенә тиз төшәчәкләр иде. Икенче көнне аның кайтканын капка яннарында көтеп торып, ниятен шунда башкарырга уйлады ул. Эскерт янында бераз торганнан соң ул Вәрисәне озатып куйды. Өйләренә Вәрисә ап-ак булып кайтып керде дә әнисенә барысын да сөйләде. Ә әнисе икенче көнне күрше егетләренә Рәфилне күзәтүләрен сорады. Шул ук көнне Вәрисәләргә күрше авылдан Әхәт килеп керде. Ул Вәрисәнең әти-әнисеннән кызларының кулын сорарга килгән иде. Әтисе белән әнисе берсүзсез риза булдылар. Кичен Вәрисә клубка Әхәт белән килде. Кайтырга чыкканда аларның каршысына янә Рәфил килеп басты һәм Вәрисәне Әхәттән аерып алып китмәкче булды. Тик Әхәт Рәфилгә генә бирешердәй егет түгел иде шул. Ул Рәфилне якасыннан алып бер якка очырды да, «Кәләш алыр алдыннан борыныңны сөртергә өйрән тәүдә», – дип, Вәрисәне җитәкләп китеп барды. Ә бер як читтә авыл малайлары көлешеп торалар иде. Рәфил гарьлегеннән шартларга җитеште һәм бу егетләрдән үч алырга үз-үзенә сүз бирде. Бер көн үтүгә Рәфил клубтан кайтышлый үзенең күрше егетен артыннан килеп буып алды да үтергәнче җибәрмәде. Җан биргәч, колхоз амбарына алып барып, асып куйды. Тикшерүчеләр җинаять сәбәбен эзләп карады, ләкин таба алмады. «Үз-үзенә кул салган» – дигән карар чыгарып, эшне яптылар. Судан коры чыккан Рәфил эчтән масаеп йөрде. Нәрсә эшләсәм дә, мине тота алмаячаклар, дип ышандырды үзен. Шул ук елда печән чапканда чишмә буенда ял итәргә яткан бер егетне чәнчеп үтерде. Ләкин бу юлы аның эзенә тиз төштеләр һәм 8 елга каты режимлы колониягә озаттылар.
Ә Вәрисә белән Әхәтнең язмышлары ничек булды соң? Башта бер-ике ел алар Әхәтләрдә яшәде. Соңыннан район үзәгендә өй алып яши башладылар. Бераздан малайлары дөньяга аваз салды. Ул елларда тормыш шартлары авыр иде. Алар, күп уйлап тормыйча, Себер якларына барып урнашты. Әхәт шофер булып эшләде, ә Вәрисә, кооперация техникумын тәмамлап, сату эшенә керде. Хәтсез вакыт яшәде алар Себердә. Ә инде матди яктан аякка баскач, Уфага кайтып төпләнделәр. Өлкән уллары армиядән кайткач өйләнде, ә кече уллары бу вакытта Төньяк флотта армия хезмәтендә иде. Матур гына яшәп ятканда Әхәт каты авырудан вафат булды. Аның вафатыннан соң берничә ел үткәч, кече уллары да якты дөньяны мәңгелеккә ташлап китте. Бу фаҗигаләрдән соң Вәрисә, фатирын өлкән улы белән килененә калдырып, авылга әти-әнисен карарга кайтып китте. Ул аларны соңгы көннәренә кадәр тәрбияләде. Алар үлгәннән соң берничә ел үткәч, язмыш аны хатыны үлеп ялгыз калган бик акыллы ир белән очраштырды. Хәзерге көндә алар матур гына дөнья көтәләр.
...Төрмәдән кайтканда Рәфил бик бирешкән иде. Җитмәсә, туберкулез белән чирле. Өйләнде, балалары булды, ләкин ул барыбер акылга утырырга теләмәде. Эчте. Әгәр аш өстәле янына утырганда «ярты» булмаса, зур тавыш чыгарды, хатынын тукмады, кышын балалар белән урамга куып чыгарганы да еш була иде.
Шулай бер көнне ул нык салмыш килеш кичен фермага барырга булды. Көндез күп эчелгән иде шул. Ләкин барып җитә алмады, кар өстенә авып йоклап китте. Эштән кайтучы терлекчеләр аны өенә кайтарып куйды. Аяк-куллары бик нык туңган була аның. Ярый әле туңганын дәваладылар, тик аяк-куллары йөрмәс булды. Ул урында ята торган чирлегә әйләнде, әмма эчүен ташламады. Шулай бер көнне иртән баш төзәткәннән соң ул, үзен бик җиңел тоеп, яткан урыныннан тормакчы булды. Тагын эчте дә, аягына басарга омтылып, идәнгә гөрселдәп егылды. Бу аның соңгы талпынуы булды...
Кешеләргә начарлык эшләсәң, алар турында начар уйда булсаң, бу гөнаһлар үзеңә төшә, диләр. Бу, чыннан да, дөрестер. Рәфил дә шулай яшәү рәхәтен күрә алмады...
Ясалма фәһем сурәте.