Дөнья бу
26 Сентября , 04:25

Сәрия ВАХИТОВА. Без капчыкта ятмый

Мин бардым да: “Нурия, синең сипкелле булганың өчен мин синнән гафу үтенәм”, – дидем.

Сәрия ВАХИТОВА. Без капчыкта ятмыйСәрия ВАХИТОВА. Без капчыкта ятмый
Сәрия ВАХИТОВА. Без капчыкта ятмый

Әмир бүген мәктәптән әкрен генә кайтып керде. Ишекне ачкач та, бүтән көннәрдәге кебек, мәктәп яңалыкларын сөйли башламады. Киемен алыштыргач та юыну бүлмәсендә озак кына краннан су агызып торды, юынды. Аннан төшке аш ашарга әти-әнисе кырына килеп утырды.

– Улым, хәлләрең ничек? – дип сорады әнисе.

Әмир әтисенә карады.

Ул да шул ук сорауларны бирергә әзерләнгәндәй, Әмиргә караган.

– Н-н-и... әйбәт, – диде Әмир, тавышына күтәренке кәеф бирергә тырышып.

Моңа чаклы авызы да ябылмаган малайның бүген шым гына утыруын күреп, әтисе:

– Ә мәктәптә нинди яңалыклар бар? – дип сорады.

– Барысы да ә-әйбә-әт. Ни... иртәгә ата-аналар җыелышы була... Бәләкәй генә...

– Ә-ә-ә, ярар, улым, ярар, барырбыз. Тукта, ничек инде бәләкәй генә?

– Ни... анда син, мин һәм класс җитәкчесе генә булачак.

– Тагы нәрсә булды инде. Аллаһым, – дип, әнисе, хәле беткәндәй, урындыкка шап итеп утырды.

– Б-берни дә булмады...

Әтисе Әмиргә кырыс караш ташлап, сорау бирде:

– Тиккә генә чакырмыйлар бит инде безне мәктәпкә?

– Ләйсән Галиевна мине соңга калганга һәм өй эшен эшләмәгәнгә тиргәде.

– Бәй, вакытында киткән идең бит мәктәпкә.

Әмир башын аска иде.

– Ә өй эшен нигә эшләмәдең?

Әмирнең башы иелеп, өстәл өстенә тия язды.

– Юлда өлкән класс малайлары бәйләнде, дип әйтсәм, бөтен класс миңа “куркак” дигән кушамат тагачак...

– Ә укытучыңа ни дидең?

– Юлда бандитларга очрадым, алар миңа һөҗүм итте һәм талады, дидем.

Әтисе белән әнисе икесе бертавыштан кычкырып җибәрде:

– Талады? Нәрсәңне алдылар?

– Өй эше язылган дәфтәрне...

Әнисе җиңел сулап куйды, әтисе аптыраудан ни көләргә, ни кайгырырга белмәде. Эшнең моның белән генә бетмәгәнен сизенеп:

– Тагын нинди батырлык эшләдең, безне чакыртырлык булгач? – дип сорады.

Әмир, барыбер сөйләргә инде, дигән кебек, башын күтәреп:

– Ләйсән Галиевна Нуриядән гафу үтенгәнем өчен тиргәде.

– Ничек инде? Үз хатаңны тану, киресенчә, үзе батырлык бит!

– Тукта, әнисе, берәр сәбәбе бардыр. Аңлатып сөйлә әле, улым.

– Ни... Нурияны, “Сипкелле, сипкелле!” – дип ирештергән идем, ул елый башлады, укытучыга әләкләде. Шул сүзләрем өчен Ләйсән Галиевна Нуриядән гафу үтенергә кушты. Мин бардым да: “Нурия, синең сипкелле булганың өчен мин синнән гафу үтенәм”, – дидем.

Әтисе тамак кырды, кып-кызыл булган әнисе аптырап баш чайкый иде.

– Болай булгач, класс җитәкчең белән сөйләшергә картәтиеңне дә алып барырбыз инде. Ул бик зирәк кеше, мине дә үстерде, сөйләшә дә белә.

Әмир, корт чаккандай, сикереп торды.

– Юк-юк, барып тормасын инде картәти! – дип кычкырып җибәрде.

– Ни-и-ик?

– Ни... э-э-э... бер көнне физкультура дәресенә керәсе килмичә, укытучыга: “Картәтием чирләп китте, ятып кына тора, аңа ярдәм итәргә барырга иде”, – дип, кайтып киткән идем.

– И улым, улыым. Без беркайчан да капчыкта ятмый ул, тишелеп чыга, – диде әтисе, авыр сулап. – Алдашуыңны туктатмасаң, бәләкәй җыелыш бик олы җыелышка әйләнүе бар: “Аз-аз алдап алдакчы булырсың, аз-аз урлап карак булырсың”, – дигәннәр борынгылар.

Әмиргә нык-нык кыен булып китте. Шунда “Без капчыкта ятмый" дигән сүзләрнең мәгънәсен ныклап аңлады. "Башкача алдашмам, әти-әниемнең йөзен кызартмам", – дип, үз-үзенә сүз бирде.

Фото: Freepik.

Сәрия ВАХИТОВА. Без капчыкта ятмый
Сәрия ВАХИТОВА. Без капчыкта ятмый
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас