

Тышта көзнең моңсу матур бер мизгеле. Юмарт кояш үзенең җылысын кызганмый. Без, әбиләр, шуңардан файдаланып, туган ягын калдырып китәргә җыенган электр чыбыгына кунаклаган карлыгачлар сыман, авылның сыер көтүе кайтыр алдыннан, каршы күршемдә яшәгән Әклимә апаның капка төбендәге ике кечкенә баганага киң такта кагып ясалган скәмиясенә тезелешеп утырабыз. Астыбызга суык булмасын өчен, өстенә әллә кайчан сугылып, инде төсе уңып бетеп, нинди икәнлеге дә билгеле булмаган палас җәелгән. Үткәннәрне барлыйбыз.
Яшьләр мал асрамый. Көтү электәге кебек зур түгел. Аны электр көтүче көтә. Малларның хуҗалары, бер-берсе белән аралашып сөйләшер өчен, сыер каршылауны сәбәп итеп, авыл башына җыелып, гәп коралар. Авыл беразга җанланып ала.
Күңел картаймаса да, үзебез өлкәнәйдек: юньләп күзләр дә күрми, колакларның ишетү сәләтенең дә әллә ни рәте юк. Кычкырып сөйләсәләр, яңгырап ишетелә, сүзләрне бөтенләй аңлап булмый. Тыңлаучы бар чагында, һәркайсыбыз үзенекен әйтеп калырга тырыша. Үземне әбигә чутламыйм, чөнки әле алтмыш сигез генә. Ноябрь азагында гына алтмыш тугызым тулып, җитмешкә чыгам, Аллаһ кушса. Әклимә түтигә яңа (әле ай да юк, август урталарында) сиксәне тулды. Хәтере дә бик шәп, уңганлыгы да көчле. Ялгыз яшәсә дә, кызлары авыл егетләренә чыгып, авылда калганлыктан, йортының кешесез, капка төбенең машинасыз торган чагы юк. Район үзәгендә ашыгыч ярдәм машинасында шофер булып эшләп йөргән улы хатыны белән кунарга да кайткалый. Туган-тумачасы, кода-кодагыйлары да ерактан нур чәчеп торган бу йортка сукмакны шомартып бетергән.
Кичтән, «хәрәкәттә — бәрәкәт» дигән булып, ике кулларындагы ике озын таякка таянып, сиксәннең өстенә күптән баскан дус-ишләре дә безнең янга килеп, үз очларындагы яңалыклар белән таныштырып, бераз утырып, яңа хәбәрләр җиткереп китә. Ашыгасы юк, эшебез беткән. Сүзебезнең генә очы-кырые юк. Көн аяз. Күк йөзе зәп-зәңгәр. Кояш баеп та бетмәс борын, үтә күренмәле аксыл булып, ай калыккан. Зурлыгына (юанлыгына) караганда, сигез-тугыз көннәр тирәсе булыр. Аның турында бераз бәхәс куертып алдык.
Скәмиядә урын калса, уртага утырам. Эндәшми генә, ике колагымны дүрт итеп, барысын да ишетергә тырышып, шым гына үземнән олыларны тыңлыйм. Ике ягымда да тема — берүк. Телләрендә — күрше авылдан монда килен булып төшкән чорлар, яшьлек, мәктәптә эшләгәннән калган чир. Гадәтем — электән кычкырып сөйләү. Колакка каты булгач, мондагылар миннән кычкырыбрак сөйлиләр, үзләрен генә ишетәләр. Башкалар тавышы арасыннан кырыема гына утырган, җай гына сөйләгән Әклимә түтинеке генә колакка керә.
Әклимә апаны, килен булып төшеп, беркадәр вакыт үткәннән соң, көндәгечә су ташыганда, суга барышлый, күршеләре Факия апа туктата: — Әклимә, чиләкләреңне куеп тор. Кер, әйдә, чәем кайнаган. Күмәч тә салдым, яңарак сыерым бозаулады. Сепарат та аерттым, — дип, кыстый-кыстый чәй эчәргә чакырып, өенә алып керә.
Безнең якта коега суга кергәндә дә көянтәгә буш чиләк асып кермиләр. Буш чиләкләрне, икесен бер итеп, кулга тоталар. Яшь киленнең үзе белән алып килгән бидрәләре әллә каян язгы кояш нурында ялтырап тора. Әклимә апа аларны капканың эчке ягына, берсе эченә икенчесен каплап, куеп калдыра да өйгә керә. Өстәлдә җырчы кыздай җырлый-җырлый кунак көтеп, чыжылдап, көзгедәй ялтырап утырган самавырдан, яшь киленнекедәй алсуланып йөзе килеп, мичтән әле генә чыккан җылы күмәчкә яңа аертылган сыек каймак ягып, вакланган эре шикәр белән тәмләп, ике чынаяк сөтле, куе итеп пешерелгән чәй эчәләр. Шулчактагыдай телеңне йотарлык тәмле чәйне Әклимә түтигә башкача гомерендә дә эчәргә туры килми. Аның тәме әле дә тел очында тора икән.
Чәй эчеп, тышка чыксалар — капка төбендә торган чиләкләр юк. Үзләренекен сөйләп, күршемне ишетмәгән апаларны бүлдереп, вакыйганы алар да ишетерлек итеп өр-яңадан бәян иттем. Тыңлаучылар, нәрсә турында сөйләүләрен онытып, беразга әпәдәй тын калып, йотлыгып тыңладылар. Аннан кем узардан сорау яудыра башладылар:
— Шул гомер яшәп, нишләп миңа сөйләмәдең, Әклимәкәй?
— Шуннан нишләдең инде?
— Бидрәләрең кайда булган?
— Бидрәләремне бианам алып кайтып яшергән.
Алганын тәки әйтмәде. Елдан артык вакыт үткәч, кызларында күреп таныдым. Мин дә эндәшмәдем. Үткән эшкә салават.
‒ Килен кеше ким кеше, Алабайга тиң кеше, ‒ дип юкка әйтмәгәннәр инде.
‒ Галиябануның шәлсез калганы кебек була бит инде бу.
‒ Нинди Галиябану булсын... Мәйсәрәнең диген...
‒ Сүзне икенчегә борма. Бидрәсез көйгә бианасы кырына ничек кайтканын сөйләсен.
‒ Факия апа шак катты. Ярар, килен (безнең якта чит яктан килгәннәр бар да килен, бар да җиңгәчәй), «кызларым кияүгә чыкса» дип, алып куйган синеке кебек пар бидрәләрем бар. Шуларны бирәм, акча алгач, алып бирерсең. Кеше-карага сөйләнеп йөрмә. Иреңә дә белдермә, дип, үгетли-үгетли, үзеннән бидрәләр бирде. Авыр туфраклары җиңел булсын, тыныч йокласыннар инде. Берсе дә исән түгел. Кемне сөйләсәң, шул юк. Их, заманалар!
Кичке салкын төшә башлады. Бераз тын утырдык та, бер-беребезгә хәерле төн теләп таралыштык.
Яткач, килен булып төшкән вакытларымны, артта калган яшьлегемне хәтеремдә барлап, байтак йоклый алмый яттым. Миңа гына шулай тоелгандырмы? Бу чорда чит йортка килдем, дип, кыенсынып торулар юк иде. Уйлап карасам, аяк атлап керү белән, дилбегәне үз кулыма алганмын.
Безнең өйгә су краннан килгәнлектән, кыз чагымда су ташып үсмәдем. Килен булып төшкәч:
‒ Суга барганым юк, я түгәрмен дә кыен хәлдә калырмын, ‒ дигәч, әнкәй (бианам) минем белән берсүзсез килеште. Шуннан бирле ул мәрхүмә булганчы, килешеп, сердәшләр булып, кеше көнләштерерлек итеп, бик тату яшәдек. Иртәнге намаз саен рухына дога кылам, җомга саен аңа атап, хәер бирәм.
Тәрәзә төбендә яткан телефоным ике тапкыр, яңа хатлар килгәнен белдереп, чикерткә тавышы чыгарды. Утны кабызмыйча гына, үрелеп, кулыма алып, хәбәрләрне укыдым. Ике җирдән ике киленем (Аллаһның рәхмәте төшкерләре) тәмле төш, тыныч йокы теләгәннәр. Аларның улларым белән тигез яшәп, бергә картаюларын; балаларының игелекләрен күреп, сөенүләрен; эшләренең дәвамлы, тәннәренең сәламәт булуын; җан тынычлыгы белән бәрәкәтле гомер кичерүләрен теләп, догалар укыдым.
Һәрбарчабызга да Аллаһның рәхмәтенә төренеп яшәү һәм Аңа рәхмәтләр уку насыйп булсын.
Бүздәк районы.
Фото: Freepik.