Дөнья бу
25 Сентября , 02:07

Дилә ХӘЙРЕТДИНОВА (МӨХӘРРӘМОВА). “Опа, менә сиңа попа!” Булган хәл

Ничек аягым таеп киткәнен дә сизми, шул ук сул ягыма егылып, бу юлы терсәгемне авырттырып, аска туп шикелле сикерә-сикерә төшә башладым.

Дилә ХӘЙРЕТДИНОВА (МӨХӘРРӘМОВА). “Опа, менә сиңа попа!” Булган хәлДилә ХӘЙРЕТДИНОВА (МӨХӘРРӘМОВА). “Опа, менә сиңа попа!” Булган хәл
Дилә ХӘЙРЕТДИНОВА (МӨХӘРРӘМОВА). “Опа, менә сиңа попа!” Булган хәл

Ел да шулайрак кабатлана: Яңа ел бәйрәмнәрендә сугым ашына туры киләм. Балачагымнан җиңги, апалар эчәк чайкатырга су буена төшкәндә, мине дә ияртеп җибәрә иделәр. Кара аны, суга агызмасыннар, имеш. Ә мин кушканны һәрвакыт үти торган бала идем. Әти генә кайчак: “Кызым, бар эшне дә эшләп барма, әзрәк юк дип тә әйтә бел”, дия иде. Әмма тумыштан бирелгән җаваплылык хисен җиңел генә җиңеп буламы соң? Өстәвенә, алдаша да белмим. Яр буена ыргыткан эчәкләрне, карда таптый-таптый, апаларны күзәтәм. Алар кисәләр дә бер өлешен суга ташлыйлар. Мине шаяртып: “Хуҗалар сантиметрлап үлчәп тормас әле, балыкларга да ризык кирәк”, – дип көлешәләр. Үсә төшкәч: “Мә, туганым, дәфтәрен син укы! Белемең тагын да артыр”, – дип, миңа җаваплырак эш куша башладылар.

Каз өмәләрен, сугым ашларын яратам, дип әйтә алмыйм. Ни дисәң дә, үзем карап үстергән малкайларымны кызгана идем. Әмма авыл апалары белән менә шулай бергә-бергә эшләргә яраттым. Аларның җитез хәрәкәтләрен сокланып күзәттем. Өмәгә дә бит иң осталарын, эш рәтен белгәннәрен чакырырга тырышалар. Андыйлары 25 казыңны ярты көндә башкарып та чыгалар. Апаларымның кызыклы итеп төрле вакыйгаларны искә алулары, авылча сөйләмнәре, су буеннан кайткач: “Әй, бигрәк матур карагансыз, мае да күп булды. Суын да җитәрлек эчергәнсез, дәфтәре тиз укылды”, дия-дия, өй хуҗаларын мактый-мактый, түгәрәк өстәл артында күңелле итеп утырулары бәйрәм төсен ала иде. Бүген инде җиңги-апаларым да бераз олыгая бара, шөкер, дәртләре сүрелмәгән, “теге җирем, бу җирем авырта”, дип зарланып торсалар да, су буена төшүдән баш тартмыйлар.

Елга ярына ук машина белән килеп туктадык (гадәттә, сугым чорына, алдан кайгыртып, бу якка юлны чистартып куялар). Су буендагы илаһи матурлык бар зиһенне чуалтты. Өстәвенә, бер төркем кыр үрдәкләре дә җылы якка китми, монда калганнар икән. Аларны күрү шатлыгыннан ярдан төшеп барганда, кәлүшле пимам ничек шуып киткәнен сизми дә калдым. Җиңел генә карга барып та төштем. Бер җирем дә авыртмады кебек. Бары тик сул кулымның баш һәм имән бармагы – икесе бергә шпагат ясадылар. Читкәрәк йөзеп киткән үрдәкләрне күзәтә-күзәтә, кулыма перчаткаларымны кидем. Бу юлы минем бурыч: кисеп, чайкатып биргән эчәкләрне әйләндереп тору. Су буеннан кайткач, кулның бераз шешкәнлеген сиздем.

Яңа ел бәйрәмнәреннән соң да кул авыртып торгач, травмпунктка юл тоттым. “Бүген рентген эшләми. Гадәттә, баш бармак сынмый ул, бераз ялкынсынган. Берәр атна бәйләп йөртегез”, дип чыгардылар. Бераздан кулның шеше кайтты, әмма авыртуы басылмады.

***
Гыйнвар азаклары. Кышның сирәк-мирәк елмайган кояшлы көне. Күз карашым белән болытсыз күкнең диңгезендә йөзәм, күңелне әллә нинди матур уйлар били. Бары тик аякларым минем халәткә буйсынмый, туктап та тормый сәүдә үзәгенең сизелер-сизелмәс бозланып, кояшта тагын да матуррак булып ялтырап торган таш баскычларыннан эшкә ашыга. Бу биек баскычлардан төшкәнем дә юк. Сәүдә үзәгендә йомышым бар иде, шуңа бу яктан китеп барышым. Бер мизгел... Ничек аягым таеп киткәнен дә сизми, шул ук сул ягыма егылып, бу юлы терсәгемне авырттырып, аска туп шикелле сикерә-сикерә төшә башладым. Нык авыртудан инде киләсе берничә баскычка ничек бәрелүемне тоймыйм. Арт саным белән җиде-сигез “баскыч санап”, ниһаять, туктап калдым. Кинозалдагы кебек һаман да югарыдан аска карап утырам. Шул ук зәңгәр күк. Беркемнең дә синдә эше юк. Якын-тирәдә кул бирердәй кеше дә юк. Берни булмагандай торырга тырышып, баскычның периласына кәгазь битедәй бөкләнеп бастым. Бик нык авырта. Хәтта елыйсы да килми. Башта да, күңелдә дә бушлык...

Күпме шулай онытылып торганымны белмим. Ниһаять, сул аякка баса алдым, сынмаган кебек. Сәүдә үзәгендә йомышым искә төшеп, бина эченә әкрен генә кердем дә буш эскәмияләренә юл алдым. Утыргач кына, арт санымның ярыйсы гына кабарганын тойдым. Кайчандыр бергә эшләп, аннан кунакта очрашкан танышымның: “Дилә апа! А ты в фитнес-зал ходишь?” – дип сораганы искә төште. Ул чакны: “Минем болай да көн дә фитнес”, дигән булдым.

“Надо ходить, Дилә апа! – Янә миңа сынаулы караш ташлап. – Попу надо!” – диде ул....

Уйга калдым. Шул ук кичне: “Син, җаным, болай да матур!” – дигәнрәк сүзләрне ишетүемдә шикләнми, ахирәтемнең тәкъдиме турында иптәшем белән бүлештем. “Әйдә, акчасын үзем түлим, абонемент кирәкме, ярты елга алам, йөрисеңме?”.. Акча да түлә, спорт залларында айлар буена шулкадәр тырыш, попа кирәк, имеш. Кыйммәткә төшә. Ә бит: “Мин болай да матур, минем болай да көн дә фитнес” дигәнрәк фикер акча сорамый...

Хис дигәне үзен сиздерә башлады. “Опа, менә сиңа попа, бушка!” – дигән булам, үземне юатып, берчә елыйсы, берчә көләсе килде...
Ярыйсы гына соңлабрак килеп кереп, компьютерымны кабыздым да беркемгә берни сиздерми эшкә тотындым. Күп тә үтмәде, ватсапка энекәшемнән хәбәр килеп төште. Туганымның хәлләремне сизә торган эчке бер тоемлау хисе бар. “Дилә апа! Хәлең ничек?” – дигән сүзләре җитте, күздән яшьләр бәреп чыкты. “Баскычтан төшеп барганда, таеп китеп егылдым”, дип җавап яздым да елый башладым. Битем буйлап тәгәрәгән кайнар яшьләр миңа буйсынмады. Эш өстәлем тәрәзә янында, тышка карап утырган килеш кенә елыйм да елыйм. “Попа” дигәннәре дә ныграк авырта башлады. “Травмпунктка барып кил, рентген төшерергә кирәк”, дип борчылды туганым. Эш турында онытылды, арада хатын-кыз җитәкчемә генә әйттем дә такси чакыртып кайтып киттем.

Без үскәндә, әни ике көн аралаш биш икмәк пешерә иде. Иртән эшкә киткәндә, башын куя да, мәктәптән кайтып керү белән, шул ипи башына он кушып, тырыша-тырыша мин басам. Ашарга әзерләп, бергәләп чәй эчеп өлгермисең, зур табактагы ипи камыры кабарып та чыга иде, чөнки көне буе безне көтә-көтә ачыуы да, ачуы да җиткән, күрәсең. Нәкъ шул икмәк кебек тиз генә кабарган һәм учакта тәгәрәтелгән бәрәңге сыман кара көеп тә өлгергән “попа”ны табибка күрсәтергә киттем.

Чиратым җитеп, кабинетка килеп керсәм, яшь кенә егет утыра. Ничек сүзне башларга белми:

– Егылдым... – дим, бер ай элек егылып, һаман авыртып торган бармагымны күрсәтеп.

– Кайчан, ничек егылдыгыз? – дип, кулымны тоткалап карый–карый, сораулар яудыра башлады. – Ярый, әйдәгез, рентген эшләрсез, – дип, киләсе кабинетка барып килергә кушты, юлламасын сузып. Берничә адым читкә ясадым да, ни өчен килгәнемне искә төшергәндәй:

– Мин бүген дә егылдым, баскыч санадым... арт саным белән.
Табибым кулы белән якынрак килергә ишарәләде, баскан җиремнән генә борылып:

– Күрсәтеп тормыйм, менә шундый “матур”, әмма бу минеке түгел! – дип дәвам итәм, нык кына кабарганын аңлатырга тырышып.
Маскасы астыннан елмаеп карап торды да:

– Яхшы, алайса анда да рентген эшлибез инде, – дип, тагын бер юллама тоттырды.

Ярый, рентген кабинетында хатын–кыз булды. Нәтиҗәләр компьютер аша гына тиз арада табибыма да барып җитте.

Мин килеп керү белән:

– Гипс салабыз, – дип башлады сүзен.

– Ничек инде? – дим, арт санымны кайгыртып.

– Кул бармагыгыз сынган бит! – компьютердагы сурәтен минем якка борып күрсәтте.

Икенче көнне эшкә килүемә “Егылып, арт санын авырттырган”, дигән хәбәр “Кулын авырттырган икән” дигән вариант белән таралуын дәвам итте. Серен чишеп тормадым.

“Опа, менә сиңа попа” булмасын өчен, һәрвакыт теләкне дөрес итеп тели белергә кирәк шул!

Автор фотосы.

 

Дилә ХӘЙРЕТДИНОВА (МӨХӘРРӘМОВА). “Опа, менә сиңа попа!” Булган хәл
Дилә ХӘЙРЕТДИНОВА (МӨХӘРРӘМОВА). “Опа, менә сиңа попа!” Булган хәл
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас