Дөнья бу
22 Сентября , 01:30

Дилә ХӘЙРЕТДИНОВА (МӨХӘРРӘМОВА). “Телеңне кысмагансың бит, кычкырырга кирәк иде!

Әкренләп хәлгә килдем, күздән яшьләр бәреп чыкты. Әни инде үзенең даруларын да тотып килгән. Бар яклап уратып алып, юаталар мине. Җебеп китеп, елый башладым. Ә үзем шул мизгелдә Шүрәлене уйлыйм. Бармакларын кыскач, бик авырткандыр инде... Өстәвенә, аны аңлаучы да, юатучы да, яраларын бәйләүче дә булмаган...

Дилә ХӘЙРЕТДИНОВА (МӨХӘРРӘМОВА). “Телеңне кысмагансың бит, кычкырырга кирәк иде!Дилә ХӘЙРЕТДИНОВА (МӨХӘРРӘМОВА). “Телеңне кысмагансың бит, кычкырырга кирәк иде!
Дилә ХӘЙРЕТДИНОВА (МӨХӘРРӘМОВА). “Телеңне кысмагансың бит, кычкырырга кирәк иде!

Әнинең кер элә торган сушилкасының тимерчыбыклары нечкәрәк иде, тора-бара әле – берсе, әле икенчесе сынып чыкты. “Эшләгәч, юньлерәк итеп эшләп булмыймыни икән?” – дип, әни, әрли-әрли, кер элә торды, аның саен тимерчыбыктан сузылган “кер баулары” өзелә барды.
Яңасын үзем сайладым. Ныклырак булсын дип, калынрак тимердән эшләнгәнен Уфадан алып кайттык. Үзе авыр гына, тиз генә җәеп куеп булмый, кереңне киптергәч, алып куйганда да көч кирәк. Искесен бер кул белән күтәреп йөртсәң, бу яңасын тышка чыгарып куйсаң да, бернинди җил дә аудыра алмас.
Ялларга авылга кайткач, бергәләп чәй эчәргә утырганчы, юлда кигән киемнәрне юарга куеп җибәрдем. Әни янында туганнарым белән рәхәт итеп сөйләшеп утырган арада кер машинасы үз эшен тәмамлап та өлгерде. Алып куйган урыныннан сушилканы тартып чыгардым да идәнгә утырта башладым. Көтмәгәндә, аяклары бөкләнә торган җиргә генә урта бармагым кысылды. ((( Бер мизгелгә югалып калдым. Үземә-үзем икенче кулым белән дә ярдәм итә алмыйм, сушилканы ычкындырырга куркам, бармагым тагын да ныграк кысылыр төсле. Икенче бүлмәдә генә балалар шаярыша, әнинең дә тавышы ишетелә. Тик авыртудан кычкырып булмый. Кәҗәнеке кебек нечкә тавыш белән “Помогите” дип кенә эндәшә алдым. Өйдәге күңелле шау-шу эчендә болай да ишетелер-ишетелмәс тавышым шул килеш югалып калды...
Авыртуга түзәрлек түгел, тиз-тиз уйларга тырышам. Менә монда гына бит якыннарым, тик һаман мине ишетмиләр. Янә “Помогите!” – дип үземчә нык итеп кычкырам, әмма тавыш үземнең яннан ерак китми... Ниһаять, иптәшем килеп чыкты: “Нәрсә булды? Кем чиный? Шаярасыңмы әллә? – дип торам”. Кысла авызына эләккәнмени, карая башлаган бармагымны тартып чыгарды да, җитәкләп алып барып, кран астындагы салкын суга тыкты. “Ишетмәдек бит! Телеңне кысмагансың, бармагыңны кыскансың! Нигә кычкырмыйсың?” – дип, әллә мине, әллә үзен әрли иде. Әкренләп хәлгә килдем, күздән яшьләр бәреп чыкты. Әни инде үзенең даруларын да тотып килгән. Бар яклап уратып алып, юаталар мине. Җебеп китеп, елый башладым. Ә үзем шул мизгелдә Шүрәлене уйлыйм. Бармакларын кыскач, бик авырткандыр инде... Өстәвенә, аны аңлаучы да, юатучы да, яраларын бәйләүче дә булмаган...

Ясалма фәһем фотосы.

Дилә ХӘЙРЕТДИНОВА (МӨХӘРРӘМОВА). “Телеңне кысмагансың бит, кычкырырга кирәк иде!
Дилә ХӘЙРЕТДИНОВА (МӨХӘРРӘМОВА). “Телеңне кысмагансың бит, кычкырырга кирәк иде!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас