

Тукталышта берүзем, нәкъ мин килеп җиткәнче генә автобусым кузгалып та киткәндер. Кайда гына барырга туры килмәсен, миңа һәрвакыт шул биш минут җитми. Менә әле дә чак кына иртәрәк чыккан булсам, бәлки, соңга да калмас идем. Димәк, шулай тиеш булган, дип, үземне юатам да нидер үзгәртергә тырышмыйм. Чөнки барыбер вакытыннан алда йөри белмим. Я нәкъ сәгате, минуты белән килеп җитәм, я биш минут соңлыйм. Күрәсең, гомер сәгатьләре тукталганда да, шул биш минутым җитми калачак... Үзем дә сизми, әни әйтмешли, уйларым белән әллә кайларга кереп киттем.
Шулвакыт каршымда гына бер кулына чүпрәк сумка, икенчесенә кулчатыр тоткан бабай пәйда булды. Үзе кара күзлектә, әле – бер якка, әле икенче якка боргалана. Күрми, ахырсы, дип, янына якынрак килдем.
– Сез кайда барырга телисез? – дим.
– Миңа светофор кирәк, дөрес бараммы?
– Бик үк дөрес түгел...
– Киоскка кергән идем, озатып кына җибәрегез әле дип сорадым, ишетмәмешкә салыштылар.
– Әйдәгез, мин озатам, – дип, кулымны суздым.
– Юк, кирәкми! Сез миңа дөрес бараммы? Юкмы? – Шуны гына әйтегез.
– Дөрес үк бармыйсыз...
– Юлда нидер бармы?
– Әйе, аркылыга электросамокат тора. Ярдәм итим Сезгә.
– Болай да вакытыгызны бүлдегез, рәхмәт.
– Әйдәгез, сулгарак бер-ике адым алыйк.
– Юк, юк! Сез миңа дөрес бараммы? Юкмы? – Шуны гына әйтегез.
Сүзсез генә елмаеп куйдым.
Бары тик кулчатырына ышанып кына атлаган юлдашым электросамокатны урап узганчы, аның белән янәшә бардым.
– Мин күрмим, дөресрәге, бераз шәүләләр күрәм. Әмма Сезнең елмаюыгызны күрәм! – диде, үзе дә, шат елмаеп.
– Әйе, мин Сезгә карап елмаям.
– Адәм баласы күңеле белән елмайса, кояш кебек җылылык килә...
Кара күзлекләр аша күзләре күренмәсә дә, бу бабайның үзенең йөзе дә бик нурлы тоелды. Язмыш сынауларына бирешми, чит кешеләрдән ярдәм көтми, үз юлыннан бара иде ул. Миңа да рәхмәт әйтеп, китеп тә барды. Ә мин аның артыннан карап калдым. Шулвакыт туп-туры юлына аркылы машина туктады. “Күрмимени инде?” – дип уйлап өлгермәдем, машинадан бер ир-егет төшеп, аны култыклап алды. Бу юлы бабаебыз ярдәмнән баш тартмады. Миһербанлы адәм баласы аны светофордан ук чыгарып куйды.
Автобусым килде. Юл буена уйлар дулкынында тирбәлдем. Шушы бабайны күрер өчен генә дә теге биш минутым кирәк булган...
Автор сурәте.