

Алдымда – иксез-чиксез диңгез булып арыш басуы чайкала... Йомшак искән җил тулышып, оялчан кызлар шикелле башларын игән арыш башакларын иркәли. Бөтен дөнья, кояшның үзе сыман, алтын төсенә манчылган. Борынны кытыклап, җанга әйтеп аңлаталмаслык рәхәтлек биреп икмәк исе аңкый... Зиннәтле хушбуйлардан мең артык икмәк исе сафлык, камиллек, туган җиргә рәхмәт тойгысы булып күңелгә тула, рәхәт бер дулкынлану бөтен булмышымны биләп ала... Мин Икмәк тәмен тойгандай булам. Күз алдыма таң сарысыннан торып, мич тутырып ипи салган Әнкәй килеп баса. И-и, ул ипекәйнең тәмлелеге, өйгә таралган хуш исе!.. Яңа аертылган каймак, ярып пешерелгән ярмалы бәрәңге белән ашасаң, бернинди патшалар ризыгы да кирәкми...
Аннары бар гомерен иген игүгә, икмәк үстерүгә багышлаган, тик яман чир аркасында якты дөньядан иртә китеп барган авылым механизаторы Кыдаш Рөстәм абый күз алдына килеп баса. Бөтен урамны тутырып эштән кайтыр иде ул, ир арысланы. Үзе басу тузанына баткан – бите, куллары кап-кара булган, ә үзе шундый сөйкемле, ягымлы...
И-и алар, туган җир кадерен белгән, аны намуслы хезмәтнең, яшәүнең алласы итеп күргән олы йөрәкле игенчеләрнең һәр авылдан әллә күпмеләре инде җир куенында ята. Тамчы да икеләнмим, урыннары җәннәт түрендәдер. Ә исәннәрнең, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы авылдашым Винер Мөхәмәдиев шикелле, бөтен көч-куәтләрен җиргә биргәннәрнең, басу-кырлар белән җаннары береккәннәрнең, бүген шаулап иген үсәрдәй кысыр басуларны күреп, йөрәкләре сызлый булыр...
Башакларның серле кыштырдавын тыңлый-тыңлый, уйларым тагын һәм тагын авылга барып тоташа. Һәм аларны якты дип авыз тутырып әйтеп булмый шул. Әнә бит күренекле драматург, публицист Туфан Миңнуллин бүгенге авыл язмышы турында:”Белмим, авыл хуҗалыгы үсәрме-юкмы, әлегә авыл үлем түшәгендә ята бирә”, – дип язды. Иң аянычы, аның бу фикеренә каршы килеп булмый...
Уйлар, хатирәләр, үткәннәр... Күктәге ак болытлар шикелле, күңелемнән агылалар да агылалар. Кеше туганым! Син дә иген басуы турыннан узганда туган җир, икмәк һәм үзең турында уйлан. Кара җирдә үскән ак икмәкне авыз тутырып ашаганда бу изге төшенчәләргә тап төшерердәй гамәлләр кылмадыңмы? Шул хакта уйлан. Авыл, җир, киләчәк язмышы синең кулыңда.
... Ә башакларның минем уйларымда бер эше дә юк. Алар бер-берсе белән, Җил кызы белән нидер хакында пышылдашалар, серләшәләр... Белсәң иде, нәрсә турында икән аларның сере? Мөгаен, “без тулыштык, өлгердек, игенче соңга калмасын”, – дип борчылуларын Җил кызына җиткерәләрдер. Ә бәлки аның көенә кушылып, нинди генә гаделсезлекләр, хәттин ашкан явызлыклар, бәхетсезлекләр булса да, яшәүнең гүзәл һәм бөек булуы турында яңа җыр җырлыйлардыр. Әйе, яшәү бөек һәм гүзәл. Бусы белән килешми булмый.
БАСУДА
Басуларны күреп кайттым әле...
Башакларны иелеп сыйпадым.
Яме, гаме икмәк басуының!..
Кочагыма түгел сыймалы.
Кайда дисәм бүген чын матурлык,
Монда икән, тыйнак басуда.
Басу куенында шундый рәхәт,
Әрнү-сагышларым басыла.
Сагынып беткән идем ихласлыкны,
Көлеп тора һәрбер башакта.
Иҗтиһат та монда, сабырлык та,
Их, шулары җитми кайчакта.
Заман сәхнәсендә, экраннарда
Депутатлар, әртис-мәртисләр...
Икмәк үстерүче игенчене
Кемнәр күрер, зурлар, хөрмәтләр?!
Төпсез диңгез дулкыннары төсле
Дулкынлана башак-хисләрем.
Әбекәйләр монда урак урган...
Күңел тулды, әллә нишләдем.
Иксез-чиксез басу җәйрәп ята,
Кояшы да монда яктырак.
Һавасы да татлы, хуш ислерәк,
Яшәүләрем китте яктырып.
Тургай җыры мине озатып йөрде,
Тук башаклар калды баш иеп.
Нәфис күкчәчәкләр юл буенда,
Әйтте төсле, йөре гел килеп.
...Игенченең ачы тире сеңгән
Басуларны күреп әйләндем.
Җир-анага рәхмәтемне кушып,
Шигыремнән көлтә бәйләдем.
Автор фотосы.