

1969 елда 18 яшьлек инглиз рок-музыканты Дэниел Эверетт миссионер кызына өйләнә. Хатынының әти-әнисен тыңлап, миссионерлар әзерләү курсларында укый, махсус институтта аз санлы халыкларның телләрен өйрәнә. Пирахан телен өйрәнү өчен ул хатыны һәм өч баласы белән Бразилия джунглиендагы Майси елгасы буендагы авылда яши башлый. Ул бу авылга килеп төшкәндә бер сүз дә аңламый. Дэниел көненә 10 сүз өйрәнергә дигән максат куя. 5 ел буе телне өйрәнгәннән соң ул урындагы халык белән аңлаша башлый.
Бәхетле кешеләр вакытка карамый диләр. Ә иң бәхетлеләр елларга да игътибар итми икән. Пирахан индеецларының календарьлары да, ел мизгелләре дә юк. Хәтта тәүлекнең дә ни икәнен белмиләр. Гадәти кешеләр кебек йоклау да юк. Алар йокы вакытында уяулык югала, ерткыч җәнлекләр һәм явыз рухлар һөҗүм итүе ихтимал дип саный. Шуңа күрә кыска вакыт кына йокымсырап алалар, анда да аркаларын агачка терәп утырган килеш.
Пираханлылар кеше 7 тапкыр үлә дип уйлый. Имчәк баласы бер гомер булса, тәпи киткәне икенче кеше дип саный. Балалык, үсмер чак, җитлегү, өлкәнәю, картлык аерым кешеләр дип исәпләнә. Шуңа күрә аларның һәрберсе бу аралыкта 7 тапкыр исемнәрен алыштыра.
Пирахан халкы 7 тапкыр үлгәч, киләчәк турында борчылып тормый. Азык запаслары тупламый. Чөнки иртәгә башка исемдә туасы кеше өчен борчылып торасы да юк. Милек төшенчәсен дә белмиләр. Нидер кирәк булса, сорап та тормый күршесенекен эләктерә. Хатыннары ирләреннән, ирләре хатыннарыннан туйса, бик тиз алыштыра ала.
Пираханларның гомер озынлыгы уртача 45 ел тәшкил итә.
Әлеге индеецлар үз күзләре белән күргәнгә, яки үз күзләре белән күргән кеше сөйләгәнгә генә ышана. Калганы алар өчен алдау булып исәпләнә. Дэниел Эвереттның да миссионерлыгы алдакчы булып танылуы белән тәмамлана. Эш шунда, ул индеецларга Иисус турында диафильм күрсәтә. Фильм пираханлыларга бик ошый. Сораулар да бирәләр.
“Иисусның куллары көчле булганмы? Үч төбе тирләмәгәнме?” “Белмим, күрмәдем”, – дигән җавапка алар, бәлки, әтиең, бабаң күргәндер дип кызыксына. “Алар да күрмәгән”. “Алайса нигә безне алдыйсың?” – дип җаваплаганнан соң миссионер бу авылдан китә. Хатыны һәм ике улы үз теләкләре белән пираханнар арасында кала.
Фото: chronicle.com