

Аба-а-ау! Узып барышлый, юл читендәге олы баннерны күреп, оятымнан кызарып чыктым. Машинаның арткы утыргычында дисбесен тартып барган әнкәй белән кечкенә улыма карыйм – алар күрмәсә ярар иде! Шөкер, узып киттек бугай. Аптыравымның чиге юк: машина юа торган урынга реклама ясар өчен нигә чишенгән хатын сурәте кирәк микән? Бернинди лөгатькә дә сыймаган бу баннер бары тик кешенең, күбрәк ир-атның, игътибарын җәлеп итәр өчен куелган. Реклама тагы ни өчен куела соң, диярсез. Чыннан да, игътибарны, клиентларны җәлеп итәр өчен, ризалашам. Тик нигә шушындый ямьсез юл белән?! Баш миендә кайнаган шушы уйларны йөгәнләп, кирәкле кибетне эзләп арытаба барабыз. Тик озак та үтмибез янә бер реклама тактасына тап булабыз – монысында юл читендәге баннер әллә кайдан кычкырып, эш кораллары сатылган кибеткә чакыра. Төп герой – шулай ук, оят җире генә бераз капланган хатын-кыз. Өченче, дүртенче рекламалар мине тәмам аптырауга калдырды: баксаң, шиномонтаж, роллы, йортлардагы ремонтны рекламалауга, хәтта запас частьләр кибете турындагы баннерга да хатын-кыз кирәк икән, гәрчә, бу эшләргә аның кысылышы булмаса да. Иң ачуны кабартканы – хатын-кызны ярымшәрә итеп төшерүләре булды.
Белмим, сез ничектер, минем моңа бик хәтерем калды. Кайбер баннерларны күреп, оятымнан бит очлары янып чыкты, үземне мыскыл иткән кебек тойдым.
Барысын да аңлыйм – кыргый базар шартлары, кем ничек булдыра ала, шулай акча таба, кем ничек булдыра ала, шулай бизнес ача һәм аны үстерергә, клиентлар җәлеп итәргә тырыша. Тик бу күренеш хатын-кызны бер дә хөрмәтләми, киресенчә, аны түбәнсетә, кимсетә. Щитлар бик күп урнашкан бу урамнарда моңа тиклем йөргәнем булмаган, күрәсең. Яки элек бу кадәр күзгә бәрелеп торган оятсыз рекламалар булмагандыр? Әле исә мин әнкәй күрмәсә ярар иде, аптырар дип йөрдем. Авылда үскән, гомер буе авылда яшәгән, ир-ат, чит кеше алдында яулыксыз да күренмәгән әнкәй күкрәкләре шәрә, бары тик трусиктан һәм озын кунычлы итектән булган хатын-кыз төшерелгән бу сурәтләрне нигә олы итеп шәһәр урамына урнаштыруларын аңламас иде. Аларны урнаштыруга рөхсәт биргән кешеләрне дә аңламас иде. «Сатып алучыны җәлеп итәр өчен» дип аңлатып карасаң да, нигә нәкъ шушы юл белән җәлеп итәргә кирәклеген аңламас иде. Мин дә аңламыйм. Миңа калса, машинаны юарга кирәк икән, син анда шәрә хатын сурәте булса да, булмаса да «мойка» эзләп табасың. Кемне ничектер, минем кебекләрне исә мондый реклама, киресенчә, кире борып җибәрүе мөмкин.
Кечкенә улымның да боларны күрмәве хәерле. Чөнки ярымчишенеп йөрү, өстәвенә, бөтен халык алдында бу килеш күренүне без аңа «ярамый» дип өйрәтәбез. Ә нигә бу юлы яраган, нигә мондый тозсыз сурәтне бөтен урамга элгәннәр – бу сорауларга минем үземдә дә җавап юк, кайда инде аңа аңлатып бирү?!
Гомумән, кайчаннан бирле хатын-кызны шулай кимсетеп урамга элү кабул ителде соң әле? Электән дә хатын-кызларның портретларын, сурәтләрен элә иделәр, тик Совет чоры плакатларында интимлык юк, алар барысы да тәрбияви мәгънәгә ия, хатын-кыз анда алдынгы эшче, җәмәгать эшлеклесе, ана образын гәүдәләндерә. «Ватан-Ана чакыра!» плакатын гына исегезгә төшерегез. Анда хатын кыз, Ана бөтен илне фашизм белән көрәшкә чакыра. Волгоград шәһәрендәге бар дөньяга билгеле монументта да Туган илне якларга чакырган Ватан-Ана кылыч тотып, изге яуга әйди. Чөнки илне саклаучы, дошман белән көрәшүче улларны без, аналар, үстерәбез, без тәрбиялибез. Шушы алдынгы эшче, изге ана, гаилә учагын саклаучы хатын булып торган урыннан төшеп калып, кайчан без ярымшәрә килеш машина тәгәрмәче алыштыручыга әйләндек микән? Шушы рекламаны куйган кешеләр кем микән, мөгаен, хатын-кыз тугелдер. Хатын-кыз булса, ул бик ярлы рухи дөньялы кешедер.
Бу темага кызыксынып китеп, интернет челтәреннән дә хатын-кыз сурәтләре төшерелгән рекламалар белән таныштым. Таныштым да, чәчләрем үрә торды. Я Ходай, алар арасында бик әшәке, амораль эчтәлекле, тозсызлары бик күп булып чыкты. Хатын-кызны чишенгән килеш гәүдәләндереп нәрсә генә рекламаламыйлар? Араларында бернинди лөгатькә сыймаганнары бик күп. Хатын-кызның дәрәҗәсен төшергән, очсызландырган бу рекламаларны карагач, җәмгыятебезнең рухи сәламәтлеге турында сорау туа. Эчке киемнән яки бөтенләй киемсез хатын-кызны шәһәр урамнарына элү яшь буынга нинди тәрбия бирә? Аларга ничек тәэсир итә?
Хәзер яшь буынның, аеруча кыз балаларның бөтен тормышын фотога, видеога төшереп, социаль челтәрләргә урнаштыруы бер чиргә әйләнде. Бу яман гадәткә үзебез этәрәбез балаларны. Дин юк, тәрбия юк, мәдәният юк. Рухи яктан камил кешенең махсус чишенеп үзен фотога төшереп, интернетка урнаштыру ихтыяҗы юк. Болай эшләүчеләрнең күңеле сәламәт түгел, кайдадыр тәрбия бик аксаган, минемчә. Бу уңайдан киң билгеле «Тодес» балетында биегән 10 яшьлек кызның ваннага кереп «бөтен мирга» видеога чишенүе бик зур тавыш куптарган иде. Ни кызганыч, бала тарафыннан бу эш берничек тә начар булып кабул ителми, чөнки, аның әйтүенчә, «ул хөрмәт иткән олы кешеләр дә шулай эшли». Начар эш булса, аны өлкәннәр эшләмәс иде, дигән уйдан чыгып эш итә ул. Ярый-ярамый, кабул ителгән-ителмәгән кебек чикләр, сизәсезме, югала бара?
Заманы башка, диярсез. Килешәм, гомумән, хәзер яшьләр чишенеп бетте, безне тәрбияләгән кебек каты тәрбия юк, алар шортиктан, бот төбеннән күлмәктән йөри – болар барысы да гадәти күренешкә әйләнеп бара. Яшьләр белән бу темага сөйләшкәч, бер кыз: «Юкка башыгызны катырмагыз, безнең буын өчен бу берни дә аңлатмый, шәхсән мине теләсә кем итеп төшерсеннәр сурәткә, хет чишендереп, хет толып кидереп, ризамын, акчасын гына түләсеннәр!» – дип җаваплады. Әйе, акча артыннан куу, шул куышта әхлакны оныткан замана шул, ни кызганыч...
Испаниядә рекламаларга бәйле тавыш чыккан иде. Үзәк гәзитләр, биредә ресторан менюсы урынына, урыс фәхишәләрен күз уңында тотып, урыс хатын-кызларының исемнәрен бирүе турында язып чыкты. Имеш, бүген менюда Наташа тәкъдим ителә, иртәгә фәлән-фәлән (Ольга, Екатерина һ.б). Билгеле ки, Испаниядә яшәүче ватандашларыбыз бу хәлне урыс хатын-кызларын мыскыл итү дип кабул иткән һәм тавыш куптарган. Бары тик шуннан соң гына реклама ясаучылар гафу үтенде һәм мондый амораль, усал рекламаны алып куйды. Чит илдә безнең хатын-кызларга мондый җиңел-җилпе караш булмасын өчен асыл затны үзебездә хөрмәт итәргә өйрәнергә, аларны ярымчишендереп машина юган җирдә рекламалаудан туктарга кирәктер бәлки? Мөселман илләрендә, Кавказда минем беркайчан да мондый хәлне күзәткәнем булмады. Анда барысы да гади: алтын кибетен рекламаласалар – алтын төшерелгән, машина салоннарында – машина, эчке кием кибете икән – эчке кием төшерелгән, бер дә эчке киемнән (яки бөтенләй киемсез) булган хатын-кыз түгел. Бездә, никтер, барысына да юл куела. Гәрчә, мондый акылсыз, «чишенгән» рекламалар бернинди дә осталык, югары зәвык турында түгел, ә бозыклык турында гына сөйләсә дә. Соравына күрә – тәкъдиме, диярсез. Әмма төзелештә дә, машина ремонтлаган, юган салоннарда да, телефон салоннарында да шәрә хатыннарны рекламалау белән риза булмаучылар күпчелекне тәшкил итәдер, дип уйлыйм. Һәрхәлдә, хатын кыз халкы моңа каршыдыр.
Моннан тыш, закон сүзе дә бар бит әле. «Реклама турында»гы федераль законның бишенче статьясында сүз этик булмаган реклама турында бара. Рекламада тиргәшү сүзләрен, кешенең дәрәҗәсен кимсетә торган образларны куллану, кешенең милләтенә, җенесенә, яшенә кагылган сүзләрне куллану тыела, диелгән анда. Әмма практикада бу сурәтнең әлеге статьяга туры киләме-юкмы икәнен ничек ачыкларга соң? Менә бит, ярымшәрә хатын мине кимсетә, ә 20 яшьлек кыз «без моңа күнеккән инде, миңа ул берничек тә тәэсир итми», ди. Итми, чөнки алар интернетта барысын да күреп үсә, ә без әхлак, дин тәрбиясе алып үскән буын, шуңа да боларга күз йома алмыйбыз. Әгәр дә чишенгән ханымнар массаж салоны рекламасында булса, бер сүзем дә булмас иде, әмма... Шулай ук «Хатыныңны чишендер. Өеңне җылыт!» дигән рекламаны күргәнегез бардыр, анда да шул ярымшәрә хатын, ә реклама, баксаң, йорт түбәсен ябу турында икән! Имеш, йорт эче җылы булса – хатын-кыз төренеп түгел, ә чишенеп йөри. Реклама ясаучылар биредә бернинди дә оятсызлык юк, без бары тик яхшы, сыйфатлы материаллардан йортыгызны җылытуны гына тәкъдим итәбез, дип үзләрен аклый. Рекламачыларга нәрсә аларга, бозыклыкка, интимга ныграк игътибар булачагын белә торып, алар шулай эшли. Югыйсә, смартфон сатылган кибет рекламасына зур күкрәкле, ачык декольтелы күлмәк кигән ханымны төшерерләр идеме? Үзләре моны гади аңлата: ә нигә түшенә карыйсыз, смартфонга карагыз, без бит телефонга реклама ясыйбыз, күкрәкләргә түгел! Ә законнар камил түгел, күрәсең, телефон рекламасына ачык күкрәкләр төшерүне тыя алмый. Яки бу юнәлештә тиешле эш алып барылмый.
Менә шулай бер реклама щиты бик күп уйлар тудырды. Бу турыда берничә кешенең фикерен белешсәм дә, күпләр, минем сыман, мондый образларга каршы. Әйдәгез әле, иптәшләр, бар дөнья саташа дип без дә саташмыйк, хатын-кызга булган хөрмәтне югалтмыйк, аның хисләрен чишендереп реклама тактасына элмик.
Фото: syuyumbike.ru