

Шәрифҗан 1928 елда дөньяга аваз сала. Бу елларда илдә, башлыча, авылда яшәүче халыкка тормыш бик авыр иде. Илдә кулакларны юк итү сәясәте кала бара. Аерым хуҗалыкларның чәчү җирләре чүп үләне үскән яланнарга әйләнә. Авылда ачлык хөкем сөрә. Элегрәк урта хәлле, яисә бай хуҗалыклар булып, халык аларда ялланып эшләп, эш хакына яшәрлек азык алса, хәзер анысы да юк.
Шәрифҗанның әти-әнисе бай тормышлы булмаган, әлбәттә. Шулай да, әтисе башлангыч белемне авыл мәдрәсәсенә барып алган. Әнисе әтисеннән өйрәнеп, гарәп язмаларын укый белә алган.
1930-1932 елларда илдә колхозлашу чоры башлана. Азрак гарәп һәм латин телләрендә укый-яза белгән әтисен яңа оешкан колхозга хисапчы итеп алалар.
Өйдә бер-бер артлы балалар туа. Гаилә зур булып китә. Колхоз да үзендә эшләгәннәргә җан асрарлык ашлыгын бирә тора. Шулай матур гына яшәгәндә, Бөек Ватан сугышы башлана.
Шәрифҗанның әтисе олы яшьтә булуны исәпкә алып, аны сугышка җибәрмәделәр, ә хезмәт армиясенә алып, Чиләбе трактор заводына эшкә җибәрделәр. Бик авыр була ул заводта. Ашау ягы көненә бер тапкыр сыек шулпа белән 100 грамм икмәктән артмый. Калган вакытта кем кайдан азык таба – шуның белән туклана.
Ачлыктан, кием юклыктан Шәрифҗанның әтисе туберкулез белән авырый башлый. Һәм эш урынында җан тәслим кыла. Аны кайда җирләгәннәрдер, билгесез. Чөнки мәетне алып кайтырга да ул вакытта бернинди дә транспорт, акча табып булмый. Гаиләдә алты бала белән әниләре ялгыз кала. Алты баладан нибары Шәрифҗан белән Зәйтүнә генә эшкә яраклы. Нинди генә эшләрдә эшләмиләр алар. Ат караучы, авыл көтүчесе, сабан сөрү, чәчү, уру барысы да картларга, хатыннарга һәм бала-чагага төшә ул чакта.
1936 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла. Шунда 4нче сыйныфка кадәр укый Шәрифҗан. Үзе укырга тырыш, тиз отучан, яраткан фәне арифметика була аның. Ә Зәйтүнә шул мәктәптә нибары 3 ел укып кала. Соңыннан колхоз эшен ташлап укырга бара алмый ул. Аны олылар белән беррәттән эшкә «җигәләр».
1946 елда Шәрифҗанның яшьтәшләрен армия сафла рына алалар. Тик Шәрифҗанны гына ни өчендер алмыйлар. Азрак белеме булганын исәпкә алып, аны авыл кибетенә сатучы итеп куялар.
Кибеткә сирәк булса да чәй, шикәр, тоз, керосин кебек товарлар кайтып тора. Бала чактан ук күрше урыс авылы кешеләренең яшелчә бакчасыннан кыяр, кишер, кәбестә, шалкан кебек яшелчәләрне урлап ташып өйрәнгән Шәрифҗан, кибеткә кайткан товарлардан үзенә дә мул гына өлеш чыгара. Бушлай, әлбәттә. Ел үтүгә ревизия ясалгач, Шәрифҗанның өстенә зур суммада «растрата» чыга. Аны түләү өчен үзләре яшәгән өйләренең алгы ягын сатарга туры килә аңа. Аны башкача кибеттә эшләтмиләр. Ул авылдашларының җиһазларын, ашамлыкларын урларга керешеп китә. Төнлә базга төшеп сөт, май чәлдерсенме, умарта бассынмы... Халык аның бу һөнәрен бик тиз белеп кала. Тик Шәрифҗанның әнисе генә халык алдында улының кылыгын дин буенча акларга тырыша. Имеш, төнлә йокы калдырып эшләнгән эш гөнаһ булып саналмый!
Бер төндә Шәрифҗан күрше чуваш авылына бара һәм кибеткә керә. Бина бик иске, түбәсе салам, түшәме җимерелергә тора. Төн җиткәч ул түбәдәге саламны туздырып, түшәмне җимереп, кибет эченә үтә. Беркем күрмәде, сизмәде кебек. Зур гына капчыкка товар тутырып, түбәдән җиргә төшә, шулчак башына нидер бәрелеп аңын югалта. Баксаң, каравылчы аның эшен сизеп, чыкканын көтеп торган. Ул җиргә төшкәч тә башына мылтык түтәсе белән суккан. Аңын югалткан Шәрифҗанның кул-аякларын бәйләп, кешеләр чакыра да, үзе участковыйны алып килә. Бу эше өчен Шәрифҗанны 10 елга төрмәгә озаталар. Баштагы 2 елда ул Бәләбәй төрмәсендә була. Соңыннан аны үзе кебек тоткыннар белән Пермь өлкәсенә, торф чыгарырга җибәрәләр. Анда 8 ел эшләгәч, азат итәләр. Шул вакыт эчендә Шәрифҗан лагерьда пешекче булып эшләгән Маруся исемле кыз белән танышып, аны үзенә кәләш итеп ала.
Авылга алар икәү кайталар. Бер авыз урысча белмәгән әнисе ни эшләргә дә белми, бары тик «исәнме, Маруся килен» дип каршы ала ул киленен.
Килен марҗа булгач, карчыкка намаз укырга өйдә урын калмый, ул намазны качып-посып, я чоланда, я йортта укыр була. Карчыкка иң ошамаганы – килененең комгансыз бәдрәфкә йөрүе була.
Әлбәттә, алар авылда озак яшәми, ә кире Пермь өлкәсенә күчеп китәләр. Шуннан соң авылга алардан бер хәбәр дә килми. Аларны юллап караучы да булмый.
* * *
1946-1955 елларда сугыш үткән җимерек шәһәрләрне торгызу өчен 18-25 яшьлек егетләр һәм кызларны алтышар айга төзелешләргә җибәрәләр иде. Кайсы районнан күпме кеше җибәрүләрен өлкә комитеты планлаштыра һәм район нарга тарата. Ә район түрәләре райондагы һәрбер колхозларга күпме кеше җибәрергә тиешлеген раслап план җибәрә. Безнең авылдан да ел саен бу эшкә 5-6 кешене, гаиләсе булмаган кызларны да җибәрәләр иде.
Ул елларда Ишембай районында нефть яткылыклары ачылу сәбәпле, башлыча, ул кызларны Ишембай дип аталачак шәһәр төзелешләренә җибәрделәр.
1955 елда төзелешкә китүче кызлар арасында Мәүлиха әбинең олы кызы Нәзифә дә бар иде. Апрель аеның башы белән киткән кызлар бары тик октябрь башларында гына авылга кайттылар. Нәзифәнең авылга кайтканда иргә чыгуы да билгеле булды. Күп тә үтми ул егет Нәзифә янына кайтып та җитте. Әлбәттә, ул татар егете түгел иде, ә чегән булып чыкты.
Бу эшкә Нәзифәнең барлык туганнары да риза булмады. Бары тик ныклап дин юлында булган Мәүлиха әби генә каршы сүз әйтмәде. Аныңча кеше урысмы, чегәнме – Аллаһ бәндәсе ич! Ә чегән егетен күрә алмаган балаларына риза түгел иде ул. Аның һәрвакыт үзенә-үзе кабатлап йөргән бер сүзе бар: «Аптыраган, йөдәгән, артны мичкә терәгән!»
Озакламый чегән Петр да бу сүзне үзенчә әйтергә өйрәнеп алды. Авыл ирләре Петрдан: «Тормыш ничек?» дип сорасалар да шул җөмлә белән җавап бирә иде: «Аптыраһаң сазан, артын пешкин траһан», дип. Әлбәттә, ул татарча бу җөмләнең нәрсә аңлатканын белми иде. Озакламый аларның мәхәббәт җимеше булып кызлары туды. Аңа урысчалатып Настя дип исем куштылар, ә татарча Нәфисә дип дәшәләр иде.
Чегән ничек кенә тырышса да бу гаиләгә ярый алмады. Кызына бер яшь тулыр-тулмастан ул гаиләдән китеп барды. Башта хатлар яза иде. Ләкин авылда урысча хат язучы булмаганлыктан, аңа җавап язучы булмады. Бер-ике ел хат язды да ул, соңыннан аңардан бернинди дә хәбәр булмады. Ә Нәзифә авыл кибетенә эшкә керде. Күп тә үтми авыл егете Рәискә кияүгә чыкты.
Хәзерге заманда ике никахның берсе катнаш никах булып тора. Бу шәһәрләрдә киң таралган. Ярар, катнаш никах булса булсын, тик ул никахтан туган балаларны ник гел урысча гына сөйләшергә өйрәтәләр. Әгәр әтисе татар, яисә әнисе татар булса, баланы татарча өйрәтү гөнаһ мени? Татар әдәбиятының йөзек кашы Г. Тукай бит –
И туган тел, и матур тел,
Әткәм, әнкәмнең теле,
дип язган. Катнаш никахтан туган балаларны ике телгә дә өйрәтү кирәк, минемчә. Ә гел урысча гына, яисә башка телдә генә сөйләшергә өйрәтсәң, татар теле бөтенләй югалып бетмәсме соң? Хәзерге көндә шәһәрләргә барсаң, татарча берәүгә сәлам бирсәң, ул, әлбәттә, сиңа урысча җавап кайтара. Үз телебезгә болай битараф булсак, кайсы милләт тә йөзен, тарихын югалтырга мөмкин! Ничек тә үзебезнең телне, үзебезнең гореф-гадәтләрне саклап калырга тырышыйк, җәмәгать!
Автор фотосы.