Кызым белән тукталышта транспорттан төшеп калдык. Ка-
расак, тротуардагы үлән өстендә – ачкычлар бәйләме. Биш-алты
шунда ук беркетелгән. Ачкыч хуҗасын бик кызгандым. Берүзе
яшәсә, бу кеше өенә ничек керер икән, дип уйландым. Аннары,
ачкычларның бит әле караклар кулына да эләгүе бар. Хуҗа шуңа
бигрәк тә кайгырадыр кебек тоелды. Бу очракта ул ишек йозак-
ларын алыштырырга тиеш булачак. Бик чыгымлы эш.
карланырга булдык. Якында гына бер ир машина ремонтлый,
аның ачкычы кесәсендә булып чыкты. Бер хатын этен саф һавага
алып чыккан, ул да берни югалтмаган. Автобус көтеп утыручылар
арасында да югалту кичерүчеләр юк. Бер хатын кибеттән чыгып,
тукталышка килде. “Ачкычлар минеке түгел, әмма әле генә кия-
вем шуннан үтте, аныкы булмагае”, дип шикләнеп куйды, тик үз
юлы белән китеп барды. Без дә, бераз вакыт көткәннән соң, ач-
кычларны тукталыштагы чәчкә кибетенә калдырдык та, өебезгә
кереп киттек.
Өйдә дә теге ачкычлар тынгылык бирми бит, әй! Бер би-
чара югалткан ачкычларын эзләп йөридер кебек, тик кибеткә
мөрәҗәгать итәргә башына да китермидер, дип уйлыйм. Кызым
белән төсле кәгазьгә зур игълан яздык та, янә тукталышка чыгып
киттек. Килсәк, чәчкә кибете янында бер әби белән бабай елар
хәлгә җитеп басып торалар: ачкыч югалтканнар!
“Хәзер табабыз аны!” – дип кибет хуҗасыннан сорасам –
ачкычлардан җилләр искән. “Киявемнеке булмагае”, – дигән ха-
тын алып киткән икән. Адресын да, телефонын да калдырмаган.
Кечкенә кызым изгелек эшли алмавыбызга борчылып, елап алды
хәтта. Игъланны чүп савытына ташлап, кайтып киттек.
Киләсе көн – ял көне. Әлеге дә баягы кызны ияртеп, сәгать
унбер тулганда кибеткә чыктым. Тукталыш янына җитсәк, ни
күрик – ачкыч югалткан әбиебез килә. Култык астына бер тартма
кәнфит кыстырган. Безне очратырга ниятләнеп килсә дә, шулай
тиз очрашуыбызга аптырап китте. “Сезгә кичә рәхмәт әйтергә
онытканмын бит, ачкыч табылмаса да, битараф калмавыгыз өчен
рәхмәт белдерәсем килә!” – ди. Шулай дип әйтеп салуы булды,
кибеттән “Киявемнеке булмагае” пәйда булды. Әби белән аптыра-
штан егылып китә яздык. Сүз куешсаң да, шулай бер үк вакытта
очрашып булмас иде, валлаһи. Кибет хуҗасы ачкычны шундук
кайтармаганы өчен теге хатынны тирги-тирги чыгып килә. Бер-
беребезгә карашып, беразга гына тын калдык. Аннары рәхәтләнеп
көлештек. Ачкыч та, хуҗасы да табылды – бик күңелле булды!
***
Автордан
Саумы, дөнья! Телисеңме, теләмисеңме, күзәтәм сине.
Шатланам, борчылам, давыл булып дулап алам, елыйм,
көләм. Хыялланам! Кыскасы, бернигә дә битараф түгелмен.
Тормыш дигәнең кызык бит ул. Тыныч кына яшәп яткан ва-
кытта бер кечкенә вакыйга, юк, хәтта бер вак кына күренеш
синең тынычлыгыңны җуя да куя. Шуннан башлана инде!
Хисләр, чүлмәккә сыймаган су сыман, күңелдән ташып-
түгелеп чыга. Ташу гынамы, уйга сала, тетрәндерә, борчый,
куандыра, гаҗәпләндерә... Шунда инде, уйларны бер сафка
тезү өчен каләмгә үрелә башлыйсың... Көндәлекләр чыдам –
кешегә сөйләмәслек әйберләрне дә җиңел генә кабул итә,
күтәрә алар. Язганнан соң кабат укып карыйм, тәнкыйть
утында яндырам-көйдерәм дә, шунысы аңлашыла –
яратам да ул сине, дөнья. Мең бизәкле чуарлыгың, серлелегең,
хәтта кырыслыгың өчен дә яратам. Һәм синнән дә шундый
ук җавап көтәм!
Хыялый Айгөлең.
Чыганак:
Юлъякшина А.З. Яратам! Кыска хикәяләр, шигырьләр, мәзәкләр.
Айгөл Юлъякшина. – Уфа, 2023 – 158 б.