

(Дәвамы.)
Руденкога язылган булсам да, мине аның бер урынбасарына кертеп җибәрделәр. Ник икәнен сөйләп тормыйм, барыбер «шыттыра бу Еврей» диярсең. Килеп кердем. Бүлмә дигәнең зур бер зал, безнең клуб сыеп бетә. Теге урынбасар миңа шундук охшамады. Кычкыруын кычкырмый, әмма һушны алды.
– Нишләп йөрисең кызу печән өстендә? Сиңа колхоз да, ил дә кирәкмимени? Үзеңне генә кайгыртасың, – дип китте, малай. Мине күзенең агы белән утыргычка кадаклап та куйды. Үзәкләргә үтеп керә, мин сиңа әйтим. Күзе белән турырак караса – йөрәк чәнчи, баш чатный. Читкә карасаң, «миңа туры гына кара», ди, шундый тыныч итеп. Ә әйткән сүзе миләргә барып бәрелә. Үземнең ник туганыма да, ник монда килгәнемә үкенә башладым. Әтине монда да искә төшереп алдылар. Баш зыңлый башлады. Хәзер егылам, хәзер егылам, ничек тә түзәргә кирәк, дип утырган чагымда, бер могҗиза белән бәләкәйрәк буйлы, бик шәп итеп тегелгән прокурор формасы кигән бер бәндә килеп керде. Теге урынбасар тынып калды, каушап китте. Үрсәләнә башлады, бу бәндәнең әле артына, әле алдына чыга. Яңа килеп кергән бәндә миннән сораша башлады, кем, кайдан, ни йомыш? Урынбасар минем өчен җавап бирә башлаган иде, аны кул селтәп туктатты да, ниндидер эш кушып, бүлмәдән үк чыгарып җибәрде. Орден-медальләрне күзеннән үткәрде. Сугышны кайда тәмамлаганны сорады. Мин барысын да сөйләп бирдем. Тик үземнең иң соңгы чиктә генә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә торган урыным бар икәнен искә дә төшермәдем. Бу сер иде.
Миңа бу түрә бик таныш кебек тә, таныш түгел дә кебек тоелды, кем икәнен үзеннән сорарга кыюлыгым җитмәде. Шушы кеше миңа:
– Бар, кайт, үзең кайтып җитүгә билгеле булыр, хәбәр бирербез. Эшеңә кире урнашырсың дип, мине шатландырды. Бу хәбәрдән соң мин бөтен дөньяны кочаклап алырдай булып, дәртләнеп киттем һәм, әтине дә азат итәргә кирәк иде, дип авыз гына ачкан идем, теге бәндә кырт кисте.
– Бездә гаепсезләр утырмый, ул – җинаятьче һәм гаебен аклаганчы утырачак, – дип, сүз беткәнен аңлатып, ишеккә күзе белән генә ишарәләде дә, телефоннан кемнедер кыздырырга да кереште. Мин рәхмәтләр әйтеп өстәлдәге үзем җыйган төрле белешмә-кәгазьләр тутырган калын капкага үрелгән генә идем, бу адәм миңа карап та тормыйча, папканы бармаклары җәелгән учы белән каплады. Бармаклары, ничектер, хатын-кыз бармаклары кебек йоп-йомры. Мин, саубуллашып, чыгып киттем. Үҗәтлек бит инде, алгы бүлмәдәге ярдәмчедән барыбер сорадым. Кем була бу кеше, дип. Ярдәмче, миңа күзләрен алартып карады да, аптырап:
– Син нәрсә?! Кем белән сөйләшкәнеңне дә әллә белмәдеңме? Бу бит Руденконың үзе, – дигәч, күз алларым караңгыланып, тез буыннарым калтыранды. – Әйе, хәзер үзем дә таныдым, бу, чынлап та, Руденко үзе иде. Менә хәзер искә төште. Тик гәзит-журналларда һәм стенадагы плакатларда икенчерәк, яшьрәк һәм матуррак күренә иде.
Менә шулай минем Мәскәүгә сәяхәт азагына җитте һәм мин икенче көнне поезд белән үзебезгә – Башкортстанга кайтып киттем.
Өйгә кайтып керергә дә өлгермәдем, мине райкомга чакырттылар. Анда мине бик яхшылап пешекли-пешекли «тәрбияли» башладылар.
– Нишләп син башбаштакланып Мәскәү кадәр Мәскәүгә киттең? Хөкүмәт башлыкларын җәфалап-бимазалап йөрисең? – дип, мине кыздыралар гына, малай. Мин дәшмим. Болар бөтенләй кызып киттеләр.
– Без хәл итәрлек эшне Мәскәүгә җиткергәнсең. Районның данын сатасың. Бу эшне без бер сәгатьтә хәл итә идек, дип, һаман төкерек чәчәләр. Мине тагын куркыта башладылар. Киләсе атнада бюро була, шунда синең тәртибеңне тикшерәбез, сине партия сафыннан чыгарабыз, әзерләнеп тор, дигәч, минем түземлегем бетте, ниһаять. Мин, булган ихтыяр көчемне җыеп, тешләремне кысып басып торам. Тынычрак булырга тырышып тирән итеп тын алдым да:
– Сез мине партиягә алмадыгыз һәм мине сез генә партия сафыннан ала алмассыз, – дип әйтеп салдым. – Мин сугышта кан коеп йөргәндә, сез, тыл күселәре, монда җылыда хатыннарыгыз куенында яттыгыз. Мине куркытмагыз. Мин иптәш Руденкога үзем кердем һәм ул киләсе ел да шушы вакытта мине тагын чакырды, – дип өстәп тә куйдым. – Монысын инде арттырыбрак җибәрдем. Шулай итмәгәндә, болар миңа барыбер тыныч кына эшләргә ирек бирмәячәкләр иде. Озак уйлап тормыйча, ишекне шапылдатып яптым да чыгып киттем.
Сәркәтип кыз кием шкафы кырында арттан куып җитеп, мине яңадан эшкә алулары турындагы боерыкны тоттырды һәм пышылдап кына:
– Сез, абзый, бик кайнамагыз, аларга да бик җиңелдән түгел. Кичә генә үзләрен Уфага чакыртып, бик кыздырдылар. Аларны да аңлагыз, – диде дә, борылып, тек-тек басып, китеп тә барды.
Шулай итеп, мин яңадан кызыл йорт, ягъни клуб мөдире булып эшли башладым. Сизеп торам, миңа авыл халкы да, колхоз җитәкчеләре дә хәзер «халык дошманы» баласы дип әйтмиләр. Миңа караш бөтенләй үзгәрде. Әмма кемнәрдер барыбер астыртын гына аяк чалалар, явызлык эшлиләр. Йә клуб тәрәзәсен ватып китәләр, йә йозакның ачкыч тишегенә мәте тутыралар. Хәтта бер юньсезе төнлә кыекка менеп, мичнең морҗасын яртылаш сүткән. Ә мин бирешмим. Шулай тарткалашып эшләп йөргәндә, әни исеменә Красноярск шәһәреннән бер сәер хат килеп төште. Хат эчендә әллә нинди хәбәр юк. Исәнлек-саулыкны, һава торышын сорашкан, бездә суыклар башланды дигән һәм шуның ише юк-бар. Әтидән дияр идем, әтинең кай тарафларда утырганын да белмибез. Әллә исән, әллә... Әмма хатта: «Почетка кунакка килегез», – дип чакырган бер грузин. Шунысы бик тә гаҗәп: хатның язылу вакыты бик сәер. Әле ул вакыт җитмәгән. Анда 1951нче ел, 31нче декабрь дип язылган һәм астына беленер-беленмәс кенә сызып куйганнар. Ә хат тышындагы пичәттән карасаң, хат сентябрь азагында язылган һәм бу вакытның астына да сызып куйганнар. Укып чыктым кат-кат. Безнең таныш грузин да юк бит. Аптырадым. Мин Германиядә маршал Чуйков Василий Ивановичның штабында хезмәт иттем дә ул. Шуның өчен әлләни кыенлык тудырмады бу хатны укып, грузинның нәрсә язарга теләгәнен аңлавы. Төрле шифровкалар белән таныш бит инде мин. Хатны кирегә дә укып чыктым. Юл аша да, сүз аша да укыдым. Ә астагы язылу вакытын куеп укырга соңыннан гына башка килде. Шулай укып чыксам, анда болай язылган. Әтиегезне килеп алыгыз, ул үзе генә кайта алмый, диелгән. Ә әти яза да, укый да белми. Ни гаҗәп? Хатны кем язган?
...Әндри абзый сөйли дә сөйли. Ә мин, чалкан ятып, болытлар күзәтәм һәм тыңлыйм. Миңа кызык...
– Алла бар ул, улым, мин хатны укый алдым, ә укый алмасам нәрсә була иде? Ярый әле Германиядә штабта хезмәт иттем, шифровкалы язма белән әзме-күпме танышмын, минем бу хатны укый аласымны кем белгән икән? Гаҗәп, бик гаҗәп. Аллаһы Тәгалә мине дә, теге хатны язган адәмне дә үзе эшкәрткән. Менә шуннан соң үзең аңла инде...
Германиядән алып кайткан трофей кием-салым товарларны, сыерны сатып, әз-мәз акча җыештырдым да, үз исәбемә ял алып, дәваланырга барам дип, чыгып киттем. Мин бит ике тапкыр контузия алган кеше. Яралар да бар. Себернең үзенә – Красноярск каласына матур гына барып җиттем. Аннан Канскига бер грузовикка утырып киттем. Тышта ноябрь азагы. Суыклар кырык градуска җитә. Кански дигәннәре бер район үзәге икән. Туры НКВДга кердем. Мәскәүгә Кремльгә Руденкога кергән пропуска-ларның берничәсе бар иде, шуларны күрсәттем. Бик ярап куйды.
– Менә дим, мин Руденконың үзендә булдым. Анда әтинең Почет дигән поселокта икәнен белдем, аны күрергә барам, дим. Озак сөйләшеп тормадылар. Архивларында бөтен кәгазьләр һәм документлар бар. Шуннан карадылар, ләкин әтинең документларын тапмадылар. Әмма әтинең нинди лагерьда, нинди җирдә икәнен әйттеләр.
Чынлап та, әти Почет дигән поселоктан ерак түгел бер лагерьда икән. Ә анда барырга юл юк. Кышкы чана юлы әле төшмәгән. Нишләргә? Яхшы кешеләр әйттеләр, аена бер тапкыр анда почта бара икән. Шулар белән сөйләш, диделәр. Почтага барып, озак кына сөйләштем. Бер ун көннән генә кузгалачаклар икән. Ә сине ала алмыйбыз, рөхсәт юк, диләр. Киттем яңадан НКВД бүлегенә. Анда НКВД түрәсенең үзенә бер «ярты» алып кереп эчкәч кенә «ышанычлы» дигән кәгазь алдым. Шуннан гына этләр йөртә торган бер тунгус кешесе ризалашты. Чөнки мин барасы җиргә тик эт белән генә барып була икән. Менә шунда инде мин беренче тапкыр эт җиккән чанага утырдым. Утырдым, дип әйтүе генә рәхәт. Чумадан белән биштәрне генә чанага салдык. Ә калганын йөгерә-атлый җәяүлибез. Тау түбәненә төшкәндә генә утырабыз. Шулай итеп, ике йөз чакрымнан артык араны бер атна дигәндә үтеп, җәһәннәмнең әллә кайсы почмагына урнашкан Почет поселогына килеп төштек. Карга күмелеп беткән, Алла тарафыннан бөтенләй онытылган бер шайтан оясы инде. Кыскасы, тагын өч көн үткәч кенә әти булырга тиешле лагерьны эзләп таптым.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.