

(Дәвамы.)
Шулай Әндри абзыйлар белән колхозда терлекчелек тармагында эшләп йөрибез. Ул һаман гел әткәйгә – баҗага сәлам дип, сәлам әйтеп кала... Җәй башлары. Маллар җәйләүдә. Без Әндри абзый белән җәйләүдәге башмакларга укол кадап, эш бетергәннән соң, ял итеп ятабыз. Күктә кояш кыздыра, бөтен җир ямь-яшел. Һавада сирәк-саяк, төрле-төрле сурәткә кереп, эреле-ваклы болытлар ялкау гына кайдадыр агылалар. Сабан тургайлары сайраша. Кояш безне җылысы белән иркәләсә, битне салмак кына искән җил иркәли. Бер сүз белән әйткәндә, сәхрә инде, сәхрә. Шунда мин Әндри абзыйга үземне күптән борчып йөргән сорауны бирдем. Чөнки аны әтидән сорап булмый бит инде.
– Әндри Михайлович, ә нишләп әле минем әти сиңа баҗа була ул? Әллә яшьрәк чагыгызда бергәләп яшь түтиләр янына гөнаһ кылырга йөрдегезме? – дим.
Әндри Михайлович чалкан яткан җиреннән миңа борыла биребрәк ятты да, елмаеп-көлеп куйды.
– Анысы да булырга бик мөмкин, без бит ирләр. Ә сугыштан соң үзең беләсең, – дип, бераз нидер уйлап туктап калды да, аннары сүзен дәвам итте. – Син яшьрәк шул әле, белеп бетермисең. Синең әниең белән минем хатыным Вера түтәң – икесе дә Авыргазы районыннан. Күрше генә авылдан. Берсе Бәгәнәш, берсе Талник авылыннан. Бер елга суын эчеп, бер җирнең икмәген ашап үскәннәр. Менә шул яклап ул миңа баҗа була да инде, – дип, сүзен тәмамлап куйды. Әндри абзыйның кәефе әйбәт. Шуны чамалап, тагын бер сорау бирдем. Ә үзем һаман күктәге сирәк-саяк болытларны күзәтәм. Ялкауланып кына:
– Әндри абзый, нишләп сине бөтен Тәтербаш, хәтта бөтен «Искра» колхозы Явурай дип йөртә? – дим.
– Әйттем бит, Явурай түгел, ә Еврей. Явурай дип әби-сәбиләр, дөресрәге, олылар шулай әйтә. Чөнки чуваш халкы кайбер хәрефләрне үзенчә яраклаштыра һәм татарчасы бөтенләй бозылып ишетелә. Менә сине дә бит Хисами дип түгел, ә Кичәми диләр. Безнең халыкның татарча сөйләшкәндәге акценты, – дип өстәп куйды да, тынып калды.
– Ә Еврей кушаматын миңа әтине тәмугтан алып кайткан елны райкомда куштылар, – диде. Тавышы үзгәреп, карлыгып китте Әндри абзыйның. Аңа күземнең кырые белән генә карыйм. Әндри абзыйның йөзе дә каралып, җитдиләнеп китте. Бераздан ул, уфтанып:
– Әй, улым, улым. Бар иде заманалар, искә төшерәсе дә килми, – дип, мине улым дия үк башлады, һәм, ничектер, сагышлы итеп:
– Их, малай, – диде дә, тынып калды.
Аның авыр уйларын бүләсем килмәде. Әндри абзыйга шундый тозсыз сораулар биреп газаплы хатирәләрен уятуым өчен әллә ничек, үземә дә уңайсыз булып китте. Чалкан борылдым да, теге ялкау болытларны һәм аларга тия язып сайрый-сайрый очкан сабан тургайларын күзәтәм. Ә Әндри абзый уфтана да уфтана. Мин дәшмим. Шулай бераз яткач, Әндри абзый карлыккан тавыш белән әкрен генә сүз башлады. Абзыемның тавышы, ничектер, тоныкланып, моңсуланып калган иде.
– Мин үзем сугыштан 1947нче елны гына кайттым. Германиядә булдым. Немецлар алдында ару күренер өчендер инде, безне бик яхшы ашаталар. Өстә ПШ гимнастерка, аякта яловый итекләр. Ә өйгә мин хәтта хром плащ-пальто киеп кайттым. Трофейный әйберләр дә хәтсез генә. Дөресрәге, штабта хезмәт иткәнгә акчаны да мул гына түләделәр. Хром пальто киеп, чумаданнар күтәреп шулай кайтып төштем, малай, авылга. Үземнең уй буенча авылдашларның һушын аласым килгән иде. Киресенчәрәк барып чыкты шул. Авылда шундый хәерчелек. Сугышта җиңелгән немец авыллары белән без җиңгән авыллар арасында җир белән күк аермасы. Дөрес, авылдашлар аптырамады түгел, аптырадылар. Стәрлебаштан бер тарантас яллап кайткан идем. Шул тарантаска утырып авылның бер башыннан керүгә урамда карт-коры түгел, хәтта бала-чагаларга кадәр юк булдылар. Авыл тып-тын. Күрәм инде, тәрәзә пәрдәләре һәм капка ярыкларыннан гына мине күзәтәләр. Авыл мине шау- гөр килеп каршы алыр, дип уйлаган идем. Киресенчә килеп чыкты. Азактан гына белдем: алар мине районнан, йә Стәрлетамактан килгән берәр уполномученный налог җыючы, йә берәр оешма кешесе дип белгәннәр икән.
Өйгә кайтып кердем. Өй дисәң, хәтере калыр, инде яртылаш җиргә сеңгән, кыйшаеп беткән бер мунча инде. Ә өйдә авыру әни белән кырык ямаулы күлмәк кигән сеңелкәш.
Соңгы кәҗәне бүре егып киткән, ә әтине икенчегә Себергә озатканнар. 58нче статья белән. Үзең беләсеңдер инде моның нинди статья икәнен, тагы да пункт А-10, – ди.
Нинди статья икәнен белмәсәм дә, яткан җирдән генә «әйе, әйе», дип, белгән кеше кебек, баш кагам. Ә үзем бу статьяларның нәрсә аңлатканын да белмим, тик бигүк яхшы статья булмавын гына чамалыйм. Ә Әндри абзый сөйли дә сөйли.
– Ике контузия һәм берничә яралану галәмәте инде. Шулар булмаса, армия сафында тагын хезмәткә калырга иде әле. Сәламәтлек шәптән булмагач, мине демобилизовать иттеләр дә инде.
Шулай колхозда җиңел-җилпе эшләрдә йөрим. Контузияләрне исәпкә алып, мине клуб мөдире итеп куйдылар. Матур гына эшләгән булам. Өйне әзрәк зурайтып, төзекләндереп җибәрдем. Кулдан килгәнчә колхоз эшләрен дә башкарам. Өйдә икмәк, он күренә башлады. Бер тана үстереп, сыерлы булдык. Яңа гына мәктәпкә укытырга килгән Вера түтәңә өйләнеп җибәрдем.
Әмма, кемнең күзе тигәндер инде, малай, әллә көнләшүдән микән, мине авыл бригадиры күрә алмый башлады. Әллә шуңардан, әллә бүтән сәбәп булды, мине клуб мөдирлегеннән бушаттылар. Янәсе, мин – халык дошманы баласы. Мин нинди халык дошманы баласы булыйм, ди. Күкрәк тулы орден-медальләр. Сталинның бит әйткән сүзе бар. Улы атасы өчен җавап бирми дип. Киттем райкомга. Анда да шул сүзне сөйлиләр. Хәтта Вера түтәңә дә: «Ни эшләп син халык дошманы баласына кияүгә чыктың, аерыл, аерылмасаң, үзеңне дә мәктәптән куабыз, – дип әйтәләр икән. – Социализм балаларын укытырга хокукың да, хакың да юк», – дип әйткәннәр, малай. Шулкадәр гарьләндем. Райкомнан чыгып Стәрле-башның Учитель тавын турыга мендем дә, Стәрлебашка карап, уйланып утырам. Бөтен Стәрлебаш уч төбендәге кебек күренеп тора. Епыйсы-лар килде, малай. Шунда, ничектер, әти искә килеп төште. Ул да, бахырың, шулай нахакка рәнҗетелде бит. Моңа кадәр әти юньләп искә дә төшкәне юк иде. Чөнки башта кулак дип озаттылар, умартасы күп иде. Аннан кайтып озак та тормады, тагын, умарталарын юри үтергән дип, икенчегә җибәрделәр. Соңгысында инде халык дошманы дип, бөтенләй алып киткәннәр. Анда мине сугышка алганнар иде инде.
Шул Учитель тавында үземә сүз бирдем: дөреслекне табарга. Шуннан башланды инде минем маҗаралар. Тегеннән белешмә кәгазе, моннан пичәтле кәгазь, култамгалар җыям. Уфага да берничә тапкыр бардым. Юк кына бит, малай, син халык дошманы баласы, бетте-китте. Шулай дип тик торалар. Җитмәсә, шулай дөреслек эзләсәң, әтиең янына җибәрәбез, дип тә куркыталар. Үзеңне дә алып китәләр бит дип, әни белән сеңелкәш елашалар. Ул хатын кайгыра. Сөйләмә инде, малай, искә төшсә, әле дә тәннәр чымырдап китә. Уфада да эш барып чыкмагач, җыендым да Мәс-кәүгә киттем бер көнне. Ни булса, шул булыр, дип. Кесәдә бер йөк белешмә, пичәтле кәгазь. Ярый әле күрше Безгин авылыннан бер-ике дус фронтовик абзый миңа белешмә язып биреп, үзләренең имзаларын куярга курыкмадылар. Безнең халыкны, үзең беләсең бит, түрәсе, бигрәк тә урыс абзые алдында дер калтырап тора. Берәр нәрсә булса, «садом стоял и вәссәлам». Шуңа да авылдашлар белешмә кәгазенә имзаларын куярга курыктылар.
Шулай Мәскәүгә килдем. Сорашам, белешеп йөрим, ничек Кремльгә, Сталин янына керергә, дип. Юк, малай, булмый бит. Вокзалда кунып йөрим. Үзем кебек берәү, көн саен төрле вокзалда кунарга кирәклеген өйрәтте. Алайса, ди, хәзер үзеңне яшереп куялар, үзеңнең кем икәнеңне дә онытырсың, ди. Бер ай вакыт үткәч, тәки милиция эләктерде, и ябып та куйдылар. Бөтен документларны алдылар. Бетте баш, дип уйлыйм. Ике тәүлектән соң гына иртән бер түрәгә алып керделәр. Ә аңа кадәр кайгыруларны үзем генә беләм дә, Алла шаһит. Үземне тентеп, бөтен кәгазь- белешмәләрне энәсеннән җебенә кадәр укып чыктылар. Теге түрә сораша, мин сөйлим. Мине, дим, бер гаепсезгә эшемнән алдылар, мин фронтовик, әнә орден-медальләр дип, өстәлдә яткан орденнарга күрсәтәм. Теге һаман:
– Монысын ни өчен бирделәр дә, тегесен ни өчен бирделәр? – дип сорый. Мин җавап бирәм.
Әйбәт кеше булып чыкты. Үзе дә фронтовик икән. Мине тыңлады, чәй эчерде, миңа ничегрәк Кремльгә керергә, ничек пропуск яздырып алырга өйрәтте. «Син, – ди, – Сталин янына керә алмассың. Ул зур илнең бүтән зур мәшәкатьләре белән мәшгуль. Шуңа да син иң яхшысы: йә Руден-кога, йә бүтән берәр түрә башлык кырына керергә тырыш», – дип, миңа акыл өйрәтте. Һәм мин аның акылын тотып, эш иттем. «Әтиең турында ләм-мим, алайса, чынлап та, туган авылыңны бүтән күрә алмассың», – дип кисәтте.
Менә шулай итеп йөри торгач, Руденко кырына керергә пропуск алуга ирештем. Ә бит пропускны да болай гына бирмиләр. Иң тәүдә син мунча кереп килергә тиешсең. Ә анда юынып чыкканыңа белешмә алып кил. Шулай чиратка бастым. Халык күп. Көн саен төрле вокзалда кунам, аннан Кремль кырындагы Кызыл мәйдан артында мунчада юынам һәм юынганга белешмә алып, пропуск алырга чиратка басам. Ә мунча безнең кебек ерак өлкәләрдән килүчеләрне юындыру өчен икән. Имеш, тегенди-мондый чир алып кермәсеннәр Кремльгә. Мунчадан соң өр-яңа костюм-чалбар, эшләпә, ботинкалар сатып алып кияргә куштылар. Шулай итмәсәң, пропуск юк. Барлы-юклы акчага киендем малай, ни эшлисең бит, кагыйдә шулай куша. Миңа бит, ничек булса да, үземнең бер гаеп-сезгә эштән куылганны исбат итәргә кирәк. Югыйсә, миңа туган авылда, кая инде туган авылда гына түгел, районда эш бирмәячәкләр. Эш кенә түгел, яшәтмәячәкләр.
Изаланып йөри торгач, тагын бер ай үтеп китте. Ә эч яна, авылда чәчү бетте, печән эшли башладылар. Минекеләр ничек икән, бәрәңге утырта алдылар микән, печән хәлләре ничек икән? Юньләп йоклаган да юк. Уйлана-уйлана как сөяккә калыр идем, ярый әле пропуск алгач, Кремльдә очсызга гына, артып калганчы ашаталар. Мин хәтта азрак матурланып, түгәрәкләнеп киттем. Кем уйлый инде миңа карап, авылда ачлы-туклы яши бу адәм, дип.
Шулай йөреп, күп кешеләр белән танышып, дуслашып беттем. Күп нәрсәләр белеп, күп нәрсәләр күреп, күп нәрсәләргә өйрәндем. Безнең чуваш халкы бит болай карап торуга гына юаш, беткән, буйсынган мәхлук кебек. Ә без хәйләкәр бит. Шулай булмасак, без күптән милләт булудан туктап, үлеп беткән булыр идек. Шулай астан гына күзәткәләп йөрим, малай. Анда да НКВД шымчылары бар әй, һушың китәр. Бер бетеренгән генә ир кисәге елап-елап үз кайгысын әле бер кешегә, әле икенчесенә сөйли. Кайбер башлыкларны сүккәләп тә ала, үзе дә колак салып, тыңлап йөри. Бер-ике кеше җыелып сөйләшә башласа, мыштым гына шунда барып баса да, тыңлап тора. Бер-ике атна югалып тора. Ә аның урынына икенчесе йөри башлый. Менә шулай, туган. Бар бит кешеләр, ә?
Безне бер аерым бүлмәдә Руденко янына кергәч нәрсә сөйләргә, нинди сорауларга ничек җавап бирергә күнекмәләр ясаттылар. Янәсе, дөрес җавап бирергә. Әгәр ялгышсаң, тагын бер атна чират көтәсең. Менә шушындый хәлләр. Әкият инде, әкият.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.