

Югары уку йортын тәмамлап, «Искра» колхозында эшли башлаган мәл. Идарә кырыннан үтеп барышлый колхоз рәисе Кунафин Габделхак абзый чакырып алды да:
– Исмәгыйлев туган, бар әле, тиз генә Тәтербаштан теге Ягарны алып кил, ни эшләп ул Чермер хатынына үлгән бозау күтәрткән? Әле отпускысыннан да чыгып җитмәгән, – диде.
– Ярый, тик кайда яшәгәнен белмим бит, – димен.
– Склад мөдире Клавдий сине көтеп тора, аңардан сорарсың, – ди.
Ат шәп. Үзем мал духтыры булгач, колхозның иң ару атлары арасыннан сайлап алдым. «Ә» дигәнче Тәтербаш авылы уртасында урнашкан кибет кырына килеп тә җиттем. Тәтербаш Тормай авылына өч кенә чакрым. Кибет алдында берничә ир һәм хатын басып тора. Алар белән исәнләштем дә, хатыннар ягынарак борылып:
– Миңа склад мөдире Клавдия апа кирәк иде, – дим. Тәүдә шаркылдап көлделәр, аннан үзара чувашча сөйләшеп, чөкердәшеп алдылар. Мин аптырабрак калдым, ничектер, уңайсыз булып китте. Әллә дөрес әйтмәдемме, әллә инде берәр ләкаб исем белән дәштем микән, дип. Чөнки хатыннар ирләр белән басып торган бер абзыйга күрсәттеләр. Вәт, малай, нигә инде миңа аның исемен кыстырырга? Склад мөдире дигән булсам да, җиткән бит инде дип уйлыйм. Теге абзыйдан:
– Сез склад мөдире буласызмы? – дип сорыйм.
Ул җавап биреп тормады, баш кына какты.
– Ә сез яңа мал духтырымы? – дип сорап куйды.
– Әйе, – дим.
– Алайса, бар, Явурайны ал да, складка килегез, мин шунда булам, – ди бу.
– Ярый, шулай да сезнең атыгыз ничек соң, абзый? – дип сорамый түзәлмәдем.
– Бәй, әле үзең әйттең дә инде. Мин ни, шул Алексеев Клавдий булам, – ди. Мин аптырап:
– Ә чын исемегез? – дим.
– Чын исемем дә, юри исемем дә Клавдий минем, әтиләр шулай кушкан, – дип, тагын аптыратты. Мин инде теге мин алып килергә тиешле Егоровның исеме Явурайдыр дип чамаладым. Мин боларның кайсысы чын исеме, кайсысы ләкаб икәнен белмим бит инде. Үземчә болар барысы да чуваш исемнәре дип уйлыйм. Үзем аптырыйм: чуваш исемнәре йә Николай, йә Геннадий, йә Александр кебек урыс исемнәре булырга тиеш. Азактан гына белдем: монда Рәшит тә, Финур да, Еварис исемле кешеләр дә бар икән...
Склад мөдиренә:
– Явурайның өен белмим бит әле, – дим.
– Кемнән сорасаң да, әйтерләр. Зур капкалы, зәңгәр тәрәзәле өйдә тора ул, урамның сул ягында, – ди.
– Ярый алайса, хәзер алып киләм, – дидем дә, киттем зур капкалы, зәңгәр тәрәзәләре булган өйне эзләп. Минем әле Тәтербашның бу зур үзәк урамыннан беренче тапкыр гына үтүем. Барам шулай зур капка, зәңгәр тәрәзәләр эзләп. Ә капкалар, малай, барысы да зур, киң һәм матурлар. Бизәкләп-бизәкләп, агачны сырлап эшләнгән. Мин туып-үскән Гөлем авылында да, әле яшәгән Тормай авылында да капкалар болай түгел, ничектер, турыга, гадирәк эшләнгән. Ә хәзер инде капкаларны бөтенләй тимердән эшлиләр. Ә мондагы капкалар исә үзенә бер матур, әллә ничек, нур сибеп торалар кебек. Әйтерсең лә чуваш кызлары матур итеп киенеп, капка урынына үзләре чыгып басканнар да, елмаеп, «безгә кунакка кер», дип чакырып торалар. Һәрберсе үзенә бер төрле бизәк, үзенә бер төрле матур итеп тегелгән күлмәк. Һәр капка үзенә бер кабатланмас көй, үзенә бер могҗиза. Чуваш халкын уңган диләр, менә кайда раслана бу. Ә тәрәзә капкачлары... Күзнең явын алып торган үзенә бер сәнгать.
Шулай уйлана-уйлана, капкаларга сокланып барам. Каршыга бер апа килә. Үзем чувашча бер сүз белмәгәч, урысчалап исәнләштем дә, Явурайны, сорыйм. Апам томыраеп миңа карап тора, шуннан нәрсәдер исенә төшергән кебек:
– Урысча белмәп, – диде дә, тагы кабатлап, «урысча незнам» дип, күзләрен челт-челт йомып, миңа карап тора. Аптырагач, татарча:
– Егоров кайда тора? – дим. Шуннан апам мине аптыратып, чеп-чи татарчалап:
– Үзепеснең татар икән, нигә аны пашта ук шулай әйтмисең? – ди бу. Мин Егоровның йортын сорыйм.
– Пестә Егуровлар пик күп, кайсы Егуров кирәк сескә? – ди хәзер чуваш акценты белән. Мин:
– Явурай Егоров, – дим.
– Өе менә каршыгызда, әнә, үзе дә йортында йөри, – дип, биек урыс капкалы йортны күрсәтте дә, китеп тә барды. Рәхмәт әйтергә дә өлгермәдем. Ә теге йорттагы ир безнең сөйләшкәнне ишетепме, әллә бүтән сәбәп беләнме, үзе капка төбенә чыкты да, мине күрмәмешкә салышып, арты белән борылып, капкасының тотка-биген боргалап, шак та шок китереп төзәтергә тотынды.
Мин бу ир янына килдем дә, тамакны кырыбрак:
– Миңа Явурай абзый кирәк иде, аны председатель чакырта, – дим. Бу минем якка борылмый гына бик катгый, кырыс, мин әйтер идем, түрә тавышы белән юк, алай гына да түгел, армиядәге командирлар тавышы белән, урысчалап:
– Беренчедән, исәнмесез, яшь кеше. Икенчедән, мин Явурай түгел, ә Еврей. Өченчедән, мин Егоров Андрей Михайлович. Ә син мин Тормай авылында төзеткән ветеринария участогында яшисең, – дип турайды да, минем якка борылып, хәрбиләрчә честь биреп сәламләде, елмаеп, кул бирде һәм: – Менә нәрсә. Мине ярат һәм ихтирам ит, чөнки мин Стәрлебаш районында мал духтырларының иң өлкәне, – дип, минем кулны бик озак кына кысып, селкеп торды. Аннары: – Йә, сөйлә, яшь кеше, – дип татарча тезеп алып китте.
Ә минем ияк күкрәккә бәрелгән, аптыраудан ачылган авызымны да ябарга онытканмын. Үз күземә үзем ышанмый, миңгерәү кеше кебек һаман басып торам. Чөнки бу бит элек-электән безгә, Гөлем авылына килеп, бездә кунып, ашап-эчеп йөргән әткәйнең Ягур пелеше. Алар бер-берсен баҗа дип тә йөртәләр иде әле. Колхоз икегә аерылгач, соңгы елларда гына безгә килми башлады бит әтинең Ягур пелеше. Бу бит —үзебезнең Әндри абзый. Ә Әндри абзый сорауларны яудыра гына.
– Үзең кайсы яктан? – ди бу.
– Гөлем авылында туып-үстем, – дим.
– Дөрес, кайда укыдың, нәрсәләр бетердең? – ди. Кайда, кайчан укыганнарны сөйләп бирдем. Ә ул һаман сораша.
– Монысы да дөрес. Ә фамилияң? – ди. Мин фамилиямне әйткәч, Әндри абзый:
– Син Шәрәфи малаемы? – ди.
– Әйе, – дим.
– Ә мине таныйсыңмы? – ди бу.
– Таныдым. Тик мин сезне Явурай дип белмим, ә әткәйнең Явурай Әндри пелеше дип беләм, – дим. Әндри абзый:
– Явурай түгел, ә Еврей дип әйттем бит инде, – ди.
Миңа шулай итеп әтинең пелеше Егоров Андрей Михайлович белән яңадан якыннан танышырга туры килде.
Хәзер инде очрашкан саен Әндри абзый әтигә күп сәламнәр әйтеп кала. Әти дә үз чиратында буш калмый, аның турында сорашып кына тора һәм сәламнәр әйтә.
Әндри абзый һәрвакыт:
– Минем баҗа ни хәлдә? Миннән күп сәлам әйт, – дип кала торган иде. Ул әтине «баҗа» дигән саен мин эчтән генә: «Вәт чукынган чуваш, ничек инде минем әти аңа баҗа булсын. Минем әни – башкорт, әти – татар, ә Әндри абзый һәм аның хатыны Вера түти – чувашлар бит дип уйлыйм. Мөгаен, алар икесе дә бер хатын-кыз тирәсендә чуалганнардыр. Гөнаһка каршы, сугыштан соң ир-ат аз, күбесе сугышта һәлак булганнар. Ул вакытта бит ун хатын-кызга бер-ике ир-егет туры килсә, бик хуш инде. Мөгаен, шулайдыр. Әти дә бит, яшьрәк чагында бу гөнаһтан читкә калмаган. Ә Әндри Михайлович карап торуга зифа буйлы, киң яурынлы, олы яшьтә булуына карамастан, әле дә мәһабәт бер ир. Урта яшьтәге түтиләргә әле дә күз кысып куйгалый. Шулай булгач, бер дә гаҗәп түгел.
(Дәвамы бар.)