Дөнья бу
30 Июня , 16:14

Гаепсезгә гаепләнүче

13 ел төрмә өчен – 4 миллион сум компенсация?

Гаепсезгә гаепләнүчеГаепсезгә гаепләнүче
Гаепсезгә гаепләнүче

Фаткулла Исхаков 1937 елда Миякә районының Олы Кәркәле авылында туган. Аңа 19 яшь тулгач милиция хезмәткәрләре кулга алалар һәм урлашуда гаеп белдерәләр. Аны һәм дусларын 15 яшьтә чакларында бал урлаулары өчен ике елга хөкем итәләр.

Төрмәдән чыккач ул колхозда эшли башлый, өйләнә. Улы туа. 1959 елда аны кабат кулга алалар. Баксаң, күршеләренә кемдер кереп хуҗабикә, аның кызы һәм кунак кызына һөҗүм иткән. Балта белән берсенең битен кискән, хуҗалар тавыш чыгаргач, һөҗүм итүче чыгып качкан. Канга тузган кыз күршесе Фаткуллага ярдәм сорап ишек каккан, анысы йокыдан торып, чыгып ишек ачкан. Кызга ярдәм иткәндә киеме канга буялган.

Хатын-кызлар аңа гаеп белдерми. Фаткулланың хатынына да һөҗүмдә катнашкан дип гаепләү белән яныйлар. Төрмәдә аны тукмыйлар, гаебен тануын таләп итәләр. Баштагы мәлдә Фаткулла каршы торса да, азак сына. Нәтиҗәдә аны 15 елга хөкем итәләр.

Төрмәдә ул 13 ел утыра. Прокуратурага карарны үзгәртү турында язуларының файдасы булмый.

Төрмәдән чыккач туган авылына кайта, тик анда артабан яши алмый. Хатыны 28 яшьтә үлгән була, улы балалар йортына тапшырылган. Улын балалар йортыннан алып, Уфага килә, эшкә урнаша һәм яңа гаилә төзи.

2012 елда чын җинаятьче үз гаебен таный. Кызның битен мәхәббәтен кире кагуы өчен кисүен белдерә. Кыздан һәм Фаткулладан гафу үтенә һәм ике елдан яман шеш авыруыннан мәрхүм була.

2014 елдан алып Фаткулла үзенең гаепсезлеген суд аша исбат итәргә тырыша. Суд аны карап рухи зыян өчен 90 мең сум акча түләү карарын чыгарган иде. Фаткулла исә рухи зыян өчен 450 миллион сум сораган була. Ниһаять, әлеге эшне Русиянең югары суды карап, 4 миллион сум түләү турында карар чыгарды.

Әйткәндәй, Фаткуллага быел 88 яшь тулачак.

 

Фото: ufa.kp.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас