Дөнья бу
24 Июня , 04:35

Регина ГӘРӘЕВА. Нәсерләр

Бала чакта нәнәемнең  сандыгын ачу минем өчен чын бәйрәм була иде. Чыннан да, аның авыр капкачын күтәрәсең, һәм... аннан иске генә, баллы гына  бер ис бөркелеп китә. Нафталин, коры үләннәр һәм гүя  вакытның үзенең исе!

Регина ГӘРӘЕВА. НәсерләрРегина ГӘРӘЕВА. Нәсерләр
Регина ГӘРӘЕВА. Нәсерләр

Әбием сандыгы

Минем сезгә бүген гади генә бер әйбер турында сөйләп үтәсем килә. Сез аңлавынча – сандык. Әйе, шундый бер иске, зур, төрле төстәге, өстендә ниндидер бизәкләре булган сандык. Бәлки, күпләрегезнең нәнәйләрегездә шундый сондык әле дә бардыр. Минем өчен бу сандык  гади бер әйбер түгел, ул – чын хатирәләр тупланмасы. Бала чакта нәнәемнең  сандыгын ачу минем өчен чын бәйрәм була иде. Чыннан да, аның авыр капкачын күтәрәсең, һәм... аннан иске генә, баллы гына  бер ис бөркелеп китә. Нафталин, коры үләннәр һәм гүя  вакытның үзенең исе!

Сандык эчендә нәрсә генә юк! Балитәкле күлмәкләр, матур-матур яулыклар, шакмаклы сөлгеләр... Ә иң кызыгы – төптә ак кәгазьгә төрелгән әйберләр. Әбиемнең яшьлек чагындагы хатлары, кыңгыр бүрекле чибәр бер егетнең фотосы, ярым өзелгән беләзек...

Хәзер мин  сандыкның тирәнрәк мәгънәсен дә аңлый башладым. Бу сандык – безнең гаилә тарихы. Андагы һәр әйбердә  –  бер язмыш, бер вакыйга тора. Ул безнең тамырларыбызны онытмаска өнди. Бүген без фотосурәтләрне сандыкта түгел, ә телефонда саклыйбыз. Әмма шул сандыкны ачканда, вакытның туктап калганын тоясың. Ул безгә: "Син кем? Син кайдан? тамырларың нинди?" – дип сорау бирә кебек.

Шуңа күрә, кызлар, егетләр, әгәр сезнең әби-бабаларыгызның әле дә булса шундый сандыгы яшәп ятса, аны ачып карагыз әле! Сездә нинди хисләр туа икән, нинди уйлар  килә? Ышанам ки, сез аннан заманча телефоннарда табылмаслык җылылык табарсыз. Вакытны туктатып, хатирәләр дөньясына сәяхәт итәрсез.

 

Сыерчык

Узган язда, әниләр көне алдыннан, мин нәнәем янына авылга кайткан идем. Икенче көнне иртән уянып, тәрәзәне ачтым. Тышта кояш балкый, һава шундый искиткеч! Һәм шулчак... ишеттем мин аларны. Сыерчыклар! Агачларда, куакларда сыерчыклар сайрый. Аларның тавышы бөтен ихатаны тутырган. Нәнәем яныма килде дә, кулымнан тотып: “Сыерчыклар кайткан. Алар безгә яз алып кайткан”, – диде.

Без озак тыңладык аларны. Нәнәем сөйләгәнчә, сыерчыклар һәр ел шул ук вакытта кайталар. Аларның сайравы – табигатьнең иң матур бүләге. Ләкин без, шәһәр кешеләре, моны еш онытабыз. Телефоннарга, шау-шуга чумып, табигатьнең моңын ишетмибез.

Мин шунда аңладым: сыерчыклар гына түгел, нәнәйләребез дә, әниләребез дә безгә яз алып кайта. Аларның мәхәббәте, назлы сүзләре безнең күңелләрне җылыта. Тик без аларны тыңлыйбызмы? Аларның йөрәк тавышын ишетәбезме? Ә бит аларның һәр сүзе – безгә яз бүләге.

 

***

Автор үзе турында

Мин – Гәрәева Регина Рөстәм кызы, Дүртөйле шәһәреннән. Егерме бер яшемдә мин үземнең тормыш юлымны ныклы адымнар белән башлыйм. Күңелем якты хыяллар һәм матур өметләр белән тулы. Туган ягымның гүзәл табигатеннән, шул туфрактан алган көч-куәт белән яшим. Киләчәккә зур планнар корам һәм үз хыялларыма ышаныч белән барам. Тормышны яратам, чөнки һәр яңа көн үзе бер могҗиза ул.

Регина ГӘРӘЕВА. Нәсерләр
Регина ГӘРӘЕВА. Нәсерләр
Регина ГӘРӘЕВА. Нәсерләр
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас