Дөнья бу
19 Июня , 05:26

Айгөл РАМАЗАНОВА. Баскыч. Парча

...Шушы ишек алдында бәхетне дә, рәнҗешне дә тойдык, тормышның ачы да, төче дә була алганын төшендек.

Айгөл РАМАЗАНОВА. Баскыч. ПарчаАйгөл РАМАЗАНОВА. Баскыч. Парча
Айгөл РАМАЗАНОВА. Баскыч. Парча

Авылдагы капка төбенә караганда да күбрәкне күргән урын, беләсезме, кайда? Тулай торак ишек алдында. Ул, чынлап та, ниләр генә күрмәгән...

Беренче сентябрьдән җан алган ишек алдына июнь азагына кадәр тынгы юк.   Кайвакыт минем шул баскыч буласым килә. Ул нинди генә вакыйгаларга  шаһит булмый,  кеше гомерендә була ала торган нинди генә хис-тойгыларны кичерми!

Беренче сеньтәбрь җитәрәк, күзләреннән курку, күңелләреннән якты киләчәккә өмет бөркелеп торган  кичәге абитуриентлар бу баскычлардан менә, алар белән бергә әти-әниләре дә атлый. Ата-ана, баласын урнаштырып чыккач, шушы ишек алдында моңсуланып, тулай торак тәрәзәләренә карап, шактый вакыт басып тора әле….

Баскычлар барысына да түзә: сүгенә-сүгенә иртәнге сигезгә дәрескә барып, шатлана-шатлана укудан кайткан икеле капчыкларына да, бөтенләй укырга йөрмәгән “отличник”ларга да. 

Озатышулар, каршы алышулар, күпме чәчкә бәйләме, күз яшьләре, елмаюлар – барысы да шушы ишек алдында. Кыш ни, яз ни: гел бер сурәт, кызларның итәк озынлыклары гына үзгәреп тора. (Кайчак – ишек алдында көтеп торган егетләре дә...)

Чыгып килгәндә, баскычның азаккысына бастым дигәндә, мәхәббәт ялкынына сикереп, шунда бөтерелә-бөтерелә янган кешеләрне күреп, ишек алды шатланадыр. Озатышканда: “Мин синең кергәнеңне карап торам!” – “Ә минем керәсем килми...” – “Киттек алйса!” – дип, һаман аерылыша алмый, төн буе айлы күктә йолдыз санап чыкканнардан көнләшәдер дә. 

Шунда ук үпкәләшеп, берең борылып кайтып киткәненә, икенчең ярсып елаганда, баскычлар иң якын дустыңа әйләнә. Үзләре таштан булсалар да, таш бәгырьләр сине ташлап китү белән чагыштырганда – мең кат назлы, мең кат тугры алар. 

Башта тәрәзә төбендә гафу үтенеп, аннан ишек алдына чыгуны сорап, чәчәкләрен кочып, баскычта уйланып утырганнарны ялгыз мизгелләрдән саклый, көч бирә ул баскычлар.

...Күпне белә ул алар. Төне буе имтиханга әзерләнеп, йокысы туймаганлыктан, шул ишек төбеннән очып төшкәннәрдән көлә-көлә, укытучысының исемен дә белмәгән килеш, дүртлене кулга төшерүенә гаҗәпләнеп яисә яшен тизлегендә, кара болыттан да карарак йөз белән кайтып, ишекне дөп-шап ябып кереп киткәннәрне кызгана-кызгана, ничәмә еллар студент тормышы белән яши ул. 

Һәммәбез шушы ишек алдында бәхетне дә, рәнҗешне дә тойдык, тормышның ачы да, төче дә була алганын төшендек.

...Тулай торак баскычларыннан тыш, кеше йөз меңләгән баскычларга менәчәк, кайвакыт егылып төшәчәк, әмма яшәргә нәкъ баскыч басмаларыннан  өйрәнә башлаячак...

Айгөл РАМАЗАНОВА,

УФһТУның 4нче курс студенты.

Айгөл РАМАЗАНОВА. Баскыч. Парча
Айгөл РАМАЗАНОВА. Баскыч. Парча
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас