

Кеше җаны – серле һәм чиксез галәм. Галимнәр аны үлчәргә, фәйләсүфләр аңларга, шагыйрьләр сурәтләргә омтыла. Ләкин ул, хыялый күбәләк кебек, кулга ияләшми, ул – тау арасындагы кайтаваз кебек: аны тотып булмый. Һәм, миңа калса, кеше җаны – ул, иң элек, дулкын. Әйе, океан төбендәге яшерен агымнар кебек тирән, диңгез өстендәге кояш нуры уены кебек якты, күк йөзендәге кош очышы кебек ирекле.
Кеше үсешен океан үсеше белән дә чагыштырып була, дип уйлыйм. Без бу дөньяга аваз салганда, җаныбыз әле яңа гына туып килүче дулкын кебек була. Ул – беренче тапкыр кояш нурында тойган, шул нур кочагында уйный башлаган нәни генә дулкын. Әни куллары – аның өчен иң якын яр, әти сүзләре – иң якты маяк. Бу дулкын әле үз көчен белми, үз тирәнлеген сизми. Аңа әле бу яңа дөньяны ачасы да ачасы!.. Ә әлегә аның өчен һәр елмаю – кояш, һәр яшь тәмендә – яңа ачыш. Бу чорда җан – язгы инеш кебек: саф, аяз, һәр тамчысы яктылыкка омтыла.
Кеше үсә, аның җаны да үсә. Инде ул кечкенә генә инеш түгел, ул – тирәнәйгән, киңәйгән елга. Моңа кадәр аның дулкыннары шаян булса, хәзер исә аларда беренче серләр, беренче сораулар пәйда була. Әйтерсең җил көчәйгәндә күл өстендә туган дулкыннар. Алар әле бер-беренә ялвара, әле бер-берсе белән уйный, әле ачулана. Бу – яшьлек. Бу чорда җан – язгы җилләр кебек үзгәрүчән, ул – чәчәк атар алдындагы агач кебек тынгысыз. Ә аннары мәхәббәт килә. Мәхәббәт – бу җан-диңгездәге иң көчле, иң мәһәбәт шторм. Ул барын да, җир белән күк арасындагы чикләрне дә, юк итәргә сәләтле. Шулвакытта җан дулкыны күңел белән генә күреп булырдай биеклеккә күтәрелә, тыелгысыз көч белән ярга бәрелә, аңлатып булмастай рәхәтлек белән комга тарала. Мәхәббәт – дулкынның иң шаян, иң усал, иң назлы мизгеле. Ул, аккош канаты кебек, иркәли дә, мәрхәмәтсез тугызынчы дулкын булып сине йота да... Бу халәттә җан – кояш алдындагы тамчы кебек ялтырый, җилдәге яфрак кебек тибрәнә.
Ләкин диңгез һәрвакыт тыныч булмый. Кеше күңелендә да штильләр, давыллар, ташкыннар була. Кайвакыт ул, кояш баткандагы тын океан кебек, шомлы, серле һәм тирән. Кайвакыт шарлавык кебек ашыга, үз юлыннан ташларны, вакытны, хәтта үзен дә алып ташлардай була. Кайгы килгәндә, җан дулкыны караңгы төн кебек карая, ул, яралы кош кебек, оча алмый, ул, сынган көзге кебек, ватыла. Ләкин иң гаҗәбе – ул һаман да калкып чыга, яңадан туа. Нинди генә тирәнлеккә чумса да, яңадан өскә күтәрелә, югарылыкка омтыла. Чөнки ул – дулкын; һәм аның табигате – хәрәкәт, аның язмышы – үзгәрү.
Кеше җаны – ул мәңгелек тибрәнеш. Ул, гармун кебек, сузыла да, кысыла да. Ул, көймә кебек, давылга каршы бара, тынычлыкта рәхәтләнә. Һәр кешенең җаны – үзенчәлекле бер океан. Берәүнеке – эссе илләрнең тыныч, зәңгәр җылы суы кебек. Икенчесенең җаны – Боз океаны: салкын, күренми торган тирәнлекләргә бай, ә өсте боз белән капланган. Өченчесенеке – Кызыл диңгез: тозлы, ачы, ләкин шул тозлылыгы белән савыктырырга сәләтле.
Ә мин үземнең җанымны бервакытта да тыныч торган күл итеп күз алдына китерә алмыйм. Минем җаным – дулкын. Ул, чиксез даладагы җил кебек, ирекле. Ул, сандугач көе шикелле, моңлы. Ул, тау башындагы кар кебек, саф та, тау итәгендәй бай да. Ул, туган тел кебек, читкә дә кага, якынайта да. Әти йорты кебек, сагына да, читтә яшәргә көч тә бирә. Кеше җанын аңларга теләүче кеше, диңгез ярына барып, дулкыннарның әкрен генә ярга бәрелүен, аннары чигенүен, аннары яңадан кайтуын карасын. Бу – безнең гомер. Без киләбез, без китәбез, без яңадан кайтабыз. Һәр бәрелеш – тормыштагы бер вакыйга, һәр чигенү – уйлану, һәр яңа дулкын – яңа өмет.
Һәм бу дулкыннар беркайчан да туктамый. Алар – шатлыкларыбыз, кайгыларыбыз, уйларыбыз, хыялларыбыз. Җан тибрәнеше туктаса, тормыш та туктый. Шуңа күрә әйтәләр бит: “Дулкыннар кебек яшә”. Ягъни кешемен дигән кеше хәрәкәттә булырга, үзгәрергә, һәрвакыт тирәнлек омтылырга һәм һәрвакыт яктылыкка тартылырга тиеш.
Чөнки җан – ул дулкын. Һәр дулкын үз асылына кайта. Ул асыл – дәрья. Һәр җанның үз асылы бар – ул мәңгелек.
***
Автор үзе турында
Мин – Кашаева Алсу, Чакмагыш районының Иске Калмаш авылында дөньяга килдем. Мәктәп елларында ук күңелемә сүз тылсымы очкыннары сарыла башлады. Татар теленә мәхәббәтем йөрәгемнең иң түрендә кабынган ялкын кебек, шуңа күрә төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда, татарча диктантларда зур теләк белән катнашам. Мәктәп елларында сүз сәнгатенә тартылуымны күреп, сәләтемне үстергән татар теле һәм әдәбияты укытучым Рәйфә Әмирҗан кызы Макуловага рәхмәтләремнең чиге юк! Бүген исә Уфа фән һәм технологияләр университетының татар кафедрасы укытучысы, акыллы киңәшләре белән юлымны яктырткан остазым Лилия Рәшит кызы Сәгыйдуллинага олы рәхмәтемне белдерәм. Мин, 3нче курс студенты, тел-әдәбият диңгезендә йөзеп, иҗат йолдызлыгына юл салам. Язам, рухланам, чөнки һәр яңа сүз – күңелем кояшының бер нуры, очар канатым.