Дөнья бу
8 Июня , 01:30

Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. Чернобыльгә командировка. Шаһит көндәлегеннән (Ахыры)

Апрель ахыры, эссе, ә терлекне асраучы, ашатучы, эчертүче беркем юк. Сыерлар савылмый. Өч көннән соң бу тирә куркыныч улау, мөгрәү тавышлары белән тула. Аннары малларны атып үтереп, могильникка күмәргә боерык бирелә. Этләр һәм мәчеләр куркынычны сизеп, урманнарга кача, көтү булып җыела. Безгә аларны очратырга туры килде – лишайлы, йонсыз иделәр... Төнлә караңгыда аларның күзләре янып тора иде.

Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. Чернобыльгә командировка. Шаһит көндәлегеннән (Ахыры)Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. Чернобыльгә командировка. Шаһит көндәлегеннән (Ахыры)
Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. Чернобыльгә командировка. Шаһит көндәлегеннән (Ахыры)

Тарихи белешмә

Мәскәү хәрби округының 26 нчы химик саклау бригадасы 1986 елның 6–7 май көннәрендә Иваново өлкәсенең Кинешма шәһәрендә 3 нче радиация һәм химик саклау часте нигезендә формалаштырылды. Бер батальон Рязань өлкәсе Скопино шәһәрендәге 236 нчы артиллерия бригадасы базасында (33604 нче часть) май-июнь айларында оештырылды.

Бригада идарә һәм алты аерым батальоннан тора иде: дүрт химик, бер инженер-сапер һәм бер матди тәэмин итү батальоны (автобат). Хезмәт итүчеләр – “срочник”лар һәм запастагы хәрбиләр.

Шулай итеп, Чернобыль зонасында Мәскәү һәм Киев хәрби округларыннан ике көчле бригада эшләде. Башка округлардан аерым полклар килгән иде.

Мин шунда ук үзем алмаштырырга тиешле командир – Александр Юрьевич Приказныйны эзләп таптым. Иртәнге аштан соң рота техникасын һәм мөлкәтен кабул итә башладым, үзем дә баштанаяк киендем, аннары бирегә бергә килгән пополнениене сафка керттем. Киләсе төнне янә пополнение килде. Рота тулысынча формалашып бетте.

Һәр офицер, сержант һәм солдатка киҗемамык тукымасыннан тегелгән форма (куртка, ыштан, кепка), эчке кием, күн ботинка һәм бер тапкыр кулланыла торган ШБ-1 “лепесток” респираторы бирелде. Бу эштән соң мунчага бардык (пар бүлмәсе – машина будкасы, бассейн – зур тимер чан). Палатка шәһәрчеге бездән алдагы сменаның куллары белән төзелгән иде.

Калган вакытта пополнениене әзерләү һәм лагерьны төзекләндерү белән шөгыльләндек. Химиклар өчен АЭСтагы махсус задание сугыш шартларына тиңләштерелде, чөнки алар атом-төш сугышы килеп чыкса, нәкъ шушы эш белән шөгыльләнергә тиеш иде.

Обмундирование шартларга яраклаштырылды, чәчләр кыскартылды, чөнки чәч үзенә бөтен агуны җыя, солдатлар техникага беркетелде. Шул ук кичне ротадан 12 кеше төнге сменага АЭСка китте.

Дезактивация

Эш ритмына кердек. Тору – 5.00. Развод – 6.00.

Иртән ротадан тагын бер төркем солдат офицерлары җитәкчелегендә үзләре белән дүрт АРС-14 станциясен алып, кыйммәтле япон һәм фин техникасын дезактивацияләү өчен станциягә китте. Хәрбиләр ОЗК һәм РШ-4 противогазларында эшләде. Дезактивация – радиация белән зарарланган техниканы СФ-2У порошогы эретелгән суда юу. (Цистерналарга су Припять елгасыннан алынды). Процедура радиация дәрәҗәсе нормага төшкәнче кабатланды. Техникага башка чара юк – чистарынмасаң, юл “могильник”ка.

Кичен, 3 нче сменада, тагын бер төркем плитә ябарга китте. Бу эш нәрсәдән гыйбарәт соң? Радиациядән саргайган агачларны ИМР-2 машинасы төбе-тамыры белән суырып, КамАЗларга төяде; грейдер 15 сантиметр җирне кисә, экскаватор аны самосвалга төйи, барысы бергә “могильник”ка ташыла. Аннары участокка 15 сантиметр калынлыкта ком түшәлә һәм шуның өстенә аэродромнар өчен кулланыла торган тимер-бетон плитәләр салына.

Рота командиры вазифасыннан тыш, миңа АЭСта тышкы эшләр буенча смена начальнигы ярдәмчесе булырга туры килде. Мин командаларның кайда эшләгәннәрен белергә һәм эш күләмен отчетка теркәргә тиеш идем (1 нче нөсхә – генерал-полковник В. Пикаловның оператив төркеменә, бункерга; 2 нчесе – бригада штабына тапшырыла).

Көн дә бер үк тәртип: тору, развод, АЭСка бару. Административ бина алдында тезелү, эш урыннарына таралу. Станциядә өч сәгать эш. Частька кайту. Мунча, техника карау. Иртәгәгә хәрби задание. Отбой.

Ни өчен өч сәгать? Исәп гади иде. ДП-5Б дозиметры белән 5 ноктада (4 почмак һәм үзәк) радиация үлчәнелә, сәгатенә уртача 0,5 рентген килеп чыга. Көнлек норма – 1,5 рентген. 1,5 : 0,5 = 3 сәгать. Менә шундый «бабайлар» ысулы белән безнең күпме нурланыш алуыбыз исәпләнелде.

Без – ликвидаторлар...

АЭСта эшләүчеләрнең барысы да зур фидакарьлек күрсәтте. Аруны, сәламәтлек торышын исәпкә алмыйча, намус белән эшләделәр. Рота командиры буларак, мин солдатларымнан бик канәгать идем.

Берничә мисал китерим: комсомолец Голощапов төн буе руль артында үз сменасын үткәргәч, көндезге сменаның эшен җиңеләйтү өчен станциягә кабат җибәрүне сорады. Яки тагы бер очрак: бетон ташу машинасы йөртүчесе, җавапсызлыгы аркасында, 3 нче блок янында төнге сменаның бөтен эшен юкка чыгарды. Часть командирының урынбасары һәм оператив төркемнең хәрби инженеры Владимир Карпович Пикалов килеп туган гадәттән тыш хәлдән чыгу юлларын эзләде, ләкин таба алмады.Чират безнең 2 нче ротага җитте. Мин уйлап тапкан ысул белән алты солдат ИМР-2 инженер машинасы ярдәмендә ярты сәгать эчендә артык нурланыш алмыйча, бракны юкка чыгардык.

Шулай итеп, Чернобыль атом станциясендәге бер аебыз үтеп тә китте. 2 нче рота социалистик ярышта частьта 1 нче урын алды. Башкортстанның Кандрыкуль авылында яшәүче әти-әниемә рәхмәт хаты җибәрелде. Ә истәлеккә – комбриг полковник А. Гарьковенконың бүләге – электрон будильник калды...

Соңгы сүз урынына

Эш буенча миңа “зона”дагы украин авыллары аша үтәргә туры килде. Авыр тойгылар. Пулялар сызгырмый, снарядлар шартламый, ләкин куркыныч... Күзгә күренми торган куркыныч. Коймалар аша зур, өлгергән кып-кызыл алмалар асылынып төшкән – мутация күренеше. Авыл буш, кеше юк – әйтерсең немецлар килеп, бөтен халыкны атып үтереп киткән

Тынлык йөрәкне изә... Этләр өрми, әтәчләр кычкырмый, кошлар сайрамый. Алданрак килгән егетләр куркыныч әйберләр сөйли иде: Чернобыль авыллары бай булган, халык күп мал тоткан. Эвакуация вакытында хайваннар өйдә калган. Апрель ахыры, эссе, ә терлекне асраучы, ашатучы, эчертүче беркем юк. Сыерлар савылмый. Өч көннән соң бу тирә куркыныч улау, мөгрәү тавышлары белән тула. Аннары малларны атып үтереп, могильникка күмәргә боерык бирелә. Этләр һәм мәчеләр куркынычны сизеп, урманнарга кача, көтү булып җыела. Безгә аларны очратырга туры килде – лишайлы, йонсыз иделәр... Төнлә караңгыда аларның күзләре янып тора иде.

Ә Чернобыль урманын без “җирән” дип йөрттек. Радиациядән соң яфрак-ылыслар җирән төскә керде. А агач асларында кеше башы зурлык гөмбәләр үсә иде.

Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ.

Фотолар авторның шәхси архивыннан.

Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. Чернобыльгә командировка. Шаһит көндәлегеннән (Ахыры)
Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. Чернобыльгә командировка. Шаһит көндәлегеннән (Ахыры)
Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. Чернобыльгә командировка. Шаһит көндәлегеннән (Ахыры)
Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. Чернобыльгә командировка. Шаһит көндәлегеннән (Ахыры)
Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. Чернобыльгә командировка. Шаһит көндәлегеннән (Ахыры)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас