

Махсус задание
1986 елның июль башында эссе бер көнне Лотошин район хәрби комиссариатының дежур офицерына телефонограмма килеп төшә: капитан Ирек Фәтхелисламовка ашыгыч рәвештә Мәскәү өлкәсенең хәрби комиссариатына инструктаж үтәргә килергә кушыла: аңа махсус задание йөкләтелергә тиеш.
Бер сәгать эчендә әйберләремне җыйдым да, попуткалар тотып, шул ук көнне военкоматка барып та җиттем. Без – дүрт капитан. Политик бүлек начальнигы – полковник озак сөйләшеп тормыйча әмер бирде: “Сез хөкүмәтнең махсус заданиесен үтәү өчен Чернобыль АЭСына китәсез. Төркемегезне капитан Фәтхелисламов җитәкләячәк. Командировка документларын алыгыз”.
Поездга билетлар алдан ук сатып алынган иде. Без сугышчан экипаж кебек, бер купеда Киев юнәлешендә юлга чыктык.
“Яшел елан” белән көрәшнең иң кызган чагы иде. Поезд киткәнче вокзал ресторанының барменын безгә ике шешә өч йолдызлы молдав коньягын сатарга күндерү өчен озак кына сөйләшергә туры килде. Ул безнең Чернобыльга баруыбызны ишеткәч кенә йомшады: “Соңгы теләгегез бит инде”, – диде.
Чуен ыштан
Радиода Мәскәүдә уза торган Совет – Америка “Игелекле ихтыяр уеннары” турында шатлыклы репортажлар яңгырый иде. Без коньякны чәй чынаякларына агызып, киләчәк серле вазыйфабызның уңышлы булуы өчен күтәрергә генә җыенган идек, кинәт купе ишеге ачылып китте дә проводницаның башы күренде. “Эчегез, эч, әллә Чернобыльгә барасызмы? Чуен ыштан алдыгызмы соң?” – диде дә ишекне шапылдатып ябып чыгып та китте. Кәефебез бозылды. Ләкин бу сүзләрнең мәгънәсе турында озак уйланып торырга вакыт булмады.
Киевтагы прогулка
Икенче көн иртүк Киевта идек. Вокзалда безгә киеменә химик гаскәрләр эмблемасы тагылган подполковник килеп кушылды. (Ул киләчәктә 55118 нче хәрби часть командиры (486 нчы ОБСО), подполковник Аркадий Александрович Тарунь булып чыкты). Электричкага кадәр 3 сәгать буш вакыт бар иде, шәһәрне карап чыгарга булдык.
Украина кояшы кыздыра гына! Киев тыныч, гадәти тормыш белән яши кебек тоелды – бөтен җирдә тәртип. Ләкин кечкенә балалар бөтенләй күренми – аларны шәһәрдән чыгарып җибәргәннәрдер, күрәсең. Магазиннарда исерткеч эчемлекләр дә юк иде.
Тиешле вакыт узгач, арысак та, күтәренке күңел белән электричкага утырдык һәм ике сәгатьтән Белая Церковь шәһәренә барып та җиттек.
Барлык юллар да Чернобыльга илтә
Вокзал мәйданында безне тент ябылган грузовик көтеп тора иде. Ул безне күчерү пунктына алып китте. Монда илнең төрле төбәкләреннән килгән кадровый офицерлар һәм запастагы хәрбиләр – кичәге эшчеләр, инженерлар, колхозчылар җыелган иде.
Машиналарга төялеп, колонна белән Чернобыльгә таба чыктык. Юл озын иде. Безнең машина ватылып, колоннадан артта калдык. Аннары маршруттан чыгып, берничә тапкыр адашып йөрдек. Барыбызны да “Алда безне нәрсә көтә икән?” дигән уй борчыды.
Төн уртасында без 30 километрлы тыюлы зона янындагы палатка шәһәрчегенә килеп җиттек. Бу 78708 нче хәрби часть, 26 нчы химик саклау бригадасы, командиры полковник Анатолий Иванович Гарьковенко иде. Приказ буенча, мин шушы берләшмә составына керүче 55118 санлы хәрби частьның махсус эшкәртү буенча 2 нче рота командирын, ә минем өч иптәшем – капитаннар – шул ук хәрби частьның взвод командирларын алыштырырга тиеш идек.
(Ахыры бар)
Фотолар Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВның шәхси архивыннан.