Дөнья бу
25 Мая , 04:30

Заһит МУРСИЕВ. Язмыш (2)

Ягымлы сүзләр Миләүшәнең күңеленә сары май булып ягылды, ул тынычланып йоклап китте...

Заһит МУРСИЕВ. Язмыш (2)Заһит МУРСИЕВ. Язмыш (2)
Заһит МУРСИЕВ. Язмыш (2)

(Ахыры.)

Миләүшә аңлады, бу инде: «Син безгә беркем дә түгел, тизрәк чыгып китүең яхшырак», – дигән сүз иде. Арыган кош оясына әйләнеп кайта. Миләүшә, кирегә үз авылына кайтты. Бәләкәй мәктәпләргә укытучылар эшкә килергә теләмиләр иде инде, шунлыктан эш урыны да табылды. Монысы бердәнбер яхшы нәрсә булды.

 – Исәр,  – диде ачуланып Физаил. Әнисе үзенең хатында Миләүшәнең иреннән аерылып авылга кайтуын, каты гына авыруын хәбәр иткән иде. – Дивана,  – дип куйды тагы да нефтьче. Күрәсең, никадәр генә битараф булырга тырышмасын, Миләүшәнең хыянәте төзәлмәгән ярага әйләнеп алган икән. Ә бер минуттан ачуын кызгану хисе алыштырды, нишләп Миләүшә авырый? Яшь кенә килеш нинди чирләр эләктереп өлгергән? Бәлки, ярдәм кирәктер?

Күршеләрдә ерактан килгән кунак бар икән. Миләүшәнең әнисе Гөлҗамал апа аны чәйгә алырга җыена. Йөгереп өстәл әзерли, ә Миләүшә: «Әни, гафу ит инде, минем тагын баш әйләнә. Әйбер тотарлык та хәлем юк»,  – дип янә барып ятты.

 – Их балам... – дия генә алды Гөлҗамал, күзләрендә ике бөртек яшь атылып чыкты.

Фәүзия әби бик күркәм карчык икән. Йөзе төнге күктә нур сипкән айга охшаган. Сөйләшүе дә гаят ипле, акыллы. Күрше-тирә корткалары мондый кордаш белән танышуларыннан канәгать булып, бик озак сөйләшеп, иркенләп чәй эчтеләр һәм Гөлҗамалга бер атлаган саен рәхмәт әйтә-әйтә хушлаштылар.

Икенче көнне Фәүзия әби яңадан килеп керде, ләкин кичәге кебек кунак чырае түгел иде аңарда, ә борчулы иде ул.

 – Мин кичә үк синең авыру икәнеңне сиздем инде. Шуңа кергән идем,  ярдәм итә алмам микән дигән уйдан, балам.

 – Шулаерак шул, әби. Тиктомалдан аяктан егылам да куям.

Карчык озак кына карап, сорашып утырганнан соң янә сүзгә килде.

 – Балам, мин синең тәнеңдә бернинди авыру урын тапмадым. Ә җаның сафмы соң, намусыңны бернәрсә дә борчымыймы? Кайчан шулай да була, имгәнгән рухның бәласе тән чире булып калкып чыга. Миңа калса, син гөнаһлы хатын. Ә гөнаһтан кеше ярдәме белән котылып булмый, иң тәүдә үзеңнең теләгең, тырышлыгың кирәк. Син башта шулар турында уйла,  үзеңә үпкәләгән кешең булса гафү үтен, кичерүен сора, аннары гаепләреңне төзәт, Аллаһының мәрхәмәте киң, бәлки, ярлыкар. Шуннан инде терелүгә өмет ачылыр. Инану кешегә көч бирә, шуны онытма.

Ягымлы сүзләр Миләүшәнең күңеленә сары май булып ягылды, ул тынычланып йоклап китте.

Физаил ике ут арасында калды. Ирлек горурлыгы оныт аны, хатын-кыз беткәнмени дип вәсвәсли, ә намус дигәнең син бит ир кеше, гафу итә белергә кирәк, ди. Ниһаять, ул ял сорарга булды.

Их, авыл! Сүнеп барган туган авылга карап күңел әрни. Нигә киттем соң, шушы авылда гына эш табып булмый идемени, дип уйлап куясың. Фермалар буш тора, кырлар ташланган. Юк шул, аерым кешегә хуҗалык тотуы кыен.  Әнә күпме йорт буш тора, кер дә яшә. Ә менә шушы йортта туып-үскәннәр шәһәрдә фатир ала алмыйча дистәләгән еллар теләсә кайда яши.  Ә Миләүшә ничек соң? Машинасын Физаил мәктәпкә җитәрәк туктатып куйды. Кеше күзенә бик күренеп бармыйк әле. Шау-гөр килеп укучылар кайта башлады. Бераздан Миләүшә үзе дә күренде. Уйчан, моңсу гына йөзле, гаилә бәхетеннән колак каккан утыз яшьлек хатын. Физаил машинасыннан чыгып басты, ләкин Миләүшәнең юлына аркылы төшмәде. Күрерме, күрмәгән булып үтәрме – үзе сайласын.

 – Бу синмени? – диде Миләүшә.

 – Мин.

 – Кайттыңмыни?

 – Кайткан булдым. Ә синең вакытың бармы?

 – Вакыт бар инде ул, кая булсын...

Миләүшәнең әйтелеп бетмәгән сүзе тормыштан канәгать булмавы билгесе иде. Моны Физаил сизми калмады.

 – Алайса, утыр, йөреп киләбез.

Ашыкмый гына басу юлыннан бардылар. Тигез кырдан соң кояшка караган тау битләве башлана, анда каенлык бар. Кызларның җиләк җыя торган урыны. Аларның җиләккә киткәнен күреп, малайларның да ияреп килүләре... Их, син, яшьлек. Сагышсыз яшьлек. Машинадан төштеләр, күкрәк тутырып сулыш алдылар, берникадәр җиңел булган кебек тоелды. Рәхмәт сиңа, табигать!

 – Миләүшә, мин синең хәлләреңне беләм, ярдәм итәргә телим. Ныклап дәвалана башла, нинди клиникага булса да юллама ал, чыгымнарын үзем түлим.

Тынлык.

 – Син борчылма, Миләүшә. Мин бит синнән бернәрсә дә сорамыйм, чын күңелдән ярдәм итәсем генә килә.

Ханым кинәт Физаилгә күтәрелеп карады, күзләрендә рәнҗү катыш теләк, өндәү, чакыру чагылды. Ир кеше телен тешнәде. Менә ничек икән, бәлки, Миләүшә аңардан әйдә бергә яшик, яңадан кушылыйк, дигән сүзне көткәндер. Ә ул миңа синнән бернәрсә дә кирәкми, дип тора. Ягъни, үткәнне оныт, булганы булган, буявы уңган, дип акыл сата. Инде ничек булса да сүзне җайларга кирәк.

 – Миләүшә, син бит миңа якын кеше, мин өйләнмәдем, барыбер сине онытып булмады. Шулай булгач, әгәр мин булышмасам, намусым корыр иде. Мин ышанам, без барыбер җиңәрбез, син терелерсең.

Ханым янә күтәрелеп карады. Сынау өчен, аңлау өчен. Әллә риза булып куйыйм микән дигән уй иде башында. Миләүшә хәтта Физаил ягына чайкалып куйды, рәхмәт йөзеннән кочаклап аласы килде. Карале, ничә ел үтеп, каршындагы кеше хәзер аңа ят булса да, гадәт бетмәгән, күңел җепләре өзелмәгән икән.

Икенче көнне үк район дәваханәсенә киттеләр. Доктор республика дәваханәсенә барырга кушты, анда Санкт-Петербург клиниксына юллама алып була икән. Өенә үз-үзеннән канәгать булып кайтты Физаил. Ә чәй янында әнисе аның башыннан сыйпап куйды, нәкъ бала чагындагы кебек.

 – Рәхмәт, балам.

Шулай да, чир потлап килә, мыскаллап китә, дигән халык. Петербургта ятты Миләүшә, Кавказларда булды, хәтта Германиядә булып кайтты, ә сихәте күренмәде. Менә бер зәхмәт, һәр клиникада үзләренчә диагноз куеп кайтаралар. Бу Миләүшәнең генә түгел, аны терелтәм дип тырышкан Физаилнең дә кәефен кырды. Булмый дип кул селтәп булмый ләса. Кеше бу дөньяга бер мәртәбә генә туа,  шулай булгач ул тормыш алып барырга, яшәргә тиеш.

Шундый көннәрнең берсендә авылга Фәүзия карчык килеп чыкты. Моны ишетү белән Миләүшәнең әнисе Гөлҗамал апа тизрәк шунда йөгерде, хәлне сөйләп бирде.

 – Намаз вакыты җитте, намазымны гына укып алыйм да, хәзер барырмын,  – диде анысы.

Гөлҗамал оялып болдырга ук чыгып утырды, чөнки ул намаз укый белми бит. Үзе олыгаеп та бара инде, и Алла, дөнья мәшәкатьләре белән иң мөһим нәрсә кичектерелеп тора икән шул.

Фәүзия әби Миләүшәне онытмаган икән.

 – Я Рабби, һаман да интегәсеңмени! – диде ул авыруны караганда.

 – Тырышам да бит, булмый шул. Инде даруларны да килограммлап ашыйм инде...

 – Син белмисеңмени, һәрбер дару бөер, бавыр, ашказаны, йөрәк һәм баш мие өчен зыянлы?

 – Тереләсем килә шул.

 – Димәк, терелер өчен агуланырга кирәк инде! – дип дорфа гына әйтеп куйды карчык.

Тагы да озак кына Миләүшәнең һәммә җирен сыйпап та капшап караганнан соң әби тынып калды. Урындыкка утырып битен сыпырып алды.

 – Мин сиңа теге вакытта да әйткән идем инде, чыннан да, синең тәнең түгел, җаның бозык. Кемнедер бер хаксызга нык үпкәләткән булгансың. Аннары, Аллага каршы баруың акылга сыймый.

 – Минем Аллага каршы барганым юк!

 – Син кияүгә чыккансың, мулла никах укыган, шул вакытта Ходай сезнең никахыгызны кабул иткән, ризалыгын биргән. Ә син ул никахны җимергәндә, антыңа хыянәт иткәндә Алладан рөхсәт сорадыңмы? Аннары, нишләп әле үзеңне яратмаган кешегә чыктың? Кыскасы, синең җаның көчсез. Шунлыктан, чирең дә я тегендә, я монда калкып чыга, аны дәвалыйм дип маташудан файда юк.

Әби дөрес сөйли бит,   дип уйланды Миләүшә. Кинәт аның шушы әбигә сыенып елап җибәрәсе килде. Фәүзия карчыкның кулын алып битенә кысты, күзләреннән яшь саркып чыкты.

 – Ярар, кызым, елама. Мин әйткәннәрне онытма. Төзәтергә мөмкин булган ялгышлыкларыңны төзәтергә тырыш. Алладан ярдәм сора. Тик моның өчен тәүдә Ходайга иман китерергә, дин юлына басарга кирәк. Авылыгызда мәчет бар, булышырлар. Ләкин барысы да җиңел һәм тиз булыр дип кул кушырып утырма, алда әле авыр сынаулар да көтүе ихтимал.

 – Рәхмәт, әби.

Баштагы мәлдә Фәүзиянең сүзләре Миләүшәгә гадәти әбиләр әкияте булып тоелса да, күңелдә утырып калган икән. Бер сүз барыбер хак, ул үләргә тиеш түгел, ул көрәшергә тиеш ләса. Иң тәүдә түземсезләнеп элекке иренең килгәнен көтте.

 – Зинһар өчен, Физаил, мине гафу ит инде. Ялгыштым бит. Белмим нәрсә булды, үзем дә аңламыйм. Әнә, Фәүзия әби дә килгән иде, син кемнедер бик нык рәнҗеткәнсең, ди. Әгәр мөмкин булса, миңа ачу саклама иде, ичмаса йөрәгемә җиңелрәк булыр.

 Физаилнең күңелендә җәйгор нурлары уйнады. Ул бит әле Миләүшәгә ярдәм итү теләге белән генә яшәде, ә аны үземнеке итәм диеп уйларга да кыймый иде. Әйе, егетнең рухы балкыды, барысы да мөмкин ләса бу җирдә.

Физаил үзенең Себеренә китеп барды, аңа юктан бар булган сөйгәнен дәвалау өчен күп акча эшләргә кирәк иде, ә Миләүшә дәваланудан туктап куйды. Бер төенчек даруларын алып чыгып киртә казыгы буена күмеп керде. Аякларын сөйрәп мәчеткә йөрде, намаз укырга өйрәнде. Тагы да бер шөгыль табылды: авыл янында тау бар, шуның башына менсәң матур күренеш ачыла. Шунда менә дә тирә-якны күзәтә. Башта хәлдән таеп, әллә ничә тапкыр туктап, елый-елый менә иде, ә берничә айдан зур авырлыксыз күтәрелә башлады. Физаил җибәргән акчага җәен велосипед, кышын чаңгы сатып алды, вакыт-вакыт үзен бик авыр сизсә дә башкача докторларга бармады, үзенең терелә башлавын сизә иде инде.

Физаил яңадан әйләнеп кайткач, Миләүшәне күреп исе китте: элеккеге шат күзләр, сөйкемле йөз, мәхәббәтле хатын-кыз каршы алды аны. Себергә алар икесе бергә китте.

Фото: Freepik.

Заһит МУРСИЕВ. Язмыш (2)
Заһит МУРСИЕВ. Язмыш (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас