Дөнья бу
24 Мая , 14:27

Заһит МУРСИЕВ. Язмыш (1)

Физаилның йөрәге суынды, туган ягына кайтмый башлады. Әйе, кайтасы килә, әти-әнисен күрәсе килә, ләкин аларның күзләренә ничек күренәсең, ташландык ир калдыгы булуы оят. 

Заһит МУРСИЕВ. Язмыш (1)Заһит МУРСИЕВ. Язмыш (1)
Заһит МУРСИЕВ. Язмыш (1)

Физаил автовокзал эченә кереп тә тормады – вакытның кадерен белә торган кеше ул – турыга таксилар туктала торган урынга юнәлде. Шундук таныш номерлы машинаны да күреп алды.

 – Мине аласызмы?

 – Алам.

 – Тиз китәсезме?

 – Тагын бер кеше кирәк иде.

 – Мин табып биримме?

 – Ничек?

 – Хәзер алайса,  – дип Физаил вокзалга кереп китте. Четерекле хәлгә калганда ул кайчан шулай итә – тисә тиенгә, тимәсә ботакка дигәндәй, дуамал карар чыгарып куя. Менә бу юлы да ул кызу-кызу итеп касса алдындагы чиратка табан атлады. Азактарак сылу гына кыз басып тора иде.

 – Сез Каргалы районына кайтасыз бит, әйеме? – диде егет килә-килешли.

 – Әйе,  – диде кыз гаҗәпләнеп.

 – Әйдәгез таксига, тизрәк кайтырбыз.

 – Тизлеккә тиз дә ул, ләкин без студент кыз, акчаны тиенләп саныйбыз.

Физаилнең күңелендә янә үзсүзлелек кабарды.

 – Акча да булдымы мал. Әйдә, алайса, без болай итәбез, ярты хакны мин түлим, ярыймы?!

Кыз тагын да ныграк аптырап егеткә карады, аның йөзендә кешелек чалымнары эзли иде, ахры. Ләкин нидер эндәшә алмый калды.

 – Хәзер. Бер минут! – дип, егет йөгереп барып киосктан мороженый алды да кызга сузды.

 – Мәгез, бу сезгә, ә монысы миңа.

Фидаил, кызның сумкасын күтәреп, ишеккә атлады, анысына бары тик ияреп чыгасы гына калды. Юлда водитель белән олы гына апа ара-тирә сөйләшкәләп килә иделәр, танышлар икән. Болар да озын юл буена сүзсез кала алмадылар.

 – Рәхмәт инде сезгә,  – диде кыз.

 – Борчылмагыз, миндә акча бер букча. Мин бит әти-әнинең бердәнбер малайлары. Әти әнидән яшереп акча бирә, әни әтидән яшереп төртә. Ә мин дәшмим, рәхмәт әйтәм дә сакалымны селкетәм.

Яшьләр көлешеп алдылар.

 – Сез бердәнбер баламыни?

 – Юк. Минем апа бала түгел, ул хәзер әни инде. Үзе миңа булыша. Җизни итен-маен китереп кенә бирә. Озаграк укысам мин институттан миллионер булып чыгармын, ахры.

Егет үзе турында сөйләп бетерә язды. Буйдакмы, өйләнгәнме – шунсы гына билгесез калды.

 – Әгәр һәр кыз өчен түли башласагыз, миллионер булмассыз.

 – Атай малы җәл түгел инде ул, тик андый кыз юк бит әле.

Әһә, монсы да билгеле булды, исемен генә беләсе калды. Егет кызның ни теләгәнен белеп торамыни.

 – Болай гына әйткәндә, минем исемем Физаил була торган иде. Һәрхәлдә иртән шулай иде, шикелле,  – дип тел чарлады егет.

 – Алайга китсә, минем исемне белү дә сезгә кирәк түгелдер, ә болайга китсә – Миләүшә.

 – Сезнең исем бик тә кирәк шул, югыйсә мин ничек эзләрмен? Дөньядагы иң матур кыз кайда яши дип сорашырмынмы?

Боларның сөйләшүенә алдагылар да колак сала башлаган икән. Шунлыктан, куерып барган әңгәмәне беразга туктатып куйдылар.

 – Ә минем сезнең белән хушлашасым килми, сезне кайда күреп була? –диде азак егет.

 – Теләсәгез, иртәгә сәгать унда мәгариф бүлеге янында очрата аласыз. Мин анда практика үтү өчен документлар алырга тиешмен.

 – Сез булачак укытучы икән, хәтта куркып киттем.

 – Ни өчен?

 – Укытучылар куркыныч була бит.

 – Дөрес, тәртип бозган малайлар өчен без куркыныч.

 – Мин тәртип бозмам, чөнки мин Себердә нефть чыгарачакмын. Физаил абзагыз нефтьче булачак, белдегезме?

 – Харап икән, әйтәм акча белән сибешәсез...

Бу сүзләрне ишеткәч, егет кинәт кенә кесәсенә тыгылды. Әллә берәр биш меңлек тартып чыгарамы дип уйлады Миләүшә. Физаил андый мәгънәсез түгел икән. Ул яшелле-кызыллы визиткасын сузды, янәсе зур түрәмени. Кыз бу «документ»ны күрүгә көлеп җибәрми түзәлмәде – студентлар шаярып кына принтердан чыгарган нәрсә икән.

Их, шундый күңелле иде, барысы да шунда өзелеп куйды, кыз Каргалыга кадәр кайтмый икән. Физаил сикереп төшмәкче булган иде, ләкин Миләүшәне иртәгә үк очратасын уйлап тыелып калды. Менә шулай матур, шат күңел, якты хисләр белән башланган иде аларның мәхәббәтләре. Институтны да тәмамламас борын өйләнешеп тә куйдылар. Миләүшә өчен бу бик тә уңайлы иде: димәк, район үзәгендә мәктәптә эшләячәк, акча түләп кеше өстендә яшисе юк. Кайтып керүгә җылы ашың, үз өең. Тик менә «үз өең»дә үз ирең генә юк булып чыкты.

Физаил Себердә, авыр һөнәр үзләштерә, бик сирәк һәм азга гына кайта. Ә Миләүшәгә күңелсез, аның да бит йөрәге бар, парлы яшисе килә. Сөйләшәсе, култыклашып урамнан узасы, яңа күлмәк киеп эшкә баргач ирем алып бирде дип әйтәсе килә. Ә Миләүшә янында Вадим исемле егет  бөтерелә. Тамчы тама-тама боз тишә, тора-бара ул үз дигәненә иреште бит, гади дуслыкка йөрәк эшләре кушылды, Вадим Миләүшәгә көннән-көн якынрак кеше була башлады. Һәм берзаман кыз Физаилне онытырга, аерылырга булды. Һавадагы торнага караганда кулдагы песнәк яхшырак, паспортта исеме булган ир түгел, яныңда җисеме булган ир кадерле. Миләүшә мәхәббәтенә хыянәт итте, кайда булды соң аның Физаилгә биргән вәгъдәләре? Әллә Вадимның ягымлы карашы, соклангыч сүзләре кызның башын әйләндердеме, аек акыл белән уйлый белмәдеме? Кыскасы, өйләнделәр. Физаил башта шаккатты, Миләүшә белән ничәмә тапкыр сөйләште, хәтта үтенде, ләкин хатынының карары нык икәнен күреп ачы язмышы белән килешергә мәҗбүр булды.

Физаилның йөрәге суынды, туган ягына кайтмый башлады. Әйе, кайтасы килә, әти-әнисен күрәсе килә, ләкин аларның күзләренә ничек күренәсең, ташландык ир калдыгы булуы оят. Ярый әле әнисеннән хатлар килә. Берсендә Хәтимә апа шулай дәваханәдә Миләүшәне күрүен язган. Нишләптер, шунда еш йөри башлаган икән. Безне тиңсенмәсә дә, Ходай үзенә сәламәтлек бирсен. Син дә, улым, ачу саклап яшәмә, дип акыл өйрәткән. Ачумы, гарьлекме, күңел төбендә утырып калды инде анысы.

Хәтимә апаның хәбәре дөрес иде. Миләүшәгә әллә ни булды. Тиктомалдан бер җире авырта башлый. Бераздан үтеп китә.

Савыктым дип шатланып кына яши башласа, икенче урыны авырта. Врачлар карый, тикшерә, ләкин берни аңламый, аптыраудан гына дарулар язып биргән булалар. Вакыт узган саен Миләүшәнең авырулары ешая башлады, ул инде озаклап дәваханәдә ята иде, кыскасы, ни эштә, ни гаиләдә аңардан файда юк иде.

Һәм менә сиңа мә, Вадим шәһәргә киткән дә барган. Анда үзенә эш тапкан, монда Миләүшә-Машасына белгертми генә эштән киткән. Шулай итеп ул хәзер кинәт кенә ят кешеләргә әйләнгән биана белән биата йортында торды да калды. Алай да түгел икән, Вадим белән загслары юк икән ләса. Аптыраган хатын бианасына сораулы күзләрен төбәде. Анысы иңбашларын гына сикертте:

 – Авыру хатын миңа кирәкми дип әйтте,  – Ярый әле законлашып өлгермәдегез.

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Заһит МУРСИЕВ. Язмыш (1)
Заһит МУРСИЕВ. Язмыш (1)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас