Дөнья бу
12 Мая , 01:30

Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. «Трактор кеше кебек җанлы бит ул...»

Иртән торып фараларын сыйпап исәнләшәсең дә, юындырасың, чүпрәк алып йөзләрен сөртәсең. Аннан соң кабызып, колагыңны моторына куеп, йөрәк тибешен тыңлап торасың.

Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. «Трактор кеше кебек җанлы бит ул...»Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. «Трактор кеше кебек җанлы бит ул...»
Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. «Трактор кеше кебек җанлы бит ул...»

Бер кичне йомыш белән Кандра авылына килеп чыктым да, Рафаэль абыйларда (ул үзе чыгышы белән Кандракүл авылыннан)  кунып калдым. Абыйның җәмәгате пешергән тәмле ашны ашап, йомшак кәнәфигә утырып алгач, сөйләшер сүз дә табылды. Абыем списать ителгән көпчәкле трактор алып, ике-өч ел шуның астыннан чыкмыйча ятып, юньгә кертеп куйган икән. Шуңа күрә әңгәмә акрынлап аның яраткан темасына таба авышты.

– Трактор кеше кебек җанлы бит ул, – дип сүз башлады хуҗа.

Хатыны Әлмира көлә:

– Шул тракторың белән саташтың инде, трактор яныңда булса, берни кирәкми – тамак та тук, өс тә бөтен.

– Хатын әрли дә бит ул, ә менә уйлап карасаң, трактор – җан азыгы, күңелгә бер юаныч ул. Иртән торып фараларын сыйпап исәнләшәсең дә, юындырасың, чүпрәк алып йөзләрен сөртәсең. Аннан соң кабызып, колагыңны моторына куеп, йөрәк тибешен тыңлап торасың. Карап торсаң, сырхау янына килгән доктор кебек инде. Чирләмиме? Сулыш алышы ничек? Трактор тоту тимер-томыр тоту гына түгел ул, бик җаваплы эш. Аны балаң кебек карарга кирәк. Тулы хокуклы гаилә әгъзасы турында кайгырткан кебек борчылырга кирәк. Бу кышны каты суыклар булгалады. Иске одеяллар, пәлтәләр алып чыгып, өстенә ябып кына тордым.

Сөйләшеп утыра торгач, сәгать 12 тулып, Әлмира апа әллә кайчан бүлмәсенә йокларга кереп киткән иде. Рафаэль абый: «Тартып керим әле», – дип киенә башлады. Мин дә, тәмәке тартмасам да, һава сулап керермен дип, аңа ияреп чыктым.Тышта айлы язгы төн. Абый тәмәкесен кабызды да, көпчәкләрен сыйпый-сыйпый тракторын акрын гына әйләнеп чыкты, аннан соң алдына чыгып: «Иномаркам, иномаркам, терәгем, туйдыручым минем, тыныч йокы сиңа?» – дип, корыч атының капотыннан сөйде.

«Иномарка» – «Белорусь»ның зур дымлы фара-күзләре, ятимсерәп калган бала сыман боегып, хуҗасын озатып калды...

Фото: “Тулпар” журналы архивыннан.

 

Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. «Трактор кеше кебек җанлы бит ул...»
Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. «Трактор кеше кебек җанлы бит ул...»
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас