

(Ахыры.)
Берсендә Фәрит үзенең бер атнага эш белән икенче шәһәргә китәсен
хәбәр итте. Ул булмаганда Зөлия
ял итеп алырга булды. Ир киткән
көнне үк, иптәш кызына шылтыратты. Шкаф тулы киемнәрен актарып,
кием сайлады. Күптән түгел Фәрит
бүләк иткән кызыл кыска күлмәген,
кара пальтосын киеп алып, машина тотарга юл читенә чыгып
басты. Кара төстәге, яңа гына "юынып" чыккан чит ил машинасына
Зөлия ерактан ук игътибар итеп,
кулын күтәрде. Кара тәрәзәләрен
төшереп, чибәр егет:
– Далеко собралась? – дип сорады.
– Клуб "Рай", – дип җавап кайтарды кыз.
– Давай!
Зөлия ипләп кенә алгы утыргычка кереп утырды. Егетнең бармагындагы зур алтын йөзеге һәм
муенындагы чылбыры игътибарсыз
калдырмады аны. Башында төрле
уйлар кайнады, ничек тә танышу
теләге биләп алды... Ләкин егет
озак көттермәде, үзе сүз кушты. Юл
буена сөйләшеп баргач, хәтта клубка да бергә керделәр. Анда аларны
иптәш кызы каршы алды. Марат
ачык егет иде, кызлар белән төрле
темаларга сөйләште, сыйлады,
күңелләрен күтәрде. Әзрәк биеп,
күңел ачкач, дустына шылтыратты.
Егетләр икесе дә мода буенча
киенгән, кесәләрендә акча, машиналары кыйммәтле, гади түгелләре
күренеп тора. Маратның:
– Егетең бармы? Ничек инде шундый чибәр кызның егете юк?! Так не
пойдет! – дип серле елмаю белән
соравы кызны өметләндерде. Әһә!
Үзеңне дә эләктерәм! – дип уйлап
алды.
Рәхәтләнеп биегәч, алар
бергәләшеп машинага кереп утырды. Марат шәһәр читендәге йортына барырга тәкъдим итте. Каршы
килүче булмагач, кибеткә кереп,
кирәк-ярак алдылар да, шәһәрдән
чыгып та киттеләр.
Машина зур бер коттеджның капка алдына килеп туктау белән, таза
гына, бозау чаклы эт иярткән ир
пәйда булды. Марат белән күрешеп
сөйләшкәннән соң, төймәгә генә
басып капканы ачты да, машина
керү белән, кире бикләп тә куйды.
Өй эчендә чисталык, пөхтәлек,
түшәмдә көзгеләр, почмак саен
янып торган утлар, зур телевизор,
ак күн диваннар, кәнәфиләр – барысы да кинодагы кебек. Искиткеч
матур! Зөлия үзенең ап-ак ефәктән
тегелгән кыска гына халат киеп,
шушы ап-ак диваннарга утырып, кулына шәраблы бокал, бакча җиләге
салынган бәллүр савыт тотып, кунак кызларын сыйлавын, аларның
авыз ачып шундый матурлыкка,
Зөлиягә көнләшеп карауларын күз
алдына китерде. Аның мондый матурлыкны үз күзләре белән күргәне
юк иде әле. Үзен әкияттә кебек хис
итте. Шундый матур җиргә килеп
эләккәненә үзе дә ышанмады.
Менә егетләр кызларны өйнең аскы
катында урнашкан бассейнга чакырды. Бассейн! Хәтта бассейны да
бар! О-оо! Мин бу йортка хуҗа булырга каршы түгел, дип хыялланды кыз...
Кайда эшли, кем баласы, әтиәнисе кем икән Маратның – шул кызыксындырды аны. Мондый егетне
үз "капкын"ыннан ычкындыру Зөлия
өчен зур үкенеч булыр иде кебек,
шуңа да, ошар, ярар өчен әллә
ниләр кыланды. Егетнең байлыгы
гына түгел, үзе дә ошады кызыкайга.
Марат чибәр егет иде, тәмле телле, шаярта да белә. Иркә малай
икәнлеге күренеп торса да, Зөлиягә
аның кыланышлары да ошады. Ул
үзенең Марат белән шәһәр буйлап йөргәнен күз алдына китерде.
Аңа бит кызлар көнләшеп караячак, Зөлия аларның танауларына
чиертәчәк. "Тойота"га утырып, иң
яхшы рестораннарга, иң кыйммәтле
кибетләргә йөриячәк.
Мондый хыялый кызлар егетнең
юлында бик күп очрый. Әти-әнисенең акчасына бәйрәм итеп
йөргән егет өчен кызлар – бер төнлек
курчак. Зөлия ир-аттан көлгән
кебек, Марат та кызлардан көлә.
Тик кызлар гына моны аңламый,
байлыгына, чибәрлегенә кызыгып,
артыннан йөри. Ә егеткә кызык
кына, ул аларның һәрберсенә "әнә
бара юлың" дип кенә җибәрә. Үзе
дә күңеленә яткан кызны очратмады. Кайда барса да, төн үткәрергә
җиңел холыклы кызлар очрап
кына тора. Егет аларны алдамады
да, "ошыйсың" дип тә башларын
катырмады, кызлар үзләре аның
муенына асылынып йөрде. Көн дә
күңел ачар өчен генә тоткан "төнге
күбәләкләрне" санап бетерерлек
түгел. Зөлия дә – шуларның берсе.
Ике-өч көннән соң, егетләр кызларны шәһәргә алып кайтып китте.
Өйләренә дә кайтарып тормыйча,
якындагы тукталышта:
– Киләсе очрашуга кадәр! Лилечка, мин сиңа шылтыратырмын! –
дип, төшереп тә калдырдылар.
Зөлия хәзер гел Маратны уйлап
йөрде, бүтән ирләрне башыннан
чыгарып ташлады. Көн дә кич
Фәритне көтеп утырган кызыкайның
көне хәзер Маратның шылтыратканын көтеп үтте. Ләкин егетнең
хәбәре булмады. Командировкадан кайткан Фәрит көн дә диярлек
кызны "сагындым" дип очрашуга
чакырды. Ләкин Зөлия аны якын да
китермәде. "Минем егетем бар", –
дип, күрешүдән баш тартты.
Бер ай дигәндә Зөлия үзенең
Мараттан авырга узганын аңлады.
Нишләсен, әнисенә кайтты. "Уеннан уймак чыгара күрмә!" – дип
искәрткән иде ана кызын. Ләкин олы
кеше сүзен колагына да элмәгән иде
шул. Ул бит Маратның фамилиясен, адресын, телефон номерын да
белми, каян таба соң ул аны? Зөлия
бер яктан бала Мараттан булганга
шатланса да, икенче яктан... бала
алып кайтса, төнге клубларында
күңел ачып йөри алмаячагын аңлап
кайгыра. Маратны ничек табарга
да белмәгәч, кыз аның машина номерын исенә төшерде. Әнисенең
таныш-белешләре аша, егетнең кем
икәнен, кайда яшәгәнен белделәр.
Ана кеше кызын да үзе белән
алып, егетнең әти-әнисе белән
сөйләшергә киттеләр. Шәһәрнең иң
затлы йортларының берсендә яши
иде алар. Ишекне Маратның әтисе
ачты.
– Зөлия?! Син нишлисең монда?
Каян...
– Исәнмесез, сез Маратның әтисе
буласызмы? – дип, хуҗасының
сүзен бүлдерде Рәмилә апа.
– Әйе, әйдә, үтегез...
Ишектән керү белән стенада Маратның әти-әнисе белән
төшкән зур фотосурәте, өй эче
тулы кыйммәтле агачтан эшләнгән
өстәл-урындык, диваннар.
Зөлиянең чыгып йөгерәсе килде,
ләкин түзде – монда аның киләчәге
билгеләнә. Рәмилә апа үзләренең
нинди йомыш белән килүләрен
сөйли башлады. Зөлиянең авырлы,
әтисе Марат икәнен белгәч, ата
кеше, үзен тыныч тотырга тырышып:
– Вот как?! Даа, Зөлия, әле син
мин булмаганда улым белән дә
йөреп алырга җитештеңмени? –
дип, көлеп җибәрде. – Минем улыммы синең егетең? Сөйләмә дә инде,
ул синең исемеңне дә оныткандыр! – дип әйтеп салды.
Рәмилә апа, берни аңламый,
авызын ачып утырды, аңы томаланды. Аның кызы улы белән дә,
әтисе белән дә йөргән буламыни? Бер сүз дәшә алмый, ирнең
сүзләрен тыңлады. Зөлияне килен
итеп алырга да уйламады. Нинди
килен, баланың Маратныкы булуына да ышанмады ул... Фәрит Барби
сурәтендәге бу кара еланның төлке
кебек хәйләкәр, песи кебек юха
икәнен белә иде. Тәртипле кыз
булса, танышкач ук егетләр белән
андый мөнәсәбәтләргә кермәс иде.
Рәмилә, оялып, башып басып
чыгып китте. Башында төрле уйлар
чуала, нишләргә, киләчәктә ничек
яшәргә? Эх, янында юатучысы, ире
булса. Кызын берүзе тәрбияләп
үстерде, институтка укырга кертте.
Ә ул әнисенә шулай рәхмәтләр кайтара...
Зөлия әнисенә:
– Мине эзләмә, барыбер синең
янга кайтмыйм, көтмә, үземчә яшим,
миңа синнән ярдәм кирәкми... Миңа
беркем дә кирәкми, мин бала-чага
түгел, ачка үлмәсмен, барысын да
үзем... – дип, күздән югалды.
Рәмилә апа, яшьләренә буылабуыла, берни дәшә алмый, өенә
кайтып китте. Их, төш кенә булса
иде дә соң бу хәлләр!..
Зөлия исә ничек булса да баладан
котылу юлын эзләде. Даруханәгә
кереп дарулар алды. Кычкыра-кычкыра эченә сукты, әллә нинди начар
сүзләр әйтте:
– Мин сине яратмыйм, син миңа кирәк түгел!
Вакыты зур булуга карамастан,
сөйләшеп, операция ясатты. Табиблар кызны алдан ук кисәтеп куйдылар, мондый операциядән соң,
яңадан бала табу бик сирәк хәл икән.
Тик Зөлиягә бала кирәк түгел,
аңа болай да рәхәт. Бала карап,
төннәрен йокламыйча, бала искесе юар өчен тумаган ласа ул! Ул
әле яшь, аның яшиселәре алда,
шушы яшьтән үк бала карап ятарга
исәрмени ул? Хәзер хәтта яшьләр
дә өйләнешеп, бала алып кайтырга
ашыкмый! Башта укуны тәмамларга
кирәк, соңрак яхшырак эшкә кереп,
машина алып җибәрсә, соңрак фатир да алыр, ә бәлки, бүләк итүче
булыр! Бәлки, берәр баеракны
очратып, эшләп тә торасы булмас,
кияүгә дә чыгасы килми! Нәрсә,
хәзер, кияүгә чык та, ирнең пычрак
киемнәрен ю, көне буе кухнядан
чыга алмый, плитә буенда басып
тор, аның сүзен тыңла, кичләрен
беркая бармыйча, өйдә утыр! Юк,
юк, юк! Болар минем өчен түгел!
Менә шундый уйлар белән яшәде Зөлия.
Хастаханәдә аны каршы алучы
булмады. Буш фатирга кайтып,
диванына капланды да, бик озак
тормыйча ятты. Тик башына тагын
әллә нинди начар уйлар килде.
Акча ярата шул, акча табарга кирәк
иде. Тагын планнар корып, кызыкай
ауга чыкты...
...Утыз яше туласы көнгә Зөлия
ресторанга кунаклар чакырды.
Беренче тапкыр, дусларын җыеп
күңел ачасы килде. Шәһәрнең
иң кыйммәтле рестораннарының
берсендә бик тә чибәр бизнес-леди өчен өстәлләр әзерләделәр:
иң кыйммәтле, яхшы ризыклардан
гына өстәлләр тулды.
Үзенең шундый матур бәйрәм
әзерләвенә горурланып, өстәлләрне карап, тикшереп чыгырга килгән Зөлиянең телефоны
шылтырады. Гадәттәгечә тынып
тора белмәгән телефонын алып,
күтәренке күңеле белән:
– Але! – дип дәште.
Секунд эчендә йөзеннән елмаю
качты. Танау канатлары кабарып,
иреннәре дерелдәде. Тамагындагы
төерен йотып җибәрә алмый, таштай катып калды. Күз яшьләре генә,
сипкелле биттә юл сызды...
...Көзгеләр ап-ак җәймә белән
капланган. Өйдә тып-тын. Уртада
ак кәфенгә төрелгән Рәмилә апа
ята. Ул әле дә чибәр. Яшь чагындагы кебек. Хәтта елмая иде кебек.
Зөлия әнисенең йөзен калтыранган
куллары белән иркәләде. Аны уятып үбәсе, кочаклап яратасы килде. Бүген булган хәлләрен сөйләп,
киңәшләшәсе иде... Эх! Әнисенең
бер теләген дә үтәргә вакыты булмады бит аның. Акча дип чапты.
Менә икенче атнага авылга алып
кайтырмын, менә болай итәрмен,
менә тегеләй итәрмен, менә, менә,
дия торгач, атналар, айлар, еллар
үтте. Кайткан вакытларында да,
ишек төбеннән дә узмыйча, хәлен
генә сорый да, кирәк-яракка дип
акча калдырып, тагын чыгып китә.
Йөрәк авыртуы ешайса да, әни
кеше һәрвакыттагыча: "Барысы да
яхшы", дип кабатлады. Кызының
күңелен төшермәде.
Зөлия әнисенең үле гәүдәсенә
капланып, чын-чынлап үксеп елады. Әнисен кире кайтарасы килде.
Ул чын-чынлап бүген үз гаебен аңлады...
– Эх, әнекәем, матуркаем, иң
кадерлем минем! Кире кайтсаң,
барысын да кире кайтарсам иде,
мин синеңчә генә яшәр идем, беркайчан да, бер каршы сүз дә әйтмәс
идем, гел яныңда гына булыр идем!
Син бит мине берүзең үстердең,
бернәрсәгә мохтаҗ булмадым, туеп
сикердем! Рәхмәтсез мин! Сине
тыңлаган булсам, минем гаиләм,
яраткан ирем, балаларым булыр
иде, сиңа алар "нәнәй" дип дәшәр
иде... Ә мин берүзем... Кесәм тулы
акча, акча дип үлә яздым, һәрвакыт
акчага кызыктым... Хәзер минем
акчам кемгә кирәк? Мин ул акча
белән нәрсә эшлим? Иң бәхетсез
кеше бу дөньяда мин... Сыйныфташ кызларым да, гаилә корып,
бала үстерә, алар әни булган.
Ә миңа әни булу бәхете тимәс...
Рәнҗешләр төшкәндер... Минем
юньсезлекләрем өчен... Җәзаларга
да мин әзер, мин боларны заслужила... Мин риза... Мин барысына да риза...
Шулай итеп, утыз яше тулган
көнне Зөлиянең әнисе йөрәк авыруыннан үлеп китте... Әзерләнгән
рәхмәт сүзләре әйтелми калды...
Соң, бик соң...