Дөнья бу
5 Мая , 05:25

Юлия КАДЫЙРОВА. Кара елан (2)

Укыган, ипләп кенә сөйләшкән хатын-кыз арасында эшләп йөргән ир өчен Зөлия кебек җиңел холыклы кыз белән аралашуы, сөйләшүе кызык тоелды, ял итте ул аның белән. Сөяркәсен кибетләргә йөртте, ул ни тели, шуны алып бирде.

Юлия КАДЫЙРОВА. Кара елан  (2)Юлия КАДЫЙРОВА. Кара елан  (2)
Юлия КАДЫЙРОВА. Кара елан (2)

(Дәвамы.)

Кичен шәһәрдән урап кайткач, Айдар үзен Гөлсем янында ничек то-
тарга да белмәде. Гөлсемгә хыянәт иткәнен сиздермәскә тырышты.
Күзен яшереп йөрде-йөрде дә, гадәттәгечә, яңа сауган сөт эчеп,
йокларга ятты. Хатыны аны-моны уйламыйча, иренең битеннән үбеп,
тыныч йокы теләп йокыга талды.
...Төнлә әллә нинди төшләр күреп, саташып чыкты Гөлсем,
еланнар буган кебек булды. Йоклый
алмады, иртә җиткәнен көтеп, уйланып чыкты. Төштәге еланнарның
юньлегә түгел икәнен белә иде ул. Йөгерә-йөгерә йорт-курадагы
мәшәкатьләрен бетереп, эшенә ашыкты. Иренең ялы булгач, уятып
тормыйча чыгып китте.
Айдар йокламый иде, ул да төнен
тынычсыз үткәрде, уйланып чыкты, кичәге хәлләрне күз алдыннан
үткәрде. Хатынының күзенә карамас өчен генә, күзен йомып ятты. Ә
башка көнне иртән торып, ялы булса да, хатыны белән бергәләп чәй
эчә иде дә, капканы ябып озатып
кала иде.
Гөлсемне яратса да, көннән-көн аралары суынды, Айдар күңеле
белән Зөлияне көтте. Аның турында уйламаска тырышып, хатынына
башкача хыянәт итмәскә үзенә сүз бирсә дә, оныта алмады. Ул бит
Гөлсем кебек, "матурым, сөеклем,
мәхәббәтем" дип кенә әйтми, "котик, пупсик, Айдарик" дип, песи шикелле сырыла.


* * *
– Әти! Әти! Зөлия апа миңа бүләк
алып кайткан, кара әле, нинди матур курчак!
Кызы Ләйсәннең сүзләреннән ир
сискәнеп китте. Зөлия кайткан!
Кунак кызы исәнләшеп өйгә үтте.
Күршеләренең "хәлен белергә"
кергән иде ул. Институтка укырга
кереп, бер айга ялга кайткан икән.
"Бер ай!" дип шатланып, Айдар
Зөлияне кочаклап алды. Хатыны
алдында үзенә дә уңайсыз булып
китте. Ни әйтергә белмичә:
– Ярар, кызлар бер-берсен сагынышканнардыр, серләре дә бардыр,
– дип, хатыны белән сөяркәсенә
елмаюлы карашын ташлап, урамга
чыгып югалды.
Гөлсем ахирәтен чәй эчәргә чакырды. Зөлия үзенең бер егетне
ошатып йөргәнен, аны үлеп яратканын, барыбер үзенеке итәчәген
әйтте. Гөлсем дә Айдар турында сөйләде, аңарда әллә нинди
үзгәрешләр сизгәнен, иренең аңа
карата суынганын яшермәде.
Зөлия:
– Сораулар яудырып, башын катырма, кирәк дип тапса – ул сиңа
үзе нәрсә булганын сөйләп бирер,
авыр вакытыдыр, бәлки, эшендә
проблемалар бардыр, кайгырма!
Ир кеше бит ул, алар хатын-кызга
үзләренең көчсезлеген күрсәтергә
яратмый! – дип, Гөлсемгә киңәшләр
бирде.
Кичен Зөлия кысып торган, арттан биленә кадәр ачык, кыска кара
күлмәген, биек үкчәле туфлиләрен
киеп, чәчләрен туздырып клуб
ягына юл тотты. Айдар аны күреп,
иптәш егетемә йомыш бар дип,
чыгып китте. Борылманы үтеп,
машинасы белән Зөлияне куып
җитте дә, авылдан чыгып киттеләр.
Үзенең башында әллә нинди уйлар
кайнады: "Нишлим мин? Минем бит
хатыным бар!"
Ләкин яшь кызның кайнар сулышы бар акылын томалады. Мондый
очрашулар еш кабатланып торды.
Гөлсем исә, "сабыр төбе – алтын", дип, түзде. Ире хыянәт итеп
йөридер дип уйларга да курыкты
ул. Айдарның кайда, кем белән
йөргәнен халык белә иде, тик кеше
гаиләсенә тыкшынырга беркем
дә ашыкмады. Үзенең шикләрен
Зөлиягә дә сөйләп карады хатын,
күз яшьләрен түкте. Ә ул нәрсә
әйтсен:
– Кит әле! Сине башкага алыштырмас!

Илнурның гаражында машина карыйлардыр, үзе дә шулай
дип әйтә дисең бит! – дип юатты.
– Айдарны башка берәү белән
йөри дип әйтсәләр дә, үз күзем
белән күрмичә ышанмас идем, –
дип әйтеп салды шунда Гөлсем.
– Күрергә язмасын! – дип әйтергә
генә онытты.
Гаиләдә сүзгә килешү, үпкәләшү,
аңлашылмаучылыклар көннән-көн
көчәйде. Авыр иде Гөлсемгә. Нигә
генә болай булды соң, алар бит
пар күгәрченнәр кебек гөрләшеп
яши иде? Бәлки, Айдар башканы
яратадыр? Ул бит хәзер кичләрен
дә берни аңлатмый чыгып китә.
Гөлсемнең сорауларына бер генә
җавап: "Ни эшең бар?"
Көндәгечә Зөлия Гөлсем янына
кереп йөрде. Бер яктан хатынны
жәлли, ә икенче яктан максатыннан
баш тарту аның өчен җиңелү булыр иде.
Айдар Зөлиянең колына
әйләнде...
Төнге өч. Гөлсем бу юлы да
"күңеле булып" кайткан иренә күз
яше аралаш үпкәле караш ташлады. "Башкача болай яшәп булмый.
Иртәгә үк сөйләшергә кирәк!" –
дигән уй гына аны бераз тынычландырды.
Ял көне булганга, Айдар бик соң
уянды. Гөлсем түзмәде, иренең
төнге "бәйрәм"нәрен туктатуын
таләп итте. Айдар да кызды:
– Нәрсә җитми сиңа? Мин синең
белән яшәгәнгә рәхмәт әйтеп тор,
әллә кайчан чыгып киткән булыр
идем инде, – дип кычкырынды.
Гөлсемнең:
– Кая? Кем белән? Кем янына? –
дигән сорауларына Айдар җавапны
тиз тапты:
– Хәзер күрсәтәм, кем янына
икәнен, – дип, әйберләрен җыеп,
машинага чыгарып салды да,
күршеләренә таба атлады. Каршысына йөгереп чыккан Зөлиягә:
– Җыен, без китәбез! – диде.
Кыз берсүзсез җыенып чыкты да,
машинаның алгы урынына кереп тә
утырды. Аңа рәхәт иде бу вакытта,
шатлыгы күкрәгенә сыймый, иде.
Айдар, хатынына усал караш ташлап, зур тизлектә кузгалып китте.
Гөлсем аларның артларыннан
үкси-үкси елап калды. Бар нәрсә
дә әйбәт иде бит, нинди кара мәче
йөгерде араларыннан? Мәче түгел
– кара елан. Ә бәлки "кайда йөрдең,
нигә соң кайттың", дигән сораулары
ялкыткандыр. Зөлия дә "кара елан"
түгел, юкка ачулана, Айдар күрше
кызын шәһәргә китешли әнисе янына алып киткәндер, озакламый укуы
башлана бит... Ире дә, тынычланыр
да, озакламый кире кайтыр. Кызып
кына эшләнгән эштер бу...
Шәһәрдә Зөлия яшәү урынын тиз
тапты, алар иптәш кызының буш
фатирына китте. Бу вакыйгалар
турында кызның әнисенә дә хәбәр
иттеләр. Әмма ул нишләсен?! Кеше
гаиләсен бозып, сөяркә булып
йөргән кызын ул да тыя алмады.
Бу беренче тапкыр гына түгел бит,
инде ничәмә-ничә ирне "савып" яши
Зөлия. Унсигез яше яңа гына тулса
да, күптән балалыктан чыгып, үзенә
җиңел һәм рәхәт тоелган юлны сайлаган инде ул.


* * *
Эштән кайтуына һәрвакыт әзер
аш, елмаюлы караш, яраткан
кызы көтә иде Айдарны. Ә хәзер?
Җыештырылмаган өй, суык чәй...
Баштарак бу хәл иргә кызык тоела
иде. Ә Зөлиягә килгәндә, ул авылдан килү белән, дуслары белән
вакыт үткәреп, күңел ачып йөрергә
кереште. Айдарның акчасы бетә
башлаганын күрүгә, үз холкын
күрсәтте:
– Мин ник синең белән яшәргә
тиеш? Син бит миңа акча да җиткерә
алмыйсың, тап, син бит ир кеше,
тапмыйсың икән, әнә, юлыңда бул!
– дип тузынды.
Айдар барсына да түзде, хатыны
янына кайтып китәргә, Гөлсемнең
күзенә күренергә гарьләнде. Зөлия
исә Айдар белән яшәгәндә үк "запас" әзерләде.
– Не так ты и хорош! Кирәк икән,
мин синең кебек йөзне табам! – дип
көлде.
Айдар хатынын да, кызын да сагынды. Тик гафу итәрме соң алар?
Бар кеше алдында, Гөлсемнең
битенә төкереп дигәндәй, сөяркәсен
утыртып чыгып китте бит! Тик нәрсә
тота соң аны монда? Ник ул авылына, гаиләсе янына кайтмый?..
Бер кичне Айдарның сумка
җыйганын күреп, Зөлия сискәнеп
китте. Нәрсә әйтергә белмичә:
– Гөлсемең әллә кайчан икенче
ир белән йөри, миңа барысын да
сөйли иде ул! Син генә, сукыр кебек, берни күрми йөрисең! – дип,
ирнең каршысына чыгып басты.
Зөлиянең алдашуын Айдар күреп
тора иде. Үзе дә сизмәстән, бар
ачуы белән кызны сугып җибәрде
һәм берни әйтми ишекне ябып чыгып китте...
Айдар юлда уйланып кайтты.
Гөлсеме аны ничек каршы алыр
икән? Гафу итәрме соң ул аны?
Алар бит бер-берсен үлеп ярата
иде, нишләп болай булды соң әле
бу? Юк, Айдар башка мәңге мондый
адым эшләмәячәк, мәңге башкаларга карамаячак. Ул үз-үзенә ант
итте.
Кайтып керү белән, ихатада кошкорт ябып йөргән хатыны янына
эндәшми генә килеп басты, күзәтеп
торды. Уйланып йөргән хатын, аның
карашын сизгәндәй, борылып карады. Һәрвакыт елмаеп, кояш нурлары чәчеп торган күзләре төпкә
баткан, бер бөртек яшәү дәрте дә
юк иде аларда.
– Саумы, Гөлсем?!
Айдар әйтергә дип әзерләгән
бар сүзләрен онытты. Бәлки,
кирәкмидер дә. Бер-берсен бер
караштан аңлап яшәгән бу парга
сүзләр кирәк түгел! Хатын аның каршысына атлады. Күпмедер вакыт
күзгә-күз карап торганнан соң, алар
бер-берсен аңлады кебек. Айдар,
хатынын кочаклап, шашып-шашып
үбә башлады:
– Гафу ит, матурым! Мин сине
генә яратам! Миңа башка беркем
кирәкми, гафу гына ит! – дип, алдына тезләнде.
Гафу итте ирен Гөлсем. Барысын
да онытырга тырышып, үткәнгә күз
йомып, киләчәктә матур итеп яшисе
килде аның...
2
Зөлия Айдар киткәч каушап калмады, "запас" әзерләгән иде ул:
икенче көнне үк Фәриткә шылтыратты. Артык көттереп тормыйча,
тегесе килеп тә җитте. Фәрит килеп
керү белән Зөлия елый башлады.
Күз яшьләрен каян аладыр бу курчак! Шыңшый-шыңшый:
– Мин аңа ышанып яшәдем! Ә ул
минем тиенләп җыйган акчамны да
алып чыгып киткән... Минем фатирга түләргә дә акчам юк хәзер...

Нишлим мин? Кая барыйм? Их, синең
кебек көчле әтием булса янымда!
Мин болай интегеп яшәмәс идем!
Таянырлык бер кешем юк! Мин
берүзем, минем бер якын кешем
дә юк... Бер син генә... – Зөлия күз
яшьләрен сөртте.
– Тукта, тукта! Нигә елыйсың,
аңламыйм? Тапкансың проблема!
Мин бар бит, онытма! Хочешь, әйдә
бер-беребезгә ярдәм итеп яшик?
Минем акчам бар! – дип, Фәрит
кызны кочаклады. Шушы сүзләр
генә кирәк иде кызга! Эченә җылы
йөгерде. Тик моны сиздермәскә
кирәк. – Ярдәм итеп торсагыз, мин
сезгә икеләтә кайтарам! Менә эш
кенә табыйм... Мин укыгач эшкә дә
керә алмыйм бит... Юк, подъезд
идәне юарга булса да керәм... Миңа
вакытлыча гына ярдәм кирәк... Их,
әтием булса... – дип, кычкырып
елап җибәрде.
– Ну, ну, ну! Җитте, җитте! Тсс,
елама! Нинди идән юу ди ул!
Шушы матур кыздан ничек идән
юдыртасың инде?! Помогу мин
сиңа, не переживай! Кара әле миңа!
Без аңладыкмы бер-беребезне?
Фәрит шул арада, пинжәгенең
эчке кесәсеннән калын күн кошелегын чыгарып, Зөлиягә акча сузды.
Кыз биргән акчаны бик кыенсынган булып кына алды. Ирнең озак
торырга вакыты юк иде, аны кичен
ресторанга чакырып, үз юлында
булды. Кызыкай, ир артыннан ишек
ябылуы булды:
– Еххоууу!!! – дип сикерә-сикерә,
көзге алдына килеп басты. Кулындагы акчасын да санап алгач:
– Ого!!! – дип, үз-үзенә ышанмый,
тагын акча санады. – Менә бу инде,
Лилечка, "алтын балык" дип атала! Ха-ха! Ну, көзге, әйт әле! Кем
матур? Син матурмы? Мин матур!
– дип, үз-үзенә сөйләнүен дәвам
итте. Ванна бүлмәсенә үтеп, башта
су тутырды, аңа роза чәчәкләре сибеп, күбеккә кереп ятты.
Бизәнеп-төзәнеп, көн буе
көзгедән үзенә-үзе сокланып
утырганнан соң, өстенә иң матур
киемнәрен, кыска итәген киеп чыгып китте. Тыштан карап торганда
курчак кебек матур, һәр егетнең
йөрәген җилкендерердәй кыз,
үсеп беткән балалары булган,
әнисеннән дә өлкәнрәк яшьтәге ир
янына очрашуга ашыкты. Фәрит
аны ресторанда көтә иде. Ул Зөлия
турында уйланды. Шундый чибәр
кыз, үзе яшендәге берәр егет
белән очрашасы урынга, гаиләле
ирләрнең сөяркәсе булып йөри.
Очрашуларның сәбәбе шул: иргә
– буш вакытын үткәрергә кирәк,
кызга – акча. Зөлияне күрү белән
Фәрит аны каршы алып, үбеп алды.
Кочаклашып өстәл янына уздылар.
Фәрит әзерләнеп көткән: бер кочак
кызыл роза чәчәкләре бүләк итте.
Өстәл артына утыру белән шәмнәр
кабызып, бокалларны шәраб белән
тутырдылар. Ризык, эчемлек – барысы да җитәрлек.
Кыз каршында үзеннән утыз
яшькә өлкәнрәк, озын буйлы, чибәр,
кыйммәтле костюм, ап-ак күлмәк
кигән галстук таккан ир утыра. Кызыкай, эченнән генә, Айдар ише
хәерчеләр белән вакыт үткәргәнче,
Фәриткә таянсам, инде үз фатирым
булыр иде, дип уйлады. Фәрит исә
кызның шушы яшьтә үк шундый
хәйләкәр, юха булуын ошатты. Үз
дигәненә ирешә белгән хатын-кыз
аның өчен үзе бер кызык. Кыланышлары башкаларныкыннан күк белән
җир арасы кебек аерылып тора.
Укыган, ипләп кенә сөйләшкән
хатын-кыз арасында эшләп йөргән
ир өчен Зөлия кебек җиңел холыклы
кыз белән аралашуы, сөйләшүе кызык тоелды, ял итте ул аның белән.
Сөяркәсен кибетләргә йөртте, ул
ни тели, шуны алып бирде. Зөлия
үзенең сатылып йөргәнен әллә
аңламады, әллә аңа шулай ошый
иде... Бар вакытын Фәриткә генә
багышлады, беркая чыкмый, өендә
утырды, аңа тугры булды, кулыннан
ычкындырырга курыкты. Әйтми генә
килер дә, өйдә булмасам ачуланыр
дип уйлады.

(Дәвамы бар.)

Юлия КАДЫЙРОВА. Кара елан  (2)
Юлия КАДЫЙРОВА. Кара елан (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас