

– Мин барыбер үземчә яшим,
күреп торырсың! Син мине өйрәтмә,
минем эшләремә дә кысылма! Кем
белән йөрисем килә – шуның белән
йөрим! Синең кебек ике тиен акча
санап яшәргә хыялым юк! Ялыктым
хәерчелектән! Әти үлгәнгә ничә
ел, шуннан бирле бит инде! Мине
өйрәтергә синең бер хакың да юк,
кеше искесе киеп ничә ел йөрдем?
– дип, Зөлия ишекне шапылдатып япты да күздән югалды. Ана
күз яшьләренә ирек бирде. Алар
үзеннән-үзе хатынның битендәге
сырлары буенча тәгәрәп, каядыр
төшеп югалды.
Үзен кулга алырга тырышып, әни
кеше аш бүлмәсенә үтте. Йөрәк
даруына сузылган иде, куллары
тыңлашмады. Чынаяклар идәнгә
төшеп ватылды. Аларын күзе томаланган хатын әллә күрмәде, әллә
ишетмәде – дару тамчыларын суга
салып тиз генә йотты да өстәл янына барып утырды.
Бераз тынычлана төшкәч, яшьле күзләрен бер ноктага төбәп,
үткәннәрне исенә төшерде... Шушы
фатирга килен булып төште бит
ул. Матур гына гаилә корып, кыз
үстереп ятканда, ире чирләп үлеп
китте. Үзе дә балалар йортында
үскәнгә, бер якын кешесе дә юк
иде аның. Иренең туганнары башта
ярдәм итәрбез дигән иде дә, соңрак
каядыр таралышып, югалышып
бетте, хәбәрләре дә булмады...
Ә Зөлия, берни булмагандай,
тизрәк картәнисе – әтисенең әнисе
янына авылга ашыкты. Әтисе
үлгәннән соң, алар белән аралашкан бердәнбер кеше иде ул әби.
Авылга кайтып, чәй эчеп, хәләхвәл сорашкач, Зөлия чиләкләр
тотып авыл башындагы колонкага
ашыкты. Бар теләге – Айдарны
күрү. Бәлки, каршысына килеп чыгар, бәлки, ул да суга барыр, дип
өметләнде. Йөгерә-йөгерә, бер савыт артыннан икенчесен тутырды.
Су ташу кызны тиз ялкытты.
Чиләкләрен дөбер-шатыр кертеп
утыртты да, бәләкәй бакчага чыгып,
түтәлләр янында бөтерелә башлады. Айдар яшәгән йорт һәм ихата
бәләкәй бакчадан бик яхшы күренә,
нәрсә эшләсә дә күз кырые белән
шул якны күзәтте. Мәхәббәт утында
көймәде ул, кичләрен дә мендәргә
капланып үкси-үкси еламады, усал
акыл белән эш итте. Әхлак, әдәп
кагыйдәләре аның өчен түгел иде,
алар бер колагыннан ничек керде,
икенчесеннән шундый ук тизлектә
чыгып та китте. Аны үзеннән башка
берни дә кызыктырмады диярлек...
Ул бары тик үзен яратты, үзенең
теләкләренә ирешеп кенә күңеленә
тынычлык тапты, үзен җиңүче итеп
тоеп кына... Тик менә авылның иң
чибәр, акыллы егетен үзенә карата
алса икән...
Айдар күркәм гаиләдән, һәрвакыт
әти-әнисенең горурлыгы булды
ул. Яхшы укыды. Авыл хуҗалыгы
институтын тәмамлагач, туган
авылына кайтты, авыл Советына
эшкә алдылар үзен. Аның белән
бервакытта укуын тәмамлап эшкә
кайткан Гөлсем белән дөнья корып
җибәрделәр. Шау-гөр китереп туй
үткәргәннән соң, Гөлсем иренең
туып-үскән йортында яши башлады. Бар туганнары да яратты яшь
киленне. Матур, ягымлы, йомшак
сөйләшүе, сорауларга зирәк җавап
табуы белән үзенә тартып торды.
Иртән-иртүк ап-ак яулыгын бәйли
дә, халатын киеп, башкалар торганчы бар эшләрне эшләп куя.
Бик тәртипле гаиләдә үскәнгәме,
олыларның сүзенә колак сала белде. Йорт хуҗалары уянганчы, бар
маллар ашатылган, сыерлар савылган, кош-корт каралган. Чәйләрен
кайнатып, өстәл әзерләгәч, иренә
дә дәшә. Өйләнешкәч, яшьләрнең
хисләре көннән-көн көчәйде. Нарасыйлары тугач, аралары бигрәк тә
якынайды, мәхәббәт җимешләрен
бергәләп карадылар, үстерделәр.
Көнләшерлек мәхәббәт иде
аларның. Эштән соң буш вакытларын да бергә үткәрделәр, җәен
– җиләк-җимешен, урманга барып
мәтрүшкәсен, кышларын балан,
кара миләш җыйдылар. Бакчасын да
карадылар, дөньясын да көттелер,
ял да итә белделәр. Кызларын да
бәләкәйдән үк театр-концертларга
йөртергә вакытлары табылды.
Шулай матур гына яшәп ятканда пәйда булды да инде күрше
кызы Зөлия. Бәләкәй генә буйлы,
биленә төшеп торган озын кап-кара
чәчле, песинеке шикелле хәйләкәр
яшел күзле, битендә бөртек-бөртек
сипкелләре дә бар. Курчакныкы кебек озын кара керфекләрен сирпеп,
Айдарга күз салып йөри башлады.
Гөлсем дә моны сизә иде, ләкин
унсигез яшьлек кызның үзеннән ун
яшькә олы, гаиләле иргә каравы кызык кына булып тоелды. Кайчакны
иренә:
– Күрше кызы сине миннән алып
китмәсә ярый инде, бигрәк яратып
карый үзеңә, – дип шаяртты.
Ә Зөлия шаярмый иде. Кыска гына
итәкләрен, гәүдәсенә сылашып
торган киемнәрен киеп, Айдарның
күз алдында бөтерелепме-бөтерелде. Картәнисенең:
– Оялмыйча кендегеңне күрсәтеп
йөрмә! Хатын-кызга алай киенеп
йөрү килешми! – дип әрләгән
сүзләрен искә дә алмады.
Гөлсем белән Айдар эштә
булганда, кызлары Ләйсәнгә күзколак булды, аның белән шаярды,
уйнады, Гөлсемнең ахирәте булырга тырышты. Әйе, хатынны
сихерләделәрмени, ул бар серләрен, гаиләдә булган хәлләрен –
барысын да Зөлиягә ачты, күңелен
бушатты. Зөлиягә шул гына кирәк
иде дә инде. Яшь кенә булса да,
Гөлсемне юатырга сүзләрен дә
тапты, кирәк булганда кулыннан
килгәнчә ярдәм итергә тырышты. Эченнән генә берчә Айдарны
көнләде, берчә алар арасындагы
мөнәсәбәтләрдән көлде. Ул бар
нәрсәне дә чит ил киноларыннан
күреп эшләде, анда да бит яшь
кенә кыз яраткан кешесенең хатыны белән дуслашып, аның бар
серләрен белә һәм ирен тартып
ала. Айдарга ярарга тырышып,
әллә нәрсәләр кыланды. Ир моны
сизми калмады, Зөлиянең кыланышлары ошый башлады аңа, вак-төяк йомышларын үтәүдән дә баш
тартмады.
Берсендә шулай Зөлия шәһәргә
илтеп куюын үтенгәч, Айдар:
– Бүген, кичкә таба юлга чыгарбыз, – дип, кызны өметләндерде.
Зөлия канатланып очты.
– Бүген! Бүген! – дип, җырлыйҗырлый, сумкаларын җыйды.
Җәйге көн. Эссе. Авылны чыгып,
күрше авылга җитәрәк елга бар.
Зөлия:
– Шулкадәр эссе! Мин бу җәйне
су коенганым булмады... Әллә бер
генә чумып чыгыйммы? Туктат әле
елга янында, бер генә чумам да чыгам, – дип, Айдарга елмайды.
Ир, "ярар" дигәндәй, башын гына
какты да, елга буена барып туктады. Зөлия тиз арада өстендәге
кыска гына, үзенә килешеп торган,
күзләре белән бер төстәге, яшел
күлмәген салып, әкрен генә, боргалана-боргалана, Айдарга елмаяелмая суга атлады. Барысы да
"по плану" эшләнде: Гөлсем судан
курка, суга кереп чыгу аның өчен
үлем белән бер. Моны Зөлия белә
иде, чөнки Гөлсемнең сөйләгәне
бар: иренең, әйдә йөзәргә өйрәтәм,
мин хатыным белән су коенырга
хыялланам, дип ялварганы булган.
Айдарның һәр кич монда килеп су
коенганын да белә иде ул.
Ир Зөлияне машинасыннан гына
күзәтеп торды. Бергә су кереп
йөргәнне кеше күрсә, әллә нәрсә
сөйләр, дип уйлады. Ник шушы
кыланчыкны ошата башлавын үзе
дә аңламады ул. Менә инде ничә
ел Гөлсем белән бергәләр, аның
башка хатын-кызга борылып та
караганы юк. Ә Зөлия, ник Зөлиягә
карый соң ул, нигә аңа тартыла?
Чөнки ул Гөлсем кебек ояла белми, юхаланып сөйләшә. Башына
нәрсә килә, шуны әйтеп сала, кирәк
булса, төнлә йоклап яткан җирдән
хатыныңның куеныннан алып чыгып
китә ала, менә әле дә рәхәтләнеп
су коена, шаярта. Үзе бәләкәй, ябык
кына, нечкә билле, Аллаһы Тәгалә
матур итеп яраткан үзен, теге Барби
курчагына да охшап китә. Ә Гөлсем
бала тапкач та тазарды шул. Ирнең
үз хатынын да, кыз чагындагы кебек
нечкә билле, зифа гәүдәле итеп
күрәсе килә башлады.
Зөлия ярга чыгып утырды да, сумкасыннан алып, озын, нечкә "дамский" тәмәкесен кабызды. Айдар
кыз янына килеп чүгәләде. Көлешәкөлешә сөйләшә башладылар. Сүз
көрәштереп, бәхәсләшеп киттеләр.
Кыз елганың икенче ярына йөзеп
чыгарга булды. Айдар да, озак
уйлап тормыйча, аның артыннан чумды. Зөлияне куып җитеп,
биленнән кочып алды. Бергәләшеп
су керделәр..
(Дәвамы бар.)
***
Автор үзе турында
Мин 1986нчы елның 29нчы маенда Илеш районының Тыпый авылында туып-үстем.
Бәләкәйдән үк әдәби китаплар укырга яраттым. Укытучыларыма, якыннарыма багышлап
шигырьләр язганым исемдә. Мәктәптә укыганда хикәяләрем район һәм республикабыз
гәзитләрендә басылып торды. Укуымны тәмамлагач та, әдәбиятка мәхәббәтем югалмады.
Киресенчә, көндәлек хәлләр хикәяләр язарга этәргеч бирде. Тормыш юлында төрле кешеләр очрый.
Һәр кешенең үз язмышы, һәркемнең үз кичерешләре. Күңелләрен ачып, йөрәк
серләрен, сызлауларын басар өчен, үзләре белән булган хәлләрне сөйләүчеләр дә аз түгел.
"Кара елан" хикәясе дә булган хәлләрдән алып язылган.