Дөнья бу
16 Апреля , 05:57

Марсель ИЛЬЯСОВ. Эзләп тә табалмагач. Мәзәк хикәя

Тәмам аптырашта калган Шамил Табалмасов җир асты парковкасын янә биш тапкыр урап, һәрбер машинаны карап чыкты.

Марсель ИЛЬЯСОВ. Эзләп тә табалмагач. Мәзәк хикәяМарсель ИЛЬЯСОВ. Эзләп тә табалмагач. Мәзәк хикәя
Марсель ИЛЬЯСОВ. Эзләп тә табалмагач. Мәзәк хикәя

Йомыш белән генә башкалага килгән Шамил Табалмасов, бер уңайдан зур сәүдә үзәгенә дә кереп чыгарга булды. Машинасын куярга дип, әкрен генә тизлек белән урам кырыеннан урын карап бара башлады. Әмма күпме генә барса да, бер буш урын да күренмәде: бөтен урам кырые машиналар белән тулган иде. Зур шәһәрләрдәге киң билгеле проблема инде бу – машина куярга урын юк. Шулай берничә йөз метр барып та урын булмагач, ул кирегә борылды да, урамның икенче ягыннан эзләп китте. Ләкин бу якта да шул ук хәл кабатланды: бер буш урын да күренмәде. Урамнан әле бер якка йөреп, әле икенче якка йөреп озак кына урын табалмый интекте. Иртән дә кирәкле кабинетның ишеген табалмый әллә күпме йөргән иде ул. Кабинетны табуын тапты, ләкин кирәк кеше урынында булмады.

Машина куярга урын табалмагач, кайтып кына китәргә булды Шамил. Әмма бер мәлне теге сәүдә үзәгендәге “Җир асты парковкасы” дигән билгене күреп калды. Машинасын тиз генә шул якка борып, күрсәткечләргә карый-карый әкрен генә парковкага килеп керде. Аннары “Секция Д” дигән урынга куеп, исендә калдырды да, лифтка таба атлады. Лифтка бер ир белән хатын да килеп керделәр.

– Күпме йөрергә була инде? Ну җиләтте көне буе йөреп! – дип, зарланды ир.

– Менә шушы үзәктән дә эзләп карыйк инде, түз! – диде хатыны.

Бу ир белән хатынның бәхәсләшкәненә бүленеп, ничәнче катка менеп җиткәнен дә сизми калды ул. Алар артыннан чыкты да, сәүдә үзәге буйлап үзенә төрле кирәк-яраклар карап китте. Бер кафега кереп, чәй дә эчеп алды. Баскычтан гына үзәкнең өске катына да, аскы катына да менеп төште. Сәүдә үзәге буйлап сәгатькә якын йөрде шулай. Әйбердән күп әйбер юк иде сату нокталарында, тик кирәге генә табылмады. Кешеләр эштән чыкканчы тизрәк кайтып китәргә дип, кире лифт янына килде ул.

Ишек ачылу белән, Шамил артыннан лифт эченә бер көтү халык кереп тулды. Бер почмакка кысылган килеш, лифт төймәсенә буе җитмәгәнгә күрә,  ул кешеләргә генә эндәште:

– Иң аскы катка басыгыз әле!

Төшә-төшә бөтен кеше дә лифттан чыгып бетте, Шамил иң аскы катка – җир асты парковкасына берүзе генә төшеп җитте. Ачкычын болгый-болгый, “Секция Д” дигән урынга килгән иде, тик никтер бу урында үзенең машинасын күрмәде. Йөгереп кенә бер якка барып карады, икенче якка барды – машина юк иде. “Ничек алай? Шушында куйдым бит”, дип аптырады ул.

Аннары лабиринт кебек катлаулы парковка буйлап машинасын эзләп китте. Башыннан азагына кадәр бөтен урынны карап чыкты. Тагын кире, үзе куйган “Секция Д” дигән урынга килде. Тик машинасыннан җилләр искән – ул бер җирдә дә юк иде.

– Нинди көн булды бу, ә? Бернәрсә дә табып булмый! – дип кычкырды, ачуы чыгудан.

Тәмам аптырашта калган Шамил Табалмасов җир асты парковкасын янә биш тапкыр урап, һәрбер машинаны карап чыкты. Аннары нишләргә дә белми лифт янына юнәлде. Машина сәүдә үзәге эчендә була алмый бит инде, шуңа күрә бераз басып торды да, тагын “Секция Д” дигән урынга килде. Бу хәтле эзләп тә табалмагач, урлап кына киткәннәр дигән уй йөгерде аның башына. Тиз генә телефонын алып, полиция номерын җыймакчы булды. Тик көпә-көндез, шушындый җирдән машина урлап китәләрмени? Шундый уйлар белән икеләнеп калды ул, телефонын кире кесәсенә салып куйды. Бөтен парковканы тагын бер тапкыр карап чыгарга җыенганда, янына сәүдә үзәгенең бер хезмәткәре килеп чыкты.

– Сез машинагызны эзлисеме? – дип сорады хезмәткәр.

– Әйе, менә шушында гына куйган идем. Парковканы ничә тапкыр әйләнеп чыкканмындыр, бер җирдә дә юк!

– Машинагыз өске катта.

– Ничек?.. Нинди өске катта?

– Менә бу парковканың өске катында. Нинди катта булсын тагын? – дип, көлеп җибәрде хезмәткәр. – Бу җир асты парковкасы нәкъ ике бертөсле каттан тора. Менә әле без “-2” катында, ә сезнең машина “-1” катында булырга тиеш. Лифтның төймәсенә дөрес басмагансыз. Сезнең сыман буталып йөрүчеләр булды инде.

Шамил бу хәлгә шаккатып, теге хезмәткәргә рәхмәт әйтеп, тиз генә “-1” катына менде. Машинасы нәкъ үзе куйган урында тора, бер метр да кузгалмаган. Җир асты парковкасы ике каттан тора дип, башына да килмәде аның. “Тагын берәр нәрсәне югалтып, эзли башласам, тәки табалмасмын” дип, машинасына утырды да, үзенең яшәгән ягына – район үзәгенә ашыкты.

Марсель ИЛЬЯСОВ. Эзләп тә табалмагач. Мәзәк хикәя
Марсель ИЛЬЯСОВ. Эзләп тә табалмагач. Мәзәк хикәя
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас