

(Ахыры.)
* * *
Ансыз ничек яшәр?! Кирәкми аларның Эльвиналары!
...Ул, пыр тузып, энесенә ташланды, тиргәште, талашты.
– Мин Нәгыймәнең күзенә ничек күренергә тиеш?
Нәрсә дип әйтәм? Бик кирәк булса, үзең өйлән Эльвинаңа.
Миңа кирәкми.
– Ярар, кычкырынма! Берәр нәрсә уйлап чыгарырбыз
әле. Синең ул мәмәең берни сизмәс. Ни әйтсәң, шуңа
ышаныр. Шыңшыма! Бүгенгә, айныткычта булдым дип,
юатып тор.
...Нәгыймә кич кайтса, өй тулы кеше. Ул ишек төбендә
аптырабрак тукталып калды. Иренең еламсыраган
тавышы ишетелде. Каенанасы аны күреп калды.
– Әнә Нәгыймәң кайтты...
Заһит диванда стенага карап ята. Үзе шыңшый. Сеңлесе
белән энесе аның янында торалар, абыйларын
юатып маташалар бугай. Тагы кемдер бар иде. Нәгыймә
ирме, хатынмы икәнен дә күрми калды. Хәния карчык:
«Тай тизрәк», – дип ымлап өлгерде. Ул кеше шәүлә кебек
чагылды да юкка чыкты.
– Нәгыймә?! Нәгыймә, кайттыңмы? Мин сине кайтмассың
дип курыккан идем, – дип, ире әйләнеп торыйм дигән
иде, шул уңайга шатлыгыннан, абайламастан, идәнгә
тәгәрәп барып төште. Сикереп торды да аңа омтылды: –
Нәгыймә, Нәгыймәм, кайттыңмы?! Мин шултиклем
борчылдым. Сине башкача күрмим икән дип торам!
Өйдәге кешеләр үзләренең кирәкләре беткәнлекне
тоеп, барысы берьюлы чыгып киттеләр.
– Нәгыймәм! Син мине гафу ит инде. Кичә безнең
крановщикның юбилее булды. Мин бармагач, ул үзе килә
иде. Мин аның белән барырга мәҗбүр булдым. Сөйләшеп,
шаулашып утырганбыз. Җырлап җибәргәнмен. Минем
тавыш көчле бит инде. Иптәшләр хуплап шаулаштылар,
җитмәсә. Үч иткән кебек, дежур милиционер, участокта
тәртип бозучылар бармы-юкмы, дип тикшереп йөргәндә,
обход вакытында тавышка юлыгып, барыбызны да
машинага утыртып, айныткычта калдырып китте. Минем туган
көн, Гришаның юбилее дип тә әйтеп карадык.
Җибәрмәделәр, калырга туры килде. Документлар аларда калды
әле. Синең белән икәү барып алырбыз.
– Документларың өйдә иде.
– Шулаймы?! Алайса нәрсә алдылар икән? Акчаны
алганнар шул. Мин ни, сине уйлап, борчылып, тизрәк
кайтыйм, сине күрим, аңлатыйм, дидем. Син мине гафу
ит инде, яме?
– Әллә инде... Тәртибеңә карарбыз.
Аннары хатынын ышандыру өчен, ике-өч көн үткәч,
айныткычка алып китте.
– Әйдә икәү барыйк. Теге көнне миңа нык бәйләнгәннәр иде.
Син булсаң, бәлки бәйләнә алмаслар. Калган
акчаны алырга кирәк булыр.
Нәгыймә ышанырга теләсә дә ышана алмады. Ничек
инде? Айныткычтан чыгаралар, акчасын, тагын
нәрсәләрендер алып калалар. Андый хәлнең булуы мөмкин түгел.
Иренең сөйләгәнен тыңлаган кеше булып торды.
Милиционер кабат-кабат хатынга сәер генә карапкарап алды.
Ә анысы бер сүз дәшмәде. Ышандырдылар
бит тәки, диюе булгандыр. Нәгыймәгә «Юк, алай түгел,
болай» дип бәхәсләшүдән ни файда. Әйдә, ышандырдык
бит бу мөҗәйне (мокыт - диал.), мескенне, ышанды бит мәҗнүн, – дип
уйлап йөрсеннәр. Тавышланып, пырылдап аерылып китсә, тегеләр җиңдек,
тәки китәргә мәҗбүр иттек, дип шатланып йөрерләр. Аларга шул гына кирәк. Абыйларын
бәхетле итү уе түгел, фатир, байлык кебек дөнья малына
кызыгу өстенлек итә. Нәгыймә иренең бу кыланышын
ошатмады, аның хәтере калды. Әмма берни сиздермәде.
Шулчак кинәт:
– Ай! – дип кинәт кычкырып җибәрде. – Түшегездә –
сагызак. Сыпырып төшерегез!
Бернинди дә сагызак юк иде, чебен генә очып китте.
Ә-ә, бу хатын аларны бөтенләй тыңламаган, ышанмаган
икән дә, дип уйлады милиционер, елмаеп куйды. Спектакль бит бу!
Иренең шул спектакльдә уйнарга риза булып, кеше
көлдереп йөрүе хатынның күңелен кырды. Комедия бит
бу, юк, трагикомедия! Күңелсез булып китте, эче пошты.
Шулай да үзен тыйды. Ире артыннан теләр-теләмәс атлавын белде.
Заһит та аның кичерешләрен сизенде бугай.
Еш-еш артына әйләнеп карап алды. Янәсе, киләме. Ул да
эндәшмәде. Хатыны да телсез иде.
Нәгыймә һәрвакыттагыча ашарга әзерләде. Сөйләшми
генә ашадылар һәм көндәгечә урамда йөреп кайтырга
дип юлландылар. Почмакта тыкрыкка борылган җирдә
бер хатын-кыз заты басып тора иде. Кемнедер көтә кебек.
Заһитны күргәч тә аларга таба атлады. Нәгыймә адымын
әкренәйтте. Очрашырга уйлаган булсалар, сөйләшсеннәр,
янәсе. Ире ул хатын белән калса калыр, Нәгыймә кайтып китәр.
Ул да булса, Эльвина аларны көтеп торган икән. Үзе
моңсу, борчулы. Әмма Заһит аны күрмәгән дә кебек,
тукталып та, сөйләшеп тә тормады. Кырт борылып,
тыкрыкка юнәлде. Бу хатынны, янәсе, беркайчан да күрмәгән
дә, белмәгән дә, имеш. Хәләле аның артыннан китте.
Алар янәшә атлады. Менә кемдә кунган икән! Өйгә
килергә кыймаган, юлына чыккан. Үзе белән китәр дип
өметләнгәндер инде. Искитәрлек чибәр дә, үтә матур дип
тә әйтмәссең. Кигән киеменә карасаң, бай хатынга да
охшамаган. Кызыгырлык, аңардан артык бернәрсәсе дә
юк. Нәгыймә аңардан калышмый. Матуррак, акыллырак
булмаса әле.
Берсе сөйләмәде, икенчесе төпченмәде. Хатынга бар
да ачык. Ире кайдадыр кунып калган. Исерек иде, тагын
да өстәгәннәр, әлбәттә. Документлары өйдә иде. Акча да
шул көенчә. Димәк, энесе танышынамы, я булмаса, танышып,
милиционерга документ кертеп, калдырып киткән.
Шуннан соң гына, ике-өч көннән үткәч, бар да әзер
булгач, абыйсына барып кайтыгыз, әзер, дигәндер.
Хатыны аның айныткычта кунмавын сизгәнен аңлады
Заһит. Дәшми калуына шатланды, сабырлыгына сокланды.
* * *
Беркөнне шулай кичке ашны ашагач, Нәгыймә аш бүлмәсендә
савыт-саба җыештыра иде. Кыңгырау шылтырады.
Әнисе килгән икән. Ишек төбендә пышылдаштылар.
Ире ялт итеп ванна бүлмәсенә керде дә су агыза
башлады.
– Әллә ванна керергә җыенасың инде? Вакытлы-вакытсыз
нишләп керергә булдың? – дип сорады, гаҗәпләнеп.
– Кирәк! – диде тегесе. Юынып чыккач та, матур
күлмәген киеп, урамга ашыкты.
– Пиджак ки! Тәнең кибеп тә җитмәгән. Җылы юеш
тәнгә җылы җил дә җитә, салкын тияр. Чирләрсең бит!
– Мин хәзер... – дип, йөгереп диярлек чыгып та китте.
Вәт, юләр! Төнгә каршы ванна кереп, юка гына күлмәктә
чыгып китте. Әнисе каядыр чакырган, күрәсең. Ни
уйлап, урамга чыгасы кешегә ванна керергә рөхсәт
иткән? Ул да, моңсыз, ни уйлады икән, әни кеше була
торып?
Нәгыймә борчыла башлады. Озаклады. Әнисендә утырамы?
Әллә урамда йөриме? Ниһаять караңгы төшкәч
кайтты. Шундук сөйләшеп тә тормыйча йокларга ятты.
Иртән тора да алмады. Температурасы нык күтәрелгән.
Табиб больничный ачып беркая чыкмаска ятып
торырга кушты. Югыйсә үпкәгә күчү куркынычы бар диде.
Чыгарга дип кузгала башласа, Нәгыймә кузгалырга да
ирек бирмәде. Даруын алып кайтты. Карап торып эчерде.
Янында карап тормасаң, сикереп торып чыгып китәргә
ыргылып тора. Температурасы төшү урынына күтәрелә
барды. Яңадан табиб чакырды. Атна-ун көн каты чирләде.
Аннары әкренләп терелә башлады.
Тик нишләптер әнисе улының хәлен белергә кермәде
ич. Әллә сүзгә килешкәннәрме? Үпкәләшкәннәрме? Ачуланышканнармы?
Сеңлесе дә күренми. Ул, юк-юкта, эштән кайтышлый сугыла иде. Энесенең дә эзе суынды.
Ире үзе, партизандай, берни әйтми. Әйтмәсә, кирәкми.
Баш каңгыртып торасы юк. Кирәк санаса, үзе әйтер әле.
Ул әйтмәгәннән генә дөнья җимерелмәс. Көн буе өйдә
бергә булсалар да, сөйләшмәделәр диярлек. «Даруыңны
эч», «ашарга кил» кебек гел әйтелә торган сүзләр. Алар исәп түгел.
Нишләптер төшә башлаган температурасы кинәт күтәрелде.
Зәйтүнә өйгә тагын табиб чакыртты. Ул яңа дарулар язды.
Шөкер, сизелеп терелә. Температурасы менеп-төшеп
торса да, ниһаять, нормальләште. Эшкә чыкты.
Ир белән хатын берни булмагандай яши бирде. Тату
тиң гомер кичерделәр. Әйе, парлы гомер – зур бәхет.
Татулыкка ни җитә?!
Әнисе, сеңлесе, энесе Заһитны теге хатынга өйләнергә
димләгәннәр. Исерек баштан икенче хатын белән
төн үткәргәнен әйтеп, аңа өйләнүен таләп иткәннәр. Теге
хатын, алдадыгыз, дип, бәйләнә башлаган булган икән.
Заһит: «Юк, мин беркайчан да өйләнмәс идем, яның
янында калмас идем. Сез мине дуңгыз дәрәҗәсенә
җиткереп калдырып киткәнсез. Көчләп өйләндерергә хакыгыз
юк! Әни, син хөрмәтле әнием булсаң да, бу юлы синең
сүзне егарга мәҗбүрмен», – дигән. Теге хатынны исә,
җитәкләп алып чыгып, нык кына тиргәгән: «Кыз булсаң,
егет табар идең. Минем юлыма чыкма! Минем никахлы,
ЗАГСлы яраткан хатыным бар. Йөрмә минем арттан», – дигән.
Болар хакында ул Нәгыймәгә бервакыт паркта йөргәндә үзе ычкындырды.
Туганнары, әнисе, әлбәттә, үпкәләгәннәр. Теге хатын
туачак баласын Заһитка бәйләргә булган да, барып
чыкмаган – Нәгыймә монысын соңрак белде.
Фото: Freepik.