

(Дәвамы.)
...Ул шулай әнкәсе янында уйланып, бергә яшәгән
чакларын искә төшереп утырды.
Хәния әнкәсе башкода урынына үзе җигелеп, улына
яшь, чибәр, бай кыз эзләп, ярты гомерен әрәм иткән
икән. Киленен соңлап кына аңлап, аны яратып, аның улы
өчен барысын да эшләвен күреп, йомшарды, кемнең кемлеген аңлады, булса кирәк. Бик озак вакыт, күп сынаулар
үтеп кенә аның күңелен яулый алды Нәгыймә.
«Әнкәй, әйдәгез чәй эчик. Чәй әзерләдем», – дисә дә,
каенанасы бер генә тапкыр да чәй эчмәде, утырып
килене белән сөйләшмәде. Улы белән ишек төбендә генә
пышылдашалар да чыгып та китә иде. Үз итмәве булган
икән.
«Килен» дип тә, «кызым» дип тә эндәшми, исемен дә
телгә алмый, килене ягына борылып карамый да.
Нәгыймә исә, каенанасы дәшми генә йөргәч, бик аралашмагач,
безнең тормышка тыгылырга теләмидер, берберсен ошаткач, әйдә яшәсеннәр, диюдер, тавыш чыгарып,
җәнҗал куптарып йөри торган кеше түгел, сабыр хатындыр, дип уйлап юанды.
Әмма Хәния кемлеген, ниндилеген тиздән күрсәтте.
Иртән улына керде. Алар күрше йортларда торалар. Улы
Заһит кызмача. Кичәге табынның дымы чыгып бетмәгән.
Диванда чалкан ята, аягын аягы өстенә куеп, югары күтәргән.
Үзе шаркылдап, рәхәтләнеп көлә. Диваннан торырга
уйламый да, тәгәрәп-тәгәрәп көлә дә көлә. Әнисе аптырап калды.
– Миңа балдак алырга йөз сум бирәләр. Саклык кассасыннан бүген барып алам. Миңа, «егет» кешегә, моңа
кадәр «өйләнмәгән» булгач, акча бирәләр – аңа юк. – Үзе
хатынына бармагы белән күрсәтә, үзе һаман көлә. –
Аннан ярты алам. Эчәбез! Бүген бәйрәм!
– Нинди балдак? Ниткән акча? Нинди бәйрәм? Нәрсә
сөйлисең? Акылыңнан яздыңмы әллә?..
– Кичә без язылыштык. Миңа, янәсе «моңа хәтле
өйләнмәгән» булгач, йөз сум бүләк. Балдак алырга ярдәм. –
Ул тагын да, тыела алмый, көләргә тотынды.
– Эх, әле сез әйтми-нитми генә ЗАГСка кереп йөрисезмени?!
Өй котлау мәҗлесе дигән булып, туй үткәрдегезмени?! Ике балаң булуын белмиләрмени?!
– Без язылышмаган идек. Бер аерылып, бер кушылып
йөри торгач, ике балалы булып куйдык. Язылышмасак та,
алимент түлим ич. Сиңа – «әнкәй», миңа «әти» дип килеп
йөриләр. Үзең беләсең.
– Әйтәм, Нәгыймәнең әнисе дә, кияүләре белән ике
кызы да, хәтта авылдагы кызы да килгән иде.
Каенана, ачулы кычкырынып, Нәгыймә өстенә бара
башлады. Нәгыймә аш бүлмәсе ягына чигенде. Аннары
кереп үк китте.
– Тотмыйм мин сезне! ЗАГС белән бәйләп куярга
уйладыңмы? Яшәтмим! Барып чыкмас! Улым артыннан
кияүгә чыкмаган кызлар көтүе белән йөри. Бай хатыннар.
Ул кызлар сайлавын дәвам итәчәк. Заһит белән яшим,
дип уйлама да, өметләнмә дә. Ник аңа бәйләнгәнеңә
үкенерлек итәм мин сине. Кара син аларны! Мыштым гына,
яшертен генә язылышып куйганнар! Була торганы юк! –
дип, пыр тузып, шаулап чыгып китте.
Нәгыймә нык гаҗәпләнде. Никах укытканда дәшмәгән
иде ләса. Кызы Лилия белән килгәннәр иде. Кече улы
эштә калды, кияве дә килә алмаган иде. Нәгыймәнең әнисе
никах табынын үзендә үткәрде, туганнарын да чакырган иде. Табын бик матур үтте.
Кодагый буласы кеше генә боеграк утырды. Ары-бире
дәшмәде, сүзгә кушылмады. Заһитның сеңлесе Лилия
генә ачылып сөйләшеп утырды. Сөйкемле, күңелле хатын
икән. Мулла: «Фәлән кызы Фәләнне килен итеп алырга
ризасыңмы?» – дип сорагач, каенанасы тотлыккан кебек
бераз дәшми торды. Аннары әкрен генә, теш арасыннан
гына пышылдап диярлек, көчәнеп, әкрен генә: «Риза» –
дигән булды. Каенанасының теләр-теләмәс кенә әйтелгән
шушы сүзе Нәгыймәне шөбһәләндергән, «әллә риза
түгел инде» дип борчылдырган иде. Әнә бит ничек котыра.
Язылышмаган булса да ике балага алимент түләгән,
эчәргә яраткан улына кем кирәк икән, дип аптырап
уйланды хатын.
* * *
Алар Заһит белән автобуста эшкә бер үк вакытта бер
үк якка йөргәннәр. Эшкә көн дә бергә баралар, ягъни көн
дә очрашалар. Беркөнне автобусның баскычына бер
аягын куеп, икенчесен куям гына дигәндә, бер юньсез ир,
автобуска кергән хатынны тартып төшереп, үзе кереп
киткән иде. Шунда якында гына торган берәү теге ирне
автобустан чыгарып ыргытты, хатынга кул биреп, эчкә
кертте. Алар очрашканда исәнләшеп йөрделәр. Аннары
сөйләшкәли башладылар. Бу хәл һәр эш көнендә кабатланды.
...Атлый-йөгерә тукталышка килгәндә, берәү хатынны
беләгеннән эләктереп алды.
– Ә-ә, сезме? Бу якта ни эш бетереп йөрисез? – дип
сорады Нәгыймә.
– Сезне каршы алырга дип, бу тукталышта төшеп
калдым.
Алар шулай якыннан танышып, очраша башладылар,
бер-берсенә ияләшеп киттеләр. Хатын ирдән аерылган
икән. Баласы бар. Ә ир үзен күптән буйдак саный, имеш.
Шулай танышып, яратышып, өйләнешеп куйдылар.
Әмма Заһитның әнисенә хатынның баласы булуы,
артык бай да булмавы ошамады бугай. Үзара килешеп
никах укыттылар. Бераздан ЗАГСка керделәр. Әкрен генә
тату гына яшәп алып киттеләр. Көянтә кебек бөкрәеп,
эчеп-тартып, хатын-кыз белән буталып йөргән ир әкренләп
алардан арына барды, үзгәрде, эчүен дә, тартуын да
ташлады. Гел күтәренке кәеф белән, башын горур тотып,
тураеп йөри башлады. Хатын-кыз аңа игътибарын көчәйтте.
Ир генә аларны күрмәде, күрергә дә теләмәде.
Әнисе, энесе, сеңлесе исә аерым-аерым да, бергәләп
тә Заһитны төрле кызлар, хатыннар белән танышырга,
бай, баласыз хатынга я бөтенләй кияүдә булмаган, үзләре
Заһитның хатыны булырга лаек дип исәпләгән хатынкызларны
тәкъдим иттеләр, димләделәр. Әмма ул берсе
белән дә танышырга да, кавышырга да теләмәде.
Энесе җиңгәсен нигәдер өнәмәде, бәлки, Нәгыймә
белмәгән сере бардыр. Бөтен осталыгын, вакытын абыйсы
йләнердәй хатын-кыз заты сайлауга багышлады.
Очрашулар тәкъдим итте. Әмма абыйсын күндерә алмады. Ул
аларга катгый сүзен әйткән иде инде. Бер дә булмагач,
куркытып та карадылар: «Ул синең фатирыңны тартып
алу өчен килә. Син шуны аңламыйсың. Урамда торып
калырсың әле. Әни янында яшәрмен әле дип, исең китмәгән
булып йөрисеңме? Әнинең фатиры миңа язылган.
Аңа өметләнмә», – дип тә әйтеп карады. Әллә кемнәрне
димләп, үгетләп, тиргәп ачуланып, икенчегә өйләнергә
күндерергә маташканнар иде.
Алар шулай үгетләп торганда, Нәгыймә кайтып керде.
Туганнары сүзләрен дәвам иттеләр. Фәлән дә фәсмәтән,
дип ныкыштылар. Тагын әллә кемнәрне тезеп киттеләр.
Бәлки, Нәгыймә ишетеп, чыгып китәр, дип өметләнгәннәрдер.
«Чыгып кит!» – дип әйтмиләр генә. Үзе китәр, дип
уйладылар, ахрысы.
– Я Нәгыймә, я мин бөтенләй өйләнмим. Миңа бүтән
беркем дә кирәкми. Нәгыймә, мә сиңа ачкыч. Монда үз
өеңә кайткан кебек кайт. Мин кайтканда өйдә бул, бу
йортта хуҗа итеп хис ит үзеңне, – диде аңа Заһит.
Нәгыймә бер сүз дә әйтми генә ачкычны алды да аш-су
бүлмәсенә кереп китте, ашарга әзерләргә тотынды.
Теге өчәү иңбашларын сикертеп, бер-берсенә караштылар да
чыгып киттеләр. «Әнә бит нәрсә ди. И Ходаем!» – дип мыгырданды әнисе.
Нәгыймә үзе ашарга әзерләде, үзе гаҗәпләнеп уйланды.
Никах укыттык бит инде. Никах укытмый гына,
язылышмыйча гына гомер итүчеләр дә җитәрлек. Заһит,
барабыз, язылышабыз дигәч, баш тартмады. Инде бәйләнүдән туктарлар дип уйлаганнар иде. Әнисе белән
туганнары, киресенчә, яңадан дәртләнеп тотындылар,
бөтенләй котырдылар. Әнә бит каенанасы «яшәтмим»
дип тора. Бергә яшәүләренә ел тулып китте. Юк, тынычланмыйлар, туктый алмыйлар.
Заһитның туган көне якынлаша. Аңа әзерләнергә кирәк. Фатирларын аклап, идәнен
буядылар, кайбер җиһазларны алмаштырдылар. Бүлмәләр яктырып, матураеп китте.
Туган көне дә килеп җитте. Табын күңелле үтте. Табын
тәмамланып, таралыша башлагач, туганнары «озат безне»
дип, Заһитны да алып чыгып китте. Нәгыймә дә алар
белән чыгарга юнәлгән иде, каенанасы чыгармады.
– Әйдә, без табынны җыештырыйк, савыт-сабаны юыйк,
дип, гомер кермәгән аш-су бүлмәсенә кереп, кранны
ачып, юа да башлады. Кәефе күтәренке, яшәреп киткән
кебек, ялт-йолт тотына. Әллә бер ун-унбиш елга яшәрде
инде. Килен әнкәсенә ярдәмләшеп, савыт-саба сөртеп,
урнаштыра барды. Ярты сәгатьме, күбрәкме вакыт үтеп
китте – ире кайтмады. Эшне тәмамлап, әнкәсе хушлашып
кайтып китте.
Ул да булса, Заһитны әнисе өйләндерергә тырышып
йөргән кыз-хатын янына, аның өенә алып кергәннәр икән.
Ул хатынның, имеш, туган көне. Төрле-төрле тостлар
әйтеп, ирне берни искәрмәслек итеп исертәләр дә теге
хатын янында калдырып чыгып китәләр.
Ә Нәгыймә, ире озаклагач, тәрәзәдән күзен алмый
урамны күзәтте. Ирен көтте. Кайтып килмиме? Юк та юк.
Җәй, караңгы соң төшә. Менә дөнья караңгылыкка чумды.
Хатынның борчылуы чиктән ашты. Ул каенанасына
керде.
– Әнкәй! Улың һаман кайтмады бит әле. Көтәм – юк,
көтәм – юк.
– Кайтыр әле. Я энесенә кергәндер. Кайтып ят, йокла, – дигән булды тегесе.
Нәгыймә кайтып китте. Нинди йоклау ди инде. Ул тәрәзә яныннан китә алмады.
Караңгы булса да, бәлки, шәүләсе күренер. Күпмедер вакыт үткәч, каенанасы килде.
– Кайтмадымы? Йоклар идең. Әллә чишенмәгәнсең дә
инде. Плащыңны да салмагансың.
– И-и әнкәй, нинди йокы алсын инде...
Хәния карчык исә улы кайтмаганга бик шат иде. Эш
көйләнә бугай. Бу хатын эшне бозып куймасын, милициягә бармасын тагын.
Эзләтә башламасын, гауга күтәрмәсен. Күз-колак булыйм үзенә.
Ул киленен урамга чыгарга чакырды:
– Тирә-юньне караштырып кайтыйк. Бәлки, кайтып та
киләдер әле, – дигән булды. Берәү юата, имеш. Йорт
тирәсендәге урамнарда йөрештерделәр.
– Син, Нәгыймә килен, Заһит белән әйбәтләп кенә
сөйләш инде. Тавыш күтәрмә. Ул сине тыңлый. Ни генә
булды икән?! Хәерле булсын. Бу араларда эчми дә башлаган иде.
Матураеп, тулыланып, тураеп китте. Югыйсә,
көянтә кебек бөкрәеп йөри иде. Кызлар улым артыннан
йөгерә башлады. Күрер күзгә нык үзгәрде. Карчыклар да
сизгәннәр. Беркөн Хәдичә шулай дип торды. Күңеле көр,
башы югары, ди.
– Шулай шул. Кем аркасында...
– М-м... Алай икән. Анысы бар, имеш.
Бераз тын бардылар. Аннары борылдылар, кайтырга
булдылар.
Кем аркасында, диде бит әле. Минем аркада, димәде.
Әллә бу хатын хаклымы? Бу үзгәрешләр ул килгәч башланды түгелме? Кем тырышлыгы белән үзгәрде улы?
Әнисе күпме әйтте – ишетмәде дә. Ә монавы дәшмәс
йомык хатынын тыңлый. Әйтерсең әнисе. Тегесе дә, тегеләй ит, болай эшлә, алай ярамый, дип бәйләнми, әллә
шуңа инде. Киресенчә, иренең эшләгәнен гел мактап,
хуплап тора. Рәхмәт тә әйтә белә.
Улы – хуҗа, улы – баш. Ни тели, шуны эшли, ә хатын
буйсына, әлбәттә. Ир әйткәнчә эшли, ә үзе әкрен генә,
сиздерми генә күзәтә, ярамастай эшләрдән дәшми генә
читкә этәрә, юнәлтә, йомшак кына «шулай итәргә кирәктер» ди.
Заһит тәмәке тартуын көннән-көн киметте. Йөзе нурланып, матурланып китте. Сизелеп ютәле дә басылды.
Бөтенләй тәмәкене ташласа, аракы эчүдән дә туктар әле.
Ә Хәния, тиле, улын тиргәде дә тиргәде. Эчмә, тартма, янәсе! Кычкырынып, гел ачуланып торды. Суккалап та
алды. Улыкае башын иеп тыңлый да үзенчә эшли. Эчте,
тартты, урам таптады, дус-иш тә табылып торды. Гел
улын яклап, араларына керде. Әмма күпме тырышса да,
теләгәненә ирешә алмады. Улы үзенчә яши бирде. Ә бит
җиткән егетне бала итеп күреп тырышып тәрбияләде,
аның күптән ир булып өлгергәнен аңламады, аңа бала
итеп карады. Бигрәк ахмак булган икән ләса! Ул үзенчә
яшәргә теләгәндер. Ә ана кеше шуны аңламаган.
Әлбәттә, хатыны хаклы. Салпы ягына салам кыстырып,
вакытында карап, күзәтеп, ымлап үзенчә эшләтте.
Вакытында юкә чөй кагып өлгерде. «Ә мин тагын улымның
тормышына аркылы киләм түгелме, Хәниякәй, акылыңа кил, яшьләргә юл бир!» – дип сөйләнде ул үз-үзенә.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.