Дөнья бу
8 Апреля , 04:05

Марат АХУН. Салам Солтан

Бу йомшаккай әле берсенең итәгенә, әле икенчесенең алдына ятып иркәләнгән. Шундый рәхәттә яшәсә дә, бу хәерсез мәче картларга зыян артыннан зыян салып кына тора икән. Йәмайларын урлый, йә сөтләрен эчә, йә булмаса кәҗәнең азыгын пычрата, ди. Бер сүз белән әйткәндә, гамьсез, тәрбиясез песи икән. 

Марат АХУН. Салам СолтанМарат АХУН. Салам Солтан
Марат АХУН. Салам Солтан

Борын заманда ерак авылларның
берсендә бер бабай белән әби яшәгән.
Алар ярлы, бик ярлы булганнар. Барлык ашаганнары ипи белән сөт тә,
яшәгәннәре салам белән печән булып, шулай тереклек иткәннәр. Бөтен
байлыклары читән абзарда яшәүче
бер акылсыз кәҗә дә, өйләрендәге
бик ялкау вә хәйләкәр песи генә булган. Картларның фәкыйрь булулары
гына җитмәгән, өстәвенә берсе начар
күргән, ә икенчесе бераз чукрак икән.
Әби белән бабайның мондый хәлдә
яшәве ялкау мәче өчен бәхет булган.
Өйдәге барча азык-төлеккә, түшәк-мендәрләргә хуҗа икән.
Әби белән бабайның балалары да
булмаган. Алар гомер буе сабый турында хыялланганнар. Шуңа күрә
бала булып уйнау, кылану бәхете
дә хәйләкәр мәчегә язган. Бу йомшаккай әле берсенең итәгенә, әле
икенчесенең алдына ятып иркәләнгән.
Шундый рәхәттә яшәсә дә, бу
хәерсез мәче картларга зыян артыннан зыян салып кына тора икән. Йә
майларын урлый, йә сөтләрен эчә,
йә булмаса кәҗәнең азыгын пычрата,
ди. Бер сүз белән әйткәндә, гамьсез,
тәрбиясез песи икән.
Шулай бер көн әби бәйләм бәйләп,
бабай юкәдән бау ишкән чакта,
боларның башына бер уй килгән.
Уй белән хыял – бертуганнар. Хыял
булса, ният тә туа. Болар бала турындагы хыялларын тормышка ашырып, саламнан курчак малай ясарга
булганнар. Бабай саламнан башын,
гәүдәсен, кул-аякларын үргән, ә әби
кәҗә мамыгыннан аның киемнәрен
бәйләгән. Түбәдәге карабаш камышыннан түбәтәй дә ясап кидергән.
Салам курчак бик матур килеп чыккан.
Тик җаны гына булмаган.
Әби белән бабай курчакны бик ошатканнар. Аңа Салам Солтан дип исем
кушканнар. Элек солтан дип патша,
хан улларын атаганнар. Шуңа Салам Солтанны өйләренең иң түренә,
тәрәзә төбенә утыртып куйганнар.
Салам Солтан көндезләрен авыл
мәктәбенә укырга йөрүче малайларны күзәткән. Аларның тәрәзә каршына килеп: “Салам Солтан – Салам
Торхан”,– дип үртәгәннәрен тыңлаган.
Кышкы төннәрне ул тәрәзәдән тышка
карап үткәргән. Ул заманнарда төннәр
бик озын булган, ди. Өйләрне дә сукыр
лампа һәм шәм белән генә яктыртканнар. Салам малай шул озын төннәрдә
ай нурына коенган кырны тәрәзәдән
күзәткән. Көннәрдән бер көнне Курчак малайга җан кергән. Зур күзләрен
тутырып, күктә йөзгән айга, йолдызларга карый икән. Ә тышта – гаҗәеп
күренеш! Анда, ай нурында кар кызлары бии икән. Алар күктә йөзгән ай һәм
болытлар белән әйлән-бәйлән уйныйлар, ди. Салам Солтанның колагына
гына ишетелерлек сихри моң агыла да
агыла икән. Ә кар кызлары шул салмак
көйгә бииләр дә бииләр, әйләнәләр дә
әйләнәләр, ди...
Бу моң Салам Солтанны уйлары
белән ерак калаларга, андагы тылсымлы хан сарайларындагы шаулы,
рәхәт дөньяга алып китә икән. Басуда
кар кызлары бии. Тулы ай яктысында алар энҗеләр сыман әле ялтырап
китәләр, әле тоныкланалар, ди...
Салам Солтан болар хакында мәчегә
дә хәбәр иткән. Соры Мәче ышанып
бетмәгән. Малайның күргәннәрен
ул тылсымлы төш дип кенә юраган.
Андый күренеш әби белән бабай
сөйләгән әкиятләрдәге патша сараенда гына була, Кар кызларының биюе
дә шуның тәэссоратыдыр, дигән.
Шулай да, Соры Мәче малайның
сөйләгәннәренә кызыгып куйган:
– Әллә, чынлап та, китәбезме
соң синең хыял илеңә? Мин синең
белән кая барырга да әзер. Тик миңа
шәһәрдә йөрергә тун кирәк,– дигән ул.
– Калада песи туны киеп йөрмәм бит
инде, затлырак кием табарга кирәк,–
дип, ул абзардагы кәҗәнең тунын сорап торырга булган. Кыш көне кәҗә
беркая да бармый ич.
Кәҗә тунын киеп алган Мәче белән
Салам Солтан юлга әзерләнгәннәр. Иң
башта Соры Мәче тимерчегә барып,
әбинең бәйләм энәсеннән кылыч ясаткан. Кара бишмәт, бизәкле читек кигән
Салам Солтан билендәге путасына
кылыч таккан, ә Соры Мәче капчыгына азык салып, аркасына аскан. Шулай
итеп, ике дус юлга чыккан. Барганнар,
ди, болар башта Чакмагышка, аннан
ары киткәннәр, ди, Актанышка. Бераздан җиткәннәр, ди, Мамадышка.
Билгеле ки, боларга юлда юлбасарлар да, качкыннар да очраган. Исәнимин котылганнар, качканнар, ди,
алардан. Әлбәттә, хәйләкәр песинең
ярдәме нык тигән, ди. Атна бара болар, ай бара. Ай барасын, болар көн
бара. Үтә болар калын урманнарны,
басуларны, кызыл түбәле өйләрен,
мәчет манараларыннан ай балкып
торган авылларны. Бара торгач, җитә
болар Олы Дәрвиш бистәсенә. Аннан да узып киткәч, Идел ярында бик
мәһабәт, ныгытылган кала күрәләр.
Тау башында калгә, пулатлар, биек
мәчетләр, хан сарае... Шәһәр янында
хәтта күл дә бар икән. Каланы тирәяктан таш дивар әйләндереп алган.
Салам Солтан белән Соры Мәче калага кичен генә килеп җиткән. Дуслар
патша сараенда үтәчәк хур кызлары
бәйрәменә ашыккан.
Борын заманда хан сараенда
Төннек бәйрәме үткәрү гадәте булган.
Анда барлык шәһәр халкы катнашкан.
Һәрбер кеше кулына факел-төннек тотып, шәһәр янәшәсендәге бозлы күл
өстенә салам карачкылар яндырырга чыккан. Башта боз өстендә төрлетөрле шуклар, мутлар, шутлар һәм
кәмитләр уйнаган. Төрле кызыклар
күрсәткәннәр. Кешеләрнең күңелләрен
ачканнар.
Аннары учак ягып, боз мәйданын яктыртканнар. Оркестр уйнап җибәргән.
Дөбер-дөбер барабаннар каккан,
йөрәкләргә үтеп скрипкалар сызган,
чыңнар чыңлаган. Барысы да бер көй
уйный икән. Ут яктысында кар кызлары биергә чыккан. Шуларның арасында берсе патша кызы булган. Ул үзе
бер тарих икән.
Патша белән патшабикә гомер буе
бала көткән. Догаларын ишетеп, Ходай боларга төнлә генә күренә торган ай кызын бүләк иткән. Патша
белән патшабикә картайганнар. Тик
хан булырга лаек кияү тапмаганнар.
Шуңа күрә һәр ел саен кышкы айлы
бер кичтә Төннек дигән сәер бәйрәм
үткәргәннәр. Шул бәйрәмдә кызларына яр табарга хыялланганнар. Монда
барлык татар илләренең батырлары,
солтаннары җыела икән. Бу бәйрәмярышта иң мәргәннәр, иң зирәкләр
өчен төп шарт – төн яктысында Кар
кызлары арасыннан патша кызын табу булган.
Салам Солтан, аңлашыла, Ай кызын
тиз таныган. Мәйдан уртасына чыгып,
аның белән биюдә әйләнгән. Барысы да сокланганнар, куанганнар, кул
чапканнар. Оркестрлар уйнап-дулап,
Салам Солтан белән патша кызын котлаганнар.
Кызганычка каршы, шулчак
бәхетсезлек килгән. Ут чаткысы очып,
Салам Солтанның гәүдәсенә кунган.
Ул биегәндә, бар гәүдәсен ут ялмап
алган. Әнә шулай гашыйк малай боз
өстендә һәлак булган. Көлгә әйләнеп
юкка чыккан.
Таң атуга бәйрәм урынында, бер өем
көл генә торып калган. Иртәнге җил
көлне әле уңга, әле сулга себергән.
Шул ук төндә Суык бабай үзенең зыкылы буяулары белән тәрәзәләргә
рәсемнәр төшереп йөргән. Авылдагы
әби белән бабайның тәрәзәләренә
дә биленә кылыч таккан бер малай
рәсемен ясаган. Кызганыч ки, әби
белән бабай үзләренең кечкенә Салам
улларын сурәттән танымаганнар.
Каладан йөреп кайткан Соры Мәче
Кәҗәнең затлы тунын кайтарып биргән.
Гадәтенчә, тәрәзә янына килеп, еракта биегән кар кызларына карап:
– Салам Солтан дөрес әйткән. Әнә,
кырда кар кызлары бииләр! – дигән. Ә
кар кызлары бииләр дә бииләр икән.
Әле дә шулай. Ышанмасагыз, айлы
төндә тәрәзәдән еракларга күз салыгыз.

Фото: Freepik.

Марат АХУН. Салам Солтан
Марат АХУН. Салам Солтан
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас