Барлык яңалыклар
Дөнья бу
8 апрель , 13:48

Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Кем отты? (1)

Каенанасы аңа төбәлеп карады, башын какты, иреннәрен кыбырдатып нидер әйтте. «Мин сине көттем! Килеп әйбәт иттең. Рәхмәт»... – диде шикелле. Һәрхәлдә, Нәгыймә шулай дип аңлады.

Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Кем отты? (1)
Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Кем отты? (1)

–   Әнкәй, әз генә булса да аша инде. Шулпасын гына
алып кердем.
Ул шулпаны тустаганга бүлеп салып, каенанасын
ашатырга тырышты.
–   Әнкәй, шундый тәмле, берничә кашык кына булса да
кап әле! Кая, үзем каптырам, ач авызыңны, – дип, кашыгын каенанасының авызына якын китерде.
Хәния карчык, аптырагач, авызын ачып, берничә кашык
шулпа йотты.
–   Әнкәй, әйдә эчеп бетерәбез. Кара, әз генә калды, –
дип сөйләнә-сөйләнә, килен шулпаны ашатып бетерде.
Килене аңа көн дә шулпа кертте. Тик ул көннән-көн
әзрәк капты. Кичә бер кашык йоткан иде, бүген бөтенләй
капмас булды.
Нәгыймә ни әйтергә дә белмәде.
–   Әнкәй, алай ярамый инде. Көчләп булса да ашарга,
бер-ике-өч кашык кына йотсаң да, җиңелрәк булыр.
–   Кызым, син минем улымны, Заһитымны ташлама
инде. Какма! Улым нужаны күп күрде. Аны рәнҗетмә.
Кадерлә, әйбәт кара. Сиңа васыятем шул.
Нәгыймә елмайды. Ничек итеп иллене куып барган
ирне каксын, рәнҗетсен ди инде. Аннары, ул үзе дә бирешә торганнардан түгел.
–   Борчылма, әнкәй.
Бераз дәшми яткач:
–   Рәхмәт. Риза-бәхилмен. Әйбәт килен булып чыктың.
Кызым кебексең. Тату-тыныч яшәгез улым белән!
–   Рәхмәт, әнкәй. Үзең дә риза бул. Мин сине үз әнием
кебек якын күрәм, яратам.
Килене бүген тавык шулпасы алып кергән иде. Төрлечә ашатырга тырышса да, каенанасын ашата алмады.
–   Нәгыймә кызым, ашый алмыйм, тамактан үтми бит.
Кызы Лилия килде. Әнисе кызына зарланып алды:
–   Нәгыймә килсә, калтырап торам. Тагын көчләп ашата инде, димен. Ашый алмыйм бит. Чәй дә үтми. Ул аша
да аша дип кыстый. Нишлим соң?
–   И-и әнкәй! Ярты тустаган чәй белән әлдә яшисең
әле. Тутырып та эчмисең бит, ичмасам. Нәгыймә җиңги,
син аны бимазалама инде. Ашый алмый бит, – диде Лилия.
–   Ярый, әнкәй, Лилия! Мин чыгам. Сезгә хәерле төн!
Исән-имин торыгыз!
Аны каенанасы туктатты.
–   Нәгыймә, син иртәгә иртән кер әле. Иртәгә ялың бит.
–   Ярар, әнкәй, керермен. Ничәләрдә керим?
–   Бик иртә кермә. Йокың туеп, ип-сап иткәч.
–   Ничәләрдә? Унда? Унберләрдә?
–   Унберләрдә...
Кызы яту белән йоклап та китте. Хәния карчыкның
күзенә йокы эленмәде. Уйлый башласаң, үткән гомер
озын гына булган тиз генә очына чыгарлык та түгел.
Сиксәнне узган инде. Әле дә исән әле. Аллаһыга шөкер.
Балалары артык көяләндермәде.
Кызы Лилия иреннән уңды. Кияве аның сүзен екмый,
тыңлаучан. Артык эчеп бармый. Мебель эшләгән җирдә
начальник. Цех җитәкчесе. Тырыш.
Бәләкәе Фрат билгеле язучының туганының кызына
өйләнде. Килен кеше үзен эре тота. Иренә дә баш бирми.
Каенанасын бар дип тә белми, килеп йөрми. Дөрес, улы
алай бирешә торганнардан түгел. Гаиләдә барыбер үзе
баш. Әйбәт кенә яшиләр кебек. Чиләгенә күрә капкачы.
Олы улы Заһит балалар йортында тәрбияләнгән бер
ятим кызга бәйләнгән иде. Ике балалары бар. Бер килеп
бер китеп буталып йөрде дә, азак бөтенләй аерылыштылар. Ятим бала, ни эш рәтен белми. Ни Аллаһка, ни
муллага, дигәндәй булды инде.
«Ә менә Нәгыймә киленем үземнең кызым кебек», –
дип уйлап куйды Хәния карчык. Ул Заһитның никахлашып,
никахлары ЗАГС белән тиешенчә законлаштырылган
хатыны иде. Әмма кайчандыр Хәния шул киленнән колак
кага язды бит! Иллә тиле булган да инде. Ярый килен
кеше үзе акыллы булып чыкты. Тәки үзен яраттырды.
Заһитны ничә тапкыр үлемнән алып калды. Ай-ваена
карамый, поликлиникага алып бара. Берчак кинәт каты
авырып киткәч, ашыгыч ярдәм машинасы чакыртып, хастаханәгә салды. Операция ясадылар. Ясатмыйм, дип
карышкан иде – күндерде. Азак Заһит үзе куанып йөрде.
Һәр елны хастаханәгә салып, дәвалатып торды. Юллама
юллап алып, берничә тапкыр шифаханәгә җибәрде. Хәтта
Геленджикка барып дәваланып кайтты. «Ашказаның яңа
туган баланыкы кебек, диделәр», – дип, улы кереп сөйләп
утырган иде.
И-и, ярыйсы яшәлгән икән. Кеше Җиргә мәңгегә
килми. Китәргә дә вакыттыр. Улы Заһит өчен борчылмый.
Ышанычлы кулларда. Аның өчен җаны тыныч, Аллаһыга
шөкер. Килене сабыр, көнләшеп тавыш чыгармый. Һәр
кич бергәләп һава сулап кайталар. Гел бергәләр.
Тик Хәния карчык үзе аны рәнҗетмәде микән соң?
Элегрәк бигрәк каты күңелле булды. Ризалыгын-бәхиллеген ала алса гына ярар иде.


* * *
Нәгыймә иртәнге эшләрен бетергәч, сәгатькә карады.
Ун тулып кына киткән. Заһит эштә. Икәүләп кергәндә
әйбәт булыр иде дә. Унберләрдә, диде. Озаграк йокларга
уйладымы икән? Керсәм, уятмаммы соң. Юк эшен бар
итеп, анда төртелде, монда бәрелде. Нәрсәдер эшләмәкче булды. Тик йөрәге әллә нишләп талпынып, нигәдер
тынычсызланды. Ярар, унберләрне көтмим әле, керә
торыйм, дип чыгып китте.
Каенанасы караватта ярым ятыбрак утыра. Кызы
мендәрен аркасына терәп үк куйган. Нәгыймә исәнләште
дә караватның икенче башына тотынып, аның каршысына
ук басты.
–   Әнкәй, мин килдем.
Каенанасы аңа төбәлеп карады, башын какты, иреннәрен кыбырдатып нидер әйтте. «Мин сине көттем! Килеп
әйбәт иттең. Рәхмәт»... – диде шикелле. Һәрхәлдә, Нәгыймә шулай дип аңлады. Аның күзләренә карады. Бәй,
күзләренә ни булган? Алар, болытлы көнне хәтерләтеп,
агы-карасы буталган иде.
Каенанасы килененә тагын нидер әйтте. «Бәхил булыгыз!» диюме? Чак кына селкенгәндәй итте дә тынып
калды. И Аллаһым! Үлде бит! Мине генә көтеп яткан
икән. Менә ни өчен мине вакыт билгеләп чакырган. Үлем
авыр, үлем куркыныч, диләр. Мин аңа карап торганда,
мин булганда үләргә теләгән икән. Соңгы сүзе – «Бәхил
булыгыз!» – диюе булган бит.
Нәгыймә ипләп кенә каенанасының күзен йомдырды.
Кызы Лилия укол күтәреп килеп җитте.
–   Лилия, кадама! Үлде...
–   Юкны сөйләмә! Нинди үлү, ди. Хәзер генә карап
утыра иде. Әә, йоклап киткән икән. Йокласа да, бер
әзерләгәч, кадыйм.
–   Кадама! Үлде бит. Борчыма үлгән кешене! Әле генә
үлде.
–   Нишләп үлсен. Юк, үлмәгән, йоклый.
–   Үлде. Ышанмасаң, врач чакырт.
–   Йоклый ул. Күңелең булсын, ашыгыч ярдәм машинасы чакыртам. Алар әйтерләр.
Нәгыймәнең ай-ваена карамыйча, Лилия әнисенә укол
кадады. Җиңгәсе, елар чиккә җитеп, әнкәсен жәлләп
карап торды.
Ашыгыч ярдәм машинасы бик тиз килеп җитте.
–   Әниегез үлгән. Күмү хәстәрен күрегез, – дип, кирәкле кәгазьләрне тутырып китеп тә бардылар.
–   Мин энекәшкә шылтыратам. Син, җиңги, абыйны
эзләп тап инде.
Авыр хәбәрне әйтергә дип чыгып китте җиңгәсе.
Күрше-тирә әбиләр мәетне саклап, догалар укып төнне үткәрделәр. Кызы белән кече улы, иртәгә эш күп
булыр, бүген ял итәбез дип, кайтып киттеләр. Нәгыймә
әбиләр белән утырды. Таң беленә башлады. Карчыкларның берсе кайтып китте. Берничә минуттан икенчесе
җыенды.
–   Мин дә кайтсам, курыкмыйсыңмы?
–   Юк, курыкмыйм. Лилия килгәнче утырырмын. Үзебезнең әнкәй бит. Барыгыз, барыгыз. Кайтыгыз. Азрак йоклап
алыгыз. Әбиләрне рәхмәт әйтеп озатты. Караңгылы-яктылы. Кояш чыгарга уйламый да әле. Ул әнкәсе янынарак
барып утырды. Белгән догаларын укыды. Әнкәсен жәлләде. Нишләптер, елый алмады.

* * *
Каенанасы белән тәү тапкыр танышканда, ул килененә
шикләнеп карап, сынаулы караш кына ташлап куйган иде.
Бер сүз дә дәшмәде. Бу тагын нинди хатын, диюе булгандыр инде. Кереп йөрсә дә,

Нәгыймә белән сөйләшмәде дә, шәүлә хәтле дә күрмәде. Улы белән генә ярым
пышылдап сөйләште. Нәрсә сөйләшкәннәрдер. Улыңа
кер дә чәй дә эчми чык икән. Килен аның өчен, гүя, буш
урын иде. Гүя, Нәгыймә кеше түгел, бер түмәр.
Нәгыймә каенанасын чәй эчәргә чакырып-чакырып
карады да, үрмәкчедән күрмәкче дигәндәй, игътибар
итмәскә булды, яратмагач, яратмый, өнәми инде, бәлки
тиңсенмидер дә әле. Иреннән нәрсә сөйләшүләрен сорашмый, кызыксынмый.

Заһит үзе әйтми. Баксаң, башкода урынына, кызлар, байбичәләр димләп, очраштырып,
таныштырып йөргән икән.
Никах табынына да кемнәр, нинди нәселдән булулары, байлармы, тормышлары, көнитешләре ничек, дип
кызыксыну йөрткән икән. Әйтәм, сөйләшми генә күзәтеп
кенә утырды. Кодагые белән дә кодагый итеп, кешегә
санап сөйләшмәде. Кенәз булган икән әтисе, бай булганнар, үзләрен эре, горур тоталар, крестьян баласы түгел
инде.
Нәгыймә аларның тормышлары, көнитешләре белән
кызыксынмады. Вакыты да булмады. Ире аны ярата, хөрмәт итә. Гади, беркатлы, эчкерле түгел. Нәгыймәгә ул
эчкерсезлеге, гадилеге белән ошады.
Никах вакытында мулла аның киленен өнәмәвен
сизгән икән. Кияү белән кыздан ризалыкларын сорап,
дәфтәренә язып куйгач, каенана булган кешедән дә,
ризамы, дип сораган иде.
Нәгыймә икенче көнне каенанасына кереп, аның белән
сөйләшеп, бүләген биреп кайткан иде. Искитмәле матур
көрән йон шәльяулык бирде ул.
–   Әнкәй, мин сиңа «әнкәй» дип әйтермен. Син шуңа
ризамы, ни диярсең?
Хәния карчык икеләнебрәк торды да:
–   Ярар, – дигән булды.

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Кем отты? (1)
Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Кем отты? (1)
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас