(Ахыры.)
Элек бит хәзерге кебек һәрбер багана төбеннән автобус йөрми иде! Ат
белән иртән Языковога илтеп куя, кич
белән килеп ала. Кыш шулай үтте.
Минем декретка чыгар вакыт җитте,
имтихан биреп, беренче курс студенты
булдым. Шатлыгыммнан авылга очып
кайттым, ә ул... исерек... Кайнана:
“Син шәһәрдә, ә ирең урам буенда
эчеп йөри, хатыны булгач, карарга
кирәк!” – диде. Мине калдырып, абзар
сыларга чыгып киттеләр! Ирем: “Син
кайда йөрисең?” – дип, бөтен лекция
дәфтәрләремне, киемнәремне ерткалап, урындыкларны ватып, миңа
селтәнеп килә! Урындык кисәкләре
ничек тимичә калганнардыр, Аллаһым
саклагандыр инде! Бөтен стенкадагы
савыт-сабаны кырып бетереп йоклап
киткәч, өстемдә ни бар, шул килеш, ындырдан гына үзебезгә кайтып киттем!
Ә тышта гарасат, яшен яшьни, җилдавыл котыра, нәкъ әкияттәге кебек...
Ялан тәпи, алты айлык авыр күтәреп,
әтиләр йортына кайттым... Үз-үземә
кул салам дип...
“Миңа исерек ир баласы кирәкми!”
– дип, әни озакка сузмыйча, мине
дәвалаган таныш табибка Уфага алып
китте. Июнь ае. Автобуста тынчу, эссе,
селкетә, ә Уфага йөз чакрым барырга
кирәк! Урын бирсәләр, әни: “Басып бар!
Ул бала туачак бала түгел!”– дип, озын
юл буе миңа утырып барырга рөхсәт
бирмәде.
Бардык Рәйсә апага. УЗИ үткәртте.
Шунда мин бу нарасыйның кыз бала
булуын белдем! Әни: ”Әллә нинди инвалид булыр, Илсур баласын күрәсем
дә килми, искусственный ясатабыз,
юкса, мин сине өйгә кертмим!” – диде.
Табиб әнигә ялвара: “Ярамый, егерме
алты атна, эмбрион сәламәт, бернинди
дә аномалиясе юк”, – дип тә карый, юк
инде, әни үз сүзендә!
Аллаһы Тәгалә эшкәрткәндерме,
мин шунда: ”Йә табам баланы, йә
кайткач та үләм, үз-үземә кул салам!” – дидем. Алып кайтып китте
әни, юлда сөйләшмәдек. Кайткач, әти
елмаеп каршы алды, чәй эчтек. Ул,
мөгаен, белмәгәндер дә, белсә, безне
җибәрмәс иде!
1997нче елның көзе, эш күп, бакча эше. Бер эшне дә корсаклымын
дип тормыйча эшлим! Көянтәләп, зур
чиләкләр белән бәрәңге ташыйм, капчык та күтәрәм, әни һаман авырымны төшертергә тели... Бер тапкыр да
дәваханәгә сакланырга салмадылар,
анализларым гел яхшы булды.
Сентябрьдә бала табар вакыт
җиткәч, “Юллар ерак, эш күп” – дип,
мине әти белән әни Черниковкага, 3нче
бала табу йортына илтеп куйдылар.
Бар хатыннарга да ирләре килә,
әниләре тәмле-тәмле ризык ташый, ә
мин... ”ятим, монда ятим”. Ике атна шулай яткач, кызым, Миләүшәм дөньяга
килде. Бик авыр таптым мин аны, күп
кан югалттым. Үзе нәкъ минем бәләкәй
чак, шул тиклем миңа охшаган!
Якын туганнарга шылтыратып,
әниләргә хәбәр итәргә куштым. Кая ул
хәзерге кесә телефоннары!
Үзем Илсурны көтәм! ”Көтеп алган
нарасыең туды!” – дип, күңелемнән
аңа эндәшәм. Ә ул... юк... Зур апасы
килеп хәл белеп китте, авылга кайткач
та, Илсурны җибәрермен, диде. Шуның
белән вәссәлам.
Бала табу йортыннан әти белән әни
килеп алдылар. Башкаларны ирләре
каршы ала, ә мин, үземне йөреп бала
тапкан хатын кебек хис итәм! Шул көнгә
калдыммыни мин, минем дә шул хатынар кебек бәхетле булырга, иптәшем
белән мәхәббәт җимешебезне бергә
үстерергә хакым юкмыни?! Әрним!
Кайтуга мул итеп өстәл әзерләнгән,
бөтен туганнарыбыз бәби күрергә
җыелган.
Әни, кызыңа Алия дип исем кушыйк,
ди. Мин: ”Юк, ул инде Миләүшә,– дидем, – килен алсагыз шундый исем
белән сайларсыз”, – дип көлештек. Ике
ел үткәч, энемнең кәләше, киленебез
Алия төп йортка төште...
Көн артыннан көн үтте. Кызым бик
тыныч булды. Бер кич тәрәзә шакыйлар... Илсур... Әнисе белән минем
аларда калган әйберләремне, туйга әниләр бүләк итеп биргән сыерны
китергәннәр.
“Нигә, кермисеңмени, кызыңны
күрәсең килмимени?” – дидем. Шулчак
кайнанам: “Ул синең балаң түгел,
синнән баласы булмагач, Уфада йөреп
тапты!” – диде дә, улын алып кайтып
китте. Мин мендәр кочаклап, төне буе
елап чыктым...
Миләүшәгә бер яшь дигәндә, Уфага
барып, балалар бакчасына эшкә
кердем. Атна саен авылга кайтып
йөрим, кызымны әни белән әти карый.
Балалар белән эшләгәч, вакыт узганын
сизмисең дә! Илсурның кече сеңлесен
– Гүзәлияне үземнең янга эшкә алдым,
яхшы итеп аралашабыз. Илсур турында ләм-мим!
Бервакыт, эштән кайтканда Илсур
каршы алды... Гүзәлиянең генә эше,
дип уйладым! Ул ничек тә булса безне
кавыштырырга тели иде! Миңа күз салучы кешеләр дә булгалады, кияүгә дә
чыгарга була иде...
1999нчы ел. Очраша башладык...
Авылда нәрсә сөйләгәннәрдер,
белмим, Гүзәлия аша Илсур бервакыт хат җибәргән. “Башкача очрашмаячакбыз, бу очрашулар ялгышлык
булган, хуш...” – дип язылган иде...
Соңыннан белүемчә, мине соратырга
киләләр дип әйткәннәр аңа, ә ул горур
кеше! Кулымдагы алтын балдагымны
(туй балдагы) сеңлесенә бирдем дә:
“Беренче “өйләнәм” дип әйткән кешегә
кияүгә чыгачакмын”, дип, үземә сүз
бирдем”, – дидем.
Кызымны авылдан яныма алып килдем, апамда торабыз. Икәү күңелле.
Кызым гына, бакчадан башка балаларны әтиләре чана белән килеп алганда,
“минем әти дә нигә мине шулай килеп
алмый?” дип көйсезләнә иде. Бала шулай дигән саен минем йөрәгемдәге яра
яңара...
2000нче ел, август. Икетуган
абыемның туеннан күчтәнәчләр
алып килгәч, эштә бергә чәй эчкәндә,
Гүзәлия: ”Мин дә туй күчтәнәчләре
алып киләм тиздән, Илсур абыем
өйләнә!” – дип, йөрәгемә ут салды. Авылга кайткач, Илсурның
Чакмагыштан никах укытып, унтугыз
яшьлек яшь кәләш алып кайтуын белдем... Көпә-көндез яшен яшьнәде!
Ничек яшәгәнмендер, белмим.
Сабый балам, нәни кызчыгым яшәтте мине!
Моңарга кадәр Илсурның “йөрүе” турында бер дә ишетелмәде. Өч-дүрт ел
буена әтисе белән әнисенә булышып,
колхозда эшләде, йорт эшләрендә
булышты, уртанчы апаларының йортлары янгач, аларга да ярдәме тиде.
Математика укытучыбыз, Мөнирә апа,
хәзер мәрхүмә инде: “Акыллым, ятим
үстермә баланы! Илсур да бит сине
көтә, һаман өйләнми, чит хатыннар
янына йөргәне дә ишетелми, кавышыгыз!” – дип, еш кына әйткәли иде.
Бу яшь киленне Илсурга хатын итеп
димләүче Альбина апа булып чыкты.
Яшь кәләш бертуган апасының кызы
Гүзәл икән. Альбина апа унөч ел безнең
ут күрше булып торды, Әмир абыйга
тугызынчы хатын булып килде. Яшь
аралары күп булганга, Әмир абый аны
көнләшеп кыйный иде. Шуннан беләм
– Әмир абый әти белән гомер буена дуслар. Альбина апа ирен миннән
көнләшә башлады, мин бит яшь, аерылган балалы хатын. Өйгә телефоннан шылтыратып ямьсез сүзләр кычкырды, мине килеп кыйнап та китәргә
исәбендә бар иде, ихатабыздагы этебезне ычкындырып өлгердем! Менә
үч алырга уңайлы вакыт – Илсурга
сеңлесен кияүгә димләгән! Авыл халкына: “Ларисаларның капка яннарыннан
туй машиналары белән кычкыртып үтәбез әле!” – дип сөйләп йөргән
Альбина апа.
Тере мәеткә әйләндем... Ничек эшкә
барганны да белмим, кайтканны да.
Бик таза идем, илле ике килога калдым... Төннәрен төшләр күрәм: туй
бара, Илсур карадан киенгән: “Лариса,
гафу ит, әни сүзеннән чыга алмыйм,
шулай кирәк”, – дип әйтә. Төн саен бер
төш! Акылдан язар чиккә җиткәндә,
Сәрия исемле апам: “Туганым, бигрәк
нык ябыктың, йөзләреңнән нурлар китте, берәр чирең бармы әллә? – дип,
бер әбинең адресын бирде. Бардык килен белән бу әбигә, ничек бар шулай
сөйләп бирде, кино тасмасын карыймыни: “Сез бер-берегез өчен тугансыз,
мәхәббәтегез изге, чиста, мин мондый мәхәббәтне күптән күргәнем юк.
Бәхетле булырсыз, бер улыгыз туар,
фатирыгыз да булыр. Ычкындырма син
аны, бәхетең аның белән. Мәхәббәтең
өчен көрәш! Кайнанаң вафат булган
көнне ирең сине килеп алыр”, – диде!
Илсурның яшь кәләш алып кайтуын да
әйтте: “Озак тормыйлар, ул кызны ирең
әнисен тынычлатыр өчен генә алган”, –
дип, юатып кайтарып җибәрде. Күп тә
үтмәде, авылда хәбәр таралды: Илсур
яшь хатынын кайтарып куйган, үзе
Себергә эшкә чыгып киткән... Әнисе
авырый башлагач, яңа ел алдыннан
кайткан.
Сентябрь ае, 2000нче ел. Кызыма өч
яшь тулды. Матур итеп табын кордык.
Әнинең дә бит туган көне оныгыныкы
белән бер көнгә туры килде! Өчтуган
абыем мине үзе белән эшләгән Андрей
исемле бер хәрби белән таныштырды.
Ул лейтенант, аерылган, балалары юк.
Фатиры, машинасы бар. Минем кызымны үз баласы кебек ярата! Бүләкләр
алып килә! Кызым чит ир-аттан куркып
елый иде! Ә Андрей килсә, сәгатьләр
буена аның белән уйный! Мин: “Син
Миләүшә янына килдеңме әллә?!” –
дип көлә идем. Әтиләр дә аны якын
итте, яраттылар. Теләсә кемгә “биреп”
җибәрергә әзер иделәр, Илсурга гына
түгел! Андрейны тиздән хезмәте буенча Самарага җибәрергә тиешләр иде,
яңа звание, яңа фатир, машина... Тик
мин аны яратмадым... Аның белән
очрашкан саен Илсурым күз алдына
килеп баса....
2001нче елның гыйнвары җитте. Мин
эштә идем, эш телефонына: “Авылдан
шылтыраталар!” – дип чакыртып алдылар. Әни шылтырата: “Бүген кайнанаң
вафат булган!” – диде. Мин стена буенча шуып төшеп, аңымны җуйганмын...
Бердәнбер улының баласын, оныгын
күрә алмыйча дөнья куйды кайнанам.
Җомга көнне җирләделәр.
Мине эштән каршы алырга Андрей
килгән, Миләүшәм кырык температура белән ята. Аптекадан дарулар
алып, авылга әниләр белән туй турында сөйләшергә дип кайтып китте.
Кесәсендә – алтын балдак.
Кайтуга табын корылган, мин калтыранам, “Теге әбинең сүзләре тормышка
ашар микән?” – дип көтәм. Мәҗлеснең
кызган чагы гына иде, ишек шакып
Илсур килеп керде! Нәрсә эшләргә
дә белмичә, акырып елыйм! Киленгә
рәхмәт, Андрейны озатып, Илсурны
җитәкләп алып кергән! Теге мескен,
Андрей, кайгыдан эчеп кайтып та
җитмичә, исереп, машинасында йоклаган (монысын соңыннан белдем).
Әтиләр Илсурның кайгысын уртаклашып, аңа бер стакан аракы салып
бирделәр. Ул: “Мин Ларисасыз тора
алмыйм, зинһар өчен кавышыйк, бергә
кызыбызны үстерик!” – дип әйтте.
Шулвакытта Илсур килеп кермәгән
булса, мин Андрей белән Самара
шәһәренә киткән булыр идем.
Илсур килеп йөри башлады, бала
да күнегә төште. Февраль ае җиткәч,
Уфада фатир табып, өчәү тора башладык. Илсурның апалары каршы
булды. Үгетләп тә карадылар, алар
сүзенә карамады ул. Эшкә урнашты,
мин балалар бакчасында эшлим, кызым янымда. Акча җитешми, әтиләр:
“Ир кеше табарга тиеш!” – дип торалар.
Кайнатам да бик риза түгел иде, кызлары сүзен сөйләде. Ашарга бер телем иписез утырган чаклар да булды!
Әниләргә бернәрсә дә белдермәдек!
Икенче тапкыр ЗАГСка да апрель аенда кердек. Яшь чакта, Уфада укып
йөргәндә, Үзәк базарда бер чегән хатыны тотып алып: “За своего мужа два
раза замуж выйдешь!” – дигән иде.
Аңламаган идем, ничек була икән, дип
уйлый идем! Менә хәзер аңладым....
Җәй җиткәч, кешеләр сабан туенда
күңел ачып йөргәндә, без Илсур белән
“чебурашка” шешәләре җыеп, аларны
тапшырып, акча эшләгән дә булды!
Төннәр буе, баланы күршегә йоклатып
калдырып, машинада таксовать иттек... Бервакытта да әниләргә кайтып:
“Миңа кыен, акча юк”, – дип әйтмәдем.
Айлар үтте, еллар үтте. Илсур да
шәһәр тормышына өйрәнеп бетте,
дусларыбыз күбәйде, иремне эшләгән
җирендә бик мактыйлар. Авылга да кайната янына кайткалап йөри башладык.
Апаларына бу хәл ошамый иде “Әнкәй
җыйган тормышка хуҗа буласың!” –
дип, күзне дә ачырмадылар. Нәрсә
эшләсәк тә, тавыш чыгарып, кайнатаны безгә каршы куялар иде. Без Илсур
белән кайтып, кайнатамның керләрен
Уфага алып килеп юып, үтүкләп алып
кайтып бирә идек, йорт эшләрендә дә
булыштык.
Хәзер кайнатамның ихатасында
чүп-чар, бакчада чүп үләннәре үсә,
бәрәңгене кибеттән сатып алалар, сөт
күршедән. Күтәрмәнең такталары череп бетеп кырылып төшкән,
кадаклары гына “ыржаеп” тора. Клуб кадәрле
абзарда мал юк, аларны бит иртән торып карарга, печән-салам әзерләргә
кирәк! Аннары йокы туямыни! Дүрт ел
дигәндә, әти-әниләре корган дөньяны
корытып бетерделәр!
Әле Хамматовлар шәҗәрәсен
төзү өстендә эш алып барам, олы
абыйларым булыша. Илсурның атабабаларының кем булуларын ачыклап,
улыбызга шәҗәрәбезне төзеп калдырырга иде. Ул бит бишенче буын вәкиле
буларак, бердәнбер Хамматовлар
фамилиясен йөртүче! Мәктәптә дә
яңа гына конференция булып үтте,
шәҗәрәм белән чыгыш ясадым!
Менә без дә инде кырык яшькә якынлашып киләбез. Минем дә улым үсә.
Кайнана урынында булсам, үземне ничек тотар идем?
Мин киленемә үзем белгәннәрне
өйрәтер идем. Бәй, икенче гаилә баласы яңа гаиләгә килеп, каян тиз генә
өйрәнеп китсен инде! Аңарда икенче
тәрбия, икенче тәртип...
Әй, яшьлек, тиле яшьлек! Тормыш
йомгагын кире сүтеп булса, мин барыбер бер дә икеләнмичә, Илсур белән
тормышымны бәйләр идем! Бер дә
үкенмим! Мин бүген иң бәхетле хатын,
ана, әти-әниемнең яраткан кызы!
Әле менә әни белән әти, үзебез
исән чакта, дип бөтен документларын
барлап, йорт-җирләрен минем исемгә
күчерделәр, рәхмәт аларга! Әни, буйга
җиткән унбиш яшьлек кызымны коча
да, миңа карап: “Балакай! Әлдә теге
вакытта авырыңны алдырмагансың
әле!” – диеп елый.
Күз алдына да китерә алмыйм, әни
сүзен тыңлаган булсам, бүген нәрсә
булыр иде, мин кем булыр идем!?
Бу юлларны укыган кешеләргә минем бар теләгем: яраткан ярыгыз өчен
көрәшегез. Саф хисләрне югалтмагыз!
Саф, чиста булыгыз! Баларыгызны атабаба, динебез өйрәткәнчә тәрбияләгез!
Туганлык җепләрен өзмәгез! Акыллы
булыгыз! Ата-ананың хәтерен калдырмагыз!
Без бу дөньяга кунак кына булып килгәнбез! Җир астыннан юллар
юк...
Гафу итегез, әгәр мин сезнең дә
йөрәк яраларын яңарткан булсам...
Бу язмамны иптәшемнең әти-әнисен
начар яктан күрсәтергә теләп язмадым.
Исемнәр үзгәртелсә дә, бу хәлләр берсе дә уйлап чыгарылмаган... Барысы
да безнең йөрәктән үткән... Кайнатамкайнанам алдында гафу үтенәм,
баш иям, чөнки алар булмаса, минем
Илсурым да, шундый матур, акыллы
балаларым да булмас иде...
(Исем-фамилияләр үзгәртеп алынды.).
Фото: Freepik.