Барлык яңалыклар
Дөнья бу
29 март , 09:20

Ләйсән ГАЛИЕВА. Сүтеп булса тормыш йомгагын (1)

Миңа утыз сигез яшь. Иптәшем Илсур белән унбер ел бергә укыдык, бик матур итеп очрашып йөрдек. Армия сафларыннан көтеп алдым, гаилә корып, уналты ел тормыш көтеп ятабыз, ике бала тәрбиялибез: улыбызга сигез, кызыбызга унбиш яшь. Уфада фатирда түләп торабыз. Шәһәр тормышы авыр булса да, балаларны аякка бастырырга тырышабыз.

Ләйсән ГАЛИЕВА. Сүтеп булса тормыш йомгагын (1)
Ләйсән ГАЛИЕВА. Сүтеп булса тормыш йомгагын (1)

Иптәшем дөньяга бишенче бала
– көтелгән малай, булып туган. Ул туганчы инде өйдә дүрт кыз бала булган.
“Малай туса, тартуымны ташлыйм!” –
дип сүз бирә кайнатам. Сүзендә тора.
Мәрхүм булганчыга кадәр авызына
тәмәкене капмады! Алтынчы балага авырга калгач та, кайнанам малай
көткән, ”Илсурга иптәш булсын, берберсен гомер буена яклап, бердәм булсыннар” дип теләгән. Тагын кыз бала
туа! Менә шулай итеп биш кыз арасында иптәшем назланып кына үсә. Әтисеәнисе көннне төнгә ялгап, алты баланы
кеше итәр өчен колхозда тир түгәләр.
Әйе, ул заманнарда да рәхәт булмаган,
шуңа карамастан, алты баланы да укытып кеше иткәннәр.
...Ләкин бүгенге көндә бу алты бертуган “сугыш” юлында! Ничек килеп
җиттек без бу көнгә?! Җавап төптә,
еракта...
Әниләре 2001нче елда вафат булгач,
әтиләре берүзе җиде ел (2008нче елга
тиклем) бик матур итеп дөнья көтте:
ике сыер тотып, аның сөтен эшкәртеп,
каймак, эремчек, май итеп, Уфага алып
барып сата иде, мал тотып, печән чабып, аш-су пешереп, тел йотарлык
койкалар, кайнатмалар ясый, бакчасында бәрәңгеләре гөл кебек утыра
иде! Йөгереп-йөгереп дөнья куды ул!
Ә авыл халкы, теләсә нинди гайбәтләр
сөйләп, “хатын-кыз китереп йөртә”
дип, кайнатамның абруен төшерделәр!
Күрәсең, кайнатам гөрләтеп дөнья
куып яшәгәнгә көнләшү иде ул! Бөтен
җирдә чисталык, табак-савыт юылган,
кайчан кайтсаң да чәе, ашы әзер иде!
Бер дә эчеп, ямьсез кыланып, хатыным
вафат булды дип, юкка чыгып бетмәде!
Үтүкләнгән ак күлмәктә генә йөреде!
Әтиләрен 2008нче елда инсульт еккач, кече кызлары Гүзәлия сигез айлык
улы, иптәше белән Языководан авыру
әтине карарга дип кайттылар. Уфада
хастаханәдә ятканда барыбыз да бербер артлы төннәр буе саклап чыктык.
Ә мин ул вакытта дүрт яшьлек бала
белән, бишенче курста читтән торып
укый идем. Балаларыбыз бик авыру
булдылар. Кызыбыз үсеп җитүгә, улыбыз белән хастаханә юлын таптый башладык. Отит белән дүрт ел интектек,
реанимациядә дә яттык. Көндезләрен
эшләсәм дә, ике баланы калдырып,
кайнатам янына йөгерә идем. Иптәшем
эш калдыра алмады, чөнки автобуста
эшләгәнлектән алмашка кеше булмады, ә машина бер көн эшләмичә
торса, хуҗага план түләргә тиеш була
иде. Акча ягы да такыр, түләп фатирда торабыз. “Авылга кайтырга кирәк
иде!” дисезме? Балаларыбызга тиешле белем бирергә теләп, шундый авыр
тормышта яшибез! Әйе, үзем авыл баласы булгач, шәһәр балаларыннан гел
көнләшә идем – нинди түгәрәкләргә
йөрисең килсә, кинога барасың килсә,
тимераякта шуасың килсә, рәхим ит.
Ә минем балачак хыялым – пианинода уйнарга өйрәнү! Ә кайда ул авылда пианино! Сез белсәгез, әниләрдән
елап, “Уфага җибәрегез мине, музыка
мәктәбенә!” – дип үтенә идем! Баянда
уйнарга әти өйрәтте, соңыннан педучилищеда ике ел музыка грамотасына
өйрәндем. Күпме дөньяга ашмаган хыялларым калды минем!
Мин, шул күзлектән карап, улымны спорт мәктәбенә, йөзү секциясенә
бирдем. Аның тик торырга бер генә
минуты да юк! Атнасына өч тапкыр
каратега йөри, ике тапкыр бассейнга.
Картәтиләре кебек уңган, тырыш булып үсеп килә!
Шул балалар дип, яраткан эшемнән
киттем. Укып бетергәннән бирле балалар бакчасында тәрбияче булып
унбиш елга якын эшләдем. Иртәнге
таңнан кичке караңгыга тиклем кеше
балалары белән булдым, үз кызымның
үскәнен күрә дә алмадым. Аңа быел
унбиш яшь тулды.
Әлеге вакытта колледжда лаборант
булып эшлим. Эшем өйдән биш минут ераклыкта. Эш вакыты тугызынчы яртыдан алтынчы яртыга, төшке
ашы бар. Улым мәктәптән кайтышлый кереп, икәү өйгә кайтабыз, балага
җылы аш ашатып, төшке аш вакытында спорт мәктәбенә илтеп өлгерәм,
кич барып алам. Эш хакым бик аз,
тәрбияченекеннән бик күпкә аерылмаса да, бу эштә мин балаларыма күбрәк
вакыт бүлә алам. Алар көне буе минем
карамак астында. Кайгырып, кайда,
нәрсә эшләп йөри икән, дип, “кайнап”
утырмыйсың!
Иремнең апалары: “Төп йорт
Гүзәлиянеке, ул әтине карады”,
диделәр, Илсурга “отказ” язарга куштылар! Соңыннан судта: “Гаилә советында шулай сөйләшелгән иде!” – дип
әйттеләр. Хастаханәдән алып кайтканда, башта бер кызы карый, аннан чиратлап караячакбыз дип сөйләшкән
истә. Декрет отпускында булсам мин
дә кайтыр идем! Ләкин кем тотар иде
мине анда. Урын өстендә яткан әтиләре
белән ызгышканда: “Киленең караган
булса, әллә кайчан тау башында (зиратта) булыр идең!” – диде Гүзәлия. Зур
кызы (төзүче), кайтып: “Тагы Гүзәлия
белән ызгышсаң, авызыңны цементлап куям!” – дигән. Чөнки төпчек кызы
аңа кул күтәрә иде! Күрше апалары
да берничә тапкыр, кайнатамның стенага таягы белән сугып: “Коткарыгыз
мине, үтерәләр!” – дип кычкырганын
ишеткәннәр! Кайнатам, үзләре өйдә
булмаганда: “Зинһар өчен, мине моннан алып китегез! Кыйнап үтерә!” – дип
елый иде! Илсур әтисенә ышанмады:
“Гүзәлия сине карый, туеп сикермә”, –
ди торган иде.
Ник үзебез карашмадыкмы? Ике
бала кочаклап урамда калудан курыктык. Мин – карап торган бер малай
туганнарының тормыш иптәше! Нинди
начарлыклар эшләдем мин аларга, мине шулкадәрле күрә алмаслык
итеп?! Юкка чыгып барган энеләрен
кулга алып, дөньяга, тормышка кайтардым!
Бүгенге көндә әллә ничә судка
җиттек, Илсурга өлеш күп эләкмәсен
дип, (барысына да бүлсәләр, алтыдан
бер өлеш чыга), суд юлында йөртәләр
безне! Адвокат ялларга туры килде.
Арзан түгел... Суд Илсур яклы, авылдагы әтиләренең йортыннан ярты өлеше
аңа тиеш дип, карар чыгардылар.
Апалары шуңа риза булмыйча, хәзер
инде аппеляциягә Югары судка барып
җиттеләр, анда да “от ворот поворот”
алгач, кичә “Эшне кассациягә бирдек” дигән СМС килде.Тынычланырга
уйламыйлар да! Документларыбыз,
Аллаһыга шөкер, кулда, ярты өлешнең
законлы хуҗасы – Илсур. Нинди хурлык – биш кыз бер ир туганнарын суд
буенда елга якын йөртәләр! Ә ничек
торганны белгән кеше юк! Безнең адресыбызны да белмиләр бит, күршегә повестка килә!
Әйбәт кенә, бергә җыелышып:
“Нигезебезне суытмыйк, әти-әни
истәлеген саклыйк”, – дигән кеше
юк! Кырык сутыйга якын җир, бакча
зур. Кирәк икән, ике яклап та керергә
юл салып була, ихата иркен. “Сал,
туганым, шунда йорт! Бергә яшәгез
Гүзәлия белән”, – дисәләр, нәрсә була!
Гүзәлиянең иптәше – минем өчтуган
абый. Бөтен туганнар арасын бозып
бетерделәр! “Бармак арасына ит үрми”,
диләр, үрә икән шул! Нигә бердәнбер
ир туганнарын шулай мыскыл итәләр!?
Туганнары белән авылда торган булсак, ирем әллә кайчан эчеп җир астында, әнисе янында яткан булыр иде,
Илсур үзе дә шулай ди.
Әле иптәшем өйгә дә кайтмыйча
тәүлегенә егерме сәгать руль артында йөри, автобусында кунарга калган
төннәре дә бар! Апалары телефоннан
СМСлар язып, мине, әниләрне, балаларны мыскыл итәләр!

Яңа ел алдыннан приставлар җибәреп, “судебные
расходы” өчен алты мең акча давайлыйлар!

Зур апаларына илле яшь тулды, кая ул акыл бирү!

Үзеңдә булмаганны! “Беребез дә кысылмыйбыз, икәү
сөйләшегез”, дию... Кайнатам исән
чакта әйттем Илсурга: “Әйдә, әтинең
үзеннән ризалык алып, бакчаны бүлеп,
җир алыйк”, – дип, тыңламады. “Мин
Гүзәлия белән үзем соңыннан җайлап
сөйләшәм!” – диде. Менә хәзер килеп
төртелдек көрчеккә!
Тагын авыл тормышы турында...
Эчкечелек... Илсур яшел елан белән дус иде...
Туй үткәч тә алмаштырып куйдыларымыни аны!

Кул күтәрә башлады, әтиәниләре алдында ямьсез сүзләр әйтте.
Әти-әнисе дә: “Туй булдымыни ул!
Курчак туе, театр булды!” – дип, гаепләп
сөйләделәр. Ул вакытта авылда гына
түгел, ә шәһәр җирендә дә андый туйны, мөгаен, күргәннәре булмагандыр!
Бер ай алдан туганнарым сценарийлар
төзеп әзерләнделәр, тамадалар абый,
апаларым иде. Илсурларда исә килен
төшкәндә өстәлләргә ашъяулык та
җәелмәгән, өстәл аяклары бозга каткан иде. Шул кайгыдан беренче төнне
үк ул шешә кочаклап йоклап чыкты....
Туй алдыннан минем әниләр, кодагый буласы кешеләрдән: ”Кызыбыз
югары белем ала, укытып бетерик
инде!” – дип үтенделәр. Кайда ул!
Ташладым... Кайнанам: ”Авылда сыер
саварга югары белем кирәкми”, – диде!
Туйга кадәр шәһәрдә калырга
сөйләшкән идек. Мин ведомственный
балалар бакчасында яхшы эш хакы
алып эшләдем, гаиләле булгач, тулай
торакка да чиратка бастырдылар.
Иптәшем эшкә керә алмады. Ул
вакытта прописка сорыйлар иде.
Бертуган апасы шәһәрдә торса да,
безнең хәлне, үз туганын аңламады!
Ирем эчә башлады... Моны әтиләре
миннән күрде, апалары бер киңәш
белән дә ярдәм итмәде... “Кемгә
килгәнеңне белдең, ошамаса, кайтып
кит!” – диде кайнанам! Өч ай Уфада
торгач, Илсурны машинага утыртып,
алып кайтып киттеләр... Ә мин түләп
торган фатирда, чит кешеләр арасында торып калдым.
Мин бит исерек әти белән үсмәгән,
каян белим үзеңне ничек тотарга
икәнлеген... Кыйнады... Хастаханәдә
яттым. Аерылыштык...
Ярты ел үтте, җәй җитте. Мин Уфада,
ул авылда колхозда шофер булып
эшли. Хисләребез чын булгангамы,
мин – аны, ул мине оныта алмадык...
Әти-әнидән качып очраша башладык...
Авыл җирендә яшереп буламы соң?
Әти-әни бик ачулы иде. “Артык балам
юк! – диде минем әни. – Чыгып китсәң,
бала итмәм!” – диде! Мине Илсур төнлә
әтисенең машинасы белән килеп алып
кайтып китте...
Эшемнән китеп, авылга укытырга
кайттым. Чөнки Илсур: “Шәһәр тормышын яратмыйм, мин авыл баласы!” –
диде... Әни каршы....
Балага уза алмыйм... Ирем сирәк
кенә эчкәли... Мин Уфадан күчеп кайтуга, эчкән килеш авария ясады, ярый,
бәла-казасыз! Машинасын түләргә
куштылар! Барысына да мин “гаепле!”
Фатир сорап, колхоз рәисенә бардык, кайнанам: “Бу дөнья кемгә кала,
барсы да Илсурныкы!” – дип, башка
чыгартмады!
Ирем: ”Бала булса, эчмәс идем”
– дип елый. Ул үзе бик бала ярата.
Апаларының балаларын үстереште,
үзе күп балалы гаиләдә үскән.
Уфага барып, табибларга күрендем.
Дәвалау курсы үттем, ниһаять, декабрь
аенда Илсурга тиздән әти булачагы турында әйттем! Ул мине күтәреп йөртте!
Әтисе кебек уңган, һәр эшне дә җиренә
җиткереп әшли! Хатын-кыз эше, ир-ат
эше дип тормый! Ул яктан мин – иң
бәхетле хатын! Эшкә илтеп куя, барып
ала! Кайнана көнләшә! Ничек инде
аның яраткан бердәнбер улы хатынкыз кулы астында?
1997нче елның кышында БДУдагы
рабфакка укырга кердем. Үз әниләрем
түләп укыта. Алты ай укыйсың да,
беренче курска имтихансыз алалар.
Югары белем алырга кечкенәдән хыялландым! Апаларым, абыйларым
барысы да югары белемле, укытучы,
хәрбиләр. Мәктәпне тәмамлагач та:
”Үзем укырга керәм!” – дип тәтелдәп
тора идем. Зөлфирә апа, унберенче сыйныфны беткәч: “Имтихан да
бирмәссең, танышлар аша кертәм!” –
диде. Мин мин буламмы соң, “Юк, мин
үзем!” – дидем.

(Дәвамы бар.)

Ләйсән ГАЛИЕВА. Сүтеп булса тормыш йомгагын (1)
Ләйсән ГАЛИЕВА. Сүтеп булса тормыш йомгагын (1)
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас