Барысы да очраклы гына башлана. Дүртөйле якларында яшәгән вакытта күршесе аны балыкка чакыра. Бәлки, машинасы булгангадыр, бәлки, дуслык хакынадыр – әмма шул сәфәр аның тормышын үзгәртә. Гади җәйге кармаклар белән күлләргә чыгып, икесе дә шактый күләмдә табыш белән кайта. Шул көннән башлап, ул “авырый” башлый.
Баштарак күлләрдә табан балыгы тота, аннары елгага – Агыйделгә күчә. Анда инде корбан балыгы, опты, хәтта чөгә, җәен, шамбы кебек балыклар да эләгә. Иң хәйләкәр һәм матур балык дип ул бәртәсне атый: төнлә генә каба, шул ук вакытта гади икмәк кабыгына да кызыга.
Тора-бара мавыгуы тагы да җитди төс ала. Узган җәйдә ул карп тотуга һәвәсләнеп китә. Моның өчен хәтта соңгы акчаларына көймә сатып ала, җиһазларын яңарта. Карп тоту – сабырлык һәм осталык таләп итә торган эш. Кечкенә генә бер борчак – төп “корал”. Көймәдә чыгып, кармак саласың да, ярда көтәсең. Кайчак көтү озакка сузыла, ә кайвакыт бөтен нәрсә бер мизгелдә хәл ителә.
Бер көнне иртән ул кабат шул ук урынга килә. Кармак сала да көтә башлый. Бераздан калкавыч кинәт суга бата. Аннары кабат өскә калка, әмма инде башка урында. Илгис көймәгә сикереп кереп утырып, дулкыннарга каршы ишә башлый. Ә балык аны үзе белән ияртеп йөртә! Көрәш унбиш минутлап бара. Ниһаять, ярга якынлашкач, ул балыкны күреп ала – гаять зур карп!
Подсочек ярдәмендә тотмакчы була, ләкин балык койрыгы белән сугып, аны суга төшереп җибәрә. Бу мизгел – иң киеренкесе. Әмма балыкчы югалып калмый: карпны авызыннан кул белән эләктереп, зур көч белән көймәгә тартып чыгара.
Нәтиҗәсе шаккаткыч була: балыкның озынлыгы – 84 сантиметр, авырлыгы – 6 килограммнан артык! Бу инде гади табыш түгел, ә чын балыкчы хыялы.
Шуннан соң ул балык тотуның аның өчен ризык табу чарасы гына булмавына тагы бер тапкыр инана. Ул балыкны сирәк пешерә, сату белән дә шөгыльләнми. Аның өчен иң мөһиме – табигать белән очрашу, дулкынлану, көтү һәм җиңү хисе.
– Авыруым дәвалый торган түгел, – ди ул. – Төзәлмәслек чирем – балык тоту!
Һәм, күрәсең, бу “чир” – иң бәхетле чирләрнең берседер...
Туймазы районы, Кандракүл авылы.
Автор фотолары.