Барлык яңалыклар
Дөнья бу
27 март , 09:15

Илдус ТИМЕРХАНОВ. Үз бəхетең – үзеңнеке. Булган хәл (2)

Берчак ире белəн салам алып кайтканда юлда өч бүрегə очрыйлар. Ярый əле, Наҗар тəмəке тарткан булган. Артларыннан ияреп килгəн бүрелəр тарафына шырпы белəн кабызып утлы салам учмаларын ташлый башлагач, тегелəр куркып, артка чигенə башлыйлар. Соңрак аларның улларына да бүреочрый. Ул вакытта Рəзилгə сигез яшь була. Абыйсы Роберт белəн басудан кайтканда каршыларына бүре чыгып утыра. Атлары өркеп туктап калган, урынынан да кымшанмый, ди.

Илдус ТИМЕРХАНОВ. Үз бəхетең – үзеңнеке. Булган хәл (2)
Илдус ТИМЕРХАНОВ. Үз бəхетең – үзеңнеке. Булган хәл (2)

Көрəк белəн җир сөргəндə
Ул вакытта колхозларда күксагыз
үстерү киң таралган була. Аңардан каучук алалар. Нефть сəнəгате үсə башлагач кына бу һөнəрдəн баш тарталар.
Атлар аз, техника юк дип əйтерлек –
җирне көрəк белəн казыйлар. Башлыча
хатын-кыз тырыша. Мəгъдəния əнисенə
охшап, башкаларга алдынгылыкны бирми. Бу елларда колхоз белəн сугыштан
кайткан Заһит исемле кеше җитəкчелек
итə. Язгы чəчүдəн соң, җыелыш җыеп,
алдынгыларны бүлəклəклəгəндə, ул:
– Мəгъдəния сабый гына булса да сыерын да, сарыгын да бетермəде, эштə
дə тырыша, – дип, аңа ике пар оек, бер
сабын бирə.
Аннары, өстəп:
– Олырак, көчлерəк кешелəрнең дə
əле кайберлəре өй почмагын сүтеп,
шуны ягып яши, хəтта йортын сатып,
малын бетереп, читкə чыгып китə. Маладис үскəнем! – дип əйтеп сала.


Əхмəтдин
Күпмедер вакыттан соң, зимагурлыкта
йөргəн əтилəре Əхмəтдин Яркəйгə кайтып, мал кабул итү

пунктында ат караучы булып эшли башлый. Тиздəн, ул бер
унҗиде яшьлек кызга өйлəнеп, Украинага чыгып киткəч, аларның бер-бер
артлы дүрт балалары туа. Туган җанлы
Мəгъдəния апа гомер буе алар белəн
аралашып яши.


Мəгъдəнияне алып кайттым!
Ниһаять, сугыш бетеп, тыныч көннəр
урнашкач, авылга бер-бер артлы ирегетлəр кайта башлый. Тормыш күзгə
күренеп җиңелəйгəн кебек тоела.
Мəгъдəния, башкалардан калышасы
килмичə, укуын дəвам итə. Кызга төгəл
фəннəр аеруча җиңел бирелə. Сугышта
авыр тəн җəрəхəтлəре алган абыйсы
Гыйлəҗетдинга льгота бирелү сəбəпле,
ул Югары Яркəй мəктəбендə түлəүсез укый.
Берчак Галимҗан абыйларының хатыны Бəһия: "Кыз баланы үз вакытында
башлы-күзле итү фарыз!" – дип, уналты
яшьлек Мəгъдəнияне берəүгə кияүгə
димли. Ул кешенең Мəгъдəниядəн 16
яшькə зуррак булуын ишеткəч, классташы Наҗар, сəерсенеп, кызга: "Əйдə,
үземə генə кияүгə чык та куй, булмаса!"
– дип сүз ката. Мəгъдəния шунда ук ризалаша.
Ə булачак кияү йортында кызны ничек
каршылаганнар дип сорыйсызмы?
Мəгъдəниясе белəн бергə үзлəренең
ишек төбенə кайтып кергəч, Наҗар
ишекне шакый да, телгə килеп:
– Əнкəй, ишекне ач, Мəгъдəнияне
алып кайттым! – ди.
Булачак бианасы каршы чыга да:
– Барыгыз, барыгыз, йөрмəгез эч
пошырып, атаң өчебезне дə бəреп
үтерəчəк! – ди боларга ачуланып.
Улын шул яшьтə өйлəндерəсе
килмəвенең сəбəбе аңлашыла, əлбəттə.
Ə Наҗар, һич тə аптырап тормыйча:
– Əнкəй, кайгырма, күрсəтергə генə
алып кайттым! – ди дə, кəлəшен Гыйзделкамал җиңгəлəренə алып китə.
Аның ире Мөхəммəтлатыйп шул елларда колхоз рəисе булып эшлəгəн
Наҗарның əтисе Əхмəдулланың бертуган энесе була.


Анда бер кич куналар
Бəһия җиңгəлəре кыздырып җибəргəн
микəн, икенче көнне үк:
– Үтерəм мин сезне! – дип дулап килеп
җиткəн Галимҗан абыйга, Наҗар:
– Күтəрмə күсəгеңне, Мəгъдəния минеке! – дип кистереп əйтə.
Бер дə утырасы килмəсə дə,
Галимҗанны табынга чакыралар.
Һəм, нишлəсен:
– Ярый, алайса, Мəгъдəнияне сиңа
бирəм! – дип килешергə туры килə инде
Галимҗанга.
Соңыннан Əхмəдулла йортына кайталар. Əнилəре Бибикамəр салган нигездə
абыйсы Гыйлəҗетдин кала, ул Нурия
исемле кызга өйлəнə.
Əхмəдулла яшьлəрне яхшы кабул итə.
Аны акыллы кеше буларак гел яхшы яктан искə ала Мəгъдəния апа.


Əхмəдулла
Əхмəдулла Əһəдулла исемле
ярлы кешенең улы була. Октябрь
революциясенə кадəр ул авыл старостасы, аннан, дөньялар яңача корылгач,
колхоз рəисе булып эшли. Гомеренең
калган елларында исə, зоотехник, агротехник, бакча бригадиры вазыйфаларын
башкарып, пенсиягə чыга. "Миһербанлы,
якты күңелле кеше булгач, бик озак яшəр
кебек иде биатам! Шулай булып чыкты
да: үз дəрəҗəсен белеп, кеше арасында
ким-хур булмыйча, матур гомер кичереп, сиксəн тугыз яшендə бакыйлыкка
күчте. Урыны җəннəтнең түрендə булсачы!" – дип хəтерли килене.
Дин кануннары шулай талəп иткəч,
биатасы белəн ун ел буена ачылып
сөйлəшми Мəгъдəния апа. Бервакыт
Уфага, аннан Ижауга бергə барырга
туры килə аларга. Шулчак, бер аларга "тылмач" кирəк булып чыга. Əйтəсе
килгəн гозерлəрен кеше аркылы гына
җиткерəлəр – шуның белəн вəссəлам!
Дөнья булгач, гаилəдə табак-савыт та
шалтырамый тормый, билгеле. Тегендимондый хəл туса яки сүз чыкса, Наҗар:
– Мин сине уналты яшьтəн алдым,
беркемнəн дə сүз əйттермим! – дип юата
торган була.
1948нче елны уллары Роберт туа. Аңа
ай ярым дигəндə, Наҗар армиягə китə.
Өч ел хезмəт итə. Ул кайтуга 1952нче
елның октябрендə авылдашлары Мулла
əби дип йөрткəн мəзин Галинең хатыныннан Мəгъдəния өй сатып ала. Шулай
итеп, башка чыгалар. Бер-бер артлы
балалары – Лилия, Рəзил, Эльмира һəм
Нəзир туа. Гаилə ишəя.


Юл эшендə
Сугышка кадəр һəм сугыштан
соңгы елларда авыллар арасында юл
төзелеше киң җəелгəч, һəркемне норма
буенча, унике көнгə мəҗбүри рəвештə
шунда эшкə җəлеп итəлəр. Мəгъдəния
бəлəкəй арбада кызы Лилияне тартып, Югары Яркəй – Йонны авыллары
арасында унсигез көн эшли. Носилка
белəн кызыл балчык, ком ташып, юлга
җəялəр. Ялга тукталганын, рəтлəп ашаганын хəтерлəми. Арбада яткан балага,
чəйнəп яки чүпрəккə төреп, имезлек каптыралар да, аннан тагын эшкə!
Җəйге эссе көннəр. Бала имгəнче ун
чебен килеп, аның өлешенə үрелə.
Юл эшендə фаҗигале хəллəр дə булгалый. Югары Череккүл белəн Югары
Яркəй арасында Чтапан исемен йөрткəн
күперлəр бар. Шунда эшлəгəндə бер
төркем хатын балчык ишелмəсен өчен
читəн кора. Тик анысы нык булмый.
Чокыганда читəн җимерелеп, һəммəсе
дə балчык астында басылалар. Бер
Мөхəссəнə исемле кыз гына көрəгенə
башы белəн терəлеп өлгерə... һəм исəн кала.


Ач бүре, бер уч ашлык һəм тузган чабата 

Ул еллардагы тормыш авырлыгына
өстəп, бүрелəр дə тынгылык бирми авыл
халкына. Берчак ире белəн салам алып
кайтканда юлда өч бүрегə очрыйлар.
Ярый əле, Наҗар тəмəке тарткан булган. Артларыннан ияреп килгəн бүрелəр
тарафына шырпы белəн кабызып утлы
салам учмаларын ташлый башлагач,
тегелəр куркып, артка чигенə башлыйлар. Соңрак аларның улларына да бүре
очрый. Ул вакытта Рəзилгə сигез яшь
була. Абыйсы Роберт белəн басудан
кайтканда каршыларына бүре чыгып
утыра. Атлары өркеп туктап калган, урынынан да кымшанмый, ди. Унбиш минутлап бер-берсенə карашып утыргач кына
бүре аларга юл бирə.
Кайчандыр, Əхмəдулла картның салам түбəле абзарына да төшкəн булалар инде, ул каһəр төшкере нəрсəлəр!
Аяк асты кипкəч, Дүртөйлегə тозга
җибəрəлəр. Аркаларына, кырыгышар
килограмм тоз йөкмəп алып кайтучы ул
хатыннар арасында Мəгъдəния апа да
була. Исмаилдан капчык белəн чəчəр
орлык ташыйлар. Шунда бик нык ялынып сорагач, бер əби бераз ашлык хакына, аларга берəр уч бодай кыздырып
бирə. Шул бодайны юл буе чемченеп
кайтканга күрə генə, исəн кала алар. Андреевка ягына барсалар, керер авыл юк,
ач кайтырга туры килə. Яшерен-батырын түгел, үзлəре белəн йодрык кадəр
таш йөртəлəр. Үлчəгəндə ташны капчыкка салалар, соңыннан алалар. Шулай
булмаса, ачка үлəреңне көт тə тор. Язгы
карда чабата юешлəнеп аяк өши. Аптырап, чабата тузгач, ыштанны салып, аякка урап куйган чаклары да була.
Берчак колхоз йомышы белəн Ижевскига баралар. Кайтышлый, чабата
тузып, аяклары чебилəп канга бата
Мəгъдəния апаның. Танып елгасы буенда Дүртөйле районының Чарлак исемле
мари авылы бар. Шунда Умырьян абыйлары – əтисе Əхмəтдиннең "знакумы"
яши. Аның кызы Чəчкəнə Мəгъдəния
апаны арба белəн тартып алып кайта
да, мунчада əйбəтлəп юып, аякларын
бəйлəгəннəн соң, төрле үлəннəрдəн
ясалган шифалы төнəтмə эчереп, йокларга яткыра. Соңыннан, ул үзендə кузгалырга көч табып, үз аягы белəн авылга кайтып төшə.
Мичкə ягарга урманнан агач бирмилəр.
Тирə-як авыллар тирес суга. Югары
Череккүллəр торф кисə. Запасы əйбəт.
Тугызар көрəк төшеп казыган урыннары
да була. Ул лычма юеш кирпечлəрне
эссе җəйдə күтəреп менгерүлəре җиде
кат тиреңне чыгара.
Ире Наҗарга килгəндə, ул башта ветеринария врачына, шуннан зоотехниклыкка укый. Ə 1929нчы елның 12нче мартында туган Мəгъдəния Əхмəтдинова
унөч яшеннəн "Индустрия" колхозында
склад мөдире булып эшли, егерме җиде
ел симəнə тарта. Унбиш ел магазинда
сатучы була. Ул: "Ничек тə үз-үзеңдə
көч табып, үзең булып калырга! Кеше
бəхетенə кызыкмаска, ə үзеңнекенə
ныклап, ике куллап тотынып яшəргə
кирəк..." – дигəн телəк белəн яши.


Чыракулның тəмле суы
Кеше алга карап яшəргə тиеш. Тик
үткəннəрсез килəчəк булмый. Шуңа
күрə əледəн əле аларны искə төшереп
тору фарыз. Күбрəк табигать кочагында
эшлəгəнгəме, Чыракүл чишмəсе һəм аңа
бəйле истəлеклəр хəтеренə төшə. Бүген
авылга эчəр су торбалар аша шуннан
килə. Чишмəгə багышланган бер җыры
да туган иде:


Чыракулның тəмле суы
Кыйблага карап ага,
Аның аккан суларында
Йөрəгем таба дəва.
Чыракулкайның сулары,
Эчеплəр туймаслык бит,
Минем күргəн кайгыларым
Башларга сыймаслык бит.


Əйткəндəй, Мəгъдəния апаның улы
Рəзил яшь чактан ук матур итеп баянда
уйнады. Ə аның улы Робертның курайда
сыздырывына тирə-юньдə сокланмаган
кеше юк! Башка оныклары да – оста гармунчы.

Эмиль исемлесе баян буенча республика, ил һəм халыкара конкурслар
лауреаты булды.
...Роберт "Урал" көен уйнап бетергəч,
Мəгъдəния апа, күз яшен сөртеп, бик
кадерлəп кенə ике бөртек бəрəңгене
капчыкка салды. "Кече туганнарын"
күргəч, үзе кебек үк, капчык эчендəге
башка бəрəңгелəр дə сөенеп киткəндер
кебек тоелды аңа. Кара җир өстендə
анда-санда кипкəн бəрəңге сабаклары
гына ятып калды.
– Быелгы елның уңышын да югалтуларсыз җыеп алырга насыйп булды,
шөкер. Ə алдагысы ничек булыры бер
Аллаһы Тəгалə кодрəтендə! – дип уйланып, артына борылып карый-карый өенə
кереп барган Мəгъдəния апа, кинəт кенə
дулкынланып китеп, җырлап җибəрде:


Печəн чапкан җирлəрем,
Җилəк җыйган җирлəрем,
Сагынып сөйлəрлəргə калды,
Бергə булган көннəрем.
Исəн елга суын эчеп үстем
Акташларын җыйдым учыма,
Нилəр килеп, нилəр китмəде
Минем газиз башыма.
Исəн елгада су кердем
Яшьлек дусларым белəн,
Инде керəлəр төшемə
Сагыш – моңнары белəн.
Сабый чакта ятим калдым,
Ана назы күрмəдем,
Инде картлыкларым җитə,
Нилəр көтə көннəрем?

Илдус ТИМЕРХАНОВ. Үз бəхетең – үзеңнеке. Булган хәл (2)
Илдус ТИМЕРХАНОВ. Үз бəхетең – үзеңнеке. Булган хәл (2)
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас