

Туфрак арасында ике бəрəңге
Сентябрь башында көннəр матурланып китте. Авылда көзге уңышны җыю
мəшəкатьлəре башлангач, көн коры
чакта Мəгъдəния апа да яңгырдан соң
йомшап калган җирне көрəге белəн казып, бəрəңге чыгарырга кереште. Бераз
җиллəткəннəн соң, ул аларның бөртеген
дə калдырмыйча чүплəп ала да, чилəге
тулгач, капчыкка аудара. Вакларын,
көлебрəк, тавык бəрəңгесе дисəлəр дə,
алары да эшкə ярап куя. Тавык дигəннəн,
авылда иң игелекле кош бит ул. Ите туклыклы һəм файдалы булудан бигрəк,
йомыркалары ни тора! Вак бəрəңгелəргə
карата булган ихтирамының сəбəбе,
əлбəттə, бу гына түгел…
Аякларына басып билен турайткан
чагында, туфрак арасында күмелə язып
калган ике бəрəңгегə күзе төште. Иелеп
аларны күтəргəндə, башыннан: "Заманында сез булмасагыз, ачтан интегеп
үлəр идем..." – дигəн уй йөгереп үтте.
Һəм күз алдына шул елларның канлы
шəүлəсе килеп, хатирəлəрне яңартты.
1936нчы елның язында ике ятим – 7
яшьлек Мəгъдəниягə 11 яшьлек абыйсы
Гыйлəҗетдинга Сарапул шəһəрендə,
суык баракта көн күрергə туры килə. Шул
– тирə-якта ачлык-ялангачлык хөкем
сөргəн көннəрдə кулларына бəлəкəй
генə ике бəрəңге килеп кермəсə, яшел
үлəнгə кабат аяк баса алган булыр иде
микəн алар?
…Уйларын бүлеп, ихатада курай
моңы ишетелде. Оныгы Роберт килгəн
икəн. Ул кураен тотып бакчага килеп
керде, һəм:
– Тəүдə, үзеңə "Урал" көен уйнап
күрсəтим дə, аннан капчыкларны ташый
башлармын! – диде. Ə үзе: "Нəрсə дияр
микəн?" – дигəн кебек картинəсенə тутырып карап куйды.
"И бу бала, бик борынгы көйлəрне дə
нык аңлап, төбенə төшеп уйный лабаса!"
– дип, оныгы сузган моңнарны əсəреп,
мөккибəн булып тыңлады Мəгъдəния
апа. Алар, гүя, узган гомеренең сагышлы кайтавазы булып ишетелде. Һəм
ул тарихи "Урал" көенең борылышларына ияреп, үзенең башыннан кичкəн
хəллəрне кабат исенə төшерде…
Башкорт кызы Шəмсениса
1880нче еллар азагында Илеш
районы Түбəн Яркəй авылыннан
Мөхəммəтҗан исемле егет солдатта
була. Ырымбур ягында хезмəт иткəнме,
анык кына белмибез. Əмма шунысы
билгеле, Урал тауларыннан ул үзенə
кəлəш итеп Шəмсениса исемле башкорт кызын алып кайта. Җаныдай күреп,
яратып өйлəнгəн хатыны дөнья көтəргə
искиткеч маһир булуы белəн бергə курайда да уйный, искиткеч моңлы итеп
җырлый да! Соңыннан аның бу һөнəрен
Бибикамəр исемле кызы дəвам итə.
Аның əнисеннəн мирас булып калган ике курае һəм яраткан ике җыры
була. Курайда уйнап, шушы ике җырны
җырлаган саен, күңел ярлары тулган
Бибикамəрнең күз алдына гел əнисе килеп баса.
Бибикамəр
Үсеп, алма кебек пешкəн Бибикамəрне
күрше Югары Череккүл авылының
Шакирҗан исемле егетенə кəлəшлеккə
соратып килəлəр. Ходай насыйп итеп,
балалары дөньяга килгəч, авыл мулласыннан аларга Бибигамбəр, Бибигөл,
Галимҗан дигəн саф мөселман
исемнəрен куштыралар. Нəтиҗəдə,
Бибикамəр бу нəселнең ишəюенə
сəбəпче була.
Октябрь революциясеннəн соңгы
авыр чорларда ачлыктан җəфаланган
авыл кешелəре эш эзлəп читкə чыгып
китəлəр, һəм күбесе кире əйлəнеп кайтмыйлар. "Өлешемне балалар ашасын!"
– дип, 1929нчы елда Сөн ягына эш эзлəп
чыгып киткəн җиреннəн Шакирҗан да
суга баткан кебек юк була. Бу елларда
илдə каннибаллык – кеше ашау афəте
тарала. Күпмедер вакыт үткəч, Краснокама ягында кеше ашаучы берəүне
тоталар. Котычкыч хəл була бу! Базыннан əллə күпме адəм башын табалар.
Шулар арасында Шакирҗанныкын да
таныйлар.
Бибикамəр өч бала белəн тол кала.
Кайгы-хəсрəтлəре, моңга əверелеп,
җырга күчə.
Сандугачның балалары
Телефонда чыбыкта,
Ялгыз башым ямьнəр тапмый
Сəхрəлəргə чыгып та.
Сандугачның балалары
Тезелгəннəр курайга,
Зекер, тəсбих əйтəлмəде.
Җан яраткан Ходайга.
Шушы җырны көйлəгəн саен ул гел
газиз кешесен исенə төшереп, яшь түгə
торган була.
Белүебезчə, борын заманнарда абыйсы үлсə, аның хатынын кече туганына
димлəү гадəте булган. Шакирҗанның
бертуган апасы Хəдичəнең улы
Əхмəтдин үзен соратып килгəч,
Бибикамəр дə чарасызлыктан язмышы
белəн килешə. Дөресрəге, аны йортка кертəлəр. Əхмəтдин Хəтметдинов
Бибикамəрдəн өч яшькə кечерəк
була. Шулай итеп, тагын өч бала туа:
Гыйлəҗетдин, əлеге язмаларның герое
Мəгъдəния һəм Фəвəдис.
Авыл янган елны
Алар Сарапулга авыл янган елны чыгып китəлəр. Газиз төягеннəн аерылуны
авыр кичерə Мəгъдəния апа. Фаҗигə
исə болай була. Сабан туе көнне Югары Череккүлдə яшəүче Сабир исемле
абзыйның хатыны Сафия мунча яга
да, үзе ниндидер эш белəн мавыгып
китеп, аны карарга оныта. Ул арада
мунчадан ут чыга һəм кырыйдагы салам түбəле өйгə каба. Күз ачып йомган арада, ярты авыл янып, көлгə оча.
Бер өй мəчет янында гына торган була,
ни гаҗəп, мəчеткə дə ут капмый, шул
йортка да... Гаяз исемле бер бабайның,
(аны бала-чагалар Чибəр бабай дип тə
йөртəлəр иде), халыктан йомырка җыеп,
шуларны саткан акчага ситса алып кайтып авылдашларына таратуы халык
хəтерендə калган. Лапаста ул җыйган
йомыркаларның шартлаган тавышы əле
дə булса, колагында яңгырап тора.
Бу хəл 1935нче елда, ягъни,
Мəгъдəниянең алты яшьлек чагында
була. Шул вакыттагы ачлык афəтенең
күпме авылдашларын кырып салуын,
китап итеп язса, аңлата алыр иде микəн
ул? Мөгаен, юктыр...
Сарапулда
Шулай итеп Əхмəтдин гаилəсен
алып, Сарапулга килə. Əйткəндəй, бу
вакытка Бибикамəрнең беренче ире
Шакирҗаннан туган егет корына кереп килгəн Галимҗан исемле улы инде
Бəһия исемле кызга өйлəнгəн була.
Көз көне ул Сарапулга килеп, бəлəкəй
Фəвəдисне алып кайтып китə. Барысын
да үзе белəн ияртер иде, авылда да ачялангачлыктан башка юньле тормыш
көтми бит инде. Бераздан аны сагынып,
əнилəре Бибикамəр авылга юллана. Балалар – Гыйлəҗетдин белəн Мəгъдəния
– əтилəре Əхмəтдин карамагында кала.
Əмма, берникадəр вакыттан соң, ул да
өйдəн чыгып китə һəм алар озак кына
аның кайда йөрүен белə алмыйлар...
Тегенннəн тапкан, моннан килгəн вактөяк белəн чемченеп көн үткəрəлəр.
Юынырга мөмкинлек булмагач, бичаракайларны бет баса. Алардан һич
тə котыла торган түгел. Нык ачыккан
вакытта үлмəс өчен тозлы су эчəлəр.
Үсмер яшендəге Гыйлəҗетдин ашау
җитмəгəнлектəн хəлсезлəнеп, шешенə
үк башлый. Абыйсын коткару өчен кызчык телəнергə чыгып китə. Урам буйлап
йөри торгач, бер урыс абзые, өенə алып
кереп, аңа: "Үзебез дə ярым-ач яшибез,
башкача ярдəм итə алмыйм", – дип ике
бəрəңге бирə.
Шуннан бирле, туфрак арасында калган ике бəрəңге күрсə, түгелеплəр елый
Мəгъдəния апа. Шуңа күрə, бəрəңгегə
ихтирамы да зур.
Яз җитеп, карлар эрегəч, баракка
əтилəре кайтып керə. Кулында бер бөтен
икмəк. Шуны балаларына биреп, беренче пароходка утыртып җибəрə. Икмəкне
ашамыйлар, авылга əнилəренə алып
кайталар. Трюмда капчыкларга терəлеп
утыралар. Мəгъдəния: "Монда нəрсə
салынган микəн?" – дип кызыксынып
китеп, капчыкларның берсен тоткалап
карый да, авызына кулын тидереп ала.
Һəм ни диярсез? Кулыннан шикəр тəме
килə бит! Ул терəлеп утырган капчыкларда чып-чын, эре шакмак шикəрлəр
тутырылган булып чыга. Бер капчыктагы
зур гына тишек аша, Ходайның рəхмəте,
кыз ике кисəк шикəрне тартып ала. Якында гына чан, эчендə кайнаган су. Күпме
кирəк, шулай ал. Кайнар суга шикəр салып болгата. Бер савыт баллы суны үзе
эчə, икенчесен абыйсына эчерə. Тишекне зурайтып, тагын дүрт шикəр ала.
Груздевка пристанендə төшеп калганнан соң, берничə көн буена Исəнбай
авылына чаклы җəяүлəп кайтып,
туганнарының өендə кунарга тукталалар. Көн яктыру белəн, аларның: "Тагын
да бер-ике көнгə калыгыз инде!" – дип
кыстауларына карамыйча, җəяүлəп
авыллары ягына салдыралар. Кайтып җиткəч тə, шикəр кисəклəрен һəм
икмəкне əнилəре Бибикамəргə бирəлəр.
– Инəкəй нык елады шунда, – ди
Мəгъдəния апа.
Əйткəндəй, авылда һаман да шул ук
каршылыклар, авырлыклар көтеп торган
була: ачлык-ялангачлыктан да бигрəк,
1937нче елда үзлəрен һəм аларның
янəшəсендə торган бер өйне янгыннан
саклап алып калган мəчет манарасы
киселүгə ничек тетрəнүен белсə үзе
белə дə, бер Ходай белə!
Исəнəтау болынында
Еллар үтə тора, балалар үсə. Көтепкөтеп тə Əхмəтдине əйлəнеп кайтмагач,
язмышы белəн килешкəн Бибикамəргə
ирлəр кебек төптəн җигелеп, үз
дөньясын да көтəргə, колхоз эшенə дə
җитешергə туры килə. Кыенлыкларга карамыйча, өен дə үзе сала, мал-туарын
да асрый. Өстəвенə, алдынгы колхозчы буларак, рəсеме гел мактау тактасында эленеп тора. Тик язмышы тагын
бер сынау əзерлəгəн икəн: 1941нче
елда, Мəгъдəниянең Сарапулда ачлыкялангачлыкны бергə кичергəн абыйсы
Гыйлəҗетдин сугышка китə.
1943нче елның җəендə əнилəре
Бибикамəр Югары һəм Түбəн Череккүл
авыллары арасындагы Исəнəтау болынында печəн чабуда катнаша. Кибəн
куйганда, түбəсендə ул тора. Эшне бетереп, Дүртөйле районы Əңгəсəк авылына ярдəмгə китəлəр. Бер ай шунда
эшлилəр. Саз черкие тешлəп, хатын малярия элəктерə. Бизгəк башлана. Шул
чирдəн мантый алмыйча үлеп китə. Ни
хикмəттер, инəкилəре үлгəч, тугайда ул
куйган бер кибəн кыйшая. "Бибикамəр
үлгəнгə кибəн үпкəлəгəн", – дип сөйли
кешелəр. Ə кызы коты алынып: "Янə бер
кайгыга ишарə булмаса ярый ла!" – дип
уйлап куя...
Мəгъдəния
Əнисе Бибикамəр якты дөньядан
киткəндə Мəгъдəниягə унөч яшь
була. Берүзе мал тота, сыерын сава,
хуҗалыгын карый. Гыйлəҗетдин абыйсы сугыштан инвалид булып кайтып,
ике култык таягы белəн йөри. Ачлыктан котылыр өчен, алар язын кибəн
төбеннəн кышлаган ашлык бөртеклəре
җыялар. Шуны ашап, еш кына чирлилəр.
Шул ашлыктан Мəгъдəния берчак аш
пешерə. Абыйсы Гыйлəҗетдин дə, энесе Фəвəдис тə агулана. Бу юлы үлемнəн
сыерлары булуы гына коткара. Сөт
эчкəч, чир артык зыян салмыйча гына
үтеп китə.
Фотода: Мəгъдəния ƏХМƏТДИНОВА.
(Дәвамы бар.)