Милəүшə дип, əти-əнием исем кушкан. Əтием ныграк ошаткан Милəүшə
исемен. Мəктəптə укыганда Муса
Җəлил шигырьлəрен бик яраткангадыр, ахры.
Түтəлне тутырып үсə җилəклəр,
Нəркис, милəүшə,
сөмбел һəм мəклəр...
Мин дə ятладым əле ул шигырьне
мəктəп елларында. Түтəллəребезне
милəүшə кебек чəчəклəр бизəсə,
безнең өебезне кызыбыз Милəүшə
бизəп торсын, дигəндер инде əтием.
Бəхете белəн, əти-əниле, пар канатлы булып ямьлəсен тормышыбызны,
дияргə оныткандыр, бичарам.
Миңа ике яшь ярым тулганда, əнием
мине, язмыш кочагының əчкелтем дə,
төчкелтем дə тəмен татырга, əтием
карамагына калдыра. Күп тə үтми,
икенче кешегə тормышка чыгуы турында хəбəр килə. Башында нинди уйлар
булгандыр, бəлки, əтиемне яратып
яшəмəгəндер, бу бала белəн яраткан
кешемə тормышка чыга алмам, дип
уйлагандыр – кем белə инде. Əнием
чыгып киткəндə, караңгы төн булган.
Мин, йокымнан уянып, бозга каткан
тəрəзə пыяласы аша карап, ачыргаланып, əнием артыннан елап калганмын. Шул төннəн башлап əтием белəн
əнисез генə өч еллап яшəгəнбез. Миңа
биш яшьлəр тирəсендə əтием күрше
авылдан Тəслимə апаны алып кайткан.
Җəйге эссе көн булуга карамастан,
"аякларым өшеде, апам" дип, Тəслимə
апамның итəгенə үрмəлəгəнмен.
Тəслимə апам йомшак, мəрхəмəтле
кулларына алып, мине итəгенə утыртып, "нəни генə минем кызчыгым, менə
əниең дə кайтып җитте" дип, иркəлииркəли җылы күкрəгенə кыскан. Үз
əниемне урлаган кара төннең чуар
пəрдəсе күтəрелеп, кояшлы көннəрне
йортыбызга Тəслимə апам-əнием шулай алып кергəн.
Əти белəн Тəслимə əниемнең уртак балалары булмады. Тəслимə
апа "əнием" дигəн сүзне бары минем
телемнəн генə ишетеп яшəде. Аның
белəн мин ятимлекне бөтенлəй тоймадым, чөнки мин əнием дип, бары
Тəслимə əниемне генə белə идем.
Ул якты күңелле, изге ана булды.
Мəктəпкə барырга да вакыт җитте.
Беренче тапкыр мəктəп бусагасын
əнием белəн атлап кердем. Бүгенгедəй
хəтеремдə: чем-кара формам өстендə
ул теккəн ап-ак алъяпкыч, ул үргəн
чəчлəремдə бантиклар, аякларымда
ул сатып алган елкылдап торган өряңа сандалилар...
Унынчы сыйныфны тəмамлагач, укытучы һөнəрен сайларга булдым. Анда
да əле əнием бер ялгызымны юлга чыгармады. Бөре шəһəренə документларымны икəү тапшырып кайттык. Алай
гына да түгел əле, имтиханнан чыгуымны əнием ишек катында көтеп тора
иде. Шулай итеп, мин Бөре педагогия
училищесының беренче курс талибəсе
булып киттем. Сигезенче сыйныфны мəктəп-интернатта тəмамлаган
берничə кызны да безгə китереп куштылар. Арадан берсе шулкадəр миңа
охшаган, ике су тамчысы кебек инде,
җитмəсə, исеме дə минеке кебек –
Милəүшə. Аны күрү белəн йөрəгем
түренə, үзем дə аңлый алмаган җылы
дулкын йөгереп керде. Аңа "туганым, сеңелем" дип эндəшəсем килде.
Курсташлар да, укытучылар да "əллə
сез апалы-сеңеллеме" дип, кызыксына башладылар. Миңа ике су тамчысы
кебек охшаган Милəүшə белəн тулай
торактагы бер бүлмəдəн урын да булды. Əкренлəп дуслашып киттек, белем
үрлəренə бергəлəп үрмəлəдек. Əнием
пешереп җибəргəн ап-ак күмəчлəрне,
яңа гына аертылган каймакларны, каз
ботларын, калҗа-калҗа тəмле башмак итлəрен Милəүшə белəн бергə
бүлешеп ашадык...
Уку еллары сизелмичə үттелəр
дə киттелəр. Кулыбызда дипломнар. Төрлебез төрле якка юллама
белəн таралыштык, ə Милəүшə үзе
тəрбиялəнгəн Бөре шəһəрендəге мəктəп-интернатка эшкə тəгаенлəнде.
Аның белəн хат алышып торабыз.
Кышкы каникулга мин Милəүшəне
үзебезгə, əти-əнием янына кунакка чакырдым. Ул рəхəтлəнеп риза булды.
Лəкин үзе урынына хаты килеп төште.
Ничек болай булды соң бу? Мин бит
аның үзен көтə идем. Милəүшəнең
хаты бик кыска булып, ул тиз арада
минем Бөрегə килеп җитүемне үтенгəн
иде.
Төн буе буран котырды, юлларны көрт баскан иде. Шулай булуга
карамастан, Бөрегə килеп җиттем.
Милəүшə яшəгəн йорт автовокзалдан
ерак булмаса да, атлап килгəндə суык
җил битемне өтə башлады. Менə ул
йорт. Таш баскычлар буйлап бишенче
катка күтəрелдем. Ишектəге кыңгырау
төймəсенə басу белəн чит илдə ясалган тимер ишек ачылып китте һəм
ишек уемында йөзе борчулы, ике тамчы су кебек миңа охшаган Милəүшə
күренде:
– Мине гафу итəрсең, хатка яза алмадым, кулым бармады. Үлəр алдыннан килеп тапты, бəхиллегебезне сорый, – дип сөйлəнə-сөйлəнə, мине түр
якка əйдəде.
– Кем бəхиллелегебезне сорый соң,
берни аңламыйм? – дип, Милəүшə артыннан иярдем.
Түр якта, ап-ак мендəргə башын
терəп, ябык чырайлы, күзлəренең төсе
уңып беткəн, кул-аяклары тыелгысыз
дерелдəгəн, хəлсез хатын-кыз ята
иде. Ə йөз чалымнары... Аның йөз чалымнары безне хəтерлəтə иде. Без
килеп керүгə, ул калтыранган ике кулын алга сузды:
– Кичерə алсагыз, кичерегез əниегезне, кызларым-Милəүшəлəрем!
***
Яз үзенең сулышын тирə-юньгə тарата һəм җылылыгын арттыра барган көннəрнең
берсендə, 1962нче елның 15нче мартында, Чакмагыш районының Иске Калмаш авылында өч
игезəк кызның икенчесе булып дөньяга килгəнмен. Əтиемнең халык җырларын тальянда уйнап башкаруы,
əнинең, аңа кушылып, тирəн эчтəлекле, сагыш-моңга тулы җырлар җырлавы
минем нəни күңелемне һəм аңымны озак еллар дəвамында сугарып килделəр. Əтинең Г. Тукай,
Һ. Такташ, М. Җəлил һ. б. шагыйрьлəрнең əсəрлəрен сəнгатьле итеп яттан укуы, алардагы
шигьри ритм һəм рифмалар, чагу образлар, үзенчəлекле метафоралар нəни күңелемдə һəм
аңымда уелып калганнардыр, мөгаен.
Мəктəп елларында əдəбият дəреслəрендə укытучым Фəния апа Мусинаның шигьри
əсəрлəргə анализ ясавы, аларның сəнгатьчə эшлəнеше турындагы фикерлəре əдəбиятка
яңача карарга өйрəтте. Гомумəн, укытучым əдəби иҗатка мəхəббəт хислəрен уятучы һəм
үстерүче булды.
Башкорт дəүлəт университетында филология факультетының татар теле һəм əдəбияты
бүлегендə уку чорында əдəбият теориясе һəм əдəби процесс турында белем даирəм киңəйде
һəм тирəнəйде.
"Hello" чит теллəрне өйрəнү үзəгендə татар теле дəреслəрен алып
бардым. Шигьриять, əдəбият мине һəрвакыт үзлəренə əйдəп, чакырып торды. Күңел өчен генə
дип язылган хикəямнең берсен журнал укучылар игътибарына тəкъдим итəргə җөрьəт
иттем.