– Эй, матрос, син миңа охшадың, әйдә танышыйк!– Яңгыравык ачык тавышны ишетеп, әйләнеп карадым.Миннән ерак түгел, түгәрәк битле, яшел күзле кыз елмаеп басып тора иде.
– Сиңа форма килешә, матрос булып хезмәт итәсеңдер, мөгаен.
Моңарчы күрмәгән кызыкайның үткерлеге мин-минлегемә тисә дә, ачык итеп елмаюы аның чаялыгы шундый булырга тиеш кебек кабул ителде. Җиңелчә дулкынланган саргылт чәчләре яулык астында матур булып күренә. Ә кара-күк төстәге спорт костюмы, әйтерсең, аның өчен тегелгәндәй килешле иде. Мин, аның янына килеп, кул биреп, үземнең исемемне әйттем, ул да кулымны йомшак һәм матур бармаклары белән кысып тотты. Ләкин, аның исеме моңарчы әлләни ишетеп өйрәнелмәгән, ят иде: Люси. Минем сорау катыш аптыраулы карашымны күреп, тагын да матуррак елмаеп: “Әйе, менә шушы минем исемем”, – дип җавап бирде. Ул вакытта мин бу кыз белән танышуым киләсе тормышымны бөтенләйгә үзгәртер, дип күз алдыма да китермәгән идем...
Райондагы хәрби сборлар шулай кызыклы башланып китте. Ел саен өлкән сыйныф укучылары НВП дәресендә үзләштергәнне практик яктан ныгыту өчен май азагында җыела торган иде. Әзерлек көчле бара, барысын да өйрәнер өчен барлык күнекмәләр күп тапкыр кабатлана. Бу җыенның мәҗбүри үтәлә торган бер кануны – хәрби киемнең булуы. Шуңа күрә күбесе абыйларының, әшнә-танышларының формаларын кияләр. Мин дә әле генә армиядән кайткан матрос абыемның формасын алдым. Шунысы кызык, монда берүзем матрос киемендә идем.
Бер үк вакытта әлеге җыен – армия алдыннан чыныгу үтү.Стройда йөрү, ату, ерак арага йөгерү, палаткаларда куну – барысы да һава торышының нинди булуына карамастан, өч көн дәвамында яланда үтә.Барысы да хәрби шартларга яраклаштырылган, һәм бу күпләр өчен сынау булып торды.
Ләкин Люси белән аралашу мондый кыенлыкларны арткы планга күчерде. Көн дә уңайлы мәл килеп чыгу белән аның янына сөйләшергә ашыга идем. Мондый хәлне көтмәгән безнең военрук мыек астыннан хәйләкәр генә елмаеп йөрде, аш-су пешерүче сыйныфташ кызлар кырын күз белән карыйлар иде.
Өч көн сизелми дә диярлек үтеп китте, кайтыр алдыннан бер-беребезнең адреслары белән алмаштык. Соңыннан аралашу хат аша барды. Мәктәпне тәмамлап, кая укырга бару мәсьәләсе килеп тугач, озак уйламыйча документларны медицина училищесына илтеп бирдем. Соңгы имтиханнарны тапшырып, берничә көн үткәч, керү-кермәвемне белер өчен янә уку йортына килеп кабул ителүчеләр исемлеге белән таныша башладым. Һич көтмәгәндә, анда Люсиянең дә исемен күреп, бераз аптырашта калдым. Без алдан кем кая укырга баруы турында алдан килешмәгән идек. Шулай итеп, бераз аерылышып торганнан соң янә бергә булдык. Безнең дуслык тагы да ныгып, моңача булмаган нурлар белән уйнап китте. Гел бергә йөреп, бер-беребезгә нык өйрәндек. Әмма уку еллары бик тиз үтте, кулга диплом алгач, моңа хәтта ышанмый да тордык.
Аерылышу вакыты җитте, мине армиягә алдылар. Повестканы соңлап җибәрү аркасында, аерылышу тиз үтте, иртәгәсен военкоматта булырга тиешмен. Ә бер көннән соң самолетта ерак диңгез ярында урнашкан калага оча идем инде.
Люси дөрес юраган булып чыкты, мин диңгезе чиге гаскәрләренә эләктем. Ике ай өйрәнү курсы үткәннән соң, безне хезмәт итәчәк хәрби частьларга җибәрделәр.
Безнең судно диңгез вокзалына килеп туктады һәм частька ары китәр өчен автобус көтә башладык... Шулвакыт таныш тавыш ишетәм:
– Эй, матрос, ты мне нравишься!
Мин аптыраудан артыма әйләнеп карыйм, ә алдымда Люси басып тора. Күзләремә ышанмыйча:
– Бу синме? – дип сорыйм.
– Мин, мин, – дип җаваплады ул, беренче тапкыр очрашкандагы кебек ачык елмаеп.
Җир читендә яткан диңгез буе каласында таныш кешене, бигрәк тә Люсины очратырмын дип башыма да килмәгән иде. Ул монда юллама буенча җибәрелгән, ә вокзалга иптәш кызын икенче калага озатыр өчен килгән булып чыкты. Бер-беребезгә язган хатлар да килеп җитмәгән килеш, язмыш кушуы буенча тагын очраштык. Ул шәһәр хастаханәсендә эшли башлады, ә мин санчастьта хезмәтемне дәвам иттем. Минем ял вакыты аныкы белән туры килгәндә, сирәкләп булса да очрашып тордык, я телефон аша хәбәрләштек. Сөйгәнеңнең якында булуы – зур бәхет, бу күңелгә тынычлык бирә иде. Вакыт диңгез дулкыннарын ерып барган корабль кебек елгыр юргалады. Бер ел хезмәтем үтеп киткәне сизелми дә калды.
Безнең корабльне чираттагы ерак сәфәргә әзерләделәр. Алты ай дәвамында без чит кыйтга ярында булырга тиеш идек. Китәргә бер көн калгач, ял алып, Люсия янына хушлашырга бардым. Йөзендәге борчулы үзгәрешләрне күреп, нидер булганын аңладым. Мине күргәч, Люсиянең күзләреннән яшь тамчылары атылып чыкты. Ул әнисенең каты авырып китүе һәм аңа кайтырга кирәклеге турында хәбәр итте.
Шулай итеп, мин ерак ярларга, ул әнисе янында кайтып китте. Чит ил ярларына сәяхәтем алты түгел, тугыз айга сузылды. Әйләнеп кайтуыма дембельгә аз гына вакыт калган иде. Люси, әнисе чынлап та терелмичә, кире килмәде. Хәзер инде бер-беребезгә хат язышып, сирәк-саяк шылтыратышып тордык.
Диңгезе шавын, акчарлаклар кычкыруын һәм хәрби корабльнең тавышын калдырып, кайтыр вакыт та җитте. Дембельләрне озата чыккан матросларның бескозырка тасмаларын бу яклар өчен ят булган җылы җил җилфердәтә. Безне көтеп торган автобуска утырып, аэропорт ягына юл тоттык. Үземнең самолетны көткән вакытта Люсигә тиздән кайтырга чыгуым турында хәбәр иттем. Охота диңгезе ярыннан Урал тауларына кадәр озак кына очканнан соң, очкыч йомшак кына җиргә килеп утырды. Каршы алучыларның шат тавышларыннан аэропорт залы яңгырап тора. Шулвакыт, кемнеңдер карашын тоеп, башымны борып карыйм һәм йөзеннән шатлык нурлары бөркелеп торган Люсине күрәм. Ул элекке кебек:
– Эй, матрос, син миңа ошыйсың, – дип эндәшә, мин аңа:
– Син дә миңа, Люси, – дип җаваплыймын...