Барлык яңалыклар
Дөнья бу
16 март , 21:48

Айгөл РАМАЗАНОВА. Чынга ашмаган хыял тарихы...

Бәләкәйрәк чакта минем кибет хуҗасы булырга хыялым бар иде. Әллә нигә кызыклы кебек иде шул товарлар дөньясы миңа. Кибеттә сатучы ягына кереп карыйсы килә иде. Авылда үссәм дә, нәрсәдер дефицит булган вакытта үстем дигән истәлекләр ияләшмәгән миңа.

Айгөл РАМАЗАНОВА. Чынга ашмаган хыял тарихы...
Айгөл РАМАЗАНОВА. Чынга ашмаган хыял тарихы...

Барысы да бар иде: тәм-томы да, кияргә киеме дә, юклыкны әти-әни сиздермәскә тырышкан инде.

Авыл уртасында ике катлы "Универсам" бинасы бар иде. Үзем кечкенә булганлыктанмы, ул миңа бүгенге көндәге зур сәүдә үзәге булып тоела иде. Өстәвенә авылдагы ике катлы бердәнбер бина әле ул! Ачык хәтерләмим инде мин аның төзелү рәвешләрен, әмма бер нәрсәне төгәл ислим: икенче катка менә торган баскычын. Бик яхшы сыйфатлы булмаганга күрә, әни шунда менәргә рөхсәт итми иде. "Син кечкенә, егылып төшеп имгәнергә мөмкинсең", — дип аңлата иде тыюын. Ә минем шунда нәрсә барлыгын үлеп беләсе килгән чак.  Үткән-сүткән саен, әнине төрле сәбәп уйлап табып, мәмәй алырга кирәк я күрәсеңме, кибет эчендә Алия апа йөри, исәнләшеп чыгыйк дип алып керәм дә, өскә меник әле дип ялына торган идем. Сер, тылсым — минем өчен шул икенче кат. Анда менсәм, параллель галәмгә эләгермен кебек иде. Эшләргә ярамаган эш — баскычтан менү турында уйлап йөри торгач, чын-чынлап хыялга әйләнде бу фантазияләр. Тик хыял булып кына калды...

Кыскасы, минем баскычка менә торган яшем җиткәнен көтеп тормадылар, бинаны сүттеләр. Бер дә менә алмадым шунда. Икенче катын сүтеп бетергәч, озак кына вакыт беренче каттан ялгыз баскыч күккә омтылып торды. Шуны күргән саен, кибеттәге шау-шу һәм шул баскычка менә алмаганлыгым искә төшә иде. Хәзер ул урында бушлык инде.

Мин егерме икенче яшем белән барам, шәһәрдә шул "Универсам"нан күпкә зуррак, күпкә матуррак биналар йөзләгән. Ә минем нәкъ шул бинаның икенче катына менеп, тәрәзәдән авыл тормышын, көтү кайтканын, кемнең, ничек, кая барганын күзәтәсем килә...

Һәр хыялның үз тарихы, үз юлы, үз ярасы була. Үсә төшә, мин хыялларның тормышка ашмый торган сыйфатлары барлыгын ачыкладым. Хыялланып түгел, теләп, Аллаһы тәгаләдән сорап яшәргә тырышырга кирәклегенә төшенәм. Һәм шул теләкләрне чынга ашырыр өчен, теге җимерек кибет баскычыннан, әнинең кулын ычкындырып, кайвакытта берсенең дә сүзенә колак салмыйча йөгереп менәргә кирәклеген дә аңлый башладым...

Мин балачагымнан аерылдым дигән фикер туа бу язмадан соң. Хыялларга өмет багламау — олы кешеләргә хас сыйфаттыр, килешәсезме?

Автор: Айгуль Рамазанова
Читайте нас